ТАТ РУС ENG

Мөхарәбә вә Государственная дума

Нәчек Манҗурия сахраларында туп гөрелтеләре вә тәфәнк патырдыйлары кәселеб, солых гаһед иделдекени мөшгыйрь Манифест гали чыкдыкый кеби, тарихларда мисле күрелмәмеш бер канлы мөхарәбәйә ниһаять вирелдеки аңлашылды. Миллионларча күкесләрдән дәфгатән бер   нәүгы   истирахәт   нәфәсе чыкыб, дугъры  сәмаләрә пәрваз итде.
Бу мөхарәбәдин соңра Русиянең хале вә кәйфияте әүвәлгесенә бөс-бөтен башка вә мохалиф бер рәнк алды. Бу мөхарәбәнең илик нәзардә күзә чарпыйан бөек нәтиҗәләрендин бери дә 6 нчы августта Петербургда Государственная дума япылачагы хосуста чыкарылан Манифест галидер. Сүзең дәһа дугърысы: бу Манифест кәчән мөхарәбәнең чуҗыгы улыб, мөхарәбә дә Манифестең валидәсе вә яки пәдәредер.
Мөхарәбә безә хөкүмәтең нә вәзгыйәтдә улдыгыный вә нәләр ихлас вә нә шәйләри тәнсих итдекени вә дахилән, хариҗән нәсыл    идарәдә   улындыгыный әһалийә гизли вә хәтта беленмәсе мәмнугъ бер сер кеби тотмак якышмадыгыный вә якышачак дәгел идекени билфигыль вә рәэел-гаен күстәрде. Шуның ичүн дә якында тәшкилле  мөхәкъкакъ улан  Государственная  думада мөхарәбәдән гомум мәмләкәтә маддәтән вә мәгънән ирас иделән ачы җәрәхәтләри нәсыл багъламак вә нә кәйфиятчә тасхыйх   итмәк   мәсьәләи   мөшкиләләри уртайа   атылачакдыр. Артык, мәмләкәтең һәр өмуре Государственная думайа тәслим улыныб, бурасында әһали хөкүмәт ичүн улмайуб, хөкүмәт әһали ичүн улдыгыный һәркимә тасдыйкъ итдереләчәкдер.
Шимди бу Государственная дума дәһа бер кәррә бу кеби гакылсыз мөхарәбәләрә юл вирмәмәк икътидарында булынырмы? Ватанә вә әһалийә дөшән агырлыкарый хаккыйлә тәсвия идә биләчәкме? Без бу сөальләрә киләчәк сәхифәләрдә җаваб вирмәйә иҗтиһад идәчәңез. Бу урында исә бу мөхарәбә нәдән вөҗүдә кәлде? Буна кимләр сәбәб улды? Шунларый беркадәр тәхкыйка калкышыйурыз.
Бөйлә мөхарәбәйи нә шәй багыйсь улды? Бу сөалә бундан бер сәнә мөкаддәм миллионларча рус әһалисе дугърыдан-дугърыя җавабдыйн гаҗиз иделәр, һәм дә вагонлар дулусы Япунияйә мөтәвәҗҗиһән хәрәкәт идән гаскәрләр   билә бу аңсыздыйн зоһур идән мөхарәбәнең нәдән вә нә ичун улдыгыный якьдигәриндин сорашмакда иделәр. Әүләрендин вә чуҗык-чулыкларындин дәһа бер кәррә кайтмамак үзрә мөфәракать идән рәдифләр, кәнделәрени бөйлә тәһлеккәйә дөшерәи мөхарәбәнең нәрәдә улдыгыный вә япунлар кемләр идекени билмәк дәгел, билмәя билә тәкарребләри юк икән, бичаралар шу гафиллекләри  илә япунлылар тарафындыйн илик дәфга ачылан атәшләрең уңына варыб, Манҗурия вә Корея сахраларында әбәдән уйганмаячак уйкуйа далдылар — җан вирделәр. Мөхарәбәнең әһали бәйнендә чәшит дөрлү мөляхәзә вә мөхакәмәләр дугъдырмасы табигый улдыкындин, мөхарәбәнең нәйә мәбни вә андыйн максуд нә улдыгыны һәр кәс кәнде билдекенчә мөхакәмә идәрди. Җөмләдән бери: бер гәрәбәче икенчесендин мөхарәбәнең сәбәбене сөаль идәр; икенчесе дә: «Сән билмийүрмисән?   Порт-Артур якынында   диңгез якасында   бер алтын тагъ вар, шу алтын тагый безем хөкүмәт алмам эстәйүр, япунлар исә вирмәк эстәмәйурләр; иштә, мөхарәбәнең баш сәбәбе будыр»,— диер. Иштә, бу кеби мөхакәмәләр Манҗуриядәге мөхарәбәнең әһали фикерендин нә кадәр озак улдыгыны аңламайа кяфидер. Димәк ки, мөхарәбә башландыгы заман 100 миллионлык куҗә Русия әһалисе бу канлы пәнҗәләшмәләриң сәбәбе зоһуры хакында кәнделәрендә бер тузан кадәр улсын мәгълүмат бәсләмәйүрләр иде.
Нәфсе әмердә бу мөхарәбә нәдән илерү кәлде? Шимди моңа җаваб уларак, бу атидәки сәтырларый язмак иҗаб идийүр.
1895 сәнәдә вакыйгъ улмыш мөхарәбәдә Япуния дәүләте Кытайны парлак бер галибият илә мәгълуб итде, вә шу вакытта Япуния Кореяи истиля идеб, Ляо-дун ярыматасыны, Порт-Артур илә бәрабәр, әбәди бер маликият үзрә милекләнде. Шөйлә исә дә бундан бер ай соңра Русия дәүләте, Алмания, Франция илә мөттәфикан, Япунияйә мөхарәбә илә алдыгы йирләри вә Порт-Артурый киредән Кытайә игадәсени тәклиф итде. У вакытларый Япуниянең бәррән вә бәхрән куәте зәгыйфь улдыкындыйн, чар-начар һәр дөрлү фидакярлекләр илә алдыгы йирләри Кытайә игадәйә мәҗбүр улды. Кытай ичун япдыгый бу июлеккә каршулык Кытай дәүләте Русияйә Порт-Артурый вирмәклә генә иктифа итмәйүб, Манҗурия аркылы Порт-Артурда дәмир юл иншасына да юл вирде. 1900 нче сәнәдә Кытайда улмыш «Большой кулак» фитнәсе заманында Русия хөкүмәте Манҗурия дәмир юлыный мөхафәза намилә Манҗурияйә кәнде гаскәрләрен дә идхал идеб, Манҗурияйи әпиҗә истиля итде.
Япуния хөкүмәте бу хәвадиси күрәнчә, Русиядән Манҗурияйә идхал итдеки гасәкирени чыкармасыный таләб итде. Русия дә Япуниянең бу таләбени 1903 сәнәгенең 7 нче октябрендә кабул итмәсени вәгъдә итде исә дә, вәгъдәсенә вафа күстәрмәде. Иштә, бөйләчә Манҗуриядә нөфүз вә куәтемез мәхкәмләшдекчә хөкүмәт Кореянең хөдүдә якын йирләрен һәм дә у вакытларый япунлар элендә идарә улынан йири ихата итмәйә башлады. Шу аралык 1903 сәнәсендә Безобразов нам бер кемсәнең тәхте риясәтендә бер дөрлү общество (җәмгыять) тәшкил кыйлынды. Бу җәмгыять әфрады Япуния хөкүмәтенең протестларына бер дөрлү колак асмайарак, Кореянең зәнкин урманнарыны сатмак ичүн кисмәйә башладылар. Бу обществоны химая ичүн Кореяйә бер кач фирка гаскәр дә сәвыкъ иделде. Иштә, бу сурәтлә Русия гаскәрләре яваш-яваш Кореяйә аяк басдылар.
Бу хәрәкәтләр вә бу мәнзарәләр Япуния әһалисенең дәһа берничә дәрәҗә каннарымы гольянә китердекендин, Япуния хөкүмәте янә дә Русиянең Корея өлкәсендин әл чикмәсени вә гаскәрләри чыкартмасыный илтимас идәрәк протестлар вирмәйә башлады. Ике дәүләт бәйнендә бөйләчә мөхабәрә вә мөрасәләләр бернәчә айлар имтидад итде. Безобразов исә кәнде обществосы илә Корея урманларында падишаһлык сөрмәктә бәрдәвам иде. Бундыйн соңра Япуния, Русиядән катгъ өмид идәрәк, мөнәсәбате сәясия ипләрийи кыйрды, мөхабәрәйи кәсде. Ниһаять, игълане хәреб итде. Мөхарәбә 20 ай кадәр бер заман сөрде. Гакыйбәт, Русия бәррән вә бәхрән пәришан вә мәгълүб улды. Солых могаһәдәсендәге шартлара муафәкать күстәрәрәк, Русия янә шу Япуния мәнафигына — Порт-Артурдан әл чикеб, билҗөмлә гасәкирени Манҗуриядән ихраҗ итмәки илтизам итде.
