ТАТ РУС ENG

Бик кыйбат  

Средиземный диңгезнең (Средиземный диңгез — Урта диңгез.) якасында, Франция берлә Италия арасында, кечкенә генә, бер учлык кына бер мәмләкәт (падишаһлык) бар. Бу мәмләкәтнең исеме Монакодыр. Бу мәмләкәтнең халкы 7 мең җаннан гыйбарәт бер олугърак авыл халкыннан кимрәктер. Җир күпме дисәң, җирләре җан башына бер дисәтинәдән дә тимидер. Ләкин мәмләкәтнең патшачыгы үзенә күрә түгел, аның да «Йолдыз сарае», «Дүлмә» бакчасы бар, вәзирләре бар, министрлары бар, гаскәрләре бар, хәтта җарияләре дә (Җария — сарайда кәнизәк хатын.) бардыр,— сүзнең татарчасы: дөньядагы зур падишаһларда нәрсә булса, бу падишаһчыкта һәммәсе бардыр. Гаскәр дигәч тә, гаскәр күп түгел: бары 60 кына кеше; шулай да ахрысы гаскәр бит. Сүз доходка килсә, падишаһчыкның доходы аз. Һәр җирдә булган шикелле, монда да тәмәкегә булсын, аракыга булсын һәм җан башына булсын — һәммәсенә налог салынган. Гәрчә бу мәмләкәт халкындагы тәмәке тарту, аракы эчү бездәге кеби булса да, падишаһчыкның расходына җитмидер. Әгәр дә падишаһчыкның үзенә махсус бер доходы булмаса, падишаһчыкның министрлары, вәзирләре, җарияләре, хәтта падишаһчык үзе дә бергә ачка үләрләр иде. Бәлки, укучылар: «Падишаһчыкның махсус доходы нәрсә?» — дип сорарлар. Падишаһчыкның махсус доходы будыр: бу мәмләкәттә һәртөрле отыш уены уйнала торган йортлар бар. Адәмнәр оталар, оттыралар, әмма уйнатучыга файда гына; бу файда акчалардан отыш уйнатучы падишаһчыкка да зур-зур акча бирә. Зур акчалар бирми ни чара бар? Моның шикелле иркен отыш уйнала торган җир бөтен Европада бу мәмләкәттән башка юктыр. Әүвәлдәрәк моның кеби отыш уенханәләре нәмсә (Нәмсә — немец.) кенәзчекләрендә бик күп иде. Ләкин алар хәзер ясак ясадылар. Ясак итүләренең сәбәбе дә бу уеннардан бик күп бәлаләр булганлыгы иде. Мәсәлән,   бер   кеше килә,   уйный,   бөтен   дөньясын  оттыра, хәтта кеше малын да җуеп җибәрә, ахырда хәсрәтеннән йә суга атыла, йә алтатар (Алтатар — алты  пуля  белән  берьюлы корыла  торган корал.) берлә атылып үлә. Шуның өчен нәмсәләр үз кенәзчекләрендә ясак ясасалар да, бу патшачыкны, мөсаһәләдәнме (Мөсаһәлә — игътибарсызлык.) яки болар нәмсә булмаганлыктанмы, ни өчен булса да булсын, патшачык мәмләкәте отыш уены өчен хөр вә сәрбәст (Хөр вә сәрбәст — азат һәм ирекле.) көенчә калды. Шул вакыттан бирле һәммә отыш уенчылар бу мәмләкәткә киләләр, оталар, оттыралар, отышханә иясенә вә патшачыкка — һаман табыш.
Дөрест, мондый уен акчалары берлә бик рәхәт күреп булмый, моны патшачык та белә. Соң ни эшләргә? Ахрысы дөньяда торырга кирәк! Менә шул рәвештә патшачык көн кичерә. Үзенең сараенда зур корольләр кеби тәртипләр йөртә, акча җыя, халыкны теләсә аса, теләсә кисә, кайсыларын гафу да иткән була, хөкемнәр чыгара, законнар ясый, киңәшләр кора,— һәммәсе зур корольләрчә, тик бер кимчелеге бар исә, ул да кечкенәлеге генәдер.
