ТАТ РУС ENG

Юзиев Н. Осталык мәктәбе (Әхмәт Фәйзи турында)

Әхмәт Фәйзине без күп яклы талантка ия булган югары культуралы, киң эрудицияле әдип итеп беләбез. Ул әдәбият һәм сәнгатьнең күп тармакларында эшли һәм һәр өлкәдә югалмас эзләр калдыра. Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, либреттист та, балалар язучысы да, тәрҗемәче дә. Болардан тыш Ә. Фәйзинең мул таланты шундый ук кабатланмас матурлык белән ачылган тагын бер өлкә бар. Бу — аның әдәби тәнкыйть һәм әдәбият-сәнгать белеме өлкәсендәге эшчәнлеге.
Ә. Фәйзинең тәнкыйть мирасы социалистик реализм методының төп принципларын сугышчан рәвештә яклавы белән дә, һәртөрле катып калганлыкка, әдәби шаблонлыкка, милли һәм эстетик чикләнгәнлеккә каршы публицистик үткенлек белән көрәшүе белән дә үзенә карата хөрмәт уята; әдәби кызыксынуларының киңлеге, тематик-проблематик күп сыйдырышлыгы, карашларының тирәнлеге, гаять сизгер әдәби тоемга ия булуы белән дә сокландыра.
Ә. Фәйзинең публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре «Ә. Фәез», «Кинәт әйтүче» һәм башка имзалар белән егерменче елларның ахырында, утызынчы елларның башында ук күренә башлый. «Авылда художественный тәрбия» исемле (1929) мәкаләсендә ул, мәсәлән, Арча кантонында культура-агарту эшләре буенча инструктор булып эшләү тәҗрибәсенә таянып, авыл халкын эстетик тәрбияләү өлкәсендәге күп кенә актуаль мәсьәләләрне игътибар үзәгенә ала, «моңа кадәр аксап килгән» культура-агарту эшләренең төрле төрләре — уку йортларын бизәү, драма, музыка, рәсем, әдәбият түгәрәкләре эшен җанландыру, күмәк кино карау һәм радио тыңлау, «очма» эстраданы оештыру турында дулкынланып яза.
Шушы мәкаләсендә ул драмтүгәрәкләрнең репертуарың сәнгатьчә эшләнеше зәгыйфь булган әсәрләрдән арындыру, авыл режиссерының белемен күтәрү мәсьәләләрен дә күтәреп чыга, укучы, тамашачы, тыңлаучыларның «фикерләрен өйрәнергә һәм бик характерлы җирләрен язып алырга» кирәк дип тәкъдим ясый.
1931 елны Мәскәүгә килү һәм үзәктәге әдәби мохитта кайнау, күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән аралашу Ә. Фәйзинең белемен тирәнәйтеп, кызыксыну объектын киңәйтеп, тәнкыйть эшчәнлеген нык кына активлаштырып җибәрә. «Эшче» һәм «Коммунист» газеталарында басылып чыккан «Милли сәнгать турында» (1930), «Музыканы — көн тәртибенә» (1932), «Сәхнәдә йөрүче аяклы плакатлар белән тамаша залында утыручы геройлар турында» (1933), «Иҗат кыюлыгына— юл» (1933), «Мәскәү татар ТРАМы турында» (1931) кебек мәкаләләрендә шул чор сәнгатенең һәм әдәбиятының әһәмиятле мәсьәләләре яктыртыла.
Ә. Фәйзи — бөек чорга лаек булырлык тормышчан һәм монументаль сәнгать тарафдары. Аның позициясе түбәндәге сүзләрендә дә ачык чагыла: «Безнең бурыч— менә бу бөек һәм соклангыч чорыбызга торырлык пьесалар тудыру. Үз Шекспирыбызны җитештерү… Схемалар спектакле түгел, ә кайнар һәм тирән тойгылар, бөек дәртләр спектакле бирү. Бу тойгыларны дөрес итеп ачар өчен, иң дөрес метод рәвешендә, социалистик реализм белән эш итү» (Ә. Фәйзи.  Әдипнең эрудициясе. Казан,  1973,  127 бит. каләдә китерелгән цитаталар шушы китаптан алынды.). Шушы олы максаттан чыгып, ул татар драматургиясендә һәм театрында яшәп килгән кимчелекләрне, хата карашларны ачып сала. Ә. Фәйзи фикереңчә, драматургик сәнгатьнең үсешенә комачаулаган сәбәпләрнең берсе—конфликт даирәсен уңай һәм тискәре геройлар мөнәсәбәте белән генә чикләү, геройдагы эчке каршылыкларны инкяр итү. Икенчедән, геройларның җансыз, «беркатлы яхшы, йә беркатлы явыз булуларында, аларның сыңар кабыргалы гына герой булуларында»: «Безнең сәхнәдәге геройлар тормышның үзеннән алынган чын кешеләр булмыйча, теге яки бу лозунгны автор ничек тели — шулай кычкырып йөри торган аяклы плакатлар була. Чөнки без социализм чорының чын кешесен бирү урынына шашка шакмаклары тезеп, шул шакмакларны көрәштерәбез». Өченчедән, тәнкыйтьче җитди кимчелекләрнең берсен пьесаларның сюжет һәм фабулалары ягыннан шаблон язылуларында, «бер-берсенә ике тамчы су кебек охшау»ларында күрә. Дүртенчедән, драматургларның «әйләнә тормышыбыздагы шактый күп каршылыкларны схематик аңлап, аны җиңә алмаулары», шул сәбәпле «лакировкага бирелүләре». Бишенчедән, пьеса нигезенә салынган фикернең сайлыгы. Ә. Фәйзи драматургны, бу «сайлык»тан чыгу өчен, «үз өстендә нык эшләргә», автор «багажын» — эрудициясен баетырга, тормыштагы җанлы геройларны өйрәнергә чакыра.
