ТАТ РУС ENG

Заһидуллина Дания Г.Тукай шигъриятендә төп мотивлар: халыкка багышланган гомер

Уже в первых произведениях Тукая мысль о необходимости развития татарского общества на основах образованности и культуры зазвучала с позиций национальной идеологии. Сатирическое творчество поэта направлсно против невежества, безнравственности, религиозного фанатизма. В казанский период (1908—1913) в творчестве Г. Тукая окрепли романтические мотивы, в поэзии он добился философской глубины и показал себя певцом народной жизни. Просветительская парадигма превращается в причину философских умозаключений, на первый план выходит мотив служения нации, народу. В философской лирике формируется один из центральных мотивов его лирики — мотив трагического одиночества и отчуждения.

Габдулла Тукай шигъриятенең татар халкы өчен кыйммәте, әһәмияте турында уйланганда, бу иҗатта милләт мәнфәгатен кайгырту, әдәбият ярдәмендә иҗтимагый-мәдәни ситуацияне үзгәртергә омтылу сыйфаты өстенлекле икәнне күрсәтергә кирәк. Нинди лирик жанрларга, алымнарга мөрәҗәгать итмәсен, Тукай шигъри концепциясенең нигезендә милләт гаме, халыкның язмышы һәм киләчәге хакындагы фикерләр ята, алар шагыйрь иҗатының лейтмотивы булып сузыла.
Тукайның беренче шигырьләрендә мәгърифәтчелек һәм халыкның белем дәрәҗәсен («Голүмең бакчасында», 1905), мәдәниятен үстерү («Шигырь», 1905), ижтимагый үзгәрешләргә чакыру («Хөррият хакында», 1905), татар җәмгыятен яңарту («Дустларга бер сүз», 1905); «Иттифакъ хакында», 1905) идеяләре белдерелә. Шагыйрь турыдан-туры халкына эндәшә: «И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк, / Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк; / Мәдәният мәйданында урын алыйк, — / Егъла-тора алга таба атлыйк имди» (4, 44).
Беренче әсәрләрендә үк татар җәмгыятен гыйлем һәм мәдәният ярдәмендә үстерергә чакыру мотивы милли идеология ноктасыннан яңгырый. Мәгърифәтчелек юнәлеше татар әдәбияты өчен традицион — «Алла — кеше» мөнәсәбәтен үзәккә алган — дөнья сурәтен үзгәртүгә этәргеч бирә. Әйтик, «Алла гыйш-кына» (1905) шигыре әхлаклылыкка, мәгърифәткә чакыра, ләкин анда милләт мәнфәгатен кайгырту тенденциясе калку. Шагыйрь «Аллага гыйшык тоту фәлсәфәсен татар милләтенең иҗтимагый яшәеше яссылыгына» күчерә (1, 7-8). Лирик геройның күңеле милләтне күтәрергә ашкына: «Милләти тәрфига куңлем ашыгадыр, ашкына…» (4, 46). Шигырьдә бу омтылыш дини күзаллау чигендә аңлатыла: милләтнең алдынгы, әхлаклы, белемле, һөнәрле булуы — илаһи таләп. Милләт мәнфәгатен кайгырту — мөселманга фарыз эш!
Охшаш караш «Хәзерге халемезә даир» (1905) шигырендә дә әйдәп бара. Татар җәмгыятендәге көнчелек, үчлек, язучыларга хөрмәт булмау төсле сыйфатларны шагыйрь дингә хезмәт итмәү кебек бәяли. Каләмгә мөрәҗәгать итеп язылган «И каләм!» (1906) шигырендәге лирик геройның милләт һәм мөселманнарның бер вәкиле булуын ассызыклый. Каләмнән милләтне шатлыкка чыгаруын, туры юлга бастыруын, эшкә өндәвен, гыйлемгә чакыруын, яхшылык-явызлыкны («Караны яз кара диб һәм игътираф ит акны ак») һәм хакыйкатьне-ялганны («Җөпне җөп дип язмалы сән һәм ушандак такны так» (4, 56) аерып бирүен, милләтнең чир-авыруларын күрсәтүен сорап, шагыйрь аның мондый зур вазифаларны үз өстенә алырлык көч икәнлеген искәртә. Әйтерсең Аллага мөрәҗәгать шигырен Тукай каләмгә мөрәҗәгать белән алыштыра, язма сүзнең, әдәбиятның ролен югары күтәрә, аны илаһилаштыра. Шулай беренче әсәрләрендә үк яшь шагыйрь — мәгърифәтче һәм мөселман, шагыйрь һәм битараф түгел кеше булып фикер йөртә.
