Видео
Карлыга Үтәгәнова, педагогика фәннәре кандидаты, Көнбатыш Казахстан дәүләт университетының филология факультеты деканы (Уральск) (Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган Халыкара фәнни конференциядә ясаган чыгышы (Казан, 2011 ел))
Татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) "Яңгыр илә Кояш" (1909) шигыре буенча төшерелгән татарча мультфильм. Җитештерүче — "Мастер" Компанияләр төркеме һәм "Татармультфильм" берләшмәсе (2011).
Татарстанның һәм Россиянең Рәссамнар берлекләре әгъзасы, декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Светлана Гарбузова үзенең әнисе – Татарстанның халык рәссамы Софья Кузьминыхның татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган күн мозаикасы техникасында башкарылган хезмәтләре турында сөйли (Казандагы Г.Тукай әдәби музее,...
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Рәссамнар берлекләре әгъзасы, шагыйрә, сәнгать белгече Розалина Шаһиева үзенең “Тукай моңы” шигырен укый
Татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) "Ай һәм Кояш" (1909) шигыре буенча төшерелгән татарча мультфильм. Җитештерүче — "Мастер" Компанияләр төркеме һәм "Татармультфильм" берләшмәсе (2011).
Заһир Шәйхелисламов, филология фәннәре кандидаты
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге республика бүләге иясе, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, шагыйрь, журналист һәм публицист Газинур Морат. Татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886–1913) багышланган "Клячкин" шигырен укый. Казан шәһәренең Татар...
Филология фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының тарих һәм социология кафедрасы доценты Наил Таиров татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) турында сөйли. 1909 елның җәендә Габдулла Тукай биш көн хәзерге Ульяновск өлкәсе Барыш районы...
Казанның Габдулла Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева татар шагыйре Габдулла Тукайның музей даими экспозициясендә тәкъдим ителгән шәхси әйберләре турында сөйли. Ел саен Габдулла Тукайны (1886-1913) искә алу көнендә Казанның Габдулла Тукай...
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Рәссамнар берлекләре әгъзасы, шагыйрә, сәнгать белгече Розалина Шаһиева үзенең “Шамил йорты” шигырен укый