ТАТ РУС ENG

Дәхи бер фетнә

Духовное собраниедән Уральскинең 3 нче мәсҗед вәкыфләре хосусында отчет сорап бирергә хәзерләнгән гарзыхальләргә кул куйгучылар җөмләсеннән Әхмәтшаһ Сираҗетдинев, Нурәхмәт Һидиятуллин, Фәтхетдин Рәхмәтуллин (тамак аркасында булырга кирәк) «Уральский листок» гәзитәсендә; «Без ул морадтан кайттык. Шәригатьтә вәкыфне бер нәрсәнең файдасыннан икенче нәрсә файдасына күчерергә ярамый икән»,— дип хат язганнар.
Бу нинди эш, бу нинди кара йөрәклек! Вәкыфне мәсҗед файдасыннан чыгарып, бөтенләй дарелмөгаллимин файдасына тәгаен кыйлу һичбер вакыт сөйләнгәне юк. Бу, шәригатьтә дөрест булмаганы кеби, законча да мөмкин дәгелдер. Мәхәллә халкының морады бер җәмгыяте хәйрия ясап вә шул вәкыфне үзләренең кулына алып, дарелмөгаллиминне һәм мәсҗедне тигез карамактыр. «Фикер»нең үткән номерын яхшы укып караучыларына бу бик заһирдыр. Бу кешеләрнең максудлары тик фетнә чыгару гынадыр. Аллаһе тәгалә кәляме кадимендә фетнә чыгару кеше үлтерүдән дә катырак гөнаһтыр димеш. Бөйлә фетнә чыгаручыларның алла җәзаларын бирсен. Исерек башлар шәрреннән хода тәгалә хәзрәте җөмләмезе мәхфуз вә мәсун әйләсен *.

Күрең бу талиб илә бу ләһәбне,—
Олугъ дәрья янында хошек ләбне!
 
* Явызлыгыннан… барыбызны да сакласын.
Дәхи — тагы.
Хосусында — хакында.
Гарзыхаль — хәлне сөйләп биргән гариза.
Морад — максат, теләк.
Дарелмөгаллимин — укытучылар хәзерләүче югары уку йорты яки курслар.
Кәляме кадим — үзе әйткән, иң беренче әйткән сүз.
Заһирдыр — ачыктыр.
Талиб — таләп итүче (Шәкерт — укучы да талиб — белем таләп итүче дип атала.)
Ләһәб — тәкате калмаган кеше.
Хошек ләб — кипкән ирен.

Комментарий язарга


*