Г.Тукайның бу чор сатирик иҗаты халыкның иҗтимагый-мәдәни хәлен тәнкыйтьләү мотивы тирәсенә җыела, тәнкыйть угы наданлыкка («Японияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?», 1906), әхлаксызлыкка («Кечкенә генә бер көйле хикәя», 1906); «Хати-рәи «Бакырган», 1906); дини фанатизмга («Мөритләр каберстанындин бер аваз», 1906; «Сорыкортларга», 1906; «Пыяла баш», 1906) каршы юнәлтелгән. Әкренләп шигырьләрдә үзгәрешләргә чакыручы шагыйрьнең гражданлык һәм сәяси позициясе калкулана («Го-сударственная Думага», 1907; «Китмибез!», 1907).
Г. Тукай бүгенгесе — караңгы, киләчәге һәркемнең ныклыгына һәм активлыгына бәйле булган халкы фаҗигасең тергезә. Бушка, нәтиҗәсез вакыт уздыру хакындагы фикер сәясәтчеләр, сәүдәгәрләр, руханилар, шәкертләр адресына әйтелгән гаепләүләрдә төгәлләштерелә. Шагыйрь хатын-кызларга ирләр белән тигез хокуклар даулый («Татар кызларына», 1906; «Хатыннар хөррияте», 1906); халык арасында, милләт өчен яшәргә өнди («Гәзитә мөрәттибләренә», 1906, «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», 1907); халык үсешкә омтылган бер вакытта аңа ярдәм итүне хуплый («Мөхәрриргә», 1906), «Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә», 1906). Шигырьләрнең күп өлешен багышлаулар алып тора, аларда татар җәмгыятенең төрле катлавына юнәлтелгән риторик эндәш төп фикер булып формалаша, татар җәмгыятен гыйлем һәм мәдәният ярдәмендә үстерергә чакыру мотивы әйдәп бара.
1907 елның башында Тукай «Мотыйгыя» мәдрәсәсеннән чыга, аның «ирекле тормышы» башланып китә. Шигырь төзелешендә милли традицияләрне барлап, гаруздан силлабикага күчә бара; лирик геройның гражданлык кичерешләрен сурәтләгәндә чикли торган шәркый жанрларның кайбер билгеләре җуелып, шигырьләр гареб әдәби жанрлар системасында кабул ителә башлый. Шуның белән бергә, фикерләү үзенчәлеге үзгәрә: халыкка мәхәббәт, аның бай рухи мөмкинлекләренә, акылына, киләчәгенә ышаныч шагыйрь стилендәге эстетик доминантага әверелә (3, 159). Тукай романтик лирик героеның өметләре халыкка хезмәт итү белән бәйле икәнлекне калку белдерә. Иҗатка кагылышлы шигырьләрдә шагыйрьлекнең бөек миссиясен — үсешкә омтылган милләт өчен әйдәп баручы булу теләген — җиткерү идея булып яңгырый («Бер татар шагыйренең сүзләре», 1907) һәм рухи хөрлек, азатлык мотивы пәйда була. Хәтта иҗтимагый мотивлар, әйтик, җәмгыятьтәге тигезсезлек («Көз», 1906); «Хөррияте», 1907; «Теләнче», 1907), шагыйрьнең үзен мәңгелеккә халык белән бәйләнгән итеп тоюыннан килеп чыккан кебек кабул ителә. Туган җиргә мәхәббәт мотивы туган телгә мәхәббәтне дә, табигать гүзәллеге һәм гадәти көнитешнең матурлыгына соклануны да («Пар ат», 1907; «Туган җиремә», 1907 һ.б.) үз эченә ала. Шулай Тукай иҗатында өр-яңа язу рәвеше, стиль пәйда була, аңа «нюанслылык» (3, 156), «антитезалар ярдәмендә фикерләү» (6, 56), афоризмнар, образның күпкатламлылыгы һәм вариативлыгы, халык тормышына якынлык (1, 95) хас була.