Иштә, бу кеби нәүзоһур тәбәдделат вә хадисәләрдән бу ике дәүләтең мөхарәбә вакытында гына дәгел, бәлки 10 сәнәдән бирү Кытай милке улан Порт-Артур вә Манҗурия ичүн кальбән вә мәгънән көрәшеб кәлдекләри аңлашылыйур. Диккать идәлем! Нә ичүн бу ике дәүләтә һәр икесенең милке улмайан бу йирләр у кадәр мәргуб күренде. Вә ба хосус безем Русияйә нә ичүн у кадәр кыйммәтле күзекди? Һәм дә безем ичүн һич әһәмиятсез улан бу әразыйя дәмир юл иншасы ичүн йөз миллионларча парә сарыф итмәк вә у кадәр озак йирләрдә кыйммәтдар вә дәһшәтле крепость — истихкямнәр яптырмак, һәм дә лөзүмсез диңгез якаларыный химая ичүн бөек бәһале вә көллиятле флот — куәи бәхрияләр бәсләмәк, ниһаять, у сахралара нәчә йөз беңләрчә гөйлиләр вә гамәләләри сөреб кана болгамак нәмә лязим иде? У бичара гөйлиләр рәхәт-рәхәт кәнде ишләрилә мәшгуль икән, анларый хәраб вә вәйран итмәкләрең нә кеби вөҗубе вар иде?!!
Кәчмеш сәнәнең гәзитәләренә бакарсак, мөхарәбәнең безә улан лөзүме хакында дөрлү-дөрлү мөляхәзәләр күрә билерез.
Бәгъзе гәзитәләр гүя бу иярләрнең истилясе мәҗүси вә Будда   мәзһәбендә   улан   кытай   вә   япун   әһалисенә христиан динени кабул итдермәк ичүн лябед вә лязим идекене   яздылар,   һәм   дә у   кавемләри христианлыка иҗбар ичүн, йөз беңләрчә мөсәлләх солдатлар илә беңләрчә  зәрәһле  туплар   кирәклегене  тәкрар   ба   тәкрар бәян вә ишгар итделәр. Вә бәгъзе мөхарәбә мөрәҗҗәхләре, вакыт вә форсатый әлдән  качырмайарак,  Корея вә Манҗурия өлкәләрене истиля  итмәк сәясәт ноктан нәзареннән Русиянең иң беренче әһәмиятле бурычы идекене   сөйләделәр. Бунларың   фикеренчә,   Манҗурия   вә Корея русларың эленә кәчдекдән соңра, рус фабрикант вә сәүдәгәрләре кәнде мәтагъ вә малларыны бөек фаидәләр   илә   сатачаклар   имеш дә,   гаксе тәкъдирдә   рус әһалисе фәкыйрьләнәчәк вә рус сәүдәсе зәгыйфьләшәчәк вә тәнәззел идәчәк; билмәм нәләр! билмәм нәләр!
Шу ихтималлардан ихтираз ичүн дә,   бу Озак Шәрекъ базарлары япунлар вә инглизләр эленә кәчмәсдән мөкаддәм, урайа рус әмтигасы вә рус төҗҗарлары дулдырыб,  Озак  Шәрекың  йирле әһалисене  гомумән  рус әмтигасына  мөштәри итмәйә гажләне Русия  ичүн Фараиздән   гадь   итделәр.
Без шимди крәстиян вә гамәләләремезең ун бең верстлык бер мәсәфәя япун крәстиян вә гамәләләренә мәйдан вирмәмәк вә анларың агызларындан локъмәләрене алмак касдыйлә фәүҗ-фәүҗ кәтдекләрени у кадәр игътибарә алымайарак, без шимди хәкыйкатән кытайлылар вә кореялеләр безем әмтигамызың мөштәрисе улмайа мәййаль вә һәвәслеләрмедер? Һәм дә анлардан бу кеби өмидләр итмәк йирендәмедер? Фәкать буның кеби, вәрүде табигый улан сөальләри филҗөмлә тәхкыйкъ итмәк әмәлендәез. Бакалем! Озак Шәрекътә безем тиҗарәтемез нәсыл йирләшде? Вә рәваҗы нә дәрәҗәләрә балигъ улды?
1901 сәнәсендә җәмигъ Кытай эскеләләренә мал китерән рус кәмәләренең гадәде анчак 66-йа балигъ уллыгы хәлдә, шу аралык Ингелтрәдән 19.711 гадәд, Япуниядән 566 гадәд кәмәләр килеб җитештеләр. Гайне шу сәнәдә Русиядән 26 бең рубләлек мал кәтерелмеш икән, Япуниядән 8 миллион рубләлек мал кәтерелде.
Язмамак мөмкинме? Без шу заманда ялгыз Порт-Артурый тәгъмир ичүн 100 миллион рубляйи мөтәҗавиз парәйи исраф вә биһудә йирә тәләф итдек. Йа! Без бу кадәр көллиятле вә кәсрәтле парәйи бер Москва фабриканты кәнденең берничә йөз беңлек череб бетмеш көһнә товарларыны бурайа кәтереб сата билмәсе ичүнме сарыф итдек? Сарыф итдек дәгел, дәһа дугърысы, суйә быракдык.
Бу кеби мөляхәзәләрдән соңра күренер ки: безем Манҗурия вә Кореядә корачак тиҗарәтемез вә базарымыз фаидәле ултиак шәйлә дорсын, безем Манҗуриядә йөз беңләр илә гаскәр асрадыгымыз бер заманә тәсадеф итдекендән, билгакес, зарарлы улыб, галәйһемезә дөшде.
Мөхарәбә башланмастан бер кач көн мөкаддәм нәшер улынан бер газета бәр вәҗһе ати шаян дикъкать бер мәкалә дәреж итмеш иде. Мазмуны будыр:
«1899 нчы сәнәдә гомум Озак Шәрка Одес шәһәреннән 32 миллионлык бер мал китерелмеш иде. Әүвәлән, бакалем: бу мал нә кеби мал иде? Бу малың кыйсьме көллисе Сибирия дәмир юлының әсбаб вә әдәваты илә тарафымыздан игъмар улынмакда улан җәсим крепостьлар ичүн лязим улан шәйләрдән гыйбарәт иде. Ләкин бу кеби мәтагъ вә эшьяның Әкъсаи Шәрека ташылмасындан урадагы тиҗарәтемезнең тәүсигъ улындыгы вә рәваҗы һәнүз мөшаһәдә улынмайурдый. Мәркум 32 миллионың 3 миллиона кариб бер мәбләгы Русиядән чыкарылан кадерле вә кыйммәтле эчке вә ракыйларың кыйсьмәтенә дөшейүрди. Гомум гамәлә вә әһали тарафындай мөстәгъмәл улан учыз вә арзан ракыйлар исә буйларың арасында асла юк иде. Бундан чук кәчмәде, Петербургдан биек-биек мәгашләр алан Әкъсаи Шәрекътәге мөһәндисләр  вә дәмир  юл  чиновниклары вә гаскәрләр арасында эчкечелек вә әнвагъ сәфаһәтләр шаигъ улыб, гаять тәәссефле бер сурәтдә падишаһлык сөрмәиә башлады.
Дугъры сөйләнерсә, безем урадагы сәүдә вә тиҗарәтемез кытайлылар вә яки кореялеләр илә улмай, дугърыдан-дугърыя кәнде мөһәндисләремез вә кәнде офицерларымыз илә алыш-виреш итмәкдән гыйбарәт улды калды. (Мантыйкчылар дидеки кеби, дәвер лязим улды.) Шимди мөляхәзә идәлем! Без бу кадәр көллиятли айлык алан мөһәндис вә офицерларымызый 10 бең верстлык озак бер сахрайә китермәй, аслы Русия йирендә хәмер вә ракыйның әнвагы илә сугарсак, нә манигъ вар иде? Анлар, у зате галиләр, Русиядә дә рәхәт-рәхәт эчмәйә билерләр иде дәгелме? Бу тәкъдирдә, һич улмазса, ракыйлар ичүн сарыф итдекемез юл парәләре кисәмездә калмыш улыр иде.
Бер дә баляда зикер итдекемез маллардан гадь иделә билер ки, шу сөйләдекемез мөһәндис вә офицерлар ичүн Русиядән вагонлар тулысы сатлык кызлар китерелейүр иде. Озак Шәрекътә Русиянең тиҗарәт эшләре фәна вә зәгыйфь бер хәлдә исә дә, бәрәкәт вирсен, һәр тарафлар дидекемез кызлар ичүн салынмыш биналар илә чуарланмыш иде. Фахишәләрең лөзүме гаять дәрәҗәләрдә улмалый ки, анларый гөруһ-гөруһ ташымак вә дәмир юл вагонларыный фәкать шунлар илә генә дулдырмак лязим кәлде. Нә сәбәбтәндер ки, дәмир юл бу кызларый фәүкыльгадә бер бәшашәт вәҗһилә каршылайурдый. Хәтта анлардыйн юл ичүн, билет-фәлан ичүн парә алынмайурдый. Фәкать тиз кәлсенләр, чапык кәлеб йитешсенләр! Шу тарикълә Харбин вә Порт-Артур шәһәрләре фәхешханәләрдән гыйбарәт улды да, вәссәлам.
Озак Шәрекътә кәнделәренең тиҗарәтен тәүсигъ идән дәүләтләр вар исә, у да Япуния, Ингелтерә, Алмания иде. Русия тиҗарәте исә «000» хөкемендә иде. Рус әһалисенең мәзкүр Одес ракыйлары истигъмаль идән мөһәндисләре 400 миллион рублә сарыф идеб мәйданә китердекләри дәмир юл тәмам улыр-улмаз, аңсыздан шул ук юл илә җәнүб тарафындан алман вә ингелиз төҗҗарлары Манжурияйә кәнде малларыный идхаль итмәйә башладылар, Сибириянен һәр тарафында алман вә япун фирмалары ачылмайа башлады, бичара рус сәүдәгәрләре исә иң арттагы планлара чәкелмәйә мәҗбүр улдылар».
Мәзкүр гәзитәнең сүзе бурада тәмам улды.
