ТАТ РУС ENG

Алай-болай   

I

Мин Әхмәтҗан абзыйны ир ясадым. Теге, Сабир муллалар вә Садыйк муллаларны остабикәләре дип хөкем иттем, һәм бу мәкаләм беткәнче шул юл берлән барам. Шулай иттем, болай иттем итүен дә, сүзне ничек башларга кирәк? Хәер, болай башласам да ярый бит:
«Тәрҗеман» бабай — ул карт бабай, күп заманнар гомер иткәнлек берлән, ул бик озын-озын тәҗрибәләр дә иткән инде. Шуның өчен ул күптән түгел чыккан бер «Тәржеман»ында «Әлифба мәктәбендә тәфсирдән дәм орылмаз» мәалендә* («Башлангыч мәктәптә тәфсир   (Коръәннең аңлатмалы тәрҗемәсе) укытылмас» мәгънәсендә.) үткен гакыллы вә бик мәгънәле бер җөмлә дә язган. Вакыйгән (акыйган — чыннан да.) дөрес бит! «Фикер» мөхәррире, Әхмәтҗан бабай шикелле бай заманында булсын вә хәзердәге кеби шартлаган заманында булсын, әлифбадан үтә алмаган бер карт гамигә (Гами — надан.) тәфсир (Тәфсир — Коръәннең аңлатмалы тәрҗемәсе.) вә хәдистән (Хәдис — пәйгамбәр сүзе.) дәрес бирә башлады. Әхмәтҗан бабай әүвәлге бай заманында, һәр мулланың ире вә һәр хәзрәтнең рәззакы (Рәззакъ — туйдыручы.) булып йөргән заманнарын искә төшереп, бәгыре янып торган вакытта, тагы ул мискинне тәфсир дәресләре берлән газаплыйлар. Мин дә читтән карап кына бабамны кызганам, хәтта егълап та җибәрәм. Икенче яктан, бер карт сасы тиреченең мәйданда: «Дин! Шәригать!» — дип кычкырып, кәмиттәге дурак (Дурак — «клоун» мәгънәсендә.) шикелле йөргәнен күрсәм, эчем катканчы көләмен. Әле мин Әхмәтҗан бабай хәзер муллаларга ир булудан калды дип язган идем, әмма уйлабрак карасам, ашыгып әйткәнмен, чөнки Әхмәтҗан бабай, Әхмәт бай берлән даулашып, 12 мең тәңкә акча ала дип ишеттем. Бу акча әллә ничә миллионлы Әхмәт байга төкерек кенә булса да, кулында сүгенүдән башка сумасы калмаган һәм, карыны ачкач, шәригать, иман сатарга тотынган Сәйдәшкә бик зур байлык!.. 23 нче номер «Фикер»дә бер хәзрәтнең ялкауга аллаһе тәгалә уйламаган җирдән бирә дип ялганлаганы язылган иде бугай. Бу бик дөрест сүз икән. Менә бу акчаны Сәйдәш бабай теге «Бәянел батыйль»не чыгару өчен урыс алпавытларыннан алган 12 меңгә кушып җибәрсә, 24 мең дә була. Ну, по крайней мере, Сәйдәшкә байлык! Тагы Сәйдәшкә Садыйк мулла, Сабир мулла шикелле яшь, хатыннар табылды. Типтерә бабай! Мин әле ул ике мулланы бабайга гашыйк булганнар имеш тә бабайны фәкыйрь хәлендә дә ташлап бетермиләр имеш дип ишеткән идем. Юк! Алай түгел икән, ул ак башлы Бохара чәүкәләре теге яны 24 меңнең исенә җыелган булырга кирәк. Ни булса да булсын, мин Сәйдәш бабайга гәзитәсенә дәһри (Дәһри – динсез, дингә каршы.), динсез, хәтта мөртәт (Мөртәт – диннән чыккан.) дигән сүзләрне язарга ашыкмаска мәслихәт бирәм.
