ТАТ РУС ENG

Төхвәтова Гүзәл Габделгазиз Монасыйпов ижатында Тукайга хас мотивлар

Габдулла Тукай (1886-1913) һәм Габделгазиз Монасыйпов (1888-1922). Берсе — «безнең халыкның иң мәшһүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре» [1: 4]. Аның иҗаты «татар поэзиясендә олы бизмән булып тора, татар милли интеллектының югары казанышы санала» [2: 20]. Ә Г.Монасыйпов — тарих сукмакларында югалып калган прозаик, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе. Аның әдәби иҗаты турында да, тәрҗемәи хәле хакында да бик аз билгеле һәм ул киң катлау укучыга бөтенләй диярлек таныш түгел. Бары тик Зөфәр Рәмиевнең «Мирас» журналында басылган «Тагын бер фаҗигале язмыш» [3: 137-141] һәм Тәүфикъ Әйдинең 1999 елда чыккан «Аһ, туган каумем газиз!» җыентыгына кертелгән «Онытылган исем» [4: 17-21] мәкаләләрендә генә Г.Монасыйповның биографиясенә караган материаллар белән тулырак танышырга мөмкин. Иҗатына килсәк, «Татар әдәбияты тарихы»ның өченче, дүртенче томнарында Г.Халит [5: 284—285] һәм Н.Гыйззәтуллин [6: 158-159] Г.Монасыйповның кайбер әсәрләренә кыскача булса да бәя биреп узалар. Ф.Бәширов, Р.Ганиева, Д.Заһидуллина хезмәтләрендә әдипнең «Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте» романы (1918) искә алына [7].
1917 елдан соңгы татар әдәбият белемендә төрле дәрәҗәдә яктыртылулары белән бер-берсеннән кискен аерылып торган бу ике шәхес — Габдулла Тукай һәм Габделгазиз Монасыйповларның иҗатларында һәм тәрҗемәи хәлләрендә дә шактый гына охшашлыклар бар. Мәсәлән, алар икесе дә хәзерге Татарстанның күп каләм әһелләре биргән Арча төбәгеннән. Г.Тукайның балачак еллары турында сүз кузгаттыкмы, Кушлавыч, Өчиле, Кырлайны телгә алабыз. Ә Г.Монасыйпов тумышы белән шул ук тарафның Яңа Тазлар (хәзерге Байкал) авылына бәйле. Икенчедән, аларның икесенә дә ятимлек ачысын татырга туры килгән. Бик яшьли әтисез-әнисез калган Г.Тукайның балачагы гаиләдән-гаиләгә күчеп, һәр җирдә «артык тамак» булып уза. Үги ана кулында тәрбияләнгән Г.Монасыйпов та 14 яшендә туган авылын ташлап, ерак Кытай җиренә Голҗа шәһәренә китәргә мәҗбүр була.
Иҗат мәйданына аяк баскач та, алар «очрашалар». 1905-1907 елларда Г.Тукай Җаекта (Уральскида) «Фикер» газетасын чыгаруда җигелеп эшли, әсәрләрен бастыра. Газетага шигырьләр, мәкаләләр, хәбәрләрнең байтагы чит төбәкләрдән дә килеп торган һәм, һичшиксез, алар Тукай кулы аша да узганнар. Болар арасында ерак Кытай җиреннән җибәрелгәннәре дә бар. Шул исәптән, яшь Габделгазизнеке дә. Мәсәлән, газетаның 1906 елгы 10 сентябрь (33 нче) һәм 17 декабрь (48 нче) саннарында аның «Кытай мөселманнарыннан Габделгазиз Монасыйпов» һәм «Голҗа шәһәреннән бер кеше» имзалары белән ике язмасы дөнья күрә. Әлеге язмаларның беренчесендә — «Тәрәкъкый арзусы» исемле шигырьдә бер хәзрәтнең татар тормышы өчен «янып яшәвен», тәрәкъкый сүзен бөтенләй дошман күрүен, байлыкны бик тә яратуын бәян итә. Икенчесендә — «Балаларга тәнбиһ» дигәнендә бу җирләрдә яши торган татар балаларын укырга, гыйлем алырга өнди. Бер мәкалә-хәбәрдә приказчикларның байлар тарафыннан рәнҗетелүенә зарлана, Голҗа шәһәрендә хәлле кешеләрнең карта уенына бик бирелеп китеп, мәктәпкә матди ярдәм күрсәтергә омтылмауларын тәнкыйть итә [3: 138]. Бу фактлар 1906 елларда ук Тукай белән Монасыйповның газета аща таныш булганлыгы хакында фикер йөртергә мөмкинлек бирә.