Сатирик журналлар битләрендә басылган шигырьләрендә Тукай үзләрен милли мәнфәгатьләрне кайгыртучылар дип тәкъдим иткән икейөзле, әхлаксыз динчеләрдән («Ысулы кадимче», 1908; «Милләтчеләр», 1910; «Яшьләр», 1910; «Казан вә Кабан арты», 1912 һ.б.) көлә. Тукайның һөҗү иҗаты эчтәлеге, көлү объектлары һәм иҗади сурәтләү формасы ягыннан төрле булса да, ул татар җәмгыятен яңарту идеясе белән сугарылган. Иҗтимагый чынбарлыктан читләшкән лирик герой бу чынбарлыкны милли идеал яктылыгында тәнкыйть итә: «Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас, / Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас. / Кичо якты вә милли бер күңелдән / Бүген тычкан утыдай нур табылмас» (5, 133).
«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы (1908) да XX йөз башы татар тормышындагы тискәре яклардан көлү булып яңгырый. Анда татар идеологлары, сәясәтче, сәүдәгәр, мулла-ишаннарның жыелма образлары тудырылган, прототипларына да ишарә ясала. Алар бөтенесе «Печән базары» образының вариацияләре кебек тәкъдим ителә (2, 87). Шагыйрь җәмгыятьтәге төрле катламнарны тәнкыйтьли, бу хәлләрдә халыкны — тирәлекне гаепле итеп күрсәтә һәм, татарлар кәмит карап түгел, милләт кайгысы һәм шатлыгы белән яшәргә тиешләр, дигән фикер аңлашыла. Шулай Тукай татар җәмгыятендә традицияләрнең яшәүчәнлеге, 1905 ел инкыйлабыннан соң да тормышның иске ровеше саклануы хакында сөйли (3, 172).
Казан чоры (1908-1913) — шагыйрь иҗатының чәчәк ату чоры, анда романтик мотивлар көчәя. Шигырьләрдә мәгърифотчел караш үзгәреш кичерә: ул фәлсәфи нәтиҗәләрнең сәбәбенә әверелә, беренче планга милләткә, халыкка хезмәт итү мотивы чыга. Мондый шигырьләрдә фаҗигалелек пәйда була. Мәсәлән, «Ике юл» (1909) шигырендә традицион мәгърифәтле — мәгърифәтсез каршылыгы тудырыла. Шагыйрь аларның кеше өчен рухи үзгәрешкә яки торгынлыкка китерә торган ике юл булуын күрсәтә. Ләкин әсәрнең идеясе үзенчәлекле. Мәгърифәткә омтылу — бәхетсез булу, мәгърифәтсезлек — бәхетле яшәү, дигән фикер мәгърифәтле, милләт өчен көрәшүче кешеләрнең борчу-газапта, башкалар мәнфәгате өчен хезмәттә, башкалар ваемы белән кайгырып яшәргә дучар ителүен ассызыклый.
«Өмид» (1908) шигыре. Тукай иҗатына хас булганча, риторик эндәш формасында язылган. Лирик герой «фикер кояшына» мөрәҗәгать итә, аннан дөньяны яктыртуын, җылытуын үтенә. Шигырь каршы куюга корылган, һәр тезмәдә капма-каршы куелган сурәтләр ярдәмендә караңгы бүгенге һәм «кояш»лы киләчәк бәяләнеп бара. Кеше фикерен югары күтәрү, аның көчен бар нәрсәдән өстен санау чагылыш таба, фикер кояшы милләтне азатлыкка чыгарыр юл итеп аңлашыла. «Күңел» (1909) шигырендә риторик эндәш алымы белән лирик герой күңелгә мөрәҗәгать итә, аны янарга, газапланырга, сызланырга чакыра. Өмет хисе күңелнең биектә калачагына, саф һәм кешелекле, ялкынлы һәм чыдам булачагына ышаныч кебек аңлашыла. Горурлану һәм үкенеч төсмерләре белән күңелнең газаплары, авыртулары турында сөйләп киленә дә соңгы строфада төп фикер белдерелә: «Яхшы аңла! Юк сафа инсанлыгыңны җуймыйча, / И шуны җуймау юлында күп газапланган күңел!» (5, 5) — ягъни күңел үзенең кешелеклелеген югалтканда гына рәхәткә чыга ала, аны югалтмас өчен газапланырга, янарга, телгәләнергә тиеш. Лирик герой үз күңеленең сызланачагына ышана, чөнки ул — башкаларны да үз артыннан ияртерлек көчле, бөеклеккә дә, биеклеккә дә ирешергә дәрманы булган, ләкин язмыш тарафыннан күп кыерсытылган, шулай да югары омтылган шәхес. Шул урында өметсезлекнең сәбәбе ачыла. Лирик герой яшәешнең төп кануны дөрес булмауга борчыла: ул — кешенең кешелеклелеген җую хисабына бәхетле була алуы.
