ТАТ РУС ENG

Тәрҗеманов Җәвад Тукай һәм Шәрәфләр

Узган гасырның алтмышынчы елларында, Тәтеш өязе Аксу авылы крестьяны Хөснетдин яшь хатын алып кайткач, аның өлкән хатыныннан туган улы, тугыз-ун яшьлек Шәрәф өйдән качып киткән, күп нужалар күргәннән соң Самарага барып чыккан һәм анда, бер сәүдәгәргә эшкә ялланып, башта йомышка йөрүче малай, соңрак приказчик булып хезмәт иткән. Туган авылына бары тик унбиш елдан соң гына, шактый акча һәм… яшелчә орлыклары алып кайта. Кайта да йорт салдыра, өйләнә, бәрәңге бакчасында төрле-төрле яшелчәләр үстерә башлый, авылдашларына да ата-бабаларыбыз моңа кадәр белмәгән әнә шул шөгыльне үзләштерергә булыша. Күп тә үтми, бу авыл халык телендә «Кишер Аксуы» дип йөртелә башлый…
Кишер Аксуында гомер иткән Шәрәфетдин Хөснетдин улы (1852—1916) һәм Гайнелнәвал Нигъмәтулла кызы (1853—1936) гаиләсендә нәкъ ун бала үсеп буйга җитә. Биш кыз: Зифа, Сара, Һаҗәр, Халисә, Фатыйма. Биш ул: Шиһаб, Шәһер, Борһан, Гыйльми, Галимҗан. Алар һәммәсе Тукайны күреп белгәннәр, ә ир-туганнар исә аның якын иптәшләре, дуслары вә остазлары булганнар.
Шиһаб Шәрәфнең (1877—1939) улы — агроном, күп еллар Татарстан китап нәшриятында авыл хуҗалыгы әдәбияты редакциясендә өлкән редактор булып эшләгән Риза Шәрәфи (1901—1985) дәү әтиебез һәм дәү әниебез (ни өчен «без» дип яза башлавым хакында бераз соңрак — хәзергә сер булсын) турында 1983 елның 21 октябрендә миңа түбәндәгеләрне сөйләгән иде.
Урта хәлле крестьян Шәрәфетдин, авылда беренчеләрдән булып, «Шура» журналы, «Йолдыз», «Кояш», «Вакыт», «Тәрҗеман» һәм башка газеталар алдыра башлый. Ул газета-журналларны «Малые Яльчики»дагы почтадан авылның старостасы Әхмәтгәрәй, агай алып кайта торган булган. Инде 7—8 яшендә чакта ук Ризаны дәү әтиебез: «Почтаны алып кайтып бир»,— дип, Әхмәтгәрәй старостага җибәрә торган булган. Әхмәтгәрәй абзый үзе дә газета-журналлар укырга бик яраткан, ләкин ни сәбәпледер үзе яздырмаган. Яңа килгән газеталарны әле укып чыгарга өлгермәгән булса, Ризага: «Ике-өч сәгатьтән соң килерсең»,— дип, кайтарып җибәрә торган булган.
Дәү әниебез Гайнелнәвал да яхшы ук укый-яза белгән, улларына-кызларына әкиятләр, бәетләр вә шигырьләр сөйләргә яраткан, курайда да уйный белгән.
Олы апайлары — Сара вә һәҗәр, көянтә-чиләк алып һәм биш-алты яшьлек Ризаны ияртеп, «Шәрәфетдин чишмәсе» янына аулакка бара һәм анда берсе әнисенең кураенда уйный, икенчесе җырлый торган булганнар.
1909  елда сигез яшьлек Ризаны Казандагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга биргәннәр. Менә шунда укыганда ул еш кына  «Мәгариф» нәшриятына,  аның җитәкчесе — абзасы    Гыйльми Шәрәф янына барып йөргән, чөнки мәдрәсәдә уку вә яшәү өчен кирәк акчаны аңа һәр ай саен, стипендия рәвешендә, Гыйльми абые биреп торган.  Берчак шулай,  акча  алырга дип килгәч, Риза Габдулла Тукайны очраткан. Ул, көлә-көлә, Гыйльми Шәрәф белән сөйләшеп утыра икән; үзе буйга зур түгел һәм бик тә ябык булган. Ризаның кем   булуын һәм нәрсә өчен килүен белгәч, шагыйрь аны иркәләп сөйгән вә «Монысына китаплар алырсың»,— дип, көмеш    акчалар биргән.
Бертуган Шиһаб, Шәһер, Борһан һәм Гыйльми Шәрәфетдиновлар 1906 елда «Матбагин Шәрәф» исемле типография ачалар. 1908 елны патша хөкүмәте аны япса да, бу прогрессив нәшрият төрле исемнәр астында һәм төрле кешеләр җаваплылыгында, чынлыкта исә Г. Шәрәф җитәкчелегендә, 1918 елга, ягъни дәүләт нәшрияты төзелгәнгә кадәр яшәп килә. Габдулла Тукайның үзе исән чакта басылган китаплары нәкъ менә шул нәшриятта дөнья күрә.
Гарәп мәдәнияты тарихы  белгече,  «Гарәп шигърияте» монографиясе авторы, Габдулла Тукайның остазы Шәһәр Шәрәф (1879—1938) шагыйрь белән беренче очрашулары турында болай дип искә төшерә:
«1907 елның ахырлары иде. Бервакыт борадәрем Борһан* (* Борһан Шәрәф (1883—1938) — «Мөхәммәдия» һәм «Хөсәения» мәдрәсәләренең гарәп һәм фарсы телләре укытучысы, «Казан мөхбире» («Казан хәбәрләре») һәм «Әхбәр» («Хәбәрләр) газеталарының редакторы, Габдулла Тукайның дусты-остазы. Шулай ук Б. Шәрәфнең Муса Җәлил һәм Шамил Усмановка фарсы теленнән дәресләр бирүе дә мәгълүм («Совет мәктәбе», 1983, № 10, 59 б.).): «Уральск газеталарында шигырьләр язучы Габдулла монда килгән, хәзер дә «Болгар» номерларында, утырышырга ярый торган егет»,— дип сөйләде. «Соң ул егетне гомумән ничек таптың? — дигән соравыма каршы: «…Акчага, байлыкка, хәяткә бер дә исе китми, һәммәсенең өстеннән карый ала…» — диде.