Халь бөйлә икән, гәрчә без кәчән мөхарәбәдә галиб улмыш исәк тә, янә бу йирләрдә безем тиҗарәтемез ичүн тузан кадәр улсын фаидә улмаз иде. Һәм дә бу йирең безә тиҗарәтчә улан әһәмиятене дәгъва идән гәзитәләр йә яңлышмыш улыр вә яхуд, ботланы заһир улан бер дәгъва идеб, Русияйә сүз каедта булынмышлардыр…
Бәгъзеләр, гүя Манҗуриядә васигъ вә мәйданлык йирләр чук улыб, у йирләрең йирең азлыгындай, вә баярларың тәзыйкындан сыкылан вә мөшкилят чикән Мускау мужикының эшенә яраячагыны яздылар. Шөйлә, әмма у йир илә безем мужиклар мәбайнендә 10 бең верст бер мөсафә варлыгыны да хәтердән чыкармамале иде. Бер тарафдан, у йирең һавасы безем мужикларың бу көнә кадәр тәнәффәс идә килдекләре һавайа бәсбөтен мөгайир вә мөхалифдер, йире исә янә безем йирә биңзәмийер. Икенчедән, Мускау мужикының урайа йирләшмәсе гаять дә агыр вә мәшәкатьледер, буның нәсыл агыр вә нәкадәр зәхмәтле идекене Русиянең Приамурье тарихы пәк ачык сурәтдә күстәриер. Бу Приамурье кыйтгасы Русия милкенә кердекенә тәмам 50 сәнәдер. Шөйлә исә дә, шу ярым гасыр эчендә бурайа йирләшән мужикларың гадәде пәк аз бер микъдарда улыб җөмләтән саналдыкда, һаман бер нәчә йөз беңләр илә генә гадъ улыныб, миллион ләфзе зикер иделмәер. Һәм дә у мужиклар шу ярым гасыр эчендә кәнделәренә вирелән йире кәнделәре ишләмәделәр, ишләмәк йиренә у йирләре курәялылар вә кытайлылара арендный зоман илә биек-биек парәләр улыб вирейүрләрде. Шуның ичүн дә бурадакый рус мужикларының гадәде асла артмамакта икән, бурада кореялылар вә кытайлыларың гадәде көн-бәкөн, сәгать-бәсәгать чугалмакдадыр. Шөйлә исә дә, хөкүмәт у мужиклара һәр дөрле элгутлары виреб, анларый йирләшдермәк ичүн көллиятле вә бөек парәләр сарыф идийүр. Бу тугърыда ишең хәкыйкатендән хәбәрдар улан бер кәс бу Приамурье кыйтгасы ичүн рус хөкүмәте 400 миллион кадәр мәсъраф тотды диер. Йә, бу парәләри кем вирде, бу акчалар кемдин алынды? Янә шу бичара ачлык әшкинҗәсе аләтендә азилән әһалидән дәгелме?
Бу кадәр парә чыкды, әмма һәнүз Приамурьейе рус милке вә Русия вилайәте итмәйә бу парәләр муаффәкъ улмадылар. Фәкать һәбаән мәнсүрә улыб буша китделәр. Шимди янә матмәхе нәзаремез улан мөхарәбә ноктасына киләлем: бу сүзләрдән аңлашылдыгына күрә, мөхарәбәнең безем ичүн һич лөзүме юк идеки уртайа чыкыйур. Бу бөек Русия дәүләтендәге һәр сыйныф әһали: хадәмәләр, мужиклар, төҗҗарләрә бу мехарәбәдин зарардан ма гадә бер шәй кәлмәде. Шәйлә. Әмма бу мөхарәбә нәдән иләрү кәлде? Әлбәттә, мөхарәбә кем ичүн улса да кәрәк улмыш улмалый. Мөхарәбә бу мәзкүр сыйныфлара бөек бәдбәхетлек исә дә, кем билер, бәлки, бәгъзе бер шәхесләрә яүме гаед вә бөек бәхтиярлык улмышдыр. Шөйлә улмадыкча, мөхарәбәнең вөкугы мөмкин дәгелдер. Әвәт, дия билерем ки, бер дөрлү шәхесләр вар иде: анлар кәнделәрене озак-озак Манҗурия вә Кореяләрә атдылар, Харбин вә Порт-Артурларый дулаштылар, Манҗурия вә Корея урманларына гаувас уларак далдылар, йирләшделәр, һәм дә зәгыйфелбәдән вә нәхифелкамә япунларый аякка басмак ичүн хөкүмәттән парә, силах, гаскәр таләб итделәр. Рус штык вә сөңгүләренең тәхте химайәсендә кәнделәренең караңгы ишләрендә мөдавәмәт итмәк эстәделәр. Бунлар кемләр иде? Буйларың бер такымын без бер кәррә ихтар итмеш идек. Бердә, Корея урманларындан ишеделән балта тавышлары безә кемеңдер кисәсенә миллионлар акдыгыный аңлатмадымы? Бундан берничә сәнә элек «Куш! Манҗурияйә!—дәмир юл япыйурыз!» — садалары бөтен Русия мәмләкәтенең бер очындан у бер очына кадәр ишетелмәдеме? Шимди Манҗурия дәмир юлы ичүн тотдыгымыз мәсъраф хисабә алындыкда, күрелде ки, шәмәндүфер вә башка тәгаллекате илә тәмам 400 миллиона балигъ имеш. Димәк ки, бәгъзе бер верстлары — 252 бең рубля улыб, гади верстларың һәрбересе 60—80 бең рубля кыйммәт тотмышдыр. Барча көррәи әрызда улан дәмир юлларый гизеб тәфтиш иделсә, бу Манҗурия дәмир юлы кеби кыйммәткә дөшән юл табылмаз вә табылмаячакдыр.
Бу нә ичун бәйлә кыйммәт утырды? Артыб калан беңләр нәрәдә? Кемнәр карманында? Бу сөальләрең җавабыны, әлбәттә, шу юлың ясалдыгы вакыт эш күрән башлыклар пәк гүзәл билийүрләр. Без исә фәкать буны дия биләчәкез ки, мәзкүр адәмләр бу кәнә кадәр парәләри нәрәйә куйдыкларындан мөахәзә иделмәделәр, хәтта дугърыдан-дугърыйа «у парәләр бездә юк» җавабыны вирделәр. Аһ, бу йирләр у зате галиләрә гадәтән бер җәннәт динелсә, җаиз дәгелме иде? Һәм дә Япуния хөкүмәте Русияйә бу җәннәттән чикелмәйе тәклиф итдектә айларың җанлары башларына сачрамамасы тәсаувыр улынырмы? Хәтта нәфсе мөхарәбә дә кәнде әтрафына мәетләр падишаһлыгында дулашан бу вәхши хәйванларый җәмгы итмәзме? У вәхшиләр, һәр йирдә улдыгы кеби, мөхарәбәдә дә кәнделәренә татлы-татлы локъмәләр була билийүрләр, йа! Бу хәрәкәтләр эчендә Русия ичүн гариб бер шәй юктыр; бу сәфаһәтләрең һәрбере мәгълүм вә күреб үгрәндекемез картинкадыр. Фәкать шунысы шаян тәәссеф ки, бу алтын эчендә госел идән вә ялдайан, гарык улан вәхшиләрә 100 миллионлык куҗә Русияи алдатып, җәһаләт сәбәбле, нә кеби арслан идеки мәгълүм улмайан Япуния илә мөхарәбә итдермәйә муаффәкъ улдылар. Күз уңында җан сыйкан вә куркынычлы бер мәнзарә күренмәйә башлады. Артык, Озак Шәрекътә мөхарәбә башланды, һәр көн беңләрчә җанлар тәләф улыйур, йөз беңләр илә инсанлар һәлак улыйур. Миллиардлар илә парәләр очсыз вә төбсез бер чаһе һәлакә дөшеб, күздән гаиб улыйур. Мәгыйшәтләрең гә гаиләләрең әсасе кыйрылыйур, вәйран улыйур. Шу аралык мөхарәбә исә, безем эстәдекемезчә улмак шөйлә дорсын,— дугърысы һич лөзүмсез   вә   гакылсыз   мөхарәбә   иде.
