ТАТ РУС ENG

Ләтыйфә  

Үткән сәнә «Казан мөхбире»ндә игълан кыйлынган Бәдигъ мөәззиннең ата күркәсен «Карчыга» мөхәррирләре адашып йөргән җиреннән тапканнар да «Әлгаләмел ислами» гәзитәсенә мөхәррир итеп куйганнар.
Бу күркә, әлбәттә, юаш күркә түгел. Ул, юаш булса, Бәдигъ мөәззиннән качып та китмәгән  булыр иде.
Бәлки, укучылар: «Аңа ник күркә дип әйтәсез, аның исеме вә фамилиясе Баһаветдин Максудов ич!» — дип бәхәс тә итәрләр.
Ләкин бу мөхәррирнең, күркә кеби, һәрбер сызгырганга голдырдавын һәм кем очраса шуны «мәхҗүб улырсыз» дип куркытып кабаруын күргәч, без аның ата күркә булуында шөбһә итмибез, һәм «Карчыга»ның мондый күркә тотканы өчен шатланабыз.

Ләтыйфә — көлкеле кыска хикәя, парча, анекдот.
Сәнә — ел.
Мәхҗүб улырыз — пәрдә каплагыз, пәрәнҗә киегез.

Комментарий язарга


*