Халык азатлыгы, милләт язмышы өчен янып яшәү, иҗат мәйданы Г.Тукай белән Г.Монасыйповны шактый дәрәҗәдә якынайткан төп сыйфатлар булып торалар. Бу охшашлык тематикада, күтәрелгән проблемаларда, сәнгатьчә эшләнеш ысулларының сайланышында, символлар бертөрлелегендә, хәтта әсәрләрнең исемнәрендә дә чагыла. Мәсәлән, Г.Монасыйповның 1913 елда «Юл» китапханәсендә нәшер ителгән «Өзелгән өмид» хикәясе Г.Тукайның 1910 елда дөнья күргән шигыренең исеме белән аваздаш. Г.Монасыйпов иҗатында кешенең күңел дөньясы, уйлары, хисләре сурәтләнгән шигырьләрнең берсе «Кайгы» дип исемләнсә, Г.Тукайда, шатлык белән каршылыкка кереп, «Шатлык вә хәсрәт» буларак атала.
Сәнгатьнең иң борынгы һәм даими темаларының берсе табигать һәм табигать күренешләрен сыйфатлау ысуллары, аларны куллану максатлары да Г.Тукай белән Г.Монасыйпов иҗатын якынайта. «В самой различной форме присутствует природа в поэзии Тукая. В большинстве случаев картины природы выступают в одной из своих главнейших функций: связываются с каким-то явлением, событием социальной жизни, сопоставляются или противопоставляются им» [8: 129], — дип язган иде бу хакта Наиб Лаисов. Шагыйрьнең «Көз» (1906), «Яз галәмәтләре» (1906), «Җәй көнендә» (1910), «Җәйге таң хатирәсе» (1910), «Иртә» (1911), «Буран» (1912) кебек шигырьләрендә табигатьнең матурлыгын, кабатланмас гүзәллеген, тыйнак нәфислеген әзлекле ачып бирү белән бергә, аларда әйләнә-тирә мохиткә хас сыйфатларның иҗтимагый тормышка күчеше дә күзәтелә.
Г.Тукайның рус шагыйре В.И.Водовозовның «Летом» шигыреннән файдаланып язылган «Җәй көнендә» (1910) әсәре каты эсселекне, бөркү һаваны сурәтләүгә багышлана. Сабыр җитмәслек кызу дөнья, һәр урында корылык, кырларда чәчкәләр, гөлләр шиңәргә йөз тота… Әмма автор төшенкелеккә бирелми, «сабамы, нәрсәдер салкынчарак бер җил сөеп китте» дип сурәтли, яшен ялтыравын, күк күкрәгән аваз ишетелеп китүен тасвир итә. Җәйге табигатьне кәгазьгә төшерү, «табигать фасылындагы илаһи, саф күренеш — манзараларны үзәккә алу, сурәтләү чараларын кызганмыйча, саранлык күрсәтмичә, мул, иркен куллану» [2: 30-31] Г.Тукайның «Җәйге таң хатирәсе» (1910) шигырендә дә чагылыш таба. Әлеге әсәрне Т.Галиуллин түбәндәгечә бәяли: «Табигатьне төнге караңгылык пәрдәсен алып ташлап, кешеләр көтеп алган мәрхәмәтле таңнын ахыр җиңүен шагыйрь искиткеч маһирлык белән тасвирлый, мөселман кешесенең күзаллавына якын, әмма ифрат яңача яңгырашлы образлар ярдәмендә күз алдына бастыра» [2: 30].
Г.Тукайның «Җәй» һәм «Җәйге таң хатирәсе»ндә сурәтләнгән манзаралар Г.Монасыйповның «Өзелгән өмид» хикәясендәге күренешләр белән шактый зур уртаклыкларга ия. Г.Монасыйпов үзенең әсәрен, Г.Тукайның «Җәй» шигырендәге кебек үк, җәйге эсселекне тасвирлау белән башлап җибәрә һәм биредә дә «һаваны сафландыручы, сулышларны киңәйтүче» салкын җил образы килеп керә. Өченче бүлекнең шактый өлеше исә, җәйге таң вакытының гүзәл күренешләренә багышлана. Г.Монасыйповның «Өзелгән өмид»ендә тынлык хөкем сөрә, «таң алды караңгысы үзенең кара, үтә күрсәтми торган пәрдәсен йоклаган шәһәрнең өстенә япкан, үзенең кара, куркынычлы гәүдәсе берлә җир өстенә сузылып яткан, җанлы-җансызның барысын да, аерып калдырмыйча, үзенең ямьсез кочагына тарткан …» [9: 76], кыскасы автор биредә тыныч кара төсләрне актив файдаланган. Г.Тукай каләмендә таң ал төсләргә күмелә һәм галибанә (җиңүче рәвешендә ) нурланып җиһанга җәелә. Бу шигырьдә дә кара пәрдә образы үзәккә куела:
Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан;
Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан [10: 99].