Безем ичүн бу кадәр мәһлик вә бу кадәр фаидәсез улан бу мөхарәбә әһали бәйнендә: «Бу Манҗурияләр вә Кореяләрең безә нә кәрәге вар?» — сүзләрене хәзин-хәзин сөйләтмәйә башлады. Миллионларча рус әһалисе Озак Шәрекътә вөкуга кәлән кәефсез хәлләри язан гәзитәләри укыдыкларында, кәнде кәнделәрендән мәэюс-мәэюс шу сөалә җаваб эстәйүрләрди. Һәм дә бу сөаль агызлардан чыктыгы кеби, Русиянең һәр әтрафында мөнгакыйс улыб гизәрди. Бу сөали, бөек вә җәсим шәһәрләрдә улдыгы кеби, иң кечек вә иң җансыз карьяләрдә дә ишетмәк мөмкин иде. Әһалинең әфкяр вә әүһамы көн-көндән хәрәкәтә вә гольянә кәлеб, анлар кичдеки гомерләрендә бер кәррә улсын дөшенмәдекләрени бу сәнә дөшенмәйә башладылар. Әгәр айларның җөмлә кәчәндәге дөшендекләре илә бу сәнә дөшендекләре мовазәнә иделсә, шөбһәсез, бу сәнәнең әфкяр вә хыйаляте тәрәҗҗех идәрди. «Әһалинең һәрбер фәрде хәкыйкатән бер мөҗәссәм фикердер» динелсә, билә җаиз иде. Халык, илик бәһардә кайнайан бал кортлары кеби, дулкынланмайа вә кайнамайа башлады. Шимди анларың бу хәрәкәтләрен туктатып, янәдән кышлакларына кайтармайа хөкүмәтең улсын вә башкаларың улсын көче вә икътидары юк иде. Русиянең бу тарызда кидеше чук фәна, бөйлә дормак мөмкин дәгел, рус килешендә нә исә бер иксүк вар идеке һәркимә ачык вә мәгълүм улды.     Һәркимең башында: «Мөхарәбә кеби бөек бер ишең әһали ризасындан вә хәтта әһалинең фәтвасындан башка башланмасы нәсыл җаиз?»— сөале йөрмәйә башлады, һәм дугърысы да, 100 миллионлык Русия әһалисенең хөкүмәт ишләрендә җөзьичә улсын әгъзалык итмәмәсене һанки закон вә йә һанки гакыллар җаиз күриейүр? Юхса, Русиядә иҗра иделән ишләрең барчасында халкың кереше вә дәхеле юкмы? Яки бер кечек туптан гыйбарәт бер такым чиновниклар мөхарәбә кәрәк вә көрәксез идекене нәфсе әһалидән артык билийүрләрме? һәм дә урайа, бурайа дәмир юл япмак нәсыл? Кәрәкме, юкмы? Бу налогларың салынмасы тиешлеме, юкмы? Вә ма әшбәһә залик мәсьәләләренә бу кәнә кадәр фәкать чиновниклар хәл идеб, әһалинең асла хәбәре вә вөкуфе улмаз иде. Хәмед улсын, гәрчә буңа кадәр әһали бу кеби ишләрдән бихәбәр иде исә дә, мөхарәбә анларый әпиҗә тәгълим итде. Шәһәрләрдә, карьяләрдә улсын, һәр йирдә хөкүмәтең бу тәртибләрен вә бу тарыз хәрәкәтен тәгъйир лязим идеке сәйләнмәйә башлады. Ишләрең фәкать чиновниклар тарафыннан гына иҗра иделмәйүб, бәлки гаммәи халык тарафындан улмасыны таләб идийүрләр. Әгәр дә крәстиянләр кәнделәренең авыл җәмгыятьләрендә лязим улан мәхәлли ишләрен иҗра идә белдекләре мөсәлләмелкөл исә, бөтен Русия крәстиянләрене дәгъвәт идеб, Петербургда да шөйлә «мирской сход» япылса, нә бәэс вар? Хөкүмәтең әвамир вә нәваһисе халкың күз уңында чыксын, бәхәс итмәйә йир калмасын, тәртибләрең халык ичүн япылыб, агачлар вә яки ташлар ичүн япылмадыгы тәхәкъкыкъ итсен. Шөйлә   дәгелме?
Дөрест, бөтен Русияи бер йирә җәмгы итмәк да ирәй имкянең хариҗендәдер, мөмкин дәгелдер. Әмма уны башкача япмалый. Мәсәлән: Русияи 1000 округка тәкъсим идәлем. Бер мөгаййән көндә бер округың балигълыга ирешән адәмләре бер йирә туплашырлар, ма бәеннәрендә инабәтле вә садакатьле бер адәми интихаб идәрләр, уны Петербургка юлларлар, һәр округ шөйлә иш күрдектә, Петербургда мәзкүр сайланмыш затларың гадәде 1000 уладыр. Иштә буйлар Русиянең бу көнге мәразына нә кеби әдвия лязим улдыгыны мөхакәмә идәрләр. Буйлар исә Русияи билмәйән вә билмәк эстәмәйән чиновниклар улмай, халыкның интихаб итдеке вә риза вирдеке депутатлары улырлар. Буйлар, шаять, халыкның эстәдекене йиренә китерер, абаэ вә әҗдадыны сатмаз дия игътимад итмәк тә габәс улмаса кәрәк.
Мөхарәбә туктады, әмма мөхарәбә әһали ичүн гаять ачы-ачы нәтиҗәләр быракты. Һәр йирдә агълайурлар. Мөхарәбә вакытында вә мөкаддәмдә истикъраз иделән бурычларый вирмәк кәрәк, һәм дә бәгъзеләре бөтен-бөтенә днләнче улыб калмышлар, анлара иганә лязим. Аһ! Шимди Русиядә бу кебиләрең гадәдене ким билер? У да дәгел, бу сәнә игенләр үсмәдекендән, бичара әһалийә бер тарафтан кыхыт  (ачлык)  кармак салыйыр.
Иштә әһали мәзкүр мөнтәхәбләрене Петербургка юллап, Русия әһалисенә дөшән фәлакәтләрә вә агырлыклара бер чара булмаларыны бәкләйүр. Һәр йирдәке әһали бу хосуста чук-чук сөйләделәр, ниһаять, хөкүмәтдән бөтен Русиядән «мирской сход» — җәмгыяте көбра җыелмасыны рәсмән таләб итделәр. Бу таләбләрә муафикъ уларак, 6 нчы августта Государственная дума чагырылачагыны мөбәййин Манифест гали чыкты. Шимди хөкүмәт кәнденең һәр әвамирене Петербургда иҗтимагъ идәчәк вәкилләрең рәэенә тәслим итмәйә карар вирдеке игълан иделде, вә һәрбер яңи законлар вәкилләрең күзендән кичереләчәке белдерелде. Ишең ич тарафыны күрмәйүб, нәзарләрене анчак тыш тарафына хасыр идәнләр ичүн шимди әһалинең мәталиб вә мәкасыйде тәмам йиренә кәләчәк кеби күренде. Гүя бу көндән игътибарән әһали чиновниклар әсарәтендән кортылмыш кеби улды. Бундыйн соңра әһали кәнделәренең сәүдекләре вәкилләренә Петербургка йибәрәчәк улдылар. У вәкилләр васитасилә кәнде матлубларына ирешмәк хольясында булындылар. Әлхасыйль, чиновникларың йирендә, әһали фикере чиновник улачак кеби күзекде. Һәм дөресте дә, нәчә сәнәләрдән бирү әнвагъ мөшкилят альтендә изелеб кәлән әһали кәнде күкесләрендә иштә бу язачагым шатлыкларый гизләйүрләрди: шимди кара көнләр кәчде, хәсрәт вә хәзәнләр безем артымызда калды. Әгәр мәмләкәт, Манифестдан аңлашылдыгы кеби, халык элендә идарә улынса, халык мөхарәбәнең тәкрар-ланмасына юл вирмәз вә кәчән мөхәрәбәдән калма җәрахәтләри багъламайа билер, вә һәр нәүгы әдвия илә тастыйхтә мөсаһәлә итмәз, бер дә бу җәрәхәтләр халкың кәнде җәрәхәтедер; дөньяда кәнде кәнденә касд идән һичбер зат улмаячагы табигыйдер…
Ләкин дикъкать идәлем! Бу игътимадлар вә бу өмидләр илә куанмак урынлымы? Әүвәлән, бу Дума һәрбер лөзүмле мәсьәләләрә мөдахәлә идәмәз. Саниян, Дума чагырылдыкта бер ишә хөкем вирмәк вә йә бер мәсьәләи хәл итмәк ичүн чагырылмайуб, анчак бер дөрлү ишләр вә мәсаил хакында кәнде фикерен сөйләмәк ичүн генә чагыр ылыйур. Мәгә ма фиһи Петербургда Дума куәтеннән фаикъ бер куәтең һәнүз дә бәка вә сөбате һәр кимә мәгълүм вә ашкярадыр. Иштә, бу куәт илә Думаның бер мәсьәлә хосусында мөназәрә идәчәкене фараз идәлем: мәсәлән, Дума бер мәсьәләи кәнде тәүжиһ идәр, мәзкүр куәт исә бөс-бөтен Думайа мөхалиф бер фикерә кидәр; ниһаять, бу куәт Думаның фикерене игътибара алмай, кәнде фикерене һәр ким ичүн закон дия танытыр һәм дә шу законый фигълән иҗра идәр. Безем Думаның фикере исә бер кәгазә язылыр да, у кәгазь шкафә вә яхуд өстәл астына ташланыр да, иш тәмам улыр. Салисән, Думайа сайладыкта, җәмигъ әһали сайламас вә сайланмас, бәлки халкың фәкать бер җөзьэ генә сайлаучылык вә сайланмак куәтене хаиз улыр. Анлар да парәсе чук улан вә яки бәһале биналарда торан затлардыр. Бу фәзыйләтләрен һәр икесеннән дә бибәһрә улан бичара гамәлә вә гөйлиләр Думайа сайланмаслар, сайлансалар да хөкүмәт тарафындин хуш күреләнләре генә сайланырлар. Сүзең төрекчәсе, бу Думада ат уйнатаннар җөмләсе йирчә вә парәчә кәниш әлле кешеләр улачак, Дума да байлар Думасы улачак. Анлар үз урталарындан вәкил интихаб идеб, Петербургка йибәрәчәкләр, у вәкилләр дә кәнделәре ичүн вә фөкараи әһали ичүн мөфид мәсьәләләри мөхакәмә идәчәкләр. Ләкин бу янә бер мәүкыйфе тәәммелдер: фәкыйрең нәҗат вә фәлахенә бай адәмне кәфил итмәк