ТАТ РУС ENG

Яхин Фәрит «Сөемсез» имзасы белән кем язган?

Мәхмүт Һадиның «Псевдонимнар сүәлеге»ндә /»Казан утлары», 1969, № I/ Габдулла Тукайның егерме дүрт псевдонимы китерелгән. Шуларның берсе «Сөемсез» дип күрсәтелгән. Ә менә Тукайның биштомлык әсәрләр җыентыгында /Казан, 1985-1986/ шушы имза белән язылган бер генә мәкалә дә урнаштырылмаган. Димәк, төзүчеләр бу псевдонимның Тукайныкы булуына шик белдергәннәр.

«Сөемсез» имзасы беренче тапкыр Тукай һәм Камил Мотыйгый чыгарган «Фикер» /1905-1907/ газетасының 1906 елгы 8 май санында очрый. «Яман кала Орскида бәгъзе (Бәгъзе — кайбер.) гадәтләр» дигән фельетонга шушы имза куелган. Монда байбәтчәләрнең аракы белән сыйланулары, чапан киеп йөрүләре һәм башка кыланышлары сурәтләнә. Автор аларны «яман гадәтләр» дип атый. Шул ук вакытта «Сөемсез» халык өчен кирәкле булган гадәтләр хакында да фикерен әйтеп уза: «Гадәтнең һәркайсысын да юкка чыгарып булмас, әлбәттә. Чөнки, гадәт — мәгърүф (Мәгърүф — билгеле.) булса вә бер төрле нәүге (Нәүгь — төр.) хикмәт вә мәслихәте булса, андый гадәтне ригая (Ригая — тормышка ашыру.) кылмак тиеш буладыр… Мәсәлән, сабан туе вә җыен ясау… Сабан туе зәмһәрирдәй каты кыш үткәч, җәннәтдәй яхшы җәйне каршы алу бәйрәмедер».
Шушы фельетоннан соң «Фикер» газетасының IV май панында «Сөемсез» псевдонимы белән тагын бер мәкалә басылып чыга: «Дияфәт (Дияфәт — сыйлану.) — мәҗлес — эш». Монда татарларның күп вакытларын аш мәҗлесләрендә юк-бар сөйләшеп әрәм итүләре тәнкыйтьләнелә.
Моннан соң «Сөемсез» имзасы озак кына күренми тора. 1906 елның июнь аеннан Тукайның актив катнашы һәм фактик редакторлыгында сатирик «Уклар» журналы чыга башлый. Алты сан чыкканнан соң, шушы ук елның ноябрь аеннан ул чыгудан туктый. «Уклар» журналы тукталганнан соң «Сөемсез» псевдонимы «Фикер» газетасының 1906 елның 26 ноябрь санында тагын очрый. Ул «Ташлану мәкаләсенә имза буларак куелган.
Монда хатын-кыз азатлыгы, дини, урта гасырдан калган гадәтләрдән арыну мәсьәләләре күтәрелә, «Вакыт», «Тәрҗеман», «Өлфәт» кебек газеталарның бу хакта язмаулары тәнкыйть ителә. Чапан һәм әхлак мәсьәләләрендә муллаларның һәм байларның сафсатадан ары уза алмаулары күрсәтелгәннән соң, автор болай дип куя: «Ләкин мәсьәлә «Фикер» идарәсенең тимер тырнагына төшде, кырык парә улмаенча, котылып чыкмаячак», — дип белдерә һәм мәкеләсен «Мактанчык байгураларга…тарелка тоту йитәр инде!», — дип бетерә.
«Әлгасрел-җәдид» журналының 1906 елгы декабрь санында бер-берсенең дәвамы булган «Без ни бетерәмез?», «Эшсезләр тугьрысында безгә ни кирәк?» исемле мәкаләләр «Сөемсез» имзасы белән басыла. Шушы ук номерда «Безләр нишлибез?» дигән мәкалә дә дөнья күрә. «Теләсә — татар, теләсә — төрек улыйк, йөзләрчә еллардан бирле Русия кул астында ничә-ничә катылыкларга чыдап килгән мәхкүм милләтләрнең бере улдыгымызда һич шик вә шөбһә юкдыр, — дип башланып китә бу мәкалә. — Әлхал, нә кадәр таркау, көчсез милләт улсак да бөтенләй ук намсыз-җансыз милләт улмадыкымыз, аталарымыз-бабаларымызның хәлләрендән бер вакыйгалар бөтен дөньяга мәгълүм улдыкымызны да инкяр кылынмас».