«Кичә һәм иртәгәнең якага яка килеше бездә зур сәяси вакыйгалардан алың, кешенең психикасындагы кечкенә тармакларга хәтле чагыла. Менә шуны күрсәтә белү, геройларны катып калган статик рәвештә түгел, ә аның хәрәкәтендә, алга омтылышында, аның ирешәчәк идеясе белән, иртәгәсе белән бәйләп күрсәтү— менә бу безнең реализм. Социалистик реализм белән генә без әйләнә тормышны дәрес итеп бирә алабыз», — дип яза ул.
Болардан да Ә. Фәйзинең утызынчы еллар башында ук социалистик реализм методының асылын дөрес аңлавы, аның төп принципларын тормышка ашыру өчен көрәшүе күренә.
Ә. Фәйзи әдәби тәнкыйтьтәге кимчелекләрне дә дөрес күрсәтә. Биредә тамыр җибәргән кире тенденцияләрнең берсен ул берьяклылыкта, һәртөрле ярлыклар ябыштыру белән мавыгуда күрә. «Гадәттә безнең тәнкыйтьчеләргә язучының уңышы түгел, ә аның кимчелеге каләм тотып язарга илһам бирә»,— ди ул. Мәсәлән, шул күзлектән чыгып, ул Ф. Мөсәгыйтьнең аерым мәкаләләрен «үтәдән-үтә дуамал» фикерләрне эченә алган, язучының үсешенә ярдәм итми торган тәнкыйтькә мисал итеп китерә. Ә. Фәйзи тәнкыйтьтәге шундый кире тенденцияләр әдәбиятчыларның «вакытлы установкалар
белән, бүгенге көн сәясәтеннән генә чыгып» эш итүләреннән, «Маркс, Ленинның озак дәверләргә каратылган тирән классик тәгълиматын» җитәрлек үзләштермичә, «бик аз кагылып үтүләре»ннән килеп чыга дип аңлата.
«Әдәбият өлкәсендә партия күрсәткән шул киң иҗат мөмкинлегеннән файдалану, андагы моңача яшерен яткан потенциаль көчләрне ачу, безнең көчле иҗат омтылышына дөрес юнәлеш биреп җибәрү кебек мактаулы бурычның зур өлеше, һичшиксез, тәнкыйть өстенә төшә»,— дип ул тәнкыйтьнең әдәби процессны оештыручы хасиятен көчәйтергә чакыра.
«Милли сәнгать турында» исемле мәкаләсендә дә (1930) сәнгатьтәге милли форма турында дөрес, аек һәм, әйтергә кирәк, хәзер дә әһәмиятен югалтмаган фикерләр әйтә.
Күренә ки, Ә. Фәйзи утызынчы еллар башында ук әдәбият-сәнгатькә кагылышлы принципиаль фикерләрне күтәреп чыккан, тәнкыйтьтәге һәртөрле тайпылышларны, бозуларны үз вакытында ук күреп алган сугышчан рухлы, кыю, аек фикерле тәнкыйтьче буларак күренгән иде. Ләкин моның белән без Ә. Фәйзинең карашларындагы йомшак якларны сылап-сыйпап үтәргә җыенмыйбыз. Әдип никадәр талантлы һәм төпле карашлы булмасын, ул үзе һәм чоры аша сикереп үтә алмый. Аның бу еллардагы аерым мәкалә-рецензияләрендә РАПП установкаларына ияреп туган кайбер хата карашларны да очратырга мөмкин. Әйтик, революциягә кадәрге әдәбиятның иҗат методын буржуаз реализм дип билгеләү, яисә революциягә кадәрге татар музыкасын тулаем милли буржуазиягә генә хезмәт иткән дип санау — әнә шундый карашларның тәэсирен чагылдыра иде. Әмма алар Ә. Фәйзи иҗатында төп урынны алып тормыйлар, бәлки «әдәби климат» тудырган вакытлы бер авыру буларак кына күренделәр. Әдип соңрак мондый карашлардан арынды, уңай сыйфатларын үстерә барып, әдәби тәнкыйтьнең тагы да киңрәк, олырак юлына чыкты. Әдәбият-сәнгатьнең үсеше белән бәйле тагы да яңарак мәсьәләләрне күтәрде, нечкә зәвыклы, киң эрудицияле тәнкыйтьче, әдәбият галиме булып җитеште.