Борын заманда Сәйдәш лавкаларында приказчиклар, хәтта байның үзе дә, кибетләренә бер алучы килсә, аңар күзләрен акайтып: «Алсаң — ал, алмасаң — вон!»—дип төрткәләп жибәрә торганнар иде.
Дин вә шәригать Сәйдәшнең магазины түгел ич ул! Ничек кешене тиз генә диннән төрткәләп чыгарырга кирәк?
Ахырга таба җәзасын тапты бит: Сәйдәшнең үзен дә кибетләреннән төрткәләп чыгарганнар. Әле бу тәкфирләрендә (Тәкфир — кешене «кяфер, динсез» дип атау.) дә, яхшы, без ачуланмыйбыз: башка бер усалрак кешегә очраса, Сәйдәш бабайның үзен дә: «И карт мәҗүси!» — дип, биленнән кысып алып, иман коймасы аркылы көфер абзарына төшерер иде. Сәйдәш бабайның вә бикәләренең мондый зур эшкә хаклары булгач, без фараз иткән Усалның ник хакы булмасын? Бохар муллалары, Бохар Сабирлары вә Садыйкларычарак җибәрсәм: ләм ля яҗүз (Ләм ля яҗүз? — ник дөрес түгел?)?
Эш «дәһри дә динсез» дип кычкырышырга калса, без Садыйк (Садыйк — дөресне сөйләүче.) мулла әл-Иманколыйны сүтәбез дә, урынына Кязиб (Кязиб — ялганчы.) мулла әл-Имансызыйны утыртабызда куябыз; бу бигайниһи (Бигайниһи – нәкъ.) «Лап-лап-лап»тагы Золмәтетдин (Золмәтетдин — диннең явызлыгы.) әл-Ноксаный (Әл-Ноксаный — кимчелекле.) шикелле була да кала. Тик алладан шуны сораңыз: эш ул якка бармасын. Усаллык хәзинәсе бик зур, ул — күпме алсаң да бетми. Син, иптәш Сәйдәш! остабикәләреңнән теләсәң нәрсә яздыр. Ләкин дәһри, динсез кеби ләфызларга (Ләфыз – сүз.) кадәр җибәрмә. Югыйсә безгә дә мокабәлә билмисал лазем булыр (окабәлә билмисал лазем булыр — оашы  белән   каршы   торырга кирәк булыр.) да, җилгә каршы төкергән булып күренерсез. Син, Сәйдәш абзый, «Фикер»дә мине хурлаганнар дип йөрмә. Минем белүемчә, сине хурларга һичбер хаҗәт юк. Синең бөтен вөҗүдең, синең «Бәянел батыйл (Вөҗүд – барлыгың.)»ең, яхуд бөтен гәзитәңне баскан «саттыр сыралап сыра (сыра)» игъланнары арасында көчкә генә күренгән сүгенүләрең — һәммәсе батыйль. һәммәсе ялган. Хатыннарга театрга барырга дөрест түгел дисең дә, ник «Аркадия» бакчасындагы фахишәләрнең игъланын басасың? Мәдәният бер локомотив шикелледер. Ул полный ходка барганда, син юл өстенә чыгып туктатмакчы буласың. Локомотив ул синең кеби кабан дуңгызларын түгел, төяләрне дә изеп, яньчеп китәдер.
Кирәк дип әйтсәң, ахыры булмый калмас* (* Ахыры «Фикер»нең 27 нче санында басылган.).