Мәкалә революцион көрәш һәм мәдәният, мәгърифәт, иҗтимагый прогресс мәсьәләләренә багышланган. Авытор шактый кыю фикер йөртә, милли азатлык хәрәкәте идеяләрен яклап чыга, социализм өчен көрәшүче революционерларга югары бәя бирә, милли үзаң, интернационализм, халыклар дуслыгы мәсьәләләрен күтәрә.
Мәкаләләрнең исемнәрендә үзара охшашлык булу /»Безләр нишлибез?», «Без ни бетерәмез?», «Эшсезләр тугърысында безгә ни кирәк?»/ аларның бер-берсен дәвам итүләре хакында сөйли төсле. Әмма беренче мәкаләнең калган икесеннән эчтәлеге белән аерылып торуы, башка төр мәсьәләләрне күтәрүләре — болар беренче һәм калган ике мәкалә арасында уртаклык юклыкны раслап торалар. Шунда ук сорау да туа: «Без нишлибез?» мәкаләсе Н.Думавиныкы, имзасы белән ачыкланылган, калган икесе дә шушы ук авторныкы түгелме?
Әгәр шулай булса, димәк, Н.Думави Уральск   татар матбугатында 1906 елның азагы — 1907 елның башында гына хәбәрче-язучыларыннан булмаган, бәлки май аенда ук шушы органнарда үз мәкаләләрен урнаштырып килгән. Әмма бу версия ышандырмый. Чөнки ул бу вакытта Уралның бөтенләй башка ягында, төньягында яши, Кизел шәһәрендә мөгаллимлек ите.
Шагыйрьләр, язучылар гадәттә үзләренең мәкаләләрендә күтәргән теге яки бу проблемаларны тагы да үстереп, әдәби әсәрләрендә чагылдыралар. Әгәр дә мәкаләләрендә алар билгеле бөр проблеманы алып, шул турыда сүз алып барсалар, әдәби әсәрләрендә инде образлы сурәтләр аша төп идеяне тагын да эчтәлеклерәк, үтемлерәк итәләр. Менә шушы фикергә таянсак, «Без ни бетерәмез?», «Эшсезләр тугьрысында безгә ни кирәк?» мәкаләләренең Н.Думавиныкы булмавы тиз ачыкланыр. Чөнки ул бу фикерләрне үз шигырьләренә күтәрми, аларны алга таба үстерми. Ә «Безләр нишлибез?» мәкаләсендә күтәрелгән проблемалар «Дөнья барышы вә ислах» /»Әлгасрел-җәдид», 1907, № 2, 73-75 б/ һ.б. мәкаләләрендә дәвам итә, боларда күтәрелгән идеяләре аның «Хөррият булмаса…», «Эч поша, күңел болгана» кебек шигырьләрендә алга таба үстерелә.
«Без ни бетерәмез?», «Эшсезләр тугьрысында безгә ни кирәк?» мәкаләләрендә күтәрелгән төп фикерләр белән исә Г.Тукай поэзиясендә очрашабыз. Шагыйребезнең балаларны эшкә-хезмәткә, хорафатларга ышанмаска өндәп язган шигырьләрен генә искә төшерик: «Сабыйга», «Ата илә бала», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Эшкә өндәү /Плещеевтан/», «Эш» һ.б.
Мисал өчен, «Без ни бетерәмез?» мәкаләсенең түбәндәге юллары белән «Сабыйга» шигырен чагыштырып карарга мөмкин:
«… һәр төрле әкиятләрне сөйләшеп, вә ул әкиятләрне булган эшләрдән саюб /санап — авт./, вә һәр төрле җен, дию, пәри, аҗдаһа, казна кирәмәт, могҗиза сөйләшеп, адәм угылыны шул кадәр боза вә аздыра ки, артык буйларның сәхәбәтене (Сәхәбәт — томан.) татыган бер бала, ихфәт (Ихфәт — беркатлы.) вә торыкларынча, шул кыйшык вә бозык игътикатны (Игътикат — гадәт.) мирас кылдырадыр.
Хәтта мәктәпләргә кереп, төрле фәнләр берлә дә бундай гаталәт (Гаталәт- эшсез.) вә эшсезлекләрнен корым-сөреме китеп бетмәйдер».
Тукай «Сабыйга» шигырендә бу мәсьәләләргә бераз гына башкачарак якын килә, хорафатларны җиңүдә «мәгърифәт нурының» көченә ышанып карый:

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз: аларның булганы юктыр гомер.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын».

Бу чагыштыру мәкаләнең Тукайныкы булуына бер дәлил бирү белән бергә, шагыйрьнең үз фикерләрен тормыштагы күзәтүләре ярдәмендә тагын да алга таба үстерүен һәм камилләштерүен, тирәнәйтүен дә күрсәтәләр.
Шуна да без «Сөемсез» имзасын Тукайныкы дип карыйбыз.
Г.Тукай «Без ни бетерәмез?», «Эшсезләр тугърысында безгә ни кирәк?» мәкаләләрендә «эшсезлекне» ялкаулыктан гына күрми. Ул аны социаль проблема буларак тикшерә, капиталистик җәмгыятьнең эшсезләрне барлыкка китерүе мәсьәләләрен дә аңлатып үтә. Эшсезлекнең кеше рухын җимерүен, түбәнлеккә этәрүен, тагын да зуррак бәхетсезлек булуын ачып сала, иң көчле изелү икәнлеген белдерә. Шуңа күрә да автор тигезлек, ягъни социализм өчен көрәшүчеләрнең җир һәм ирек белән бергә эшсезлеккә каршы да көрәшүен яклый, эшсезләрнең, капиталистик җәмгыять тарафыннан, эшлеләр белән чагыштырганда, икеләтә изелүен аңлатып бирә.
Бу мәкаләләр Г.Тукайның Уральски чорында язган иң тирән фикерле һәм әһәмиятле мәкаләләреннән санала алалар. Шуңа күрә алар шагыйрьнең укылырга, өйрәнелергә лаеклы әсәрләреннән икәнлеге һәркем өчен аңлашыла булса кирәк.

 

Без ни бетерәмез?