кяре гакылмыдыр? Хезмәтче ичүн чын күңелдән хәерхаһ улан бер хуҗа фараз итмәк тасаувыр улыначак бер фаразмы? Бер помещик (алпавыт) комшысындагы мужикның кәндесенекендән зиядә йирле улдыгыны сәвәрме? Бу сөальләрең җавабы, әлбәттә, мөшкил дәгелдер. Әгәр бер адәм сөальләрә дөрест җаваб вирмәктә агырлык чиксә, у адәм әлхаль Думайа кәтмәк хәзерлегендә улан әфәнделәрә мөрәҗәгать боерсын, шаять, анлар җаваб вирерләр. Хәзер дә Государственная думага сайланмак вә сайламак имтиязыны малик улан на мәгъдүд гөруһлар вардыр. Җөмләдән ике төрлесе: 1) Прогрессивно-промышленная партия; 2) Земская партиядер. Буйларың әүвәлгесенә дахил вә мәнсүб уланлар җөмләтән фабрикантлар, заводчиклар, банкирлардыр; икенчесенә мәнсүбләр галибән чук-чук йир сахибләре улан помещиклардыр. Буйларың һәр икесенең матлублары бер вә һәр икесенең нәзарлары бер ноктайа мәркүз улдыкындан, бу ике партия Государственная думада якьтән вә якьҗан уларак иш күрмәк әмәлендәдерләр. Буйларың әүвәлгесенең сәрмайә вә әсас сәрвәте хәдәмә вә гамәләләрең иҗтиһады улдыгы кеби, икенчесенең дә байлыгы гөйли крәстиянләрең ачы тирләре вә мәшәккатьләредер. Шуның ичүн дә мәзкүр ике партиянең әүвәлгесенә каршы рабочий вә гамәләләр хәрәкәт идийүр, вә икенчесенә каршы да помещиклар ичүн гаять куркынычлы вә мөһлик улан гөйли вә крәстиянләр хәрәкәте җанланыйур. Гамәләләр әүвәлге партиядән хезмәтчеләрең мөддәте мәшгулиятләренә азалтыб, хезмәт хакларыны арттырмаларыный таләб идийүрләр. Крәстиянләр исә икенче партиянең йирләрене алыб, кирәкле йирләрә тәүзигъ итмәк эстәйүрләр. Бу ике партия ачык билийүр ки, кәнделәрендән эстәнелән бу таләбләри дәфгатән рәд итмәк мөмкин дәгелдер. Шуның ичүн дә бу партияләр мәзкүр таләбләри вирмәк, әмма бикадәрил — имкян аз вә яваш-яваш вирмәк фаразына дөшделәр. Бер тарафтан, бу ике партия якьдигәре арасында гаҗиб бер политика уйнатыйурлар: әүвәлге партия, крәстиянләрең эстәдеме кеби, йир вирелмәсе лязим идекене вә айларың йирчә сыйкындыйлары аяныч бер хәл идекене сөйләйүр вә хәтта помещикларча иң кыйммәтле улан йирләри крәстиянләрә вирмәйә тайяр вә хазыйрдер. Әвәт, бөйләчә башкаларың милке илә җуанмәртлек вә ихсанлылык күстәрмәк пәк кулайдыр. Ләкин сүз сырасы хәдәмә вә гамәләләрең вакытларыны тәнкыйс вә хезмәт хакларыны тәзйидә кәлдектә, ихсанлылык вә инсаният күстәрән мәзкүр икенче партиянең әлләре калтыранмайа башлайур, бер дөрлү тетрәмә тотыйур. Әүвәлге партия исә соңгы партиянең зарарына бер шәй дөшенмийүр. Фәкать мәзкүр хәдәмәләрең әфкяре крәстиянләрә (сельский рабочийләрә) сирайәт итмәсендән хәүф идийүр. Бу сөйләдекләрдән аңлашылдыгына күрә, бу ике партия кәнделәренең локъмәләрене вирмәмәк угърында һәр нәүгы фидакярлекләр илә иҗтиһад идәчәкләр һәм дә «дворянлар вә купецлар думасы» улан Дума да буйларың гәрәбәсенә утырыр, һәр нәсыл исә дә буйларың мәталибене ихсалә җәһәд идәр. Йа, безем бичара гөйлиләр вә крәстиянләр аллаһдан гайре кимә игътимад идәчәкләр? Мәзлүмлекләренә кимләрә сөйләб аңлатачаклар? Дума исә аяларың думасы дәгел, дворянларыңдыр. У Думайа җәмигъ русиялеләр думасы итмәк ичүн сайламак вә сайланмайа лиякать лязим (бу крәстиянләр дә сайламак вә сайланмак шәрафендән мәхрүмләр идеке бер кәррә язылмыш иде). Без бу сөйләдекләремездән    Думаның байлар    думасы улачакыны    вә фөкара мәнафигына    япылачак    дәгел идекене   дәлаиле   гадидә   илә   исбат   итдек.
Шимди исә мөхарәбәнең ачтыгы яраларый тасхыйх итмәйә бу Государственная дума мокътәдир улачанмы? Янә шу мәсьәләи бер кәррә бакалым. Шимдилек мөхарәбәдә улан тәләфате биниһайән тәхдид итмәк вә махсус әркаме гадәдия илә күстәрмәк мөмкин дәгелдер. Шуның ичун без анчак мөхарәбәнең нә дәрәҗәдә мөһлик вә хунриз улдыкыны язачагыз. Мөхарәбә башландыгы кеби, намәгъдуд гаиләләрдән газиз-газиз гомерләр ихтиярлы-ихтиярсыз чыкыб, Манҗурия вә Корея сахраларына китеб гаиб улдылар. Хәреб игълан иделдеке кеби, бөтен Русиядә гаять аянычлы бөкя вә агълама күтәрелде. Гаскәрләр вә гаиләләре, начальникләр вә чуҗык-чулыклары һәпсе берлектә агълайурлардый. Бунларың налә вә фөрьядларын ишетеб тә күзә яшь кәлмомәсс мөмкин дәгел иде. Русиянең башына бу кәнә кадәр чукмы фәлакәтләр вә мөхарәбәләр кәл-де исә дә, бу кеби җан сыйкыйчи фөрьядлар улмамыш иде. Аһ, бу көйләрдә дүкелән яшьләрең вә күкләрә чыккан аһ-ваһларың гадәдене кем билер? Бичаралар, гүя Япуниядән мәгълүб улачакларыны хис итмеш кеби, аглайурдылар. Әмма бу атәшле наләшләр вә бу җан якан фөрьядлар нә ичүн? Янә шу дидекемез лөзүмсез Манҗурия ичун… Бер дә Манҗурия дәмир юлы илә тәмам 20 ай мөттәсыйлән һәркөн 6, 8, 10 поезд хәрәкәт идәрди. Бу поездлар Манҗуриядә корбан улачак вә киселәчәк куюнлар илә тулы иделәр. Без шу озын мөддәт эчендә бең бәла илә шу җанлы товарларый бер миллион кадәр ташымайә муаффәкъ улдык. Ләкин буйлардан качы гаудәт идәчәк вә итде? Без гәрчә мөхарәбәдә тәләфатең нә микъдарда улдыгыны тәкъдир итмәдек исә дә, тәхминән 400 бең адәм сафтан чыкты дия билерез. Фәкать гаять сөргатьле вә канлы бер сурәттә 15 көн имтидад (итмеш) «Мукдин» мөхарәбәсенә 200 бең адәм үлеб вә сикытланыб саффы кыйтальдән чыктылар. Шимди һәр йирдә: карьяләрдә, шәһәрләрдә кулсызлара, аяксызлара, күзсезләрә вә та әбәд зәгыйфь улыб каланлара тәсадеф итмәк пәк кулайдыр. Бунлар да — Безобразовларың карманыны химая угърында бөтен гомерләрен тәләф итмәйуб, анчак күз, әл, аяк кебиләр илә генә иктифа идән бәхтиярлардыр! Шимди без һәнүз мәүтайи тигъдад илә угърашмайуб, әхъялара бер кәррә гатфе нәзар идәчәкез. Фәкать у мәүталәрә бөйлә диячәкез:  «Әфәнделәр!  Мәкъбәрәләреңездә  рәхәт ятыңыз. Шимди сездән мөхарәбәйә килән парәләр алынмайур». Кәчән мөхарәбә парәчә вә инсанча биниһая тәләфат вирде. Бунысы кәчде. Әмма у парәләр нәрәдән алынмыш — анларый вирмәк лязим. Тәләф улан инсанларың да соңнарында гаиләләре, чуҗык-чулыклары вә хәтта бурычлары калмыш — анларый янә тәсвия итмәк кәрәк. Һәр сәнә хөкүмәтең әһалидән аллыгы 2 миллиардтан катгы назар илә, мөхарәбә башландыкы кеби дәфгатән 500 миллион рубляйе йотды. Хөкүмәт буны күрдектә, дәмир юллар вә шоссе юллары ишләнмәсе кеби уфак-түфәк ишләри туктатыб, парәчә истифадә итмәк әмәленә дөшде. Әмма, һәйһат! Бунлар диңгездән бер катрә кабилендән иде. Янә дә парә кәрәк: парә — юк! Соңра хөкүмәтә Аурупадан истикъраз ичүн бере соңындан берен мөтәгакыйбән һәр тарафа мөстәкъризларый командовать итмәк иҗаб итде. Анлар да вардылар, гизделәр, Франция вә Алманияләри дулашдылар. Фәкать бу ике дәүләт Озак Шәрекътәге мәгьлүбиятемези күрдекчә, безә бурыч вирмәкдән куркынырлардыр. Вирсәләр дә, пәк агыр шартлар вә гаять мөхкәм каедләр илә генә вирерләрди. Безем зәвальле мөстәкъризләр нә кадәр гизсәләр дә, һаман 600 миллиондан зиядә парә истикъраз итмәйә муаффәкъ уламадылар. Мөхарәбә ичүн бу парәнең 100 миллионы тәхсыйс кыйлынды, ләкин мөхарәбә уны 3—4 һәфтәдә тәмам йотты,   юк  итте.
Бер җөзьэ тәмам.


Тәрҗемәсе:

 

СУГЫШ ҺӘМ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ

 

Манҗурия сахраларында туп гөрелтеләре, мылтык шартлаулары туктап, солых ясалганын белдергән Манифест чыгу белән, тарихларда охшашы күрелмәгән бер канлы сугышка чик куелганы аңлашылды. Миллионнарча күкрәкләрдән кинәт берьюлы чыккан рәхәт сулышы  туп-туры   күкләргә   күтәрелде.
