ТАТ РУС ENG

[Лично-почетный потомственный…]

Бу арада гына лично-почетный потомственный, тагы әллә нинди, әллә нинди бер гражданинның өендә голямаләр (муллалар) мәҗлесе булган. Шунда Галиулла әфәнде илә русларның 16 җирдәге җәмгыяте хәйриясенә член булган мәгълүм Уральски Сәйдәшеве арасында бик яхшы мөназәрә булган. Галиулла әфәнде ул татарның һәр сүзенә мең җавап, һәр авызын ачуына мең савап биреп, гомер дә ишетмәгәннәрен ишеттергән.
Мәҗлестә сөйләнгән сүзләрнең тәфсыйлен язарга шәһәр хәбәрләре фасылы сыйдырмаганлыктан, киләчәк номерда тәфсыйлен язачагымызны вәгъдә итәбез.

*

Инде «Казан» миһманханәсен 24 хуҗа кулыннан ике елга Садыйк Гобайдуллин алды. Бу зат яшьләрдән уллыгыннан заманга муафикъ сурәттә тәрбия кыйлыр дип уйлыйлар. Ләкин «Казан» миһманханәсенең рәваҗ вә тәрәкъкыйсенә шатланып иҗтиһад итә торган кешеләргә бердәм салкынлык күрсәттеләр. Ахрысы, һаман чи көе камыр илә өч тиен пәрәмәч, биш тиен чәйдән башка артык мәгънә чыгара алмас.

Мөназәрә — бәхәс.
Тәфсыйлен — нечкәләп.
Фасыл — бүлек.
Муафикъ — ярашлы.
Иҗтиһад итү — тырышу.
Рәваҗ вә тәрәкъкыйсенә — алга китүенә.

Комментарий язарга


*