ТАТ РУС ENG

Чит мәмләкәт хәбәрләре

Т ө р к и я

Солтан Габделхәмит авырый. Авыруы көннән-көн көчләнеп, артып торадыр.
Габделхәмитнең бу авыруы бу көнге авыру гына түгелдер. Ул Государственный дума (Мәҗлес мәбгусан)ны каплаган, Мидхәт вә Мәхмүт пашаларны үтерткән көннән бирле хәстәдер.
«Мәче кемнең маен ашаганын белә» дигән мәкаль бик дөрест мәкаль булырга кирәк: Габделхәмит тә: «Милләт бу золымнар, бу бозыклыкларым өчен миннән үч алмый калмас, мине үтерер»,— дип курка-курка, бөтенләй гакылыннан салмыштыр.
Габделхәмит утыз елдан бирле Милләт мәҗлесен каплаткан гөнаһы өчен үзен-үзе «Йолдыз сарай» исемле бер зур төрмәгә ябып куйды. Шул «Йолдыз»дан чыга алмыйча ятуы аның залимлыкына вә үзе кыйлган начарлыкларны үзе  белгәненә   ачык  бер  дәлилдер.
Яшь төрекләр Габделхәмитнең «Йолдыз» шикелле, ишекле-тәрәзәле, тантаналы, солтанәтле төрмәдә ятуына гына риза булмыйлар. Алар солтанның ишексез, тәрәзәсез, җир астындагы төрмәгә кереп ятуын интизар берлә көтәләр. Анда кергәч, Габделхәмитнең золымы, кабәхәте халыкка тәҗавез итә алмас диләр.
Нә исә, солтан Габделхәмитнең вафаты җир йөзендәге иң зур, иң начар бер мөстәбиднең җир йөзен үзенең бетүе илә пакьләмәке дигән сүздер. Бетсен-батсын истибдад, яшәсен хөррият!

Мәҗлес мәбгусан — депутатлар мәҗлесе.
Золым — гаделсезлек, кысу; җәберләү.
Солтанәтле — мәһабәт, зур.
Интизар берлә — зарыгып.
Тәҗавез итү — ябырылу, һөҗүм.
Мөстәбид — деспот.
Истибдад — деспотизм.

Комментарий язарга


*