Бу сугыштан соң Россиянең хәле әүвәлгесенә бөтенләй башка һәм бүтән бер төс алды. Бу сугышның беренче карашта күзгә ташланган зур нәтиҗәләреннән берсе дә 6 августта Петербургта Дәүләт думасы җыелу турында чыгарылган Манифесттыр. Тагын да дөресрәк әйткәндә, бу Манифест үткән сугышның баласы булып, сугыш исә Манифестның анасы яки атасыдыр.
Сугыш безгә хөкүмәтнең нинди хәлдә булуын, нәрсәләрне эшкә ашырып, нәрсәләрне юкка чыгаруын, эчке һәм тышкы хәлләр белән ничек идарә итүен халыктан яшерен, хәтта белдерергә ярамый торган сер итеп тоту ярамаганлыкны һәм киләчәктә дә ярамаячагын бик ачык һәм күз алдына китереп күрсәтте. Шуның өчен дә якында җыелачагы ачык билгеле булган Дәүләт думасында сугышның бөтен мәмләкәткә матди һәм мәгънәви яктан калдырган ачы яраларын ничек төзәтү, тазарту турындагы авыр мәсьәләләр уртага салыначактыр. Хәзер мәмләкәтнең һәр эше Дәүләт думасына тапшырылып, халык хөкүмәт өчен булмыйча, хөкүмәтнең халык өчен булуы   һәркем   алдында   расланачактыр.
Инде бу Дәүләт думасының мондый акылсыз сугышларга киләчәктә юл куймаска көче җитәрлек булырмы? Ватан һәм халык өстенә төшкән авырлыкларны турылык белән тәртипкә сала алачакмы? Без бу сорауларга киләчәк битләрдә җавап бирергә тырышырбыз. Бу урында исә, бу сугыш нидән килеп чыкты? Моңа кемнәр сәбәп булды? Шуларны беркадәр җентекләргә керешәбез.
Мондый сугышны нәрсә китереп чыгарды? Бу сорауга моннан бер ел элек миллионнарча рус халкы турыдан-туры җавап бирүдән гаҗиз иделәр. Һәм дә вагоннар тулып, Япониягә карап хәрәкәт итүче гаскәрләр дә мондый, көтмәгәндә килеп чыккан сугышның нәрсәдән һәм ни өчен икәнен бер-берсеннән сорашалар иде. Өйләреннән һәм бала-чагаларыннан икенче тапкыр кайтмаслык булып аерылган запаснойлар,— үзләрен мондый һәлакәткә төшергән сугышның кайда булуын һәм японнарның кемнәр икәнен белү түгел, белүгә якын да килмәгән хәлдә, бичаралар, шундый белемсез хәлдә,— японнар тарафыннан беренче тапкыр ачылган утка очрап, Манҗурия һәм Корея сахраларында мәңге уянмаслык йокыга талдылар — җан бирделәр. Сугышның халык арасында төрле-төрле фикер йөртүләр, уй-хисләр тудыруы табигый булганлыктан, сугышның нәрсәдән килеп чыгуын һәм аннан максат нәрсә икәнен һәркем үзе белгәнчә хөкем итә иде. Шулардан берсе: бер арбачы (ямщик) икенчесеннән сугышның сәбәбен сорый. Икенчесе дә: «Син белмисеңмени? Порт-Артурдан ерак түгел диңгез буенда бер алтын тау бар. Шул алтын тауны безнең хөкүмәт алырга тели. Японнар исә бирергә теләмиләр. Сугышның баш сәбәбе шулдыр»,— ди. Менә шундый фараз кылулар Манҗуриядәге сугышның халык фикереннән ни дәрәҗәдә ерак булуын аңлау өчен җитәрлектер. Димәк, сугыш башланган заманда 100 миллионлык зур Россия халкының бу канлы көрәшләрнең ни сәбәптән килеп чыгуы турында тузан кадәр булсын мәгълүматлары юк иде.
Асылда бу сугыш нәрсәдән килеп чыкты? Хәзер шуңа җавап йөзеннән, түбәндәге юлларны язарга кирәк булды.
1895 елдагы сугышта Япония Кытайны бик нык җиңеп, шул вакытта Кореяны басып алды, Ляо-дун ярымутравын һәм Порт-Артурны мәңгелек милке рәвешендә үзенә кушты. Ләкин моннан бер ай соң Россия хөкүмәте, Германия һәм Франция белән бергәләшеп, сугышып алган җирләрен һәм Порт-Артурны Кытайга кире кайтару турында Япониягә кискен таләп куйды. Ул вакытларда Япониянең коры җир гаскәре һәм диңгез флоты зәгыйфь булганга, сугышып алган җирләрен ирексездән Кытайга кайтарырга мәҗбүр булды. Кытай файдасына эшләнгән бу изгелеккә каршы Кытай хөкүмәте Россиягә Порт-Артурны биреп кенә калмады, Манҗурия аркылы Порт-Артурга тимер юл салырга да мөмкинлек бирде. 1900 елда Кытайдагы «Большой кулак» восстаниесе вакытында" Россия хөкүмәте, Манҗурия тимер юлын саклау сылтавы белән гаскәр кертеп, Манҗурияне бөтенләйгә   үз   кулына   алды.
Япония хөкүмәте Россиядән Манҗуриягә керткән гаскәрләрен чыгаруны таләп итте. Россия Япониянең бу таләбен 1903 елның 7 октябрендә үтәргә вәгъдә итсә дә, вәгъдәсендә тормады. Шул рәвешчә, Манҗуриядә йогынты һәм көчебез ныгыган саен, хөкүмәт Кореяның чиккә якын җирләрен һәм ул вакытта японнар тарафыннан идарә ителә торган Җирне чолгап ала башлады. Шул вакытларда, 1903 елда, Безобразов исемле кеше кул астында бер җәмгыять төзелде. Бу җәмгыять кешеләре Япония хөкүмәтенең протестларына бертөрле дә колак салмыйча, Кореяның бай урманнарын сату өчен кисә башладылар. Бу җәмгыятьне сакларга Кореяга берничә отряд гаскәр дә җибәрелде. Шулай итеп, Россия гаскәрләре әкрен-әкрен Кореяга аяк бастылар.
Бу хәрәкәтләр, бу күренешләр Япониянең канын кыздырды. Япония хөкүмәте Россиянең Корея өлкәсеннән баш тартуын һәм гаскәрләрен чыгаруын сорап протестлар   бирә   башлады.
Ике дәүләт арасында шундый сөйләшү һәм хәбәрләшүләр берничә айларга сузылды. Безобразов исә үз җәмгыяте  белән  Корея урманнарында  хакимлек сөрүендә дәвам итте. Моннан соң Япония, Россиядән өметен өзеп, политик мөнәсәбәтләрне, сөйләшүләрне кисте, ниһаять, сугыш ачты. Сугыш 20 ай кадәр дәвам итте. Ахырда Россия корыда да, диңгездә дә җиңелде. Солых договорындагы шартларга туры китереп, Россия Япония файдасына Порт-Артурдан ваз кичте, барлык гаскәрләрен   Манҗуриядән &nbsnbsp; чыгаруны   өстенә   алды.
Менә шушындый үзгәреш һәм вакыйгаләрдән, бу ике дәүләтнең сугыш вакытына гына түгел, бәлки Кытай милке булган Порт-Артур һәм Манҗурия өчен 10 елдан бирле эчтән, яшертен рәвештә көрәшеп килгәнлекләре аңлашылыр. Дикъкать итик! Ни өчен бу ике дәүләткә һәр икесенең милке булмаган бу җирләр ул кадәр кызыктыргыч булып күренде? Бигрәк тә безнең Россия өчен шулкадәр кыйммәтле күренде? Һәм дә безгә әллә ни әһәмияте булмаган бу җирләргә тимер юл салу өчен йөз миллионнарча акча тоту һәм ул кадәр ерак җирләрдә кыйммәтле һәм куркынычлы ныгытмалар (крепостьлар) кору, кирәксез диңгез ярларын саклау өчен кыйммәтле һәм күп санлы диңгез көчләре (флот) булдыру, ниһаять, ул сахраларга ничә йөз меңнәрчә авыл кешеләрен һәм эшчеләрне җибәреп канга батыру нигә кирәк иде? Ул бичара авыл кешеләре рәхәт-рәхәт үз эшләрен эшләп йөргәндә, аларны харап һәм һәлак итүнең   нигә   кирәге   бар   иде?!!
Үткән елның газеталарын карасак, сугышның безгә ни өчен кирәк булганлыгы турында төрле-төрле уй-фикерләр   йөрүен   күрербез.
Кайбер газеталар гүя бу җирләрне сугышып алуның мәҗүси һәм Будда динендә булган кытай һәм япон халыкларына христиан динен кабул иттерү өчен кирәкле һәм чарасыз булуы турында яздылар, һәм дә ул халыкларны христиан диненә көчләп кертү өчен, имеш, йөз меңнәрчә кораллы солдатлар белән меңнәрчә бронялы туплар кирәклеген кат-кат бәян иттеләр. Сугышны алга сөрүче кайберәүләр, вакытны һәм форсатны кулдан ычкындырмыйча, Корея һәм Манҗурия өлкәләрен басып алу, политик күзлектән караганда, Россиянең иң беренче әһәмиятле бурычы икәнен сөйләделәр. Боларның, уенча, Манҗурия һәм Корея руслар кулына кергәннән соң, рус фабрикантлары һәм сәүдәгәрләре үзләренең товарларын зур файдалар белән сатачаклар имеш. Киресенчә булганда, рус халкы ярлыланачак, рус сәүдәсе зәгыйфьләнәчәк, түбән китәчәк имеш — белмим, тагы   ниләр!   Белмим,   тагы   ниләр!