Ике автор да таң вакытын сурәтләү барышында җил исү һәм агач яфракларының селкенү күренешләрен укучыга тәкъдим итәләр. «Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә» [10: 99], — дип язса Г.Тукай, Г.Монасыйпов иҗатында «карлы таудан төн буе исеп килеп тора торган салкын, саф җил дә туктаган, гүя йоклаган шәһәрнең, йоклаган агач яфракларының рәхәтене җуймаска, аларны йокыларыңдай уятмаска карар биргән иде», — дип бәян итә [9: 18]. Ирексездән Т.Галиуллинның «Җәй көнендә» (Г.Тукай) шигыренә карата язылган бәяләмәсе искә төшә: ««Җәй көнендә», гомере озынрак булса, шагыйрьнең проза әсәрләре язуга күчәчәгенә фараз кылырга мөмкинлек бирүче, табигый сәләтен күрсәтүче шигырьләрнең берсе» [2: 19].
«Мирас» журналының 1998 елның 11 нче санында З.Рәмиев тарафыннан эшкәртелеп Г.Монасыйповның өч шигыре басылып чыкты. Әлеге шигырьләрнең беренчесе «Шагыйрьгә» хитабы илә шигырь язучыга мувашшах» дип атала. «Мувашшах» сүзе ике мәгънәдә кулланыла. Беренчедән, ул — урта гасырларда гарәп шигырь системасында иң түбән стильдәге жанр. Икенчедән, «мувашшах» дигән сүз кемнеңдер «исеме белән бизәлгән» дип тәрҗемә ителә.
Г.Монасыйпов әлеге шигырендә шагыйрьләргә мөрәҗәгать итә. Аларны үз туган телебездә шигырьләр, җырлар иҗат итәргә өнди. Шулай эшләсәк кенә гомере кыска калды дигән милләтебезне тергезербез, онытылган телебезне кире кайтарырбыз, югалган җырларны табарга булышырбыз, ди. Шушы җырларны ишеткәч, күп еллар йоклаган, үз теленә салкын караган халык та уяныр дигән өметтә кала. Шагыйрь шигырьләрне язганда, аларның сафлыгына хилафлык китермичә, чит тел сүзләре белән чуарламыйча гына язарга чакыра. Әлеге шигырьдә «Теле барның иле бар» дигән мәкальдәге кебек татар халкы үз телендә аралашса гына, үз телен саклап кала ала дигән фикер үткәрелә.
Белгәнебезчә, татар халкының беек шагыйре Г.Тукайның да каләмгә, шагыйрьлеккә мәдхия укыган, сүз көченә-куәтенә инанган, туган тел, ирек, азатлык өчен көрәшкә өндәгән шигырьләре шактый. Шигырь юлларын җырларга тиңләү («Һәр кеше дә шунда җырларын укыр…»), татар халкының йоклау, йоклап калу мотивы («Йокламасын, уйгатыйк, ачсын күзен»), уянырга вакыт җитүен белдерү («Җыр йокыдан күпме кешене уйгатыр») Г.Монасыйповның «Әшгарь» шигырен Г.Тукай әсәрләренә, аерым алганда «… га», «Голүмең бакчасында» әсәрләренә аваздаш итеп, якынайтып тора.
Тагын бер үзенчәлеккә игътибар итү сорала. «Тукай часто обращается приёмам прямого выражения мысли, прямых призывов, советов и т.д.» [8: 30], — дип яза Н.Лаисов, шагыйрьнең сурәтләү үзенчәлекләрен анализлап. Әлеге сәнгатьчә алым Г.Монасыйповны да читләтеп үтмәгән. 1912 елда «Бәянелхак» газетасы битләрендә урын алган «Иптәш» шигыре, мәсәлән, шул характерда:
Чуалма, син, табам — дип яхшы иптәш,
Кыйлырмын дип аңа һәртөрле киңәш,
Сөйләрмен дип аңа кайгыларымны,
Түгәрмен дип эчтән ауруларымны.
Ышанма бердә бу чакларда дустка,
Алар тик серләреңне алырга оста.
Аларның эчләре тулган Газраил,
Монафыйклыкка анлар бары фазыл.
Сереңне үз эчеңдә сакла — торсын!
Бу сүзләр күңелеңә яхшы утырсын!
Г.Тукайның  «Киңәш»  (1908)  шигырендә дә  шул ук фикер, сурәтләү ысуллары һәм чагыштырулар белән очрашкан идек:
Якын дустым, сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул,
Үзең кайгыр, үзең егьла, үзең көл.
Ачып яшерен хәзинәңне йөрәктән,
Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән:
Кешеләр үзләрен анчак сөярләр,
Бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр.
Алар ерткыч, алардан читтә бул син,
Алар барда бүрең бе,р якта торсын …
Шул рәвешле, Г.Тукай белән Г.Монасыйпов үз шигырьләрендә милләтнең киләчәген кайгырталар, һәр әсәрләренә үз җаннарын салалар, үз сулышларын өрәләр. Аларны укыганда эчке якынлык сизелә, чөнки шигырьләрнең нигезендә халыкның яшәеше, тормышның ачысы-төчесе, шәхси хисләре, уйлары, заман сулышы, иҗтимагый вакыйгалар ята, һәр ике авторның да шуларга уртак мөнәсәбәтләре чагыла.