Күп кенә шигырьләрнең идеясе шул ук принцип буенча белдерелә («Сәрләүхәсез». 1909; «Милли моңнар». 1909; «Өметсезлек». 1910 һ. б). Аларда лирик геройның драматик, хәтта фаҗигале кичерешләре халык тормышы, милләт тарихы белән бәйләнгән. Әйтик. «Сәрләүхәсез» (1909) әдәбиятның-сәнгатьнең «хәсрәт көен» көйләргә тиешлеген искәртеп башлана. Алга таба моның сәбәпләре ачыла. Икенче строфада лирик герой кеше гомерен «караңгыдыр, күңелсездер» дип атый, һәркемнең «җәрәхәтле күкрәгендә» кайгы булуны ассызыклый. Өченче строфа шушы фикерне үстерә, кайгыра белүне гомумән кешегә хас төп сыйфат итеп күтәрә: «һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел!». Дүртенче строфа яшәү шатлыгын кичерүнең хәмердән башка мөмкинлеген тапмау чарасызлыгын ача. Шулай итеп, дөнья, яшәеш камил түгел, кеше җиргә кайгы кичерү, газаплану өчен генә килә, димәк, тормышка каршы куелган кеше аны үзгәртә алудан гаҗиз, чарасыз, өметсез.
Шагыйрьне таныткан, аңа халык мәхәббәтен алып килгән шигырьләр, шиксез, гражданлык лирикасы үрнәкләре. Үз заманында Җ. Вәлиди Тукайның девизын «Әхлакый, иҗтимагый түбәнлекләргә, хаксыздыкларга каршы» дип билгели (7). 1911 елдан башлап шагыйрь ижатында төп мотив — милләткә хезмәт итү мотивы гади кешеләр образларына, татар җәмгыятендәге иҗтимагый торышка бәйле ачыла башлый. Лирик геройдагы хәзергесе бәхетсез булган халыкның фаҗигале иҗтимагый хәле, иҗтимагый тигезсезлек тудырган борчуны, кайгыны сурәтләү кешелек язмышы хакында уйлану булып үсә («Золым», 1911; «Сайфия», 1911; «Читен хәл», 1911; «Авыл халкына ни җитми», 1912; «Казан», 1913; «Хәстә хәле», 1913 һ.б.). Әйтик, халык язмышы өчен хәвефләнеп язылган «Көзге җилләр» (1911) шигыре көзге җил, туган җир, җир-ана, ил елавы кебек символик образга нигезләнә. Лирик геройның үксүе һәм көзге җилнең ыңгырашуы халыкның кайгысы, ачлык, иҗтимагый тигезсезлек белән бәйле, бу елауда ил язмышы һәм кешенең кешелек алдындагы жаваплылыгы кебек мотивлар пәйда була.
Шагыйрьнең фәлсәфи лирикасында тормышның фаҗигасен атлап чыгу һәрчак идеал белән бәйләнгән. Нәкъ менә идеал аша Г. Тукай тормышның барлык күренешләрен, якларын бәяли. Үткән турында сагышлану мотивы әйдәп барган шигырьләрдә тормыш икегә аерылган: лирик герой үзен бәхетле хис иткән чак һәм бәхетле булу мөмкин түгеллекне аңлау вакыты. Әйтик, «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты» (1908), «Исемдә» (1909) шигырьләре үткән билгеләрен идеаллаштыра, аларның лирик герое бала чагын — бәхет көткән вакытын сагынуы хакында сөйли.
