Видео
Татар журналисты, нәшир һәм җырчы Камил Мотыйгый (1883-1941) башкаруында «Акчалар» исемле җыр язмасы. Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда Камил Мотыйгый тууына 130 ел тулуга багышланган кичәдән (2013 ел, 15 март). Камил Мотыйгый Уральск шәһәрендә Мотыйгулла...
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрә Лена Шагыйрьҗан Казан шәһәренең Татар зиратында Габдулла Тукайның кабере янында 2012 елның 15 апрелендә – шагыйрьне искә алу көнендә узган шигъри митингта Тукайга багышланган шигырен укый.
Шүкрү Халук Акалын, доктор, профессор, Төркиянең Төрек тел җәмгыяте рәисе (Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган Халыкара фәнни конференциядә ясаган чыгышы (Казан, 2011 ел))
Халидә Гыйләҗева, шагыйрә (Санкт–Петербург) Г.Тукайның "Милли моңнар" (1909) шигырен укый.
Мөнир Ерзин, филология фәннәре кандидаты (Алмата) (Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган Халыкара фәнни конференциядә ясаган чыгышы (Казан, 2011 ел))
Татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) "Иртә" (1911) шигыре буенча төшерелгән татарча мультфильм. Җитештерүче — "Мастер" Компанияләр төркеме һәм "Татармультфильм" берләшмәсе (2011).
Татар журналисты, нәшир һәм җырчы Камил Мотыйгый (1883-1941) тууына 130 ел тулуга багышланган кичә (Казанның Г.Тукай Әдәби музее, 2013 ел, 15 март)
Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Равил Фәйзуллин 2008 елның көзендә Казанда заманында Габдулла Тукай яшәгән "Болгар номерлары" кунакханәсе бинасы җимерелгәннән соң иҗат иткән шигырен укый.
Окан Дәһер, Финляндия татарларының "Исламия" җәмгыяте рәисе (Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган Халыкара фәнни конференция (Казан, 2011 ел))
Халидә Гыйләҗева, шагыйрә (Санкт–Петербург) Габдулла Тукайның "Шагыйрь" (1908) шигырен укый.