II

Казан хәзрәтләре иске-иске заманнан калган бер арыш кибәне астында тыныч кына, зәхмәтсез генә, өеп хәзерләп куйган арышны ашап ята торган тычканнар иделәр.
Ләкин, гөнаһ шомлыгы, гәзитәләр чыккач та, боларның кибәне ишелә, сүтелә башлады. Бичаралар, үзләренең өстендә шытыр-шытыр иткән әллә нинди ят тавыш ишеткәч, тыннарын да чыгармыйча, колакларын салып тыңлап тордылар, теге тавыш һаман боларга якынлашкандин-якынлаша башлады.
Тычканнар куркыша башладылар, чырылдаша башладылар. Тавыш исә, бара торгач, бөтенләй үк килеп җитте — кибән ишелде. Аның астында әллә нинди ак башлы Бохараи шәриф (Бохараи шәриф—изге Бохара (монда ирония).) тычканнары ятканлыгы күренде.
Кибән сүтүчеләрнең яннарында мачылары да бар иде. Бу мачылар мондый зарарлы мәхлукларны күргәч, чыдамадылар: җәядән аткан ук шикелле атылдылар. Тычканнарны бик искедән бирле кыйлган гөнаһлары өчеа рәнҗетә, кычкырта башладылар.
Тычканнар да: «Нәкадәр кибәнгә иттең, хыянәт, юк икән сездә инсаф һәм хәянәт», дигән бер сурәттә чыр-чыр чырылдарга керештеләр. Алар ул кибәнне бөтенләй милекләнеп алганга һәм күп заман шунын берлә генә туенганга, аны сүтүчеләрне имчәкләрен чыгарып каргарга тотындылар. Аларны кяфер, динсез, дәһри кеби сүзләр илә сыйладылар. Әмма сүтүчеләр бик гайрәтле кешеләр иде. Алар, тычканнар кешене динсез ясый алмаганын бик яхшы белгәнгә, ул сүзләргә бер дә илтифат итмиләр иде. Тик мачыларның боларны төрле-төрле тавышлар берлә кычкыртканнарын тамаша итеп, мыек астыннан гына көлеп торалар иде. Тычканнар, мискиннәр, ары бәрелделәр, бире сугылдылар, бер дә качарга, сыгынырга урын таба алмагач, борын-борыннан ук Бохараның тычкан шәрифләренә каршы шәфкате берлән мәшһүр булган, бөтен дөнья вә ма фиһасын (Дөнья вә ма фиһасы — дөнья һәм  анда булган  нәрсәләр.), хәтта үзен-үзе дә Бохараның ишәкләре вә көчекләренә тиң күрмәве берлән мәгъруф (Мәгъруф — танылган.) Әхмәтҗан абзыйның идәне астына тулдылар.
Инде шул идән астыннан чырылдап-пырылдап кына эш итәләр, Әхмәтҗан абзый да каткан, көйгән икмәк кисәкләре булса, боларга ыргыта. Болар шуны кемер-кемер кимерәләр.
Әхмәтҗан абзыйның өч хатынлы кеше булуы вә, «Бәянел хак» кәгазеннән файда килсә, дүртенчесен алуы да мөхәкъкакъ булуы тычканнарга бик зур бәхет вә сәгадәт иде. Чөнки, билгеле, бала-чагалы кешенең өендә тычканнарга яланырга сынык-саныклар табыладыр.
Көлмичә сөйләү кыйсеме (Кыйсем — бүлек.)
Садыйк мулла, Сабир мулла, Гариф мулла, бер мәзин, бер карга имзалары илә «Бәянел хак»та бик күп тәртипсез бәндләр (Бәнд — мәкалә.), майламаган көпчәк арасыннан чыккан шигырьләр дәреҗ ителде (Дәреҗ ителү – басылып чыгу.). Бу телсез муллалар бер нәрсә әйтмәкче булалар, ләкин, ах наданлык, иреннәрен селкетәләр да, бер нәрсә дә фәһемләнми (Фәһемләнми — аңлашылмый.). Боларның сүзләрен тәрҗемә иттерү өчен Чабаксардан бер чуваш китермәсәк булмас ахры. Бер мәзин имзасы илә язган бер чуваш айгырларны, бияләрне, сыерларны, үгезләрне, ата чебен, ана чебеннәрне мисал китергән, ягъни бу мәзиннең хатыннарга гаид (Гаид – бәйләнешле.) гыйльме айгырлардан, үгезләрдән, ата чебеннәр, ата дуңгызлардан бер дә узмаган икән. Мәсәлән, ата дуңгыз ана дуңгызны нәрсә дип таныса, бу мәзин дә хатыннарны шулай гына таный икән. Әгәр мөселман хатыннары качмый йөрсә, бу мәзин хәзер бер хатынга урамдук ябышачак икән. Әнә марҗалар бер дә качмый йөриләр. Барып ябыш әле, мәзин хәзрәт, яңагыңнан утлар күрсәтсен. Чалмаларың очып киткәнен күрми дә калырсың. Әллә һәр хатынны фахишә дип белдеңме? Әллә һәр хатынны фәхешханәдән алалар дип белдеңме?
Тагы «Бәянел батыйль»нең 38 нче номерында Сәйдәш бабай З. әл-Кәмали хәзрәтләре, «Фикер» мөхәррире Камил әл-Мотыйгый әфәнде илә чәйнәшергә тотынган. Сәйдәш бабай: «Мин галим булмасам да, күреп торамын, ничә, ничә үзенең хилафына булган аятьләрне урлап калдырган»,— дир алдаган булган.
Син, галим булмасаң да, ничек урлап калдырган аятьләрне беләсең икән — бу бик гаҗәп белү! Үзең галим түгел, үзең беләм дисең; галим булмагач, галимнең зыйдде — җаһилдер (Галимнең зыйдде — җаһилдер — «галим» дигән сүзнең киресе — «надан» дигән сүз.). Без сине җаһил дип әйтәбез. Ачулансаң, терсәгеңне тешләрсең. Гәзитәгә бер аять язгансың, шуны да дөрест яза алмагансың. Синең шикелле ушбу түбәндәге бәетнең мөсаддәкы булган (Бәетнең мөсаддәкы булган — бәеткә туры  килә  торган.) татарларга халыкны сәләфе салихин тарикына (Сәләфе  салихин тарикына — борынгы  изгеләр  юлына.) өндәргә оят дип беләбез.
Бәет будыр:

Бәгъзеләремез (Бәгъзеләремез — кайберләребез.) бик суфи (Суфи — «изге» мәгънәсендә.),
Көн дә биш намаз укый.
Бурычка йөз мең алгач,
Аны кесәгә салгач…

И дустым Сәйдәш! Бу заманда мәсҗедкә бурычтан качып кергән  Казан байлары бик күп.
Вәһабиләрне кем дип беләсең? Аны ни белеп сүккән буласың? Вәһабиләрнең кем икәнен беләсеңез килсә, «Әлгасрел җәдит» журналына мөрәҗәгать боерасыз. Ул вәһабиләр, сәйдәшиләргә караганда, тәкрар-тәкрар (Тәкрар-тәкрар — кат-кат.) артык булып чыкмасын. «Тәрҗеман» гәзитәсе: «Мөхәррирләр, әдибләр талчуктан тил алсалар, талчук ни эшләсен?» — дип язадыр.
«Җаным Исмәгыйль! Нә япмалый, хәсамымыз Сәйдәш талчукчыдыр. Без дә уңа талчук лисаны илә мөдафәга идиерез. Без мөһаҗим улмай, анҗак мөдәфигъ улдыгымыз җәһәттән хәкыйкатьтән бәхтыярыз* (* Җаным Исмагыйль! Ни эшлик, оппонентыбыз Сәйдәш — талчукчы. Без дә аңа талчук теле белән каршы торабыз. Без, һөҗүм итүче булмыйча, бары сакланучы гына булуыбыз белән чын-чыннан бәхетлебез.). Менә син дә карап тор, без Сәйдәшкә ни дип әйтәбез: «Бабай, Сәйдәш, надан Сәйдәш, усал эт төсле тик чәйнәш; безим корган нигезләр бер дә селкенмәй дә чайкалмай».
Без ул Гариф муллалардан вә аларның рәззакълары Сәйдәшләрдән ничә-ничә гасырлар көтеп тә ислам өчен бер зәррә (Зәррә — тузан хәтле.) хезмәт күрмәдек. Шимди милләт өчен җан вирәчәк каһәрманнарга да аяк чалмак эстәдекләрендә (Аяк чалмак эстәдекләрендә — аяк чалырга теләгәндә.), каләмемез вә күкрәгемез илә каршы торамыз. Әгәр жәнаб аллаһтан филҗөмлә хәүфем (Филҗөмлә хәүфем — әз генә куркуым.) булмаса, мин дә имам Садыйк әл-Иманкулый әйткән сүзне әйтә белер идем. Бәлки тагы берәр дәрәҗә уздырыр идем.
Батсын сорыкортлар, батсын манигы тәрәкъкый Сәйдәш вә табигъләре (Табигъ — иярчен.)!
Яшәсен әрбабе каләм (Әрбабе каләм — язучылар, каләм ияләре.)! Яшәсен гайрәтле милләт арысланнары!
Кара әле Сәйдәшне: безне һәр гәзитәсендә дингә дәгъвәт итә (Дәгъвәт итү — чакыру, өндәү.), бу нинди пәйгамбәр икән? Ахыр заманга каршы бөлгән байлар пәйгамбәрлек дәгъвасы кыйлыр дигән сүзләр бар иде. Ахры, чын сүз булды.
Сезнең актык җавабыңыз улса, безнең дә актык сүземез:
Әхмәтҗан абзый!
Уйнаш кыйлуы бик уңгай да, бала табуы бик читен диләр; шуның шикелле, сез дә, әллә нинди Мөхәммәтгариф әл-Салихи вә Садыйк әл-Иманкулый дигән кешеләр берлән бергәләшеп, безнең бер дә сезгә зарары тимәгән мөкаддәс вә газиз иманымызга ябыштыңыз. Дәһри дидеңез, динсез дидеңез, кяфер дидеңез, тагы аннан зуррак сүз тапсаңыз, аны да әйтәчәк идеңез, тик таба алмаганлыктан гына туктадыңыз. Менә шуның өчен без дә, «Бик усал» имзалы бер мәкалә басып, зәһәрне зәһәр җиңәр өмиде илә сезгә иман вә исламымыз ачуы илә атылдык. Шулкадәр атылдык ки, кыямәткәчә һичкемнең иманына тимәскә кат-кат тәүбә итәрсез. Инде сезгә бу мәкаләнең яшен шикелле тәэсир иткәнлеге беленде, чөнки үзен кыйный башлагач: «Әнигә әйтәм, әтигә әйтәм!» — дип кычкыра торган урам баласы төсле, окружныйга (Окружныйга — окружной судка.) бирәм, макружныйга бирәм, дип лыкылдарга керештеңез.
