ТАТ РУС ENG

Язучы Мөхәммәт Гали турында

Мөхәммәт Гали – Татар халкының әдәбият һәм культура үсешенә үзенең 40 елдан артык иҗат эшчәнлеген багышлаган күренекле язучы.
М. Гали хикәяләр язучы гына булмыйча, бәлки драматургия, журналистика, публицистика, тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсендә дә иҗат иткән кеше.
М. Гали үзенең әсәрләре өстендә, аларны кабат бастырганда гына түгел, бәлки гомумән туктаусыз рәвештә эшләгән: исемнәрен алмаштырган, телен шомарткан һәм ачыклаган, алган вакыйгаларын кыскарткан яки өстәгән, ә кайберләренә җитди үзгәрешләр керткән (мәсәлән, «Сабан туенда», «Пожарныйлар» һ. б. әсәрләре).
Мөхәммәт Гали — татар язучылары арасында әдәбият тарихын өйрәнүгә иң күпкөч куйган язучыларның берсе. Ул татар совет әдәбияты белеме өлкәсендә беренче буларак зур күләмле монография язып чыга. Аның 1940 нчы елның урталарында язылып, 1941 иче елда басылган «Г. Камал» исемле монографиясе татар театрына нигез салучы классик драматург һәм күренеклесовет язучысы Галиәсгар Камалның тормыш юлын һәм иҗат мирасын күп яклары белән өйрәнүнең яхшы үрнәге булып тора. Бу хезмәтнең уңай яклары фактик материалга бай булуында гына түгел, бәлки Г. Камалның бай иҗатында күренгән художество чараларына, язучының мастерлыгына әдәби вкус белән килеп анализ ясарга омтылуында да иде. Бу бигрәк тә әле күп тәнкыйтьчеләрнең әдәби әсәрләрне тикшерүдә тик социалогизм «методы» белән генә мавыккан вакытларында басылып чыгуы белән бигрәк тә әһәмиятлеиде
Халык шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүгә дә Мөхәммәт Гали үзеннән зур өлеш кертте. Аның «Совет әдәбияты» журналында басылган мәкаләләре арасында Тукайның «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» дигән катлаулы эчтәлекле сатирик поэмасына язган зур гына хезмәте бар. 1946 нчы елда шагыйрьнең тууына 60 ел тулу уңае белән ясалган юбилей көннәрендә Мөхәммәт Гали, Тукай турында замандашлары язган истәлекләрне өйрәнеп, «Тукайнын Уральскидагы тормышы» дигән хезмәтен бирә. 1948 нче елда басылып чыккан бу хезмәт Тукай биографиясен тулыландыру өчен әһәмиятле чыганак булып тора.
Мөхәммәт Галинең тагын 1944 нче елда балалар һәм укучы яшьләр өчен дип хәзерләгән «Шагыйрьнең тормышы» исемле очеркы бар. Бу хезмәт тә үзенең җылы итеп, шагыйрьгә тирән мәхәббәт белән язылуы, Тукайны күреп белгән, аның белән бергә үскән бик күп кешеләрнең җанлы сүзләрен, истәлекләрен эченә алуы ягыннан игътибарга лаеклы. Анда Тукай әнисе Мәмдүдә апаның яшьлек дусты Нәфисә Әхмәтшина истәлеге, Кырлай мәктәбендә бергә укыган Тукайнын яшьлек иптәше, хәзерге вакытта исән булган Сафа карт Мөхәммәтшин истәлекләре һәм башкаларның күп кенә сүзләре — Тукай биографиясен тулыландыруда, аның җанлы образын укучыларга бирүдә зур ярдәм итәчәкләр.
Ахыр килеп, Тукайның тулы әсәрләр җыелмасын чыгарганда М. Галинең редколлегия составында булуын һәм иске әдәбиятны, Тукай заманын белүче сыйфатында күп ярдәм итүен күрсәтеп узарга кирәк.
Мөхәммәт Гали, күренекле татар язучылары турында көтепханәләрдә, архивларда булган документларны һәм истәлекләрне фәнни эшкәртү өстендә системалы эшләү белән беррәттән, үзенең алар турында булган истәлекләрендә язып калдырган. «Тукай белән күрешүем», «Г. Камал белән беренче танышу» һәм «Шәриф Камал турында кайбер истә калганнар» дигән истәлекләркүләмнәре ягыннан зур түгелләр, ләкин алар татар әдәбият тарихында зур урын тоткан, югарыда күрсәтелгән язучыларның тормышларын һәм иҗатларын өйрәнүгә карата теге яки бу фактны ачыклаулары, кечкенә генә булса да материал өстәүләре ягыннан әһәмиятлеләр.