Ә. Фәйзинең гомере буе табынган язучысы — Габдулла Тукай. Аның язучылардан беренче булып Тукай премиясен алуы да һич очраклы түгел. Ә. Фәйзи Тукай образын әдәбиятта гәүдәләндерүгә, Тукай иҗатын пропагандалауга, өйрәнүгә гаять зур өлеш кертте. Беренче шигырьләрен дә Тукай тәэсирендә язды. Иң соңгы шигыре дә Тукай турында:

Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере,—
Тик син үзең — халык йөрәгеннән;
Халык мәхәббәте —
синең   исемең, Халык гомере —
синең гомерең!



{mospagebreak} 

Ә. Фәйзи «Тукай» драмасында һәм «Тукай» романында халык шагыйренең җанлы образын сурәтләде. Бу әсәрләрендә әдипнең художниклык сәләте тикшеренүче-галимнең эзләнүләре белән аерылгысыз кушылып китә. Ул үзе бу хакта: «Тукай турында роман язу, кызыктыргыч эш булу белән бергә, гаять катлаулы һәм җаваплы эш иде. Аны турыдан-туры язарга утырганга кадәр миңа озак еллар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, аның яшәгән чорын, аның средасын өйрәнергә һәм тикшеренергә туры килде»,— дип искә ала.
Ә. Фәйзи архивларда казына, «библиотекада көн-төн материал укый», Тукайны белгән чордашларын эзләп таба, Тукай яшәгән урыннарда була, тарихчылар белән киңәшә.
Н. Исәнбәткә язган бер хатында ул Тукай турындагы мәкаләсен искә алып: «Моңарчы язылып килгән шаблоннардан чыгасы иде бит!»— ди. һәм чыннан да, аның Тукай турындагы тикшеренүләре шаблонлыктан ерак торалар. Гомумән, Ә. Фәйзи үз иҗатында да, тәнкыйть мәкаләләрендә дә шаблонлыкны сөймәде, дошман күрде, шаблон фикерләү белән көрәште.
Тукай — халык улы, «халыкка хезмәт итү үрнәге, татар халкының намусы». Шуңа да Ә. Фәйзи шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын халык тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә карый. Тукайга якынрак килгән саен өйрәнәсе мәсьәләләр катлаулана һәм киңәя. Тукайны өйрәнү, шул рәвешчә, Тукай яшәгән чорны, шул чорның политик һәм эстетик атмосферасын, милли-азатлык һәм революцион хәрәкәт үзенчәлекләрен өйрәнү булып китә. Атлаган саен чишелмәгән төен, җавабы табылмаган сорау көтеп тора. Аларның чишелмәве романны дәвам итәргә дә комачаулый. Шуңа да ул үзен борчыган фикерләрне мәкалә-рецензияләрендә күтәрә тора, искергән карашлар белән бәхәскә керә, үзенең концепциясен яклый. Бүгенге Тукай турындагы фәнни хезмәтләр югарылыгыннан караганда, Ә. Фәйзинең аерым фикерләре берьяклы һәм искергән булып күренүләре дә ихтимал, әмма гомумән әдипнең тикшеренүләре әле дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар: Тукайга мәхәббәтенең көчлелеге белән, Тукайны катлаулыгында һәм бөеклегендә күрсәтергә омтылуы белән, Тукайны олы итеп күрүе һәм бай эрудициясе белән алар хәзер дә сокландыралар, уйландыралар.
Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Дәрдмәнд кебек әдипләрне бәяләүдә Ә. Фәйзи кырыгынчы еллардагы әдәбият фәнендәге концепцияләргә таянды. Әмма әдәби мирасны һәм тарихны җитди өйрәнү нәтиҗәсендә ул 50 елларда аерым язучыларны бәяләүдәге вульгар-социологик рухтагы берьяклылыктан арынуга таба барды. Аеруча аны Фатих Әмирханның татар культурасы тарихындагы урынын лаеклы бәяләү мәсьәләсе борчыды. Ул аны Тукайның иң якын көрәштәше итеп санады, иҗатын марксистик күзлектән ныклап өйрәнү кирәклеген яклады.
