ТАТ РУС ENG

Кызыкка очрау

17 нче ноябрьдә, әллә нинди бер эшем булып, «Казан» миһманханәсенә кич сәгать 7 дә барган идем. Барсам, һәрвакытта җәмгыять була торган өстәлдә башына борчак чүмәләсе төсле ишелгән чалма, өстенә әллә ничә җиренә май тамган һәм Нух пәйгамбәр көймәсеннән төшеп калган чапан дип уйларлык бер чапан кигән, муенына да пычранып беткән ленталы бер медаль таккан бер мулла утырган. Бу мулланың сакалының аклыгы һәм тәрбиясез ат ялы шикелле чорналып, чуаланып бетүе, йөзенең бакыр шикелле кызыллыгы, тешләренең коелып беткәнлегеннән авызының чәп-чәп итеп торуы — кыскасы гына, һәр җире, һәр әгъзасы моның бик надан, бик затсыз бер татар мулласы икәнлеген үзеннән сорамыйча да белдереп, сөйләп торалар иде.
Бу мулла мин килгәнче монда күпме утыргандыр, мин анысын белмим; мин кереп бераз торгач та, хәзрәт, сарык абзарындагы бүре шикелле, як-ягына карангалап: «Әй, йәмәгать! Монда килеңез!» — дин кычкырынгалый башлады. Шундагы чәй эчеп утыручы татарлар, мондый зур хәзрәтнең тавышын ишеткәч, бик тиз йөгерешеп өстәл янына килделәр.
Халык килгәч, хәзрәт «әһ-әһә» дип бер-ике [тапкыр тамак] кырынгалап, аягүрә торды да ушбу түбәндәге сүзләрне сөйли башлады:* «Менә, ягъни мәсәлән, йәмәгать, мин монда ни өчен килдем, мин шуның өчен килдем: хәзер шәһәремездә әллә нинди гәзитчеләр чыгып, һәрбер гаепле кешенең гаебен үзләренең гәзитләрендә яза башладылар. Менә мин абластнуй ахун, мин һичбер мәртәбә хөкүмәт тарафыннан замичән булганым юк, аллага шөкер, менә сакалым агарганча хезмәт иттем. Гәзитчеләр эшләпә кияргә кушалар, чалмалылардан көләләр, галим-голяманы хурлыйлар, хәтта ки динемезнең башлыгы булган мөфтине дә төя ясап төшергәннәр.
Аллаһе тәгалә хәзрәте Коръәндә: «Вә ля тәҗәссесү фәтәһилику вә ля ягътәбә бәгъзекем бәгъза»**,— дип, ягъни: «Шимди бер-береңездән көлмәңез». Мин гәзиткә исемем язылудан куркам, тагы мине дә гәзиткә язарлар, йәмәгать! Сездән үтенәм: зинһар, гәзиткә һичкемнең гаебен яздырмаңыз; тырышыңыз, мин сездән үтенәм, зинһар, ахуннарны язмасыннар. Гәзитчеләр: «Хатыннар качмасыннар»,— дип әйтәләр, аларның бу сүзләренә ышанган кешеләр — кяфер. Менә Коръәндә: «йа әйеһәннәбие, къоль ли әзваҗикә вә бәнатикә ямнинә галәйһиннә  мин зәлабиһиннә»***,— дигән.
Ахун бу Коръән аятьләрен шулкадәр сындыра, шулкадәр изә иде ки, бөтенләй урмандагы куе корган агачлар арасыннан аю йөргән төсле иде, яки Коръән — ярма, хәзрәтнең тешләре — тегермән  ташлары  кеби иде.
Кәләмулланы бу кадәр яңгылыш укыганлыгыннан бу хәзрәтнең «Фәзаилеш шөһүр»дән имтихан биреп кенә имамлыкның рәсүлулла урынына калу икәнлегеннән хәбәре булмаганлыгы кояш шикелле заһир иде.
Моның мөфтине төя дип төшерүне яратмавы яки мөфти аркылы тагы бер-ике медаль алу яки мине дә кайрандагы карт кәҗә сурәтендә төшерерләр дип куркуы иде.
Минем шул вакытта вөҗданым: «Һай, бу хәзрәтне болай мәҗлескә китереп сөйләткәнче, тимерчегә алып барып авызын чүкечләтеп, бераз Коръән укырга, татарча сүз сөйли белергә өйрәтсәң, нинди яхшы булыр иде»,— дип тора иде.
Ахун сөйләгән вакытта Фатих Шәрипов, Фәйзерахман Шаһиев, кәвешче почетный гражданин Шәрәфи абзый шикеллеләр: «Бик дөрест, хәзрәт, бик дөрест»,—дип лыкылдыйлар иде; яңга фикерле шәкертләр: «Бик ялган, хәзрәт, бик ялган!»— дип кычкыралар иде.
Әгәр бу мәҗлестә минем шикелле берничә яшьләр булса, ахун сөйләгәндә, һәммәсе беравыздан «мырау-мырау», «мияу» кычкырып, мәче музыкасы уйнаячаклар иде.

* Моның сөйләгән сүзләре күп булса да, мин яраклысын гына сайлап алдым. (Г. Тукай искәрмәсе.)
* Бер-берегез артыннан шпионлык итмәгез, юкса һәлак булырсыз, бер-берегезне шелтәләмәгез.
** И пәйгамбәр, хатыннарына, кызларыңа әйт: алар кимчелекләрен кисеп ташласыннар (бетерсеннәр).   
Миһманханә — кунакханә, гостиница.
Замичән (замечен) булганым юк — начар эш өчен күзәтү астына алынганым юк.
Шимди — хәзер.   
Кәләмулла— алла сүзе (Коръән).
Рәсулулла — пәйгамбәр.
Заһир — ачык.
Кайран — аран (казакъча).

Комментарий язарга


*