ТАТ РУС ENG

«Чүкеч»тән

«Чүкеч» журналына кызучы кешеләргә:
Тимер кызган саен чүкечләргә яхшы буладыр. Менә күрдеңезме, мин әйттем бит, тимерче мин хәйсе һөвә тимерче*; аңгар һәрнәрсә, һәркем тимер булып күренә, дип.
Вакыйган, нинди дөрест сүз әйткәнмен икән! Ул тимерче мискин, үз гомерендә чүкечләүдән, тимерчелектән башка һөнәрне тәҗрибә итмәгәнгә, әллә никадәр нәрсәләрне яңгыш чүкечләде.
Җөмләдән берсе: ул «таң»чыларның социализмын чүкечләп азапланган иде дә, «таң»чылар аның чүкеченә каршы әллә нинди үткен кораллар хәзерләделәр.
Шундин соң тимерче аңлады ки, инде чүкечләр, тимерчеләр базары беткән икән! Менә бер заман тимерчемез, таңчыларга табан кычкырып, инде бер дә чүкечләргә уйламаска ант биреп, чүкечен ташлап, тәрке силах итте.

И тимерче, тимерче!
Тимереңне кимерче.
Каты тимер тешли-тешли,
Теш казнаңны җимерче.
Тимер ашап симерсәләр,
Зинһар, син үк симерче.
Соңгы көндә чүкечләргә
Тимер тапмый тилмерче!
 
* Тимерче булуы белән тимерче.
Вакыйган — чыннан да.
Җөмләдән — арадан.
Тәрке силах итү — коралны ташлау.

Комментарий язарга


*