Кылган эшләремезне вә күргән шөгыльләремезне тикшереп вә уйлап карасак, йөзләремез кызарырлык оятымыз ачылыр вә тәүбә берлә дә кичермәслек бер гөнаһымыз өскә чыгар.
Статистик гыйлумәсе һәр нәрсәнең хисабыны тикшерәдер, аягымыз астында торган җирнең тузаны вә тагыны (Тагыны — тавыны.), сувыны вә урманыны, кызувыны вә салкынаюыны, корысыны вә диңгезенә тикшереп исәп берлә генә канәгать итмәй, җирнең тупракы ничә батман (Батман — 64 кг.) идекенәчә исап йөртәдер. Безчә исә, җирнең әхвалендән (Әхваль — хәл.) бәхәс иткән җәгърафия, күкнең әхвалендән бәхәс иткән һәйәт (Һәйәт — астрономия.), нәрсәләрнең табигать вә һавасындан бәхәс иткән хикмәт (Хикмәт — төгәл фән.), сырхаулардан вә дарулардан бәхәс иткән тыйбба (Тыйбба — медицина.) вә башка ничә төрле фән вә гыйлемдер — барчасы кирәк түгел нәрсәләр вә гомерне заигъ (Заигъ — буш.) итүчеләр, бай һавада вакыт үткәрүчеләрдер. Бу илә булганда, бер тикшереп багалмака (Багалмака — карарга, бак.): без үземез ни бетерәмез?
Бәнем (Бәнем — минем.) бу сөалем бер таифә (Таифә  — төркем.) вә бер кавемне генә түгел, бәлки бер-берсенә охшаган кавемләрнең (Кавем — халык, ыруг.) барчасын борчыйдыр. Халыкның бетергән эшене берәмләп-ваклап белмәк агыр (Агыр — авыр.) вә мөшкел бер эшдер, вә шулай да улса, бу тугърыда гомумән бер мөляхәзә (Мөляхәзә — күзәтү.) вә игътибар итмәк мөмкиндер. Без ибтидаикы (Ибтидаикы — башлангычы.) биң нәфесе (Биң нәфес — мең кеше.) улган бер татар авылының бетергән эшенең үрнәк идәлем, мәсәлән, Ибраһим карьясында (Карья — авыл.) ике биң нәфес бардыр. Бонларның бишдә икесене эш кешеләре хисап итсәк, дүрт йөз эшче уладыр. Дүрт йөз эшче ашлык урса, ун кешегә бер дисәтинәдән, көненә кырык дисәтинә ашлык уралар, вакыйган, урганда шулай уралар: дүрт йөз кеше иген суксалар, кеше башына арбадан, дүрт арба сугалар. Хассалы (Хассалы — үзенчәлекле.) дүрт йөз кеше тотынып эш эшләсәләр, бик күп эш кирәк. Ләкин бу дүрт йөз кеше ел буена ни бетерәләр? Мәсәлән, кыш көнендә: ноябрь, декабрь, гыйнвар, февраль айларында буйлар ни берлә шөгыльләнәләр? Җан иясе кемсә, әлбәттә, һич бер сәгать шөгыльсез тормый, бәлкә даимән (Даимән — һәрвакыт.) бер шөгыль берлә вакыт үткәрә. Мәсәлән, бән үзем иртә йокымдай уянгач, ярты сәгать, бер сәгать киерелә-сузыла иснәп алам, ягъни, торгач ни эшләрмен?..
Соңра — торам, иренеп кенә комган алам, тышка йөрим, тәһарәтләнәм намазга китәм, намаздан соң сәхәбәт (Сәхәбәт — һаман да.) утырам!…
Кайтып чәй көтәм вә балаларымны сөям яхуд айларны тыям: орам-сугам яхуд хатынымның балалар илә булышканына катнашам, димәк, һичбер дакика (Дакика — минут.) шөгыльсез тормыйм. Чәй эчкәч, кешегә барам яхуд кеше килә. Бәс (Бәс — димәк.), кунакның хөрмәтенә ригая (Ригая — игътибар, хөрмәт.) кылам, күңелем теләмәгән сүзләрне сөйлим вә аның хакы өчен янә чәй эчәм, шулай итеп өйлә җитә. Артык ваклауга ни хаҗәт?