Ә. Фәйзи татар әдәбиятының бай мирасына, талантлы әдипләренә зур хөрмәт белән карый. Остазларына олы мәхәббәте аның М. Гафури, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Һ. Такташ, М. Җәлил турында язган истәлек һәм мәкаләләрендә дә, М. Галәү иҗат мирасының комиссия члены буларак, язучының югалган әсәрләрен архивлардан эзләвендә дә, бер томлыгын төзеп, бик тәфсилле кереш сүз язып, нәшриятка тапшыруында да, «Татар поэзиясе антологиясе»н тагы да тулырак итеп күрәсе килүендә дә, татар культурасының тарихын, казанышларын яктырткан энциклопедик сүзлек чыгару заруриятен күтәреп чыгуында да, татар балалар әдәбияты хәзинәсен барларга чакыруында да күренә. «Бик ачы сүзне,— дип яза ул Ә. Еникигә хатында,— үзебезнең мирас, тарихи истәлекле, кыйммәтле реликвияләрне саклауда күрсәткән ишәклегебез турында әйтергә кирәк. 1905 ел эчендә туган әдәби һәм мәдәни памятникларыбызның сакланмавы, системалаштырылмавы, яңадан басылмавы безнең үз мәдәниятыбызга, шулай ук революция истәлегенә хөрмәтсезлек».
Ә. Фәйзи хәзерге әдәбият өчен дә янып-көеп яши. Аның уңышларына шатлана, кимчелекләренә борчыла. Шатланып-борчылып үз эчендә генә бикләнеп калмый, трибунага менә, кулына каләм тотып, җәмәгатьчелеккә ирештерә. «Без һаман яшел агач кебек үсеп, яшәреп, яңарып торган сәнгатьне яратабыз»,— ди ул. Яңалыкны тою хисе, яңалык өчен көрәшү — Ә. Фәйзи өчен хас сыйфат. Шуңа да ул мәкаләләрендә шагыйрьләр иҗатында урын алган тематикадагы, сурәттәге кабатлануларга, мәгънә тыгызлыгын күпсүзлелек һәм риторика белән алыштыруларга, искергән шаблон рифмалар
куллануга, үлчәмдәге бертөслелеккә үзенең кире мөнәсәбәтен белдерә.
«Тукай үз дәверенең Казанын һәм Казан артын нинди конкрет сурәтләр белән чагылдыра белгән булса, безгә дә совет Татарстанын шул рәвештә конкрет сурәтләр белән чагылдыра белергә кирәк»,— дип, ил тормышындагы яңалыкларны көнкүрешнең вак-төякләре эчендә югалып калмыйча шигъри олы яңгырашлы итеп чагылдырырга чакыра. Самимилек, реалистик тирәнлекне хуш күрә, композицион бөтенлекне яклый.
С. Хәким, Г. Хуҗи, М. Кәрим иҗатлары турындагы мәкалә-чыгышларында ул шагыйрьләрнең индивидуаль үзенчәлекләрен гаять сизгер шигъри зәвык белән тотып ала.
Гомуми абстракт сурәтләргә каршы булса да, Ә. Фәйзи поэзиядә шартлылыкны кире какмый, үзе дә, мәсәлән, символик сурәтләрне куллана, шартлы символик сурәтләрне поэзиядә дә куллануны яклап чыга.
Поэзиянең үсеше, киләчәге — шигърияткә килгән яшь көчләрендә. Шуңа да ул аларны игътибар белән күзәтә. Шәүкәт Галиевның «Яңа көйләр» исемле беренче җыентыгына язган рецензиясендә дә, яшь язучыларның III Бөтенсоюз конференциясендә Хисам Камалов иҗаты турында ясаган чыгышында да яшь талантларга карата таләпчән кайгыртучанлыгы калку гәүдәләнә.
Поэзия офыкларын тагы да киңәйтү өчен шагыйрьләр, Ә. Фәйзи фикеренчә, рус классик һәм совет поэзиясен дә, поэзия өлкәсендә бөтен дөнья әдәбияты тәҗрибәләрен дә, татар әдәбиятының классик һәм совет поэзиясе традицияләрен дә яхшы өйрәнергә, үзләштерергә тиешләр.
Ә. Фәйзи үзе дөнья әдәбияты үрнәкләрен гомере буе армый-талмый өйрәнә. Аның архивында «Игорь полкы турында җыр»га багышланган мәкалә дә, Эсхилның. «Прометей» әсәрен тикшергән хезмәте дә саклана, Пушкин, Некрасов, Маяковский исемнәрен ул еш телгә ала. Аның остазлары — шагыйрьләр генә түгел, прозаиклар да. «Минем иҗатка Горькийның йогынтысы һичшиксез бар. Без бит, язучы буларак, Толстой, Гоголь, Чехов, Горькийларны укып формалаштык. Горькийда мине кызыксындырган һәм дулкынландырган нәрсә — аның мещанлыкка каршы көрәше, мещаннарга каршы аның пьесалары,  хикәяләре һәм  ялкынлы публицистикасы»,— дип яза ул бер хатында.