Шул ихтималлардан саклану өчен дә, бу Ерак Көнчыгыш базарлары японнар һәм инглизләр кулына күчмәс борын, ул җирләргә рус товарлары һәм рус сәүдәгәрләре тутырып, Ерак Көнчыгыштагы җирле халыкны гомумән рус товарларын сатып алучылар итүгә ашыгуны  фарыз   (иң кирәкле)   эшләрдән  санадылар.
Япон крестьяны һәм эшчеләренә урын бирмәү һәм аларның авызларыннан ризыкларын алу теләге белән, крестьян һәм эшчеләребезнең 10 мең чакрым бер җиргә төркем-төркем булып китүләрен ул кадәр игътибарга алмастан, кытайлар һәм кореялылар чыннан да безнең товарларыбызны сатып алырга омтылалармы? Һәм алардан моны өмет итү урынлымы? — без хәзер фәкать шундый, алга килүе табигый булган сорауларны кыскача җентекләргә телибез. Карыйк, Ерак Көнчыгышта безнең сәүдәбез ничек урын алды? Аның үсеше ни дәрәҗәгә җитте?
1901 елда Кытайдагы барлык портларга мал китерүче рус пароходларының саны 66 булганда, шул ук вакытта Англиянеке — 19.711, Япониянеке 566 булды. Нәкъ шул елда Россиядән 26 мең сумлык мал китерелгән булса, Япониядән 8 миллион сумлык мал китерелде.
Язмаска мөмкинме? Без шул заманда ялгыз Порт-Артурны салу һәм төзү өчен 100 миллионнан артык суманы бушка әрәм иттек. Йа! Без бу кадәр күп акчаны бер Мәскәү фабриканты үзенең берничә йөз меңлек череп беткән, иске, ташландык товарларын монда китереп сата алсын өчен сарыф иттекме? Сарыф иттек кенә   түгел,   тагында   дөресрәге — суга   ташладык.
Бу җентекләүләрдән соң күренә ки, Манҗурия һәм Кореяда корачак сәүдәбез һәм базарыбыз файдалы булу бер читтә торсын, безнең Манҗуриядә йөз меңнәр белән гаскәр асраган бер заманга туры килгәнлектән, киресенчә,   зыянлы   булып,   зарарыбызга   төште.
Сугыш башланудан берничә көн элек бер газета игътибар ителерлек бер мәкалә басып чыгарган иде. Эчтәлеге   болай:
«1899 елда Ерак Көнчыгышка Одесса шәһәреннән 32 миллионлык мал китерелгән иде. Карап карыйк, бу мал нинди мал иде? Бу малның иң күп өлеше Сибирия тимер юлының кораллары һәм җиһазлары белән безнең тарафтан төзелә торган зур крепостьлар өчен кирәкле булган нәрсәләрдән гыйбарәт иде. Ләкин мондый товар һәм әйберләрнең Ерак Көнчыгышка ташлануыннан андагы сәүдәбезнең киңәюе һәм үсүе күренмәде әле. Бу 32 миллионның 3 миллионга якын бер өлеше Россиядән чыгарылган кыйммәтле эчемлек һәм аракылар өлешенә тешә иде. Эшчеләр һәм гади халык куллана торган очсыз-арзанлы аракылар болар арасында бөтенләй юк иде. Күп тә үтмәде, Петербургтан зур-зур хезмәт хаклары алып торучы Ерак Көнчыгыштагы инженерлар, тимер юл чиновниклары һәм гаскәриләр арасында эчү һәм башка төрле бозыклыклар таралып, бик үкенечле бер сурәттә хөкем сөрә башлады.
Турысын әйткәндә, безнең андагы сәүдәбез кытайлар һәм кореялылар белән булмыйча, турыдан-туры үз инженерларыбыз, үз офицерларыбыз белән алыш-биреш итүдән гыйбарәт булды да калды (мантыйкчылар әйткәнчә, дәвер лязим булды). Хәзер уйлап карыйк! Без бу кадәр күп жалованье алган инженер Һәм офицерларыбызны 10 мең чакрымлык ерак бер сахрага китермичә, төп Россия эчендәге эчемлек һәм аракының төрле төрләре белән сугарсак ни зарар булыр иде? Алар, ул бөек затлар, Россиядә дә рәхәт-рәхәт эчә белмәсләр идеме? Болай иткәндә, ичмаса, аракылар өчен сарыф иткән   юл   чыгымнары   кесәбездә  калыр   иде.
Тагын шул сөйләгән инженер һәм офицерлар өчен Россиядән вагоннар тулы китерелгән сатлыксызлар да югарыда искә алынган малларның бер төрлесе булып санала алыр иде. Ерак Көнчыгышта Россиянең сәүдә эшләре түбән һәм зәгыйфь бер хәлдә булса да, бәрәкәт бирсен, бөтен тирә-як әлеге кызлар өчен салынган биналар белән чуарланган иде. Фахишәләрнең кирәклеге шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, аларны төркем-төркем ташырга һәм тимер юл вагоннарын фәкать шулар белән генә тутырырга кирәк булды. Ни өчендер, тимер юл бу кызларны чиктән тыш бер шатлык белән каршылый иде. Хәтта алардан юлга билет-фәлән өчен якча да алмый иде — фәкать тиз килсеннәр, тизрәк килеп җитсеннәр! Шулай итеп, Харбин һәм Порт-Артур шәһәрләре фәхешханәләрдән гыйбарәт булды, вәссәләм.
Ерак Көнчыгышта үзләренең сәүдәләрен киңәйтүче дәүләтләр булса, алар да Япония, Англия һәм Германия иде. Россия сәүдәсе исә 000 (ноль) хөкемендә иде. Россиянең әлеге Одесса аракылары эчә торган инженерлары 400 миллион сум сарыф итеп мәйданга китергән тимер юл тәмам булыр-булмас, аңсыздан шул ук юл белән Көньяктан немец һәм инглиз сәүдәгәрләре Манҗуриягә үз малларын кертә башладылар. Сибириянең һәр тарафында немец һәм япон фирмалары ачыла башлады. Бичара рус сәүдәгәрләре исә иң арттагы планнарга   чигенергә   мәҗбүр   булдылар».
Әлеге газетаның сүзләре шушында тәмам булды.
Хәл шулай икән, без үткән сугышта җиңеп чыккан булсак та, бу җирләрдә безнең сәүдәбез өчен тузан чаклы файда булмас иде. Һәм дә бу җирнең безгә сәүдә ягыннан булган әһәмиятен дәгъва иткән газеталар йә ялгышалар яки, дөрес түгеллеге ачык билгеле булган бер хәлне дәгъва итеп, Россиягә явыз теләктә булганнардыр.
Кайберәүләр, Манҗуриядә иркен һәм киң җирләр күп булып, җир азлыгыннан һәм боярлар изүеннән кысылган, җәфа чиккән Мәскәү мужигының эшенә аларның яраячагын яздылар. Әмма ул җир белән безнең мужиклар арасында 10 мең чакрым ара ятканын хәтердән чыгармаска иде. Бер яктан, ул җирнең һавасы бу көнгә кадәр безнең мужиклар күнеккән һавадан бөтенләй башка, җире янә безнең җиргә тиңләшә алмыйдыр. Икенчедән, Мәскәү мужигының ул якка җирләшүе гаять тә авыр һәм мәшәкатьледер. Моның ни дәрәҗәдә авыр һәм никадәр мәшәкатьле икәнен Россиянең Амур буе (Приамурье) тарихы бик ачык күрсәтеп тора: Амур буеның Россия милкенә керүенә 50 ел тулды. Шул ярым гасыр эчендә бу якка җирләшкән мужикларның саны бик аз бер микъдарда булып, санаганда барлыгы берничә йөз мең белән генә исәпләнә, миллион сүзе телгә алынмый. Ул мужиклар шул ярты гасыр эчендә үзләренә бирелгән җирне үзләре эшләмәделәр, ул җирләрне кореялылар һәм кытайлыларга зур-зур хакка арендага бирделәр. Шуның өчен дә биредә, рус мужикларының саны һич тә артмаган хәлдә, кореялылар һәм кытайлыларның саны көннән-көнгә, сәгатьтән-сәгатькә артмактадыр. Хөкүмәт ул мужикларны жирләштермәк өчен һәртөрле льготалар биреп, бик күп акчалар сарыф итә. Бу мәсьәләнең чынын белгән һәрбер кеше Амур буе өчен рус хөкүмәте 400 миллион сум чыгым тотты дияр. Бу малларны кем бирде, ул акчалар кем кулыннан алынды? Янә шул бичара ачлык тырнагы астында изелгән халыктан түгелме? Шулкадәр мал сарыф кылынды, әмма Амур буен рус милке һәм Россия өлкәсе итәргә бу малларның көче җитмәде, фәкать җилгә чәчелеп бушка китте.
Амур буе территориясе өчен рус хөкүмәте 400 миллион кадәр акча сарыф иткән диләр. Йә, бу акчаларны кем бирде, бу акчалар кемнән алынды? Янә шул бичара ачлык тырнагы астында изелгән халыктан түгелме? Шулкадәр акча түгелде, әмма бу акчалар һаман Амур буен рус милке һәм Россия өлкәсе итүгә китерә алмадылар, фәкать җилгә очкан тузан булып бушка киттеләр.