Бән үзем һичбер ләхзәт (Ләхзәт — мизгел.) шөгыльсез вакыт кичермим. Бу шулай имди, карыйк иткән табышыма вә күргән керемеме: биңа берничә тиен садака биреп китсәләр, бәһаэтдин ганаэт (Бәһаэтдин ганаэт — хезмәт бәһасы.) укурга әйтсәләр, шул бәнем табышым, юк исә, үземнең көн буенча улган шөгыльләр биңа бер тиен файда бирмәй. Бәнем кебиләр Ибраһим карьясында пәкъ (Пәкъ — бик.) аз. Бән үзем бер эш кешесе саналамын, күп кемсәләр бәнем әхваль вә тереклегемә көнләшәләр, башкаларның әшгале (Әшгале — эше.) исә бундан ашаигъдыр (Ашаигъ – кайтыш.), чөнкә айларның киерелеп-сузылып иренерлек урын вә түшәкләре юк, айларның астлары каты, сәкеләре кыска, уйлары салкын. Анлар, табигый ялкауланып, йомшак урында ауный алмыйлар, торгач, комган илә тышка да йөрмиләр, намазга да бармыйлар, чәйләре дә тигез вә мөнтазим (Мөнтазим — көтелгәнчә.) улмыйлар, ягъни я чәй-шикәр, я он-тоз, я башка хаҗәтләрен сагышлап: «Бу көн кемгә барыйм?» Кемдән сорыйм? Хатын, ничек итик?.. — диеп, һәмисә (Һәмисә — кайгылы.) шөгыльдә генә түгел, агыр бер шөгыльдә вә бәлкә ихтыяҗда вә нуҗада җәфа тарталар, ләкин бунлар: ирләре, хатынлары, аталары, угыллары берлә уйлашкан уйлары асмуха (Асмуха-әчмуха — сигездән бер кг.) чәй бердә чирек (Чирек — дүрттән бер кг.) шикәр тәхсиленә (Тәхсиленә — булдыру өчен.) дә җитмидер.
Имде киләлем сатучыларга. Сатучылар иртә торгач та сатуларыны кайгырталар, ягъни 18 тиенлек чәйне егерме тиенгә, алты тиенлек чабатаны сигез тиенгә сатып, гәр (Гәр — керем, файда.) итәләр, бу илә үзләренә вә җәмәгатьләренә (Жәмәгать — хатын.) җитәрлек мал кәсеп итәләр, ләкин бу нәүгь (Нәүгь   — төр.) шөгыль адәм баласының бер кирәк эшене бетерү түгел, бәлки башкаларның эшләрене хәйлә вә әмәл берлә тарту вә үтәүдер.
Дүрт йөз эшчесе улган авылда игътибар итәрлек бер эш бар исә, ул да — хайваннарга азык бирү вә айларны сугару вә айларның астларын тазартудыр, вәләкин, бу авылның хайваннары ысул (Ысул — технология.) берлә бер «ирдә тәрбия кылынса, бу хайваннар өчен егерме кемсә, ниһаять, утыз кемсә пәкъ «итәчәктер. Бәс, без ошбу авыл кешеләре кирәк эштән ни бетерәмез?
— Без ни бетерәмез?
Икешәр биң, бишәр биң нәфуслы (Нәфус — кеше.) рус карьяләренең бетергән эшләре дә безнең ике бич нәфуслы вә дурт йөз эшчеле авылымызның бетергән эшеннән артык түгелдер. Бер ханәдә (Ханә — йорт.) унар кеше, егерме бишәр кеше тулган вә һәркайсы да эшсез тик ята; сасып, катып, тупасланып, гаять күңелсез бер хәлгә киләдер. Шул арада карт узенең башыңдан үткән бер гаҗәп түгел эшне җитмеш кат, йөз кат сөйли-сөйли сасытып бетергән уладыр. Хосусан (Хосусан — атап әйткәндә.), һәр төрле әкиятләрне сөйләшеп вә ул әкиятне улган эшләрдән саюб (Саюб — санап.) вә һәр төрле җен, дию, пәри, аҗдаһа, казна, кирәмәт, могҗиза сөйләшеп, адәм угылыны шул кадәр боза вә аздыра ки, артык бонларның сәхәбәтене (Сәхәбәт — тузан, сөрем.) татыган бер бала ихфәт (Ихфәт — беркатлы.) вә торынларынча, шул кыйшык вә бозык игьтикадны (Игътикат — гадәт.) мирас калдырадыр.
Хәтта мәктәпләргә кереп, төрле фәннәр берлә дә бондай гаталәт (Гаталәт — эшсез.) вә эшсезлекләрнең корым сөрәне бетеп кимәйдер. Без янә үземезгә кайтып бакалам: Русиядә унбиш миллион чамасында төрек баласы бар исә, бонлардан ундурт миллион җәзман (Жәзман — кисәк, төркем.) вә кыйтган (Кыйтган — өлеш.) эшсез мигъталидыр (Мигътали — эшсез, шөгыльсез.). Унбиш миллион нәфустан бишдә ике хисап илә алты миллион эшче чыкмак тиешдер. Бәз, юмартлык итеп, биштә дүртне эштән чыгара алам да, ялгыш бишдә бөрене эшче саялам (Саялам — сайлыйм.)? Бу чагында өч миллион төрек баласы тоташ эшләп тормак тиеш уладыр.
Өч миллион эшче күңел биреп эшләгәндә, бонларга пәкъ күп эш кирәк.