М. Гали, гыйльми эшче буларак, татар әдәбиятына, тел, культурага багышланган бик күп тикшеренүләр алып барды. Аның берничә еллар буе матбугатта — төрле газета-журналларда, соңгы елларда «Совет әдәбияты» журналында басылып килгән әдәби-фәнни мәкаләләре аеруча игътибарга лаеклылар. Шулар арасында анык сүзлекләргә, Тукайның «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» поэмасын җентекләп аңлатып бирүгә, Гали Мәхмүдов, Ибраһим Хәлфин, Сәгыйть Рәмиев һәм башкаларның эшчәнлекләрен тикшерүгә, өйрәнүгәбагышланган хезмәтләре басылып чыктылар. Фактик материалларга шактый бай булган бу хезмәтләр, методологик яктан кайбер кимчелекләре булуга карамастан, тәнкыйть белән файдаланганда, татар әдәбияты тарихын өйрәнүчеләр өчен бай чыганак булып торалар. Дөрес, аларда фактик материалларны бирүдә дә кайбер төгәлсезлекләр очрый: мәсәлән, аның «Г. Камал» исемле зур монографиясендә, Г. Камалның русчадан тәрҗемә иткән әсәрләрен санаганда. А. М. Горькийның «Мещаннар» пьесасын Г. Камал тәрҗемә итте дип ялгыш күрсәтелә. Дөреслектә А. М. Горькийның «Мещаннар»пьесасын татар театры тарихын өйрәнүчеләргә бик күп фактик материаллар,рецензияләр язып калдырган Г. Кәрам (Габдрахман Рәхмәтуллин) тәрҗемә иткән һ. б.
Мөхәммәт Гали үзенең күп кырлы әдәби-культура эшчәнлегенең соңгы ун елдагы иң күп өлешен әдәбият тарихын өйрәнүгә багышлый. Ул бу эшкә әдәбимирасны туплауның, гыйльми эшкәртүнең иң чиратта торган бурычларының берсе итеп карый.
1939 нчы елда үзенең 25 еллык әдәби иҗатына йомгак ясау, билгеләп узу өчен совет җәмәгатьчелеге тарафыннан оештырылган тантаналы җыелышта:
«Язучылык эшләрем буенча соңгы елда күбрәк әдәбият тикшерү (литературоведлык) өлкәсендә эшләргә керештем… Күбрәк мин злободневныйэшләр белән кызыксынучы язучы. Хәзерге вакытта иң актуаль мәсьәлә булыпәдәби мираслар һәм татар әдәбияты тарихы төзү мәсьәләсе тора. Бу эш күбрәк безнең шикелле картрак язучылар өстенә төшә. Мин үземдә бу юлда эшләрлек көч сизәм. Ул өлкәдә эшләрлек минем материалым бар», дип чыкканиде.
Һәм шунда, шул чыгышында, юморга күчеп: «…минем әти 63 яшькә җитеп үлде. Картая башлагач, ул, алла хозурына буш кул белән барырга ярамас, гамәл, гыйбадәт кирәк дип, күбрәк намаз укыйдыр иде. Теге дөньяга күбрәкбагаж җыеп барырга уйлый иде. Ә мин, аның киресенчә, булган кадәр багажны күбрәк бу дөньяда калдырып, теге дөньяга мөмкин кадәр азрак багаж белән, җиңелрәк бару ягындагы кеше, әти белән без күбрәк шул яктанаерылабыз» дип, җыелышта булучыларны көлдереп тә алган иде.
Чыннан да ул бу изге теләкләренә турылыклы булды. Тормышының соңгы 10 елы эчендә кулында булган әдәбият тарихына караган материалларны кәгазьгә теркәп калдырырга тырышты. Бу тармакта югарыда күрсәтелеп узган, басылып чыккан хезмәтләреннән тыш, аның XVIII йөз татар әдәбиятынһәм фольклорын өйрәнүгә караган кулъязма хезмәтләре дә бар.

(Чыганак: Гали М. Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).



 

Мөхәммәт Гали

Галиәсгар Камал

 

Комментарий язарга


*