«Г. Ибраһимов иҗаты безнең өчен — әдәбиятчыларның яңа буыны өчен — менә дигән мәктәп»,— дигән сүзләрендә дә әдәби остазлыкны жанр төрләре белән генә чикләмәве, киңрәк аңлавы чагыла.
Ә. Фәйзи рус поэзиясе үрнәкләрен, Пушкин, Лермонтов, Маяковский әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү буенча билгеле өлеш керткән шагыйрь. Шуңа да аның рус шагыйрьләренең әсәрләрен татарча тәрҗемә итү мәсьәләләренә дә игътибар итүе табигый. Ул Пушкин, Некрасов, Блок, Маяковский шигырьләрен татарча яңгырату турында яза, шушы өлкәгә караган кызыклы фикерләр әйтә. Бу яктан аның «Осталык мәктәбе» исемле мәкаләсе (1950) аеруча әһәмиятле. Биредә ул В. Маяковскийның татар поэзиясенә — Һ. Такташ, Ф. Кәрим, Г. Кутуйларга шифалы йогынты ясавын билгеләп үтә.
Тәрҗемә эшен ул катлаулы иҗади процесс итеп саный. Маяковский кебек новатор, үзенчәлекле зур шагыйрьне тәрҗемә итү өчен, Ә. Фәйзи фикеренчә: 1) тәрҗемәче шагыйрьгә үзенең иҗаты белән якын булырга тиеш; 2) тәрҗемәче Маяковскийга хас тәгъбирләрне, мәгънәви ассоциацияләр системасын бирер өчен аерым тел лабораториясе булдырырга тиеш; 3) тәрҗемәнең катлаулылыгы куркытмаска, үзенә бөтенләе белән биләп алырга тиеш. «Тик шушы шартларда гына шагыйрь һәм тәрҗемәче арасында иж,ади контакт булырга мөмкин».
Ә. Фәйзи Маяковский әсәрләрен тәрҗемә итүнең үсү баскычларын да дөрес билгели. Беренче баскыч — шагыйрьнең төрле үлчәмдәге әсәрләрен татарча ун-тугызлы үлчәм белән бирү. Шушы үлчәмдәге уңышлы тәҗрибәләр Маяковскийга тагы да якынаерга мөмкинлек бирә: хәзер инде Маяковский шигырьләрен оригиналның үз үлчәмнәрендә яңгыраткан мисаллар аз түгел (мәсәлән, С. Баттал тәҗрибәсе). Ә. Фәйзи үзенең дә Маяковскийны ун-тугызлы үлчәмдә тәрҗемә итә башлап, соңрак оригиналдагыча ирекле формага күчүе, тәҗрибәсен нинди дә булса аудиториядә сынап каравы, шундый кычкырып укулардан соң аерым сүзләрне, җөмләләрне төзәтүе турында яза. Чөнки сүзнең ишетелүгә бәйле гаять зур роль уйнавы — Маяковский шигыренең бер үзенчәлеге.
Ә. Фәйзи татар шагыйрьләренең русчага тәрҗемә ителү мәсьәләләренә дә җәмәгатьчелекнең фикерен юнәлтә. Аны аеруча Г. Тукай әсәрләренең русча йомшак тәрҗемә ителүләре борчый. «Советский писатель» нәшрияты «Шагыйрь китапханәсе» сериясендә чыгарырга хәзерләгән Тукай җыентыгына ул (Р. Фәизова белән берлектә), хәзерге заман куйган таләпләрдән чыгып, тәфсилле анализ ясый, төзелү принципларына, комментарий һәм кереш сүзнең эчтәлегенә, тәрҗемәнең сыйфатына кагылышлы җитди тәнкыйть фикерләре әйтә.
С. Маршак, С. Липкин тәрҗемәләрен мактау белән бергә ул, тәрҗемәче-шагыйрьләрнең күпчелек очракта Тукай поэзиясенең асыл хасиятләренә төшенмичә, һәркем үзе теләгәнчә генә тәрҗемә итүне тәнкыйть итә, Ә. Фәйзи бу өлкәдәге башбаштаклыктан, Тукайны һәркем теләгәнчә «редакцияләүдән» арынырга чакыра, русчага тәрҗемә итүнең дә фәнни нигезгә корылуын яклап чыга.
Такташның «Советский писатель» нәшриятында Л. Мартынов тәрҗемәсендә русча басылып чыккан китабына (1948) язган рецензиясендә дә Ә. Фәйзи тәрҗемәнең күбесенчә йомшак якларына туктала. Күренекле рус совет шагыйренең тәрҗемәсендә Такташ шигырьләренең нык кына тоныкланып, төссезләнеп калуына борчыла, оригиналда көчле яңгыраган өлешләрнең тәрҗемәдә югалуларының сәбәпләрен күрсәтә (оригиналны подстрочник буенча гына кабул итү, тәрҗемәченең оригиналдагы шагыйрь стилен тиешенчә үзләштермәве, шагыйрьнең индивидуаль үзенчәлекләренә игътибарсызлык, аерым урыннарны ирекле үзгәртеп җибәрү мәсьәләләре әнә шундыйлардан).