Югарыда аңлашылдыгы үзрә (Үзрә — үзе.) төрек балаларындан углан татарларның иң кирәкле эше — сату-алудыр.
Юк, дөньяда, тереклегендә кирәк нәрсәләрнең һич берсе татар кулыңдай чыкмый дип ятыр идек. Казанда кәләпүш сырып, читек вә кәвеш тә тегәләр. Оренбурда исә куй бугазлап, ит тозлыйлар вә май аерталар, аннан башка, ыштаныбыздан алып чикмәнебезгәчә, кесәмездән башлап табагымызгача, кар тесемездән башлап чалмамызгача — һәр нәрсәмез без белгән җирдә, без танымаган кемсәләр кулында, әллә кайда эшләнеп киләдер. Эчмәкдә булган чәемезне вә тәнавел (Тәнавел — авыз итү.) итмәкдә улган коньяк вә шампаннарымызны әллә кем ясый, елла кайда ясыйлар? Кем белсен?
Безнең каравымызда ул шәраб мәгазлары (Мәгаз — саклау урыны.) гүя маидә (Маидә — аш табыны.) кеби күктән төшеп утыртышлардыр…
Бер сәбәп берлә Иделгә чыксак, йөз биңләрчә көймәләр таудай бәйләнәләр, тугай вә ада (Ада — күп.) кеби салган агачлары, падишаһ тәхте кеби пароходлар!.. Бонларнын ияләре кайда? Анлар кемләр? Качан бонларны ясаганлар? Вә ничек йөртәләр вә ни-нәрсә йөртәләр? Бу нәрсәләр безгә бөтенләй белемсездер. Әллә ни биреп эзләсәк, бөтен Иделеннән ун кеше күтәрерлек бер татар кемсә тапмассың!..
Шәһәрдәге бәләнд (Бәләнд — югары, биек.) биналар вә кыйммәтле атлар вә төзек экипажлар гүя татар өчен күк тарафыннан искат (Искат — төшерелгән.) иделмешләрдер. Әлхасыйль (Әлхасыйль — бер сүз белән әйткәндә.), дөнья кирәкләренә ни ясыймыз вә ни ясатамыз, бәлкә һәр хәзерләнгән вә ясалган нәрсәләрдән генә табышланмак арзусында (Арзу — теләк, омтылыш.) йөземез вәһем (Вәһем — буш уй.), хыялят (Хыялят — хыялның.), дин вә диянәт (Диянәт — диннең.) бәхәсенә килгәндә, бәздән батыр милләт юк!..
Бу елларда эшчеләрнең хәлләрен төзәтмәк, эшчеләрне акчалылардан көчләтмәмәк юлында сүз сөйләнә, газеталар языла, талашыла-тартышыла. Хәлбуки, ничә миллион эшсез мигьтали (Мигьтали — эшсез.) халыкга эш тапмак вә эш күрсәтмәк, вә айларны эшкә кушмак тугьрысында сагышланган кемсә   юкдыр. Тигезлек дәгъвәчеләре «җир һәм ирек» дигән сүзләре берлә, әлбәттә, нәвигь (Нәвигь — төр, яңадан.) бу мәсьәләгә керешәләр, чөнки эшсезләрнең эшсезлекләре беләмсезлекдәндер, чөнки анлар эшкә кайдан башларга вә ни эшләргә идекене аңламый вә белә алмый хәйран вә сәкран (Сәкран — исереп.) улып, тырнак батырган бу хәлдә, аю лапасына (Лапасына — аягы астына.) төшкән мужик кеби, явыз хөкемәт пәнҗәсенә (Пәнҗәсенә — ерткыч хайванның аягына.) дучар улган Русия эшсезләренә ни дә кыла алмайлар. Ошбу серләрне тигезлек дәгъвәчеләре беләләр вә сөйлиләр, вә язалар, вәләкин, ачыктан-ачык эшсезләргә эш вә юл күрсәтүгә даир бәндәләр (Даир бәнд — тиешле мәкалә.) язмыйлар. Фараз иткән ошбу көнге тигезләүчеләр сүзенчә, хәзерге эшчеләрнең әхвәле тезелсә вә анлар этләренә каршы түгел вә бөтен бәһалар алып әхвәл төзәтсәләр вә бәхет ачсалар, безнең миллионнарча эшсезләремезгә чагыштырганда, айларына буржуаз удачаклардыр.

