ТАТ РУС ENG

Гайниҗамал хәзрәтнең дәхи бер ялгачы

Укучыларымызга мәгълүмдер, күптән түгел генә безнең шәһәрнең имамнарыннан Гайниҗамал хәзрәтнең ялкаулыкка чакырган кыйссаларыны язган идек. Имде шулук хәзрәт дәхи бер ялган кыйссаны бер мәҗлестә сөйләп, мөридләренең агызларыннан сулар акыздыгыны язамыз. Сөйләгән сүзе бу:
«Фикер» гәзитәсенең мөхәррире кяфер, мәлгунь (Кяфер, мәлгунь — динсез, ләгънәтләнгән  (Иблис кавеме).), аңа ышанмагыз. Мин егерме кеше табармын, типографиясен барып ватыгыз. Хатыннарга качу кирәк. Нитәк ки ривайәтләрдә кәлмешдер ки (Нитәк ки ривайәтләрдә кәлмешдер ки — телдә сөйләнеп йөртелгән кебек.), бер вакыт Хәсән Басри хәзрәтләре бер кызны урамда күреп гашыйк булмыш та шул кызның артыннан үенә чаклы ияреп бармыш. Кыз үенә җиткәч әйләнеп караган да, Хәсән Басрины күргәч, ни өчен минем артымнан килдең, дип сораган. Хәсән Басри, мин сиңа гашыйк булдым, дигән. Кыз дәхи, минем каю төшемне яратып гашыйк булдың, дип сорагач, Хәсән Басри хәзрәтләре, күзләреңә гашыйк булдым, дип әйткән. Кыз, туктап тор алайса, мин хәзер чыгармын, дип үенә кереп киткән. Кыз, үенә кергәч, пычак илә күзләрене чыгарып, соңра аларны бер тарелкага салып, Хәсән Басри хәзрәтләренә чыгарып биргән дә үзе үлгән. Менә шулай качарга тиеш!..
Әй монафикъ (Монафикъ — икейөзле.) погромчы! Ике тиенгә дин сатучы, Карамалыда туймаенча, шәһәргә тәмгы итеп (Тәмгы итеп — ачкүзләнеп.) килүче синең бу сүзеңнең ялганлыгы: «Һарут, Марут исемле ике фәрештә бер кыз илә зина кыйлып, әле булса газап кыйлыналар, кояш баткандагы кызыллык шуларның канының кызыллыгы»,— дигән яһүди кыйссасы кебидер. Син буны сөйләп кемне ышандырмакчы буласың.
Иң әүвәл  мизанга (Мизан — үлчәү.) салып  карыйк.  Әгәр  ул  кыйсса дөрест булып, качарга шул рәвештә тиеш булса, дәхи ничә төрле гөнаһ эшләгән булып табыла. Әүвәл, күз чыгарып, үзеңне-үзең үтерү — хәрам, мордар (Мордар — кабахәт, үләксә.) булып китүдер. Икенче, аллаһе тәгалә һичкемгә кешенең күзе тишкән җирне кисеп алырга кушмаган, кушмаганны эшләмәк — дәхи иң олугъ гөнаһлардандыр. Өченче, Хәсән Басри хәзрәтләре ул, синең шикелле, Мөхәммәтҗан хаҗидан бурыч кичтерү өчен хәтем чыгып, Коръән сатарга, үзенең мәсҗеден ташлап, икенче мәсҗедкә талаша-талаша бара торган кеше булмаган. Ул, синең шикелле, бер тиенләп ярлыларны да тунап йөрмәгән. Аның ничек кызга күзе төшсен.
Юк, син, алай итеп, Шәрулла байның бер тәңкәсенә кызыгып, погром ясауга чакырып йөрүне кызык күрмә. Ул ялган кыйссаларың үз башыңа булмасыннар.
«Фикер» гәзитәсенең типографиясе алтмыш мең сум торадыр. Ул типографиядә «Фикер»дән башка «Әлгасрел җәдит» һәм «Уклар» журналлары һәм русча телдә «Уральский дневник» гәзитәсе басыла, дәхи нә кадәр төрле эшләр эшләнәдер. Юк, ул кеше нәрсәсен барып кырып вату ансат кына булмас. Синең үзеңнең былтыр гына бер урыс өстеңә сигәч тә, мировойга (Мировой — судья.) тарттырып, ун тәнкәлек туныңны буяган өчен илле тәнкә түләттең. Алтмыш   мең  тәнкә  түләргә көчең  җитсә,   килсәң  дә килерсең, бәлки, милләт файдасына тырышам дип, гомердә  бер   кешегә  зәррә   кадәр   (Зәррә кадәр — тузан бөртеге кадәр.) хәер   күрсәтмәгәнеңне бердән чыгарсаң да гаҗәп түгел. Ләкин, агяһ бул (Агяһ булу — белеп тору, сизгер булу.), һаман котылмазсән, синең шикелле милләт микробларының хәлләрене инде һәркем  беләдер.  «Фикер»  мөхәрриренә үлтерсәңез дә,   аның урынына    икенче булыр. «Фикер»   мөхәррире   үлгәнче   үзенең   фикерләрене   вә шәригатьне ничек төшендекене һичкемнән курыкмаенча язачактыр.
Бундан соңра сәнең дә кем идекеңне сөйләп, халыкка тәмам танытырмыз.

Комментарий язарга


*