ТАТ РУС ENG

Дәхи ниләр күрермез икән? 

Уфада чыга торган «Әлгаләмел ислами» гәзитәсенең әүвәлге мөхәррирләре, чыгып, язудан туктадылар. Бу җәһәттән «Әлгаләмел ислами» бетте дисәк тә ярый. Мәсәлән, бер кибет банкрот булгач, икенче кеше ул кибетне алып, фирмасын әүвәлге көенчә калдырадыр. Шуның шикелле, «Әлгаләмел исламн»нең әүвәлге мөхәррирләре китеп, идарәсе билкөлли үзгәрде. Яңа кешеләр сәүдә итәргә бик оста кешеләр ахрысы. Әүвәлге номердан ук товарларын бик мактарга тотындылар Моннан ары газитәмезнең мәсләге яхшыланачак, дип яздылар.
Шулук номерында, театрда уйнаучы егет илә кыз алдым-бирдем дип сөйләшкәннәре өчен, шәригатьчә никах буладыр, дип театрга каршы бер мәкалә бастылар. Менә яхшы мәсләк, куәтле булсын яңа сәүдәгәрләр, театр хәрам ул, нигә кирәк ул, шулай тәкъвалык сатарга кирәк.
Дәхи шулук номерда «Хәят» үлде, «Иршад» үләргә якын, без дә үләмез инде дип язып, алучыларны куркытмакчы да булганнар.
Дөнья булгач кеше төрле хәлгә килә шул. Менә безнең   хәлфәмез   Һади   абзый   да   үзенең  «Йолдыз»ында «Бәянел хак»ны мактап яза башлады, һәм аны мактап ушбуның шикелле бәетләр дә яза башлады.

«Бәянел хак» мәсләге туп-тугъры юл,
Чөнки аның кесәсендә акча бик мул.

Һади хәлфә торып торсын, ул искедән мәгълүм кеше, ул бер алай, бер болай була. Менә син җир сораучы вә үзенә социал-демократ исемен тагучы «Азат халык»ның җарылуына гаҗәплән. Ул, үзенең социаллыгын ташлап, Һади хәлфәнең кочагына барып керде. Инде икәүләшеп Ахмакҗан бабайны мактап, аның Мәскәү малын талап тутырган кесәсенә кермәк булалар ахрысы…

Билкөлли — бөтенләй.
Мәсләк — тоткан юл, юнәлеш.
Тәкъвалык — дин кушканны гына эшләү, диндарлык.

Комментарий язарга


*