Сөемсез.

Эшсезләр тугърысында безгә ни кирәк?

Тәгьриф (Тәгъриф — аңлату.) вә исбатына ихтыяҗсыз барчамызга билгеледер ки, Русиядә миллионнарча ялкау тулып ятыр.
Ялкауның ялкаулыгымы һәр кемнән шәхсенә нисбәт итмәк, ягъни ялкауның үзен тоткын кылмак гадәт вә мөкәммәл (Мөкәммәл — тәмамланган, формага кергән.) улмыш исә дә, ялкауларның ялкаулыгы да төпкә киткән тамырлар буенча кешенең ирек һәм ихтыярыңнан башка үсәдер, мәсәлән, менә бән үзем бер ялкау кешемен, эшне сөймимен, тик ятып ашауны вә күп йоклауны пәкъ сөямен, начарлыгым өчен башкалар бәнем үземне генә тоткын кылалар, андарның яласынча (Яласынча — яла тагуынча.), гүя бән үзем генә ялкау булганмын, ягъни ялкаулыкны теләп алганмын вә ялкаулыкны хуплап кулда асырыймын, гүя бән ялкаулыкдан һич аерыласым килми, даимән (Даимән — һаман-һаман.) шушылай эшсез вә мәшәкатьсез, башкаларның җилкәсендә көн итәсем килә!..
Ләкин бу яла үзе дә ялгандыр. Бән ялкаулыкны үзем кәсеп итеп алмадым һәм хәзер дә ялкаулыкны хуплап кулда асырауга кызыкмыймын. Бән үз ялкаулыгамнан үзем бизәр улып, бозга тигән балыкдай кыйналамын-сугыламын, котылугым (Котылугым — котыласым.) килә, бер эш башында булыгым (Булыгым — буласым.) килә, бу дөньяда инсанча тургым (Тургым — торасым.) килә, шул ялкаулык сәбәбендән күпчагында үз-үземә касд (Касд — берәр нәрсә эшләргә ниятләү.) идәмен, үз-үземне бетергем (Бетергем — бетерәсем.) килә, бәс, болай улса, ялкаулык бәнем теләгәнем вә бәнем сөйгәнем дип кем хөкем итәр?
Бу халәт илә бән ялгыз үзем мөмтаз (Мөмтаз — аерылып торган.) түгелмен. Бән пәкь гүзәл беләмен ки, һәр ялкау я бәнем кебидер,ягъни һичберсе ялкаулыкны яхшы дип белмәс. Мәгәр, ялкаулык үз иркемездән башка башымызга килеп кунганлыктан вә бу ялкаулыкның тамры пәкъ тирәнгә киткендегендән, бу бәладән котылуның юлыны белмибез вә таба алмыйбыз. Әгәр безгә баюдан эш вә һөнәр үгрәтелгән булса иде, төреклекнең тугры юлы күрсәтелгән улса иде, без, әлбәттә, белгән эшемезне ташлап, ялкаулыкны ихтыяр итмәс идек. Эшсезлек үзе дә эштән агыр бер мәшәкатьтер, аның соңында эшсезлектән туган мохтаҗлык та өскә бер менеп алса, юк өстенә юлагырлык үзренә агырлык өстәләдер. Эшләгәндә, аз-аздан да Русиядә улган өч миллион төрек баласына пәкъ күп эш кирәктер. Без Казан халкыны бер хисап итә алам: Казанда унөч мәхәллә мөселман бар, һәр мәхәлләсенә бин ярым нәфус хисап ителсә, бар нәфусның билдә бере эшче улмак игътибар илә. Казан мәхәлләрендә дүрт биң чамасы эшче уладыр. Казанның артында вә тирәсендә шушындый мөселман авыллары бардыр. Казан вә аның әтрафында (Әтрафында – тирәсендә, әйләнәсендә.), мөбаләгә (Мөбаләга — арттырып санасаң, күп дигәндә.) илә, йөз илле биң эшче хисап иделәмен, шул йөз илле биң эшче бөтен Русия мөселманларына читек-кәвеш, кәләпүш-калпак җиткереп торадырлар, йөз илле биңдән илле бине бай приказчик малы улмак игътибар илә, ялгыз йөз биң эшче бөтен Русияне баштан-аяккача киендергән уладыр.
