ТАТ РУС ENG

«Өлфәт»кә җавап

«Өлфәт» гәзитәсенең 34 нче номерында сарих киная илә безем «Уклар» журналында «җим» вә «мим»ләри мәдех әйләмәк дугърысында гаять мөтәгассыйбанә «Сибирияле X. Мәхмүдев» имзасилә бер тәнкыйть язылмыштыр.
Шулаймы? Ярый, шулай булса, тик Петербурда татар байларының аркасын сыйпап кына яту лязим икән. Фәкать тәнкыйтьне «Миръат» китапларыннан башламак кирәк иде, чөнки анда безем «Уклар»да язылганның мозагафы илә мәүҗүддер…
Хәер! Тәнкыйтьтән максуд хәкыйкате күстәрмәк дәгел идеке мәгълүм, йа…   
Вакыт кәлүр. Һәп әсрар мәйдана чыкар.
 
Сарих — ап-ачык.
Мәдех әйләмәк — мактау.
Мөтәгассыйбанә — фанатикларча, үҗәтләнеп.
Имзасилә — имзасы белән.
Лязим — тиеш.
Миръат — көзге.
Мозагафы илә мәүҗүд — артыгы белән бар.
Һәп әсрар — барлык (яшерен) серләр.

Комментарий язарга


*