Эшне кем башлады? Бер яздыңыз, ике сүктеңез — һаман без сабыр иттек. Тукта әле, Әхмәтҗан абзый шикелле гамиләргә, карт булса да гакыл керми, әле алар балигъ булмаган бит, сабыйлык берлән авызларыннан ни чыкканын тоймый торганнардыр, дидек. Без һаман сабыр итәмез, үз тарафымыздан бер нәрсә дә язмыймыз: тик «Биик усал» имзалы мәктүбне (Мәктүб — хат.) генә басып, «Таң йолдызы»ннан бер мәнзум кыйсса (Мәнзум кыйсса — көйле әсәр.) күчердек. Жә, безнең сабырсызлыгымыз шулмы?
Без «Бәянел-хак»та безгә каршы кяфер, динсез, дәһри, хәтта мөртәт дигән сүзләрне күргәч, «Бәянел хак»ның морады (Морады — максаты.) хиҗаб (Хиҗаб — хатын-кызларның йөзләрен каплап йөрүе.) мәсьәләсе түгел икән, тик безне кимсетеп, халык күзенә динсез күрсәтү генә икән дип хәкыйкатән (Хәкыйкатән — чынлап, ныклап.) аңладык. Шуның өчен дә хиҗаб мәсьәләсен бер якка куеп, һәртөрле Әхмәтҗан абзыйны мактаган мәктүбләрне баса башладык. «Тәрәкъкый» гәзитәсен дә бер-ике сәтыр (Сәтыр — язма юл.) күчердек. Бинаән галәиһи (Бинаән галәйһи — шуңа күрә.), «Фикер» мөхәррире бу эшләрдә гаепсез булса кирәк. Әхмәтҗан абзый, Әхмәт байны җиңгәч, гайрәтләнеп бугай, һәркемне суд берлән генә куркыта. Казан баеның безне динсез күрсәтүе Уральск халкына каты әсәр итте (Әсәр итү — тәэсир итү.). Алар Садыйк әл-Иманкулый фәтвасы буенча безнең матбаганы ватмакчы булдылар. Без, моны ишеткәч, эшне судка бирдек. Безне дә Әхмәтҗан абзый окружныйга бирә: әйдә судлаш, да-вай судлаш. Әйдә, Сәйдәш, әйдә чәйнәш! Безнең шәһәр халкын болгатучы Садыйк мулла вә Гариф, муллалар судка килсәләр кирәк. Без ничек кяфер булдык икән? Күрсәтерләр. Ай-ай, гыйрзыңыз кадерле икән! Нинди тәти кешеләрнең, матур муллаларның гыйрзы нәфсаниятләренә (Гыйрзы нәфсаният — уз-үзен сөю хисе, эгоистлык.) тигәннәр, берсенә князь Әхмәтҗан вә берсенә Садыйк хәзрәт димәгәннәр, һай инсафсызлар, алар безгә: «Никадәр шәргыгә (Шәргыгә — дингә, шәригатькә.) итдең хыянәт: юк икән сәндә инсаф һәм диянәт (Диянәт — динлелек.)»,— дип язганда, ник: «Дөрест, тәкъсир, дөрест, шулай шул»,— дип пичәт басмаганнар. Аларның «траттата, траттата, траттата», бер дә очсыз, шәйтан траттатасы шикелле тәмсез, ләззәтсез шигырьләрен ник мактамыйлар? Тагы шигыренең ахырында: «Тәүбә итеп, ачык гәзитенә яз»,— дигән сүзенә карап, ник мәсләк бозмыйлар, ник мәзһәб (Мәсләк, мәзһәб — тоткан юл, юнәлеш.) ватмыйлар? Һай әдәпсезләр, һай сапсаталар! Бары да ахыр заман галәмәте, ахыр заман, ахыр заман. Җә, кем тәүбә итте: безме? Сәйдәшме?

Комментарий язарга


*