Идеал — үзен милләткә хезмәткә багышлаган кеше эзли торган хакыйкать, аның тормышны яктыртырга ярдәм итәрлек көч булуы Тукайның күп кенә шигырьләрендә әйтелә. Тынгысыз, «гәүһәр кеби вөҗданлы» кеше идеалын Тукай X. Ямашев истәлегенә багышланган «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» (1912) мәрсиясендә, Ш. Мәрҗанигә һәм Г. Исхакыйга багышланган «Шиһаб хәзрәт» (1913), «Улмы? — Ул» (1910), «Мөхәрриргә» (1906) багышлауларында җырлый. Тукай үзенең идеаль героенда халыкның эчке! яшерен көчен гәүдәләндерергә омтыла. Матди кыйммәтләргә каршы куелган хакыйкатьне — «мәңге төн»не яктыртырга идеал утын — эзләп киткән кешенең күнел халәте рухи хөрлеккә омтылыш буларак укыла («Даһигә», 1913). Ул кешегә иң авыр минутларда таяныч булган һәм башкаларга ярдәм итәргә мөмкинлек биргән якты йолдызга тиңләштерелә («Күңел йолдызы», 1909).
Тукай каләме эчкерсез, саф, илаһи мәхәббәтне шигъри илһам («Мәхәббәт», 1908), бәхет чыганагы («Кулың», 1908), камилләшүгә этәргеч («…гә», 1908), ирешеп булмас идеал («Бер рәсемгә», 1908) һәм яшәү мәгънәсе («Иһтида», 1911) биеклегенә күтәрә. Ярату мотивы иҗат мотивы белән кушылып китә. Тукайда мәхәббәт тә, иҗат та — илаһи табигатьле. Табигатъ матурлыгына соклану мотивы өстенлек иткән, туган җир табигате идеаллаштырыла торган һәм гадәти күренешләрдәге матурлык ассызыкланган пейзаж лирикасында табигатькә милли караш үзенчәлеге билгеләнә («Ай һәм кояш», 1909; «Кышка бер сүз», 1909; «Җәйге тан хатирәсе», 1910 һ. б.). Тукайның фаҗигале шигырьләрендә мәхәббәтнең, мәрхәмәтлелекнең, матурлыкның, бәхетле көтү мизгеленең, өметнең көченә ышану сизелә.
Тукайның фәлсәфи лирикасында төп мотивлардан булган фаҗигале ялгызлык һәм читләшү мотивы формалаша. Барыннан да элек ул битараф төркем уртасындагы ялгызлык төсен ала, сәбәбе — кешенең үзен рухи азатлыкка, милләтнең якты киләчәгенә, тормышны үзгәртү өчен көрәшкә багышлавында. «Кыйтга» (1913) шигырендә лирик герой гомеренең «кара көннәр»дән торган, дошманнары «эттән күбәйгән», пычрак дөньяда үтүенә үкенә. Аның иң югары ноктасы соңгы тезмәдә: «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым». Шул ук вакытта «мин»-кешенең дөньяны агартырга омтылышы, гомерен шушы көрәшкә багышлавы әлеге үкенечкә горурлык хисе өсти.
Тәүбә һәм эчке үзанализга омтылыш мондый шигырьләрдә торгынлык — шәхси тормыштагы бәхетсезлек, дусларны югалту, кадерле булган барлык нәрсәләрне җую, тормыш максатына ирешеп булмаслыкмы аңлау — халәтенә барып ялгана. Әйтик, «Өзелгән өмид» (1910) шигыренең лирик герое яшьлеге үткәнне аңлау моментында сурәтләнә. Аның идеалы — иҗат итү; иҗат (күңел кошы милли агачлар өстенә кунып, аларны җанландыру) ярдәмендә милләтне терелтү; җиһанны үзгәртү; үз тормышында яктылык табу. Шул идеалга  каршы куелган символ — әнинең кабер ташы. Хыялларын тормышка ашыра алмыйча, кешенең, яшьлеген узганын, яшәешнең өметләрне акларлык түгеллеген, тормышының иҗаттан, мәхәббәттән, милләт бәхетеннән, рух хөрлегеннән башка мәгънәсе юклыгын аңлап, иң югары кыйммәт төсендә кабер ташына мөрәҗәгате әсәрдәге фәлсәфәне хасил итә. Кабер ташы белән чагыштырганда алдагылары узгынчы, вакытлы кыйммәтләргә әверелә. Кабер ташы яшәештәге ана-бала арасындагы дәвамчанлыкның, тормышның өзелмәс-тукталмаслыгын, яшәүнең ниндидер олы, шушы дәвамчанлык белән бәйле мәгънәсен беренче планга чыгара, кешенең үз эш-гамәлләре белән шушы олы кыйммәткә лаек булырга тиешлегенә дә ишарә бар. Читләшү, үз-үзеңә йомылу тормышның яшерен, бөек максатын аңлауга алып килә.