 

Әдәбият
1.    Хәсәнов М. Габдулла Тукай // Габдулла Тукай: мәктәп укучысына ярдәмлек / Төз. Н.Газизова. — Казан: Раннур, 2001. — 384 б.
2.    Галиуллин Т.Н.  Шигърият баскычлары:  әдәби тәнкыйть мәкаләләре  / Т.Н.Галиуллин. — Казан: Мәгариф, 2002. — 231 б.
3.    Рәмиев 3. Тагын бер фаҗигале язмыш / Зөфәр Рәмиев // Мирас. — 1996. — № 1-2. — Б. 137-141.
4.    Тәүфикъ Ә. Онытылган исем // Ә. Тәүфикъ. Аһ, туган каумем газиз! — Казан: Аваз, 1999. — 336 б.
5.    Халит Г. Проза // Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. — 3 т. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — Б. 284-285.
6.    Гыйззәтуллин Н. Проза. // Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. — 4 т. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — Б. 158-159.
7.    Бәширов Ф. XX йөз башы татар прозасы / Ф.Бәширов. — Казан: Фикер, 2002. — 287 б.; Бәшир Ф. Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр / Ф.Бәшир. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 143 б.; Ганиева Р.А. Татарская литература: традиции и взаимосвязи / Р.К.Ганиева. — Казань:  Изд-во КГУ,  2002.  — 272 с.; Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы / Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 210 б.
8.    Лаисов  Н.  Лирика  Тукая  (Вопроса  метода  и  жанра)  / Н.Лаисов.  —  Казань: Татар. книж. изд-во, 1976. — 166 с.
9.    Монасыйпов Г. Өзелгән өмид: хикәя / Г.Монасыйпов. — Казан: Өмид, 1913. — 76 б.
10. Тукай Г. Җәйге таң хатирәсе / Г.Тукай // Әсәрләр: 4 томда. — 2 т. Шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 448 б.


(Чыганак: Әдәби мирас һәм текстология (мәкаләләр җыентыгы). – Казан, 2008. – 164 б.)



Комментарий язарга


*