Ә. Фәйзи фикереңчә, тәрҗемәче үзе тәрҗемә иткән әдип турында гаять күп белергә тиеш: «Шагыйрьнең шигырен, берсен генә булса да дөрес тәрҗемә итү өчен, аның эчтәлегеннән тыш, 1) шагыйрьнең бөтен иҗади йөзен, аның шәхесен, темпераментын, омтылышларын, иҗат биографиясен, поэзиягә мөнәсәбәтен, укучы массасы белән бәйләнешләрен һәм 2) укучыларның аның шәхесенә һәм поэзиясенә мөнәсәбәтен белү тәрҗемәче өчен зарури»,— ди ул.
«Тукай» романын русчага тәрҗемә итүче А. А. Садовский белән язышкан хатларында да Ә. Фәйзи тәрҗемә принципларына кагылышлы байтак фикерләр әйтә. Әйтик, аның: «Сез минем күп нокталарны шәрехләп бирәсез. Кирәкме икән бу?! Укучыга уйланырга бер нәрсә дә калдырмыйча, автор бөтенесен чәйнәп биргәнне җенем сөйми. Чәйнәп каптыруга караганда, нәрсәнедер әйтми калдыру яхшырак»,— дигән сүзләре бик тә гыйбрәтле.
Ә. Фәйзинең бу фикерләре хәзерге тәрҗемә практикасы өчен дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар.
«Әдипнең эрудициясе» исемле мәкаләсе «Литературная газета»да басылып чыгу белән (1956, 18 октябрь) Әхмәт Фәйзигә укучылардан күп хатлар килә. Алар мәкаләне ошатулары турында язалар һәм үзлегеңнән укып эрудицияне тирәнәйтү турында киңәшләр сорыйлар. Хәлбуки, бу мәкаләдә сүз әдипнең эрудициясе турында бара. Мәкалә укучыларда гына түгел, әдәбият һәм сәнгать җәмәгатьчелегендә дә тирән кызыксыну уята. Ә. Фәйзи үзенең күп еллык иҗат тәҗрибәсенә, әдәбиятка чиктәш сәнгать төрләре белән бәйләнеш нәтиҗәләренә нигезләнеп, әдипнең эрудициясен баету юллары турындагы фикерләре белән уртаклаша. Җанлы тормышны өйрәнү эшендә язучының киң һәм тирән белемле булуы әһәмиятле роль уйный. «Дөньяны чын художникларча күрә белергә өйрәнер өчен, үзең искиткеч белемле кеше булсаң да, күп гасырлар буе бөтен дөнья сәнгать хәзинәсендә тупланган искиткеч бай тәҗрибәне читләтеп үтү һич мөмкин түгел. Дөньяга үзеңнең төпле карашыңны булдыру өчен бөек шәхесләрнең карашларына да төшенергә һәм аларны тәнкыйть белән үзләштерергә, зур осталарның картиналарында нур чәчеп торган исәпсез-хисапсыз буяуларны, үтә нечкә төсмерләрне күрә белергә кирәк. Кешелек матурлыгын скульпторлар аңлаганча аңлый белергә, зур иҗат ияләренең иң яхшы әсәрләрендә гәүдәләнгән килешлелек һәм гармония серләренә төшенә белергә, кешенең кичерешләре дөньясын композиторлар кебек тирән итеп чагылдыра белергә өйрәнергә кирәк»,— дип яза Ә. Фәйзи.
Сәнгатьнең төрле төрләре бер-берсе белән аерылгысыз бәйләнештә яшиләр. Ә. Фәйзи шушы бәйләнешнең төрле аспектларына туктала, сәнгатьнең чиктәш төрләрен белү язучыга үз хезмәтенең спецификасын тирәнрәк аңларга, профессиональ осталыгын күтәрергә ярдәм итүен билгеләп үтә: «Бер-берсенә чиктәш сәнгатьләр сәнгатькярга бик катлаулы иҗади эзләнүләрендә әһәмиятле, кирәкле бик күп нәрсәләрне алдан белдерүләре мөмкин». Ул, мәсәлән, һәйкәлчелек сәнгатендә композиция кагыйдәләреннән язучының да үзенә файдалы күп сабак алу мөмкинлеге турында яза. «Пластик сәнгатьләр эстетикасында бер үк дәрәҗәдә әдәбиятка да кагыла торган бик күп гомуми һәм хосусый үзенчәлекле мәсьәләләр бар». Ә. Фәйзи шул катлаулы мәсьәләләрне курыкмыйча өйрәнергә, чиктәш сәнгать төрләренең үзара бәйләнешләрен фәнни өйрәнү объекты итәргә чакыра.
