ТАТ РУС ENG

Казан хәбәрләре  

Мәшһүр философ Һади хәлфә Казык йолдызына барып кадалган, диләр. Ары тартып, бире тартып карый — һич чыгара алмый икән. Казык йолдызында агачлар әллә ничә ботаклы, берсе-берсеннән озын да, ди, кыска да, ди. Үсә дә, корый да, ди. Сәчәк тә ата да, атмый да, ди. Җимеш тә булыр кебек, булмас кебек тә, ди. Ботаклары кәкре дә кебек, тугъры да кебек, ди. Анда дәхи әллә ниләр дә бар, ди. Бунысын разбирайт иткәч сөйләячәк имеш.

Комментарий язарга


*