ТАТ РУС ENG

Куркынычлы хәбәр (Кыямәт)  

Кыямәт

Казаннан килмеш дөрест хәбәрләрә күрә Күлтәсинең һәйьәт китапларында сөйләнмеш тәҗазеб кагыйдәсе үзрә кыямәт кубуы, сентябрь аенда Казанда билфигыль вакыйгъ улмыштыр. Казан Ярык («Азат халык») планетасы илә бер мәшһүр «Йолдыз» тәҗазеб идешеп, Казан Ярык көррәсендә кыямәт кубмыш вә «Йолдыз» да, шу тәҗазеб вакытында үз бруҗеннән кузгалып, мәркәзгә якынлашмыш; ничә кат кузгалып, ахырында урыныннан күчкән нәрсә дәхи берсенә барып кушылып, кыямәт кубармы яки бара-бара мәркәз улыб («Йолдыз» Кояшка әйләнеп) калырмы? Инде халык бик куркуда, тик ятып, кыямәт кубу юллары ясаган өчен Күлтәсигә дә рәнҗүче күп. Болай булганда куркырлык та шул, һәркаюмыз бәхилләшеп, берләшергә кирәк буладыр. Шуннан башка чара табылмаз, ахры.

Кыямәт якын килде — җир сораучы ярылды;
Галимнәр тәүбә кыйлды, — аллаһ дигел бәдәвам.
Замана ахры булды — хәятлар мәмат булды;
Көлгәннәр йөзтүбән китте, — аллаһ дигел бәдәвам.
«Фикер»дән көлгән иде, — һич сәбәпсез бер «Азат»,
Инде ул китте назад, — аллаһ дигел бәдәвам.
 
Кыямәт — заман ахыры, дөнья беткән көн.
Һәйьәт — монда: астрономия фәне мәгънәсендә.
Тәҗазеб   кагыйдәсе үзрә — үзара  тарту көче  законы   буенча. Билфигыль   вакыйгъ  улмыштыр — чынлап  та  булган.
Кәррә — шар (көррәи әрыз — җир шары).
Шу — шул.
Бруҗ — йолдызлар   төркеме   (зодиак   билгесе,   йолдызлар  тамгасы — унике төркем йолдыз унике айга  исем  булып йөри).
Мәркәз — әйләнәнең уртасы,  үзәк.   (Монда кояш  мәгънәсендә.)
Дәхи — тагын.
Һәркаюмыз — һәркайсыбыз.
Бәдәвам — бер өзлексез.
Хәятлар мәмат булды — тормыш бетте.

Комментарий язарга


*