Әле моннан 5 ел борын патшачыкның мәмләкәтендә үлтереш, кан түгеш бик күбәеп китте. Әүвәлдә халык тату иде, мондый эшләр булганы юк иде. Бу эшкә судьялар, прокурорлар, адвокатлар җыелдылар. Болар һәрберсе тиешенчә хөкем итә башладылар, хөкем итә-итә, бер гаепленең башын кисәргә решение язылды. Яхшы, «решение» кәгазен патшачыкка да күрсәттеләр, патшачык кәгазьне укып чыкты. Тәэкид итте (Тәэкид итү — раслау.). Әмма монысы бәла: боларның мәмләкәтендә кеше башын кисә торган гильотина машинасы һәм палач юк. Моңгар ни чара? Министрлар уйладылар-уйладылар, ахырда Франсә (Франсә — Франция.) короленә ушбу рәвешчә бер үтенеч язарга карар бирделәр: мәсәлән, французлар боларга вакытча машина һәм палач җибәрерләрме, һәм җибәргәндә, юл расходы илә никадәр бәһа сорыйлар?
Үтенечне җибәрделәр. Бер атнадан соң: «Машина һәм палачларны җибәрергә 16.000 франк тиеш»,— дип җавап алалар. Бу хәбәрне патшачыкка да җиткерәләр. Патшачык уйлап, фикерләп карады: «Уналты мең франк, ай-һай, бик күп, ди, бу йөзе карага бу кадәр акча түгәргә ярамый, ди. Уналты мең франкның мәгънәсе һәр җан башына икешәр франктан артыграк [салым] салу дигән сүз бит; бу бик авыр күренер, халык бунт чыгармасын»,— ди.
Тагы мәҗлес ясадылар, министрлар уйладылар-уйладылар, ни эшләмәк кирәк? Инде шул ук үтенечне Италия короленә җибәрмәкче булдылар. Франсә хөкүмәте ул безгә чит кеше, Италия хөкүмәте үземезнең карендәшемез, диләр. Үтенечне җибәрделәр һәм тиз үк җавап та алдылар: «Италия хөкүмәте юл расходы илә бергә 12.000 франк бәрабәренә мәгалмәмнүният (Мәгалмәмнүният — шатланып.) машина һәм палач җибәрәбез»,— дип язган. Бу арзанрак, әмма шулай да кыйбат шул. Тагын ул ристанга акча түгүе тормый. Янәдән җан башына ике франктан тип-тигез салырга тугъры киләдер.
Уйладылар-уйладыр, һәрничек булса да, арзанрак булмас микән? Яисә солдатлардан берсе керешмәс микән, барыбер сугышта да кеше үтерәләр ич, диләр. Генерал солдатлар берлән сөйләшеп карады, ләкин бер солдат та керешмәде. Алар: «Юк, без бу эшне белмибез һәм өйрәнмәдек»,— диләр. Ни чара табарга? Тагы киңәш, тагы мәслихәт ясадылар, гакыйбәт (Гакыйбәт — нәтиҗәдә.) — үлем җәзасын гомерлек хибескә (Хибескә — ябылуга.) алмаштырырга карар бирделәр. «Болай булгач, падишаһ мәрхәмәт иткән булып күренер һәм расход та аз чыгар»,— диләр. Бу эшкә патшачык та күнде һәм шулай хөкем итте. Тагы бәла: боларның мәмләкәтендә кешене гомерлеккә яба торган төрмәләр юк. Вакытча гына яба торган кечкенә, тавык оясы кеби төрмәләр бар. Әмма гомерлеккә яба торган киң, аулак төрмә бер дә юк. Шулай да патшачыкның дворецчыгы тирәсеннән бер бина алдылар. Егетне яптылар, каршысына бер сторож да куйдылар. Сторож һәм саклый, һәм ристанга аш-су да китерә.