Ә. Фәйзи үзе дә чиктәш сәнгать төрләрендәге казанышларны өйрәнүгә җитди игътибар бирә. Мәскәүдәге сәнгать тормышы белән дә, Казандагы культура яңалыклары белән дә даими танышып бара. «Мәскәүдә Казанны тиз сагынам. Нихәл итим, нишлим, мин ике шәһәр гражданины булып туганмындыр, ахры»,— дип яза ул бер хатында.
«Яшь чакта мин беркадәр акварель белән шөгыльләнгән идем, шуңа да бу сәнгать төренең авырлыгын аңлыйм,— дип искә ала ул элекке укытучысы В. А. Кондаковка язган хатында.— Акварель—ул нәкыштагы лирика, ә лирика үзләренең яшьлекләрен саклый алган йөрәкләргә генә бирелә».
Ә. Фәйзи Мәскәүдәге рәсем күргәзмәләренә зур кызыксыну белән йөри. Хатларында Пикассо, Коненков әсәрләрен каравы, Бельгия, япон рәсем сәнгатьләре белән танышудан алган тәэссоратлары турында яза. Аңа аеруча Коненков әсәрләре ошый. «Гаҗәеп әйберләр иҗат итә бу карт!»— дип хәбәр итә ул Кондаковка Коненков күргәзмәсендә булгач. Пикассоның самимилеге, әсәрләренең уйларга мәҗбүр итүе дә аның күңеленә хуш килә.



{mospagebreak} 

Ә. Фәйзи кино сәнгате казанышлары белән дә даими танышып бара. Довженконың «Җир», бертуган Васильевларның «Чапаев» фильмнары турында рецензияләр дә язып чыга, үзе киносценарийлар да иҗат итә. 1953 елны киносценаристлар семинарында уку, Довженко кебек кино эшлеклеләре белән аралашу аның бу өлкәдәге белемен тагы да тирәнәйтә. «Без СССРның төрле республикаларыннан килгән 50 ләп язучы киносценарийлар язарга өйрәтә торган бер айлык семинарда укып ятабыз,—дип хәбәр итә ул хатында Зәйнәп Фәйзиевага.— Уку дигәне көн саен ике сәгатьлек лекция (зур кинорежиссерлар, сценаристлар укыйлар лекцияләрне). Аннан соң ике кинофильм күрсәтелә: берсе Советныкы, икенчесе чит илләрнеке. Бу минем үз эшләремне (роман язуны) алып барырга комачауламый».
Ә. Фәйзигә театр сәнгате аеруча якын. Озак еллар дәвамында ул театр өчен күп драма әсәрләре иҗат итә, театр эшлеклеләре белән тыгыз бәйләнештә яши. Татар һәм Башкорт дәүләт академия театрларының, спектакльләренә рецензияләр яза, Качалов исемендәге Казан драма театрының репертуары турында фикерләр әйтә, театр кадрларын саклау турында борчыла. «Артистларыбыз терек чакта без үзебезнең дуслык, дуслыктан да югарырак рәвештә үз талантларыбызга карата иҗтимагый-тарихи миссиябезне онытып җибәрмибезме? — дип яза ул фронттан ачынып.—…Калганнарны, терекләрне сакларга кирәк!.. Бәлки мин моннан кайталмый калырмын. Ул хәлдә бу минем васыять булып калсын».
Драматург Нәкый Исәнбәт иҗатын Ә. Фәйзи аеруча бер кайгыртучанлык белән күзәтеп бара. «Хуҗа Насретдин» комедиясе, «Спартак», «Идегәй» трагедияләре турында язган рецензияләре — шуның ачык мисалы.
Кирәк урында ул драматургны вульгар тәнкыйтьтән аралый, әсәрен нәшриятта бастырып чыгарырга булыша. Бу урында мин аның «Спартак» трагедиясе турында эчке рецензия буларак язылган мәкаләсен күздә тотам. «Хуҗа Насретдин» комедиясенең Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 1940 елны куелуы уңае белән язылган рецензиясе аеруча игътибарга лаек. Ә. Фәйзи, әдәби әсәр үзенчәлекләрен һәм сәхнә кануннарын яхшы аңлап, спектакльгә төрле яктан (язучы нияте, режиссер трактовкасы, артист уены, художник эше) тирән анализ ясый, аның куелышындагы төп сыйфатларны дөрес тотып ала, ышандырырлык итеп дәлилли.
