ТАТ РУС ENG

«Болгар кызлары» Тукайга ияреп «тыелган тема»га җырлый (видео)

«Зиләйлүк»

Татар халык көе, Габдулла Тукай сүзләре

Сөялгәнсең чатта баганага,

Яфрак төсле сары йөзләрең.

Кызганмыйча күңелем чыдый алмый,

Бигрәк моңлы карый күзләрең.

Атылган — кош, адаштырган эттәй,

Үткәннәргә мәэюс карыйсың;

Күрәм, ике иренең селкенәдер:

Кайсы татар баен каргыйсың?

Сизмисең бит син дә синең яннан

Нечкә күңел шагыйрь узганын.

Синең болай мескенләнгән хәлең

Аның күңелен ничек өзгәнен.

1909

Комментарий язарга


*