Шул рәвешчә егет төрмәдә алты ай ята, бер ел ята. Ел ахырында патшачык расходларны хисаплап караса, күрә ки, теге егет илә сторожның тамаклыгына тәмам 600 франк яңа расход чыккан. Егет исә бик яшь һәм таза: ихтимал, 50 ел ятыр. Хисаплап кара әле, никадәр акча кирәк! Расход зур. Юк, болай ярамый. Патшачык министрларны чакырды: бу уңмаган егетне ничек арзанрак төшерергә кирәк, уйлап карагыз, ди. Министрлар  җыелдылар, уйлаштылар,  арадан    берсе:    «Менә, әфәнделәр! Минем уемча, аның сторожын төшерергә кирәк»,— ди. Икенчесе әйтә: «Ул китәр бит!» Өченчесе: «Китсә, чурт с ним!» Патшачыкка эшне сөйләделәр. Падишаһ та мәгъкуль күрде.
Сторож алынды. Инде ни булганын карап торалар. Күрәләр ки, ничек аш вакыты җитте, егет сторожны эзләде, таба алмады. Соңра патшачыкның ашханәсенә аш алырга үзе китте. Барды, нәрсә бирсәләр шуны алды, да төрмәгә кайтып, үз кулы берлән ишекне эчтән бикләп, ашарга утырды. Иртәгесен тагы шулай итә. Төрмәдән аш алырга чыга, әмма китү дисәң, китәргә уйлап та карамый. Ни хәл итәргә? Уйладылар. «Аңа туп-туры, син безгә кирәкмисең, дип әйтергә кирәк»,— диләр. Яхшы, бер заман егетне гадлия назыйре (Гадлия назыйре — юстиция министры.) чакырып: «Сез ни сәбәптән китмисез? Каршыгызда сторож юк, сезгә рәхәт-рәхәт китәргә мөмкин, һәм падишаһ та рәнҗеми»,— ди.
Егет сөйли:
— Падишаһ рәнҗүен рәнҗемәс тә, соң мин кая барыйм? Сез мине, төрмәгә салып, намусымны җуйдыңыз, халык арасында кадеремне җибәрдеңез; төрмәдән чыккан кешене нинди хуҗа алыр? Мин һәр кәсептән киселдем. Сез минем берлән бушка бәйләндеңез. Алай ярамыйдыр. Әүвәл сез мине үлем җәзасы илә җәзаламакчы булдыңыз. Җәзаламадыңыз, мин һич чырай да сытмаячак идем. Бу — бер. Икенче, мине гомерлек хибескә салып, каршыма сторож куйдыңыз, ул сторожымны алдыңыз, мин тагы ачуланмадым, ашханәләрдән ашны үзем ташыдым. Монысы — ике. Инде хәзер сез: кит! — дисез. Юк, сез теләсәңез ни эшләңез, мин һичкайда китмим.
Тагы кайгы, тагы мәҗлес җыйдылар, ни эшләмәк кирәк? Китми.
Уйлаштылар-уйлаштылар да, һәр тараф егеткә мәгаш тәгъйин итүне мәгъкуль күрделәр* (* Жалованье билгеләүне кулайрак күрделәр.). Шулай итмичә аннан котылмабыз диләр. Патшачыкка белдерделәр. Ни эшләсен? Патшачык та: «Ничек тә булса котылырга кирәк»,— ди. Егеткә 600 франк тәгъйин иттеләр. Шуны үзенә игълам иттеләр. Егет: «Әгәр чынлап ук шулай итсәңез, ихтимал, китсәм китәрмен»,— ди. Вакыйган (Вакыйган — чынлап та.) хөкем   шулай  булды.  Егет әүвәл  600  франкны  кесәгә салды да, патшачык, вәзир-вөзәра (Вәзир-вөзәра — министрлар.) илә исәнләшеп, поездга утырып китте. Тимер юл илә бер чирек сәгать киттеме-юкмы патшачыкның мәмләкәтеннән чыгып та китте. Шунда якын җирдән генә җир сатып алды, урынлашты, бакчалар утыртты.
Егет җырлап гомер итә. Срок җиткәч, патшачыкка мәгаш алырга бара, мәгашны ала. Кайтканда отышханәгә дә керә. Бер-ике франк ота, йә оттыра. Өенә кайта  да  рәхәт   кенә, тыныч   кына   көн   кичерә.
Яхшы әле: бу егет бу гөнаһны баш кисәргә дә, гомерлек төрмәләргә дә акча кызганмый торган мәмләкәттә кыйлмаган.

Соң

Бу хикәя асыл Мопассан исемле француз мөхәрриренеңдер. Аннан граф Лев Толстой җәнабләре алмыш. Аннан бән алып тәрҗемә иттем.

Комментарий язарга


*