Ә. Фәйзинең тәнкыйть эшчәнлеге музыка һәм музыкаль драматургия белән дә бәйле. «Музыканы көн тәртибенә» исемле мәкаләсендә (1932) ул Мәскәү консерваториясе янында татар студиясе оештыру кирәклеге турындагы фикерне хуплап чыга. Музыка студиясе ачылып эшкә башлау белән (1934) язучы студия эшендә якыннан катнаша. Композиторларга җыр текстлары, балет һәм опера либреттолары язып бирә. Ә. Фәйзинең либреттосына таянып, Ф. Яруллин «Шүрәле» балетын, Н. Җиһанов «Качкын» операсын иҗат итә. Аның композиторлар белән иҗади дуслыгы Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылгач та дәвам итә. «Зөлхәбирә» (М. Музаффаров музыкасы), «Муса» (Н. Җиһанов музыкасы) опералары, «Кисекбаш» балеты (Р. Гобәйдуллин музыкасы) Ә. Фәйзи либреттоларына нигезләнеп туалар.
Ә. Фәйзи кече яшьтән үк музыканы яратып үсә, үзе дә скрипкада уйный. Классик һәм халык музыкасы концертларына йөри. Композиторлар белән иҗади союзда әсәрләр иҗат итү дәверендә музыка теориясен һәм тарихын өйрәнә. Болар барысы да аның нечкә музыкаль зәвыкка ия булган иҗат кешесе булып формалашуына нигез булалар.
Опера театрының әдәбият бүлегендә Муса Җәлил эшләгән вакытны ул композиторларның һәм язучыларның иҗади дуслыгы чәчәк аткан «алтын чор» дип атый. Шушы «алтын чор»да үзе дә байтак либреттоларга рецензияләр яза. Аның архивында, мәсәлән, М. Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосының беренче вариантына, Ф. Бурнашның «Лачыннар», Г. Кутуйның «Карәхмәт» либреттоларына язган рецензияләре сакланган. М. Җәлил «Алтынчәч» либреттосын төзәткәндә рецензент фикерләрен дә искә ала.
Н. Җиһановның «Зөһрә» балетына, Казан консерваториясе студентларының концертына язган рецензияләрендә аның музыкага да төпле анализ ясый алуы ачык күренә. Татарстан композиторларының II съездында ясаган чыгышында (1955) музыка һәм әдәбият әһелләренә кагылышлы байтак әһәмиятле мәсьәләләрне көн тәртибенә куя. (Композиторларның һәм язучыларның иҗади дуслыгында уртак әсәрләр иҗат итүне оештыру, музыкада форма белән артык мавыгып китү, Сәйдәшев белән Җиһановны бер-берсенә каршы куюның дөрес түгеллеге, композиторларның җыр текстларына талымсызлыгы, иҗади дуслыкны көчәйтүгә кагылышлы чаралар-тәкъдимнәр әнә шулар рәтенә керә.)
Ә. Фәйзинең әдәби тәнкыйть мирасы жанрлар ягыннан да бай. Анда без җитди тикшеренүләрне дә, әдәби журналга күзәтүләрне дә, аерым китапларга һәм спектакльләргә рецензияләрне дә, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турындагы эссе-уйлануларны да, тәнкыйть мәкаләләренә пародия һәм шаржларны да очратабыз.
Ә. Фәйзинең әдәби тәнкыйть мирасы моңа кадәр бергә тупланып дөньяга чыкканы юк иде. Төрлесе төрле җирдә таралып, архив тузаннарына күмелеп яткач, аларның гомуми әһәмияте, сәнгатьчә кыйммәтләре турында фикер йөртүе дә кыен иде. Ул хезмәтләрнең бер өлеше төрле еллардагы газета, журнал битләре буенча сибелгәннәр, аерым хезмәтләре Казандагы һәм Мәскәүдәге архивларда гына очрый, бер өлеше исә әдипнең шәхси архивында гына сакланып калган. Шуңадыр күрәсең, әдәби тәнкыйть тарихына караган хезмәтләрдә Ә. Фәйзинең исеме телгә алынмый киленде.
Хәлбуки, әдипнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләрен бергә туплап караганда, кызыклы, бай һәм үзенчәлекле бу мирас Ә. Фәйзинең татар эстетик фикер үсеше тарихында да билгеле бер урын алуында, тирән эз калдыруында шөбһә уятмый. Язучының публицистикасы, әдәбият һәм сәнгатькә караган мәкаләләре, рецензияләре, истәлекләре, хатлары өлешчә тупланган «Әдипнең эрудициясе» исемле җыентыгы шуның ачык мисалы. Әдәбияттагы һәм сәнгатьтәге яңалыкка үтә сизгер булган киң эрудицияле, нечкә зәвыклы бу әдипнең бай мирасы әле хәзер дә язучылар һәм тәнкыйтьчеләр өчен осталык мәктәбе булып хезмәт итә.

1972.

(Чыганак: Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 191 б.).



Комментарий язарга


*