Инде төп максатыбыз булган сугыш мәсьәләсенә килик. Бу сүзләрдән аңлашылганынча, сугышның безнең өчен һич тә кирәге юклыгы алга килеп баса. Бу бөек Россия дәүләтендәге һәр сыйныф халыкка — эшчеләр, крестьяннар һәм сәүдәгәрләргә бу сугыш зарардан башка бернәрсә китермәде. Шулай, әмма бу сугыш нәрсәдән килеп чыккан соң? Әлбәттә, сугыш кем өчен булса да кирәк булган булырга тиеш. Сугыш югарыда әйтелгән сыйныфлар өчен зур бәхетсезлек тудырса да, кем белә, бәлки, ул кайбер кешеләргә бәйрәм һәм бәхет китергәндер? Шулай булмаса, сугышның килеп чыгуы да мөмкин түгел. Әйе, әйтә алам ки, бер төрле кешеләр бар иде: алар үзләрен ерак Манҗурия һәм Кореяга өстерделәр, Харбин һәм Порт-Артурны актарып чыктылар. Манҗурия һәм Корея урманнарына гаувас булып чумдылар, җирләштеләр һәм карсак японнарны аяк астына салып таптау өчен хөкүмәттән акча, корал һәм гаскәр таләп иттеләр. Рус штык һәм сөңгеләренең саклавы астында үзләренең кара эшләрен дәвам иттерергә теләделәр. Болар кемнәр иде? Боларның бер төркемен без бер тапкыр искәртеп үткән идек. Корея урманнарыннан ишетелгән балта тавышлары безгә кемнеңдер кесәсенә миллионнар акканын аңлатмадымы? Моннан берничә ел элек: «йөгер! Манҗуриягә! Тимер юл салабыз!»— дигән тавышлар бөтен Россия мәмләкәтенең бер очыннан икенче очына ишетелмәдеме? Хәзер, Манҗурия тимер юлы өчен тоткан чыгымыбыз хисапка алынгач, поездлар һәм башка кирәк-яраклары белән аның 400 миллион сумнан артып киткәнлеге күренде. Димәк ки, кайбер чакрымнары 252 мең сум булып, гади чакрымнарның һәрберсе 60—80 мең сумнарга төшкән икән. Бөтен җир йөзендәге тимер юлларны йөреп тикшерелсә, бу Манҗурия тимер юлы кебек кыйммәткә төшкән   юл   табылмас һәм   табылмаячактыр.
Бу ни өчен шулай кыйммәткә төште? Артып калган меңнәр кайда? Кемнәр кесәсендә? Бу сорауларның җавабын, әлбәттә, шул юл ясалган чакта эш күргән башлыклар бик яхшы белерләр. Без исә бары шуны гына әйтә алабыз: әлеге кешеләрнең бу кадәр акчаны кая куюлары турында моңа чаклы ныклап тикшерүче булмады; алар исә хәтта турыдан-туры: «Ул акчалар бездә   юк»,— дип   җавап   бирделәр.
— Аһ, бу җирләр ул бөек затларга гадәти бер җәннәт!— дип әйтелсә, дөрес булмас идеме? Һәм дә Япония хөкүмәте Россиягә бу җәннәттән чигенергә кушканда, аларның җаннары башларына чәчрәмәвен уйларга мөмкинме? Хәтта сугыш үзе дә үлекләр патшалыгында актарынып йөрүче бу вәхши хайваннарны үз тирәсенә җыймасмы? Ул вәхшиләр, һәр җирдә булган кебек, сугышта да үзләренә тәмле-тәмле кисәкләрне ала белерләр, йа! Бу хәрәкәтләр өчен Россия эчендә гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк, бу бозыклыкларның һәрберсе — мәгълүм һәм күреп өйрәнгән картинадыр. Фәкать шунысы кызганыч ки, алтынга коенган һәм күмелгән бу вәхшиләр 100 миллионлык бөек Россияне, алдап, нинди арыслан икәне наданлык сәбәпле беленмәгән Япония белән сугыштыра алдылар. Күз алдына җан ачыткыч, куркынычлы бер күренеш килеп басты. Ахырда Ерак Көнчыгышта сугыш башланды, һәр көн меңнәрчә җаннар юкка чыга, йөз меңнәрчә кешеләр һәлак була. Миллиардларча акчалар очсыз һәм төпсез бер һәлакәт чокырына төшеп күздән югалалар. Тормышның һәм гаиләләрнең нигезе җимерелә, вәйран була. Шул ук вакытта сугыш кайда без теләгенчә булу,— дөресе һич кирәксез   һәм   акылсыз   сугыш   иде.
Безнең өчен бу кадәр һәлакәтле һәм бу кадәр файдасыз булган бу сугыш халык арасында: «Бу Манҗурия һәм Кореяларның безгә нәрсәгә кирәге бар?» — дигән сүзләрне көенеп-көенеп сөйләүләрне китереп чыгарды. Миллионнарча рус халкы Ерак Көнчыгышта булган шул күңелсез хәлләрне язган газеталарны укыганда, үз-үзләреннән, борчылып-борчылып, шул сорауларга җавап сорыйлар иде, һәм дә бу сорау авызлардан чыгу белән, Россиянең һәрбер якларына тарала иде. Бу сорауны, зур шәһәрләрдәге кебек үк, иң кечкенә һәм тын авылларда да ишетергә мөмкин иде. Халыкның фикер һәм уйлары кузгалып, дулкынланып, үткән гомерләрендә һичбер төшенмәгән нәрсәләрен быел төшенә башладылар. Әгәр аларның барлык үткәндә аңлаганнары белән бу ел аңлаганнары үлчәп каралса, бу елдагы уй һәм хыяллары, шөбһәсез, өстен килер иде. «Ил эчендәге һәрбер аерым кеше чыннан да гәүдәләнгән бер фикер» диелсә дә дөрес булыр иде. Халык яз башында кайнаган бал кортлары кебек кайный һәм дулкынлана башлады. Хәзер    аларның бу хәрәкәтләрен туктатып, кышлакларына кире кайтарып кертергә хөкүмәтнең дә, башкаларның да көчләре юк иде. Россиянең бу рәвештә барышы бик начар, болай торырга мөмкин түгел, Россиянең барышында нинди дә булса бер кимчелек барлыгы һәркемгә    ачык һәм билгеле    булды, һәркемнең башында: «Сугыш кебек зур бер эшнең халык ризалыгыннан, хәтта халыкның кирәк    дип табуыннан башка башлануы ничек мөмкин?» — дигән сорау йөри башлады. Чыннан да, 100 миллионлык Россия халкының хөкүмәт эшләренә аз гына да булсын    катнашмавын нинди закон, нинди акыл дөрес күрер?    Әллә Россиядә идарә эшләренең барысына да халыкның кереше һәм катнашы юкмы? Әллә кечкенә бер төркем чиновниклар сугышның кирәк яки кирәк түгеллеген    халыкның үзеннән артык беләләрме?    Шулай ук тегендә-монда    тимер юл салу кирәкме, юкмы?    Бу налогларның алынуы    тиешлеме, юкмы?   Менә шуңа   охшашлы   мәсьәләләрне   бу көнгә чаклы фәкать чиновниклар хәл итеп, халыкның бертөрле дә хәбәре булмый иде.   Шөкерләр булсын, гәрчә моңа чаклы халык мондый эшләрдән хәбәрсез булса да, сугыш аларны бик нык өйрәтте. Шәһәрләрдә булсын, авылларда булсын — бар җирдә дә хөкүмәтнең бу тәртипләрен һәм эш итү рәвешләрен үзгәртергә кирәклеге сөйләнә башлады. Эшләрнең бары чиновниклар тарафыннан гына йөртелмичә, бәлки халыкның үзе тарафыннан алып барылырга тиешлеген таләп итәләр. Крестьяннар үз авылларының эшләрен үзләре башкара алуларына бөтен кеше ышана икән, бөтен    Россия крестьяннарын чакырып, Петербургта шундый бер «ил җыены» ясалудан ни зарар бар? Хөкүмәтнең боеру һәм тыюлары халыкның күз алдында эшләнеп, бәхәс итәргә урын калмасын, тәртипләрнең халык өчен төзелеп, агачлар яки ташлар өчен түгел икәнлеге ачыклансын,— шулай түгелме? Дөрес, бөтен Россияне бер җиргә җыю мөмкин түгел, әмма аны башкача эшләргә кирәк. Мәсәлән, Россияне 1000 округка бүләбез. Бер билгеле көндә бер округның яше җиткән кешеләре бер җиргә җыелалар, үз араларыннан  ышанычлы,  турылыклы  бер  кешене сайлап, аны Петербургка җибәрәләр, һәр округ шулай эш иткәндә, барлыгы мең кеше сайланып Петербургка җибәрелә. Менә шушылар Россиянең бүгенге авыруына нинди дару кирәк булуын тикшерерләр.  Болар инде    Россияне белмәгән һәм белергә теләмәгән    чиновниклар    түгел, бәлки халыкның үзе сайлаган, үзе ризалык биргән депутатлары булырлар. Халыкның теләген җиренә җиткерер, ата-бабаларын сатмас, дип, боларга таяну да бушка   булмас.
Сугыш туктады, әмма сугыш халык өчен ачы-ачы нәтиҗәләр калдырды, һәр җирдә елыйлар. Сугыш вакытында һәм аннан элек алган бурычларны түләргә кирәк. Кайберәүләр бөтенләйгә теләнче булып калдылар, аларга ярдәм кирәк. Аһ! Хәзер Россиядә моның кебекләрнең санын кем белер? Ул гына да түгел, бу ел игеннәр үсмәгәнлектән, бичара халыкка бер яктан ачлык   бармак   яный.
Шулай,  халык,  әлеге  сайланган   кешеләрен  Петербургка җибәреп, Россия халкы өстенә төшкән бәхетсезлек һәм  авырлыкларга  каршы    бер    чара    күрүләрен көтеп калыр, һәр җирