ТАТ РУС ENG

*** («Уклар» гали фикерле…») 

***

«Уклар» гали фикерле бер татарны бик нечкәләп тикшерә вә тәфтишли торгач, бик зур нәрсәләр кәшеф итте. Чөнки «Уклар» бу юлы татарның корсагына карады. Караса, ни күзе берлә күрсен! — ушбу рәсемдә тасвир кыйлынган хакыйкатьне тапты, һәр нә исә, без мондый, эченә һәрнәрсә сыя торган киң эчле мөселманның күп булуына куанамыз. Ләкин, тәәссефкә, һәркемнең белдеге кеби, тук корсак укуга бик йомшак, бик чукрак буладыр.

Тәфтишләү — жентекләп тикшерү.
Кәшеф итү — ачу.
Тәәссефкә — кызганычка.

Комментарий язарга


*