ТАТ РУС ENG

«Заманымызның әдиб вә мөхәррирләренә гаид» мәкаләсенә гаид   

Сибирияле X. Мәхмүдев әфәнде хәзрәтләре!
«Өлфәт»нең 33 нче, 34 нче номеруларында заманымызның әдиб вә мөхәррирләренең җөмлә яздыкларын тәнкыйть боермышсыз. Гүзәл; фәкать Сездән бер сөалем вар: мадам ки, Сез гадимел мисле бер зате гали   имеш сез,  нә  ичүн  мөхәррирләр  вә әдибләрең  яздыкларыни шу сурәттә тәнкыйть  илә    генә  кифаяләндеңез?  Сезең шәэне галиеңезә күрә, бу мөхәррирләри берәр-берәр хозуры галиләреңезә җәлеб идеб тәнбиһ итмәк лазем иде дәгелмә? Гүзәл;   мөхәррирләр,   Сезчә,  фәна   вә ярамаз адәмләр улсын, ләкин Сез кәндиңез милләтә нә япдыңыз? Милләтең халь вә истикъбаленә нафигъ мәнзум, яки мәнсур бер әсәреңез    мәйданда вармыдыр? Күстәреңез, бер кәррә моталәга идәлем дә, башкаларың   яздыклари мәтрүк вә мәнси калсын.
Сезең шимдилек яшеңез тәхминән 30 дан әксәк улмаз. Инсаның гомери галибән 100 сәнәи тәҗавез итмәз. Әгәр кәчмеш гомереңез кеби киләчәк гомереңези дә үзеңездән бөекләрә италәи лисаны тавилеңез илә кәчерерсәңез, вай хәлеңезә, вай! Һәр мөхәррирең кәндинчә бер мәсләке, бер юлы вардыр; Бинаән галәйһи, анлари тәнкыйтьтә мөсарәгать итмәзсәңез дә, хата итмәмеш улыр идеңез. Мөхәррирләр мәҗнүн дәгелдерләр, анлар бәйтуллаһи тәхкыйрь итмәзләр; «тәхкыйрь итде, хурлады» диянләрең даирәи инсафтан годул идеб, даирәң тәгассыбә чыкыб сөйләдекләре һәр гакыйлә мәгълүм бер хакыйкатьдер. Дин вә диянәт, сатмак чук әйи бер кәсебдер. Ихтимал ки, Сез дә шу файдалы сәүдәи итмәйә мәраклысыз,— мөбарәк улсын, борадәр, сәүдәңез, мөбарәк улсын! Дин димәк — бетмәз-төкәнмәз бер хәзинәдер. Алыңыз, сарыф итеңез, таҗирләрнең дөньясы тәэмин улынмышдыр. Гавам арасында мәмдухдыр. Тарих сәхифәләрендә мәзмүм исә, нә бәэс!..
Һәр языйҗи кәнди яздыкларының Сибириядә бер татарың хушына китмәдекени вә яки Садыйк мулланың тәкъфир идәҗәкени дөшенеб, каләмне зынҗырлаяҗак исә, гәзитә сәхифәләренә кемләр язаҗак? Вә җәнабеңезә тәнкыйть итмәйә нәләр калаҗак? Сезең шу тәнкыйть юллы яздыкыңыз мәкаләңезең тәнкыйть вә тәфтишә мохтаҗ, дәгел идекенә сибирияле X. Мәхмүдевтән башка кимләр кул куяҗак? Әвәт, безем яздыкларымызда да косур һәм дә бөек косурлар ула билүр. Без мәкаләләремезең сәрләүхәсенә: «Иштә, бу мәкалә вә йә бу шигырь җәмигъ нәкаис вә косуратдан мөнәззәһдер»,— дия язмадык, йа! Без галәме мәдәниятең әлифбаҗиларыйыз. Айлар, еллар кәчәр, әлифбадан кәчәрез, бөелекчә бөерез. Бер заман «Фәзаилеш шөһүр»ең әдәби бер рисалә вә «Бәдәвам» илә «Кисекбаш»ың милли шигырь мәҗмугаләре йирен тотдыкларыни да онытмамалый!..


Тәрҗемәсе:

«ЗАМАНЫБЫЗНЫҢ ЯЗУЧЫ ҺӘМ ЖУРНАЛИСТЛАРЫ ТУРЫНДА» ДИГӘН МӘКАЛӘ ТУРЫНДА

Сибирияле X. Мәхмүдев әфәнде хәзрәтләре!
«Өлфәт»нең 33 нче, 34 нче номерларында заманыбызның язучы һәм җурналистларының барлык язганнарын тәнкыйть иткәнсез. Гүзәл; бары Сездән бер соравым бар: инде Сез охшашы күрелмәгән бер бөек кеше икәнсез, ни өчен язучы һәм журналистларның язганнарын шул рәвешле тәнкыйть белән генә чикләндегез? Сезнең югары дәрәҗәгезгә күрә, ул язучыларны берәм-берәм үз яныгызга чакырып, кисәтү ясау кирәк түгел идеме? Ярый, язучылар, Сезнеңчә, начар һәм яраксыз кешеләр булсыннар, ләкин Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Милләтнең хәзергесе һәм киләчәге өчен файдалы чәчмә яки тезмә берәр нәрсәгез бармы? Күрсәтегез, бер тапкыр тикшереп карыйк та, башкаларның язганнары бөтенләй ташлансын, онытылсын.
Хәзер Сезнең яшегез якынча 30 дан түбән булмас. Кешенең гомере, күбесенчә, йөз елдан узмый. Әгәр үткәндәге кебек, киләчәктә дә үзегездән бөекләргә озын телегезне озайтып үткәрсәгез, вай хәлегезгә, вай! Һәр язучының үзенә бер мәсләге, тоткан юлы бар; шуңар күрә аларны тәнкыйтькә ашыкмаган булсагыз да ялгыш булмас иде.    Язучылар    юләр түгел,    алар алла йортын (кәгъбәне дигән сүз.— Ред.) кимсетмиләр, хурламыйлар; «кимсетте, хурлады» дип әйтүчеләрнең, инсаф чикләреннән чыгып, кирелек, тискәрелек белән генә сөйләүләре акылы булган һәр кешегә билгеле хәкыйкать бит. Динле булып күренү — бик яхшы бер кәсеп ул. Ихтимал, Сез дә шул файдалы кәсепкә керешергә кызыга торгансыздыр,— котлы булсын, туганкай, сәүдәгез, котлы булсын! Дин димәк — бетмәс-төкәнмәс бер хәзинә ул. Алыгыз, динне шуңа тотыгыз, аның белән сату итүчеләрнең дөньясы тәэмин ителгән. Гади халык арасында мактаулы. Тарих битләрендә хурлана икән аннан ни зарар!..
Һәр язучы, үз язганнарының сибирияле бер татарга ошамаячагына яки Садыйк мулланың кяфер дип әйтүе нә карап каләмен чылбырлап куйса, газета битләрендә кемнәр язар? Сезгә тәнкыйть итәргә нәрсә калыр? Сезнең шушы тәнкыйть итеп язган мәкаләгезнең үзенең тәнкыйтькә һәм тикшерүгә мохтаҗ булмавына сибирияле X. Мәхмүдевтән башка кем кул куяр? Әйе, без язганнарда да кимчелекләр һәм зур кимчелекләр булырга мөмкин.
Без мәкаләләребезнең башына: «Бу мәкалә яки бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакь»,— дип язмадык лабаса! Без культура дөньясының әлифбачысы гына әле. Айлар, еллар үтәр, әлифбадан үтеп, югары күтәрелербез. Бервакытларда «Фәзаилеш шөһүр»нең бер әдәби әсәр, «Бәдәвам» һәм «Кисекбаш»ларның милли шигырь җыентыклары урынын тотканлыкларын да онытмаска кирәк.

Комментарий язарга


*