Беркөн «Казан мөхбире» газеты идарәсендә беренче мәртәбә Тукай, берлә очраштым… Беренче сүз Уральскида дәвам иткән «Фикер», «Әлгасрел-җәдит» хакында булды. Ул бу газет вә журналларның күбрәк эшләре үз кулыннан, үз планы буенча эшләнгәнен сөйләдектән соң, мин анда күпме вазифа алганын сорадым. Егерме-егерме биш сум кадәрле,— диде. Бунар каршы: «Казанда шулкадәр эшләсәң, сиңа аның кадәрле ике-өч өлеш вазифа бирерләр иде»,— диде кемдә, «Тамак туярлык, бер дәрәҗә мәгыйшәт итәрлек булгач, акчаның нигә кирәге бар, миңа шул акча җитә иде; газеталар яхшы барса, һаман шунда хезмәт итүне уйлап тора идем»,— диде.
Тукай илә моннан соң күп очраша идек. Ул вакытта аның гыйлем арттырырга тырышканы, һәртөрле китаплар моталәгасенә ихласы күренеп тора иде. Миннән гарәп әдәбияты вә аның тарихы хакында күп нәрсә сораша, бу нәрсәләрне бик яратып тыңлый вә шуларны тәфсыйләте белән беләсе килә иде… Миннән төрек әдипләренең байтак китапларын алып укыды. «Госманлы әдәбияты нәмүнәләре» исемле китапны укыгач, «Бу китапта миңа ярарлык нәрсәләр дә бар икән»,— дигән иде»… (Тукай турында истәлекләр. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1986, — 102—106 б.)
Бу уңайдан Гыйльми Шәрәфнең (1885—1943) Тукай турындагы истәлеге (Шунда ук, 106—115 б.) дә бик кызыклы: «Октябрь ахырлары булырга кирәк.
Яшь кенә ике шәкерт сыман кеше, матбага конторына кереп (күрешми, исәнләшми), матбаганы карап йөрергә үтенделәр. Рөхсәт итеп, үзем күрсәтеп йөрдем. Матбагадан чыгып барганда аларның берсе: «Менә сезгә Уральскидан  Камил Мотыйгый «Яңа тормыш» газетасына  абунә дәфтәре җибәргән иде», — дип дәфтәр сузды.
—    Сез   Уральскидан   Габдулла  Тукаев   түгелме?
—    Ие, шул булам.
Килү-китүләре, үзенең призыв эшләрен бетереп, авылдан хәзер генә «Болгар»га килеп төшеп, чәй эчкәнче, үзенең мәҗмугасының хәлен белеп менәсе килүләре сөйләшелә.
Борһан әфәнде Шәрәф белән Пушкин, Лермонтов шигырьләре, Белинский вә гайреләрнең тәнкыйтьләре хакында бер сәгать чамасы сөйләшеп утыралар.
Габдулла әфәнденең ул вакытта бу ике шагыйрьгә бик мәхәббәт куеп сөйләүләре һәм Белинский әсәрләре белән бөтенләй таныш түгеллеге хәтеремдә калган.
Менә шул минуттан без Габдулла әфәнде белән күреп таныш һәм соңгы көннәренә кадәр икебез дә Казанда булган вакытта бик еш-еш күрешә торган, Казан теле белән әйтсәм, «кашыклы аштан калышмый  торган»  дус, иптәш булып   китәбез.
Габдулла әфәнде үзе белән тагы берничә яңа шигырьләр алып килгән. Шул шигырьләрне дә кертеп, үзенең мәҗмугаларын («Габдулла Тукаев шигырьләре» исеме   белән   чыккан    тәүге   ике җыентык.  (1907, 1908 еллар.)) карап бастырырга башлады».
Ир-туган  Шәрәфләрнең  соңгысы — Казан лингвистика мәктәбенең иң күренекле вәкиле, татар-төрек теле фонетикасын тирәнтен өйрәнгән һәм фәнни хезмәтләре безнең илдән тышта билгеле булган  атаклы тел галиме Галимҗан Шәрәф (1896—1950)   турында да сөйләргә бик вакыттыр. Быелның 29 нчы декабрендә аңа туксан яшь тулган булыр иде. Бала чакта ул мәдрәсәдә белем алган, аннан Казандагы 2-нче реаль училищеда һәм Петербургта Тимер юл транспорты  инженерлары  әзерли торган  институтта укыган.  Әмма үзенең төп  сәләтен тел  белемен  өйрәнүгә багышлаган, аспирантура тәмамлап, татар теле фонетикасы профессоры булып киткән. Галимҗан Шәрәф 1950 елның 13  гыйнваренда  Казанда  вафат  була.  Күптән  түгел  генә аның шәхси архивыннан шигырьләре теркәлгән уннан артык кулъязма дәфтәр табылды. Аларның күпчелеге балалар өчен язылган һәм, шуңа күрәдер, автор үзен «Гаенша бабай» дип атаган. Бөек Тукаебызның йөз еллыгын бәйрәм иткән бу мәңге истәлекле елны төгәлләгәндә укучыларыбызга Галимҗан Шәрәфнең «Шүрәле  белән очрашу…» исемле гаять үзенчәлекле бер шигырен тәкъдим итәсе килә:

Гаенша бабай

ШҮРӘЛЕ БЕЛӘН ОЧРАШУ…

(Тукайның үлүенә 30 ел тулган көннәрдә язылды)

      I
Яратам таңнарда ялгызым гизәргә,
Иртәнге саф һавада чумарга-йөзәргә,
Таң җиле — хуш аңкып — уяткач урманны,
Чык иңгән аланда гөлчәчәк өзәргә;
Яратам тургайның таңдагы сайравын,
Каенның уйланып җилфердәп шаулавын;
Яратам кош-кортның, уятып бер-берен,
Иртәнге төшләрен узышып сөйләвен.

        II

Хәзер кыш. Агарган бар кырлар, болыннар,
Ак мамык карларга төренгән урманнар;
Һәр ботак-чыбыкка   укачук асылган,
Һәркая ак ука чачаклар* сузылган.
(* Чачак — берәр нәрсәнең читенә  бизәү өчен тагылган чуклар яки җепләр бәйләме.)
Һәр агач, һәр куак — искиткеч ак чәчәк,
Бар урман — әйткесез бер гигант гөлчәчәк.
Әкияттә хан кызын йоклаткандай урлап,
Сихерче Кыш-суык — ыжгырып, тылсымлап —
Карларын сиптереп, мамыгын очырып,
Бизәгән һәммәсен, урманны йоклатып.

     III
Ни өчендер, бүген бик иртә уяндым,
Өс-башка, аякка киендем, кушандым **;
(** Биредә: кушану—шарфлар, путалар урану.)
Җәй таңын хәтерләп, юнәлдем кырларга,
Әлеге тылсымлап бизәлгән урманга.
Мин барам тын кырдан, күгелҗем карлардан;
Ай-алтын урагы җылмая һавадан.
Көнтуыш офыктан таң нуры юл сала,
Җемелдәп, күкләрдән йолдызлар югала.
Таң үсә, җәелә,— аллана дөньялар,
Канәфер чәчәгедәй карлы далалар.
Ул — урман! Ул — урман!.. Гаҗәеп матурлык!
Бер тоташ ак чәчәк,— акылдан шашарлык!
Йоклаган хан кызым — яртылаш уянган,
Гөлчәчәктәй булып, яңагы — алланган.