Бу тәкъдирдә, Русиядә улган унөч миллион төрек баласы һәр каюсы бер эш илә мәшгуль улса, Казан эшчәләренең утыз өлешене эшләсәдер кирәк иде.
Ләкин башка җирдә, ягъни Казан тирәсеннән башка җирдә һәркем шушылай Казаннар кеби үзенә мөнәсиб (Мөнәсиб — мөнәсәбәтле.) бер эш илә мәшгульмедер? Казан тирәсендә улмаган татарларның пәкъ күбесе бөтен мөгътал (Мөгътал — хезмәтсез.) вә эшсез идекене һәркем дә белер, бәс, бу эшсезләр тугърысында безгә ни кирәк?
Эшне кайдан тапмак кирәк, эшсезләрне эшнең кай башыңдай тотыңдырмак кирәк? Менә мөшкел! Безгә иң мөшкел мәсьәлә будыр, йөзләрчә вә бәлки биңнәрчә «голямамыз» (Голяма — галимнәр.) дәгъвасында улган мулла вә хәзрәтләр динне хафиз вә химая итмәкләр илә бәрабәр эшсезлек вә гаталвтне дә мөкаддәс белеп, хафиз (Хафиз — яклаучы, күңелдән белүче.) вә химая (Химия — саклаучы.) итәләр, бу халык, сүз берләгән кеби, һәр кайсы ишәкне артка таба каералар, һәр эшне кирегә сөрәләр. Эшсез халыкны эшле ителмәк өчен алдымызга берничә мөшкеләт өйрәнмәктәдер: эшне тапмак вә шул эшкә эшсезләрне кушмак, эшсезлеккә өйрәнеп беткән мөгъталларны эшкә бөкмәк вә боның хилафына указ илә сагый (Сагый — гайбәт.) итүчеләр илә талашып, анларны җиңмәк вә бонлардан башка ничә-ничә комачау вә уңайсызлыклар очыраячактыр. Бу хәлдә эшсезләр тугърысында безгә ни кирәк? Сөальнең (Сөаль — сорау.) җавабыны, ашыгып, һич кем бирә алмас вә ма һаза (Ма һаза — бу нәрсә, бу ни.), бу мәсьәләнең чишеләчәге өметләнеләдер. Бу тугрыда дәһе (Дәһе — тагы.) сөйләнгәлмәк мөмкин улыр иде, «Эшчеләрне кайгырта» дип «Тәрҗеман» ачуланырдай куркарак, бу ният мөхтасар (Мөхтасар — чикләнелү, түгәрәкләү.) кыламын.

Сөемсез.

РЕЗЮМЕ

В публикации исследуются статьи, напечатанные в газете «Фикер» /1905-1907/, в журналах «Ал-гасруль-джадид» /1906-1907/ и «Уклар» /1906/ под псевдонимом «Сөемсез», дается анализ этим статьям и на основе текстологического анализа выявляется их автор. Доказывается, что автором этих статей является татарский поэт Г.Тукай, который в эти годы работал в прессе города Уральска.
В конце даются две статьи, напечатанные под псевдонимом «Сөемсез».

(Чыганак: Язучы биографиясенә яңа чыганаклар. Редколлегия: Алиева Ә. (төзүче), Рәмиев З., Юзиев Н. (җаваплы редактор) – Казан, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 1990. – 122 б).



 

Комментарий язарга


*