Читләшү проблемасы иҗат, шагыйрь һәм шагыйрьлек мотивлары әйдәп барган шигырьләрдә дә үзәктә тора («Шагыйрь», 1908; «…гә (Ядкяр)», 1908; «Пәйгамбәр», 1909 һ.б.). Г.Тукайның «Шагыйрь» (1908) шигырендә лирик герой шагыйрьлегенә нисбәтле яшь («Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас»), көчле («Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас»), куәтле («Күтәрәм мин, карт булсам да, акыр тауны»), өмет белән тулы («Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый»), эшлекле («Утырмам тик юк-бар теләк тели-тели»), башкаларга җылы таратучы («Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына»), башкалар хәлен кайгыртучы («Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә» (4, 212) булачагын сөйли. Әлеге сыйфатлар халыкны үз артыннан ияртүче пәйгамбәргә хас. Шагыйрьлек — лирик геройны башкалардан аерып куя торган билге, аның Алладан килә торган язмыш бүләге булуы искәртелә.
Г.Тукайның бу чор иҗатында Аллага мәхәббәт, дога уку, Коръән мотивларына мөрәҗәгать итеп язылган шигырьләр шактый зур урын алып тора. Позняковтан үзгәртелгән «Киңәш» (1909) шигырендә соңгы юллар дини фәлсәфәне кабатлый: кешегә ярдәмгә һәрчак Алла килә! «Ана догасы» (1909), «Мигъраҗ» (1910), «Кадер кич» (1911) кебек шигырьләре дини фәлсәфәне белдерә, дини күзаллаудагы аерым күренешләрне иҗади тергезә. Хәтта соңгы шигырьләреннән булган «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» (1913) ислам тәгълиматындагы берничә хакыйкатьне кабатлый: Алла теләгенә каршы килер көч юк; кешеләр Алла исеме белән туры юл таба; Ходайга рәхмәт укы, тәүбә кыл — шигырьнең өч строфасы шушы өч фикерне белдерүгә хезмәт итә.
Шулай итеп, Тукай иҗатында әйдәп баручы мотивлар халык яшәешен, шул чор татар җәмгыятенең көнитешен тулысынча колачлап ала. Шуның белән бергә, алар бер лейтмотив — халык язмышы, милләткә хезмәт итү мотивы тирәсенә җыела.

ӘДӘБИЯТ
1.    Ганиева Р. К. Шагыйрьнең рухи дөньясы / Р. К. Ганиева. -Каздн, 2002.
2.    Ганиева Р. К. Сатирическое творчество Тукая / Р. К. Ганиева. — Казань, 1964.
3.    Нигматуллина Ю. Г. Национальное своеобрачие зстетического идеала / Ю. Г. Нигматуллина. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1970.
4.    Тукай  Г. Әсәрләр.  Биш томда.  1  том.:  Шигырьләр. Поэмалар (1901-1908). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.
5.    Тукай Г. Әсәрләр. Биш томда. II том,: Шигырьләр. Поэмалар (1909-1913). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.
6.    Усманов X. Антитезалы тасвир кайлардан килә? // Казан утлары. — 1968. — 5 нче сан. — Б. 54-56,
7.    Җәләй Л. Татар  шагыйрьләре // Вакыт. — 1913. — 26 июль.

(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)



 

Комментарий язарга


*