     IV
Урманның түренә мин барам кар ярып,
Бу ямьгә — сихергә исереп, шаккатып.
Чү, тукта! Кем анда чыелдый-чырылдый?
Карт имән астында кем көлә, хойхылдый?
Карасам, алдымда — мөгезле шүрәле:
Картайган, агарган чәчләре, төкләре.
Никтер, ул бизәнгән: ак чәчәк — мөгезендә,
Ак чәчәк — түшендә, сөякчел иңендә.
Зур кәкре тырнаклы бармагын тибрәтеп,
Чакыра ул мине үзенең янына.
Мин, тордым да бераз каранып — шикләнеп,
Юнәлдем туп-туры карт имән астына.
— «Һич шикләнмә,— ди ул,— шагыйрем, син миннән,
Мин тимәм һич сиңа, тидермәм беркемнән.
Шүрәле илендә бүген бик зур бәйрәм —
Сагыну кичәсе, зур шөплек * һәм матәм **:
(* Шөплек — бизәүле тантана. ** Матәм — траур, кайгы көне.)
Нәкъ утыз ел бүген шагыйрем үлгәнгә,
Даһины — Габдулла Тукайны күмгәнгә,
Һич онытмый аны шүрәлеләр халкы,—
Олылап яд итә *** бар яше һәм карты».
(*** Яд итү — искә алу.)
 —    «Нидән соң аңарга,— дим,— болай зур хөрмәт?
Ул көлгән бит сездән, исеңдәдер әкият!»
—    «Тыңлачы, шагыйрем, зарланыймчы сиңа:
Хәзер яшь җилкенчәк һич ышанмый миңа.
Бары тик ышану яшәтә бит безне —
Өрәкне, убырны, бичура, пәрине.
Шул ышанмау инде үтерә илемне,
Юк итә дөньядан ыруым-нәселемне.
Ә Тукай «Шүрәле» дип поэма язып,
Хәтта «Шүрәле» дип кул  куеп-имзалап,
Таратты данымны никадәр илләргә,
Калдырды яңгыратып исемемне мәңгегә»…
Шул вакыт тирәмне ал томан урады:
Шүрәле, хойхылдап, күземнән югалды.
Уянсам, утырам урманда бүкәндә,
Нәкъ шунда, юнәлеп теге карт имәнгә.
Белмимен,— мин күрдемме аны төшемдә,
Әллә, чын шүрәле очрадымы өнемдә.
Йоклаганмын байтак,— көн тәмам яктырган;
Яз башы кояшы елмая һавадан.
Ялтырый шул нурда тылсымлы урманым, —
Алмаска **** бизәлгән куагым, карларым…
(**** Алмас — алмаз.)


Март, 1943 ел.

Хәзер инде Шәрәфетдин һәм Гайнелнәвал Шәрәфләрнең кыз балалары Зифа, Сара, Һаҗәр, Халисә вә Фатыймага кагылышлы кайбер кызыклы мәгълүматлар китерү кирәктер.
Фашистлар    Германиясендә   Муса   Җәлил   оештырган яшерен   оешманың   җитәкчеләреннән  берсе   булган  һәм, Берлин группасының башында торып, аерата җаваплы заданиеләрне башкарган, фашизмны җимерү өчен гомерен багышлаган үлемсез солдат инженер Фоат Булатов — Зифа Шәрәф-Булатованың (1881—1973) улы ул!
Утызынчы елларда Мәскәү метросын төзүдә үзенең ялкынлы шигырьләре белән дә катнашкан инженер Кәримә Сабитова — Сара Шәрәф-Сабитованың (1889—1929) кызы ул!
Тукай мирасын өйрәнүдә зур эшләр башкаручы галим-библиограф Энҗе Сәгыйтова* (* Салтыков-Щедрин исемендәге Публичный китапханәнең милли әдәбиятлар бүлеге мөдире, педагогия фәннәре кандидаты Э. К. Сәгыйтова.) — Халисә Шәрәф (1898— 1981) вә Тукайның яшьлек дусты Кәрим Сәгыйть («Тукай турында истәлекләр». Казан, 1986, 167—174 битләр) кызлары ул!
«Тукай аһәңнәре»нең авторы күренекле композиторыбыз Алмаз Монасыйпов — Фатыйма Шәрәф-Монасыйпова (1905—1983) улы бит!
Ниһаять, менә бу истәлегем өчен мин гомере буе шигърияткә вә музыкага гашыйк булып яшәгән кадерле әниемә— Һаҗәр Шәрәф-Тәрҗемановага (1891 —1972) һәм… дәү әниебезнең кураена бурычлы. Әйе, бик борынгы курайга да! Әгәр ул әле бүген дә миндә сакланмаса, болар турында язып чыгарга батырчылык иткән булыр идемме икән…


Декабрь, 1986 ел.

 

(Чыганак: Тәрҗеманов Җ. Очрашулар, очрашулар. – Казан: татар. кит. нәшр., 1990. – 368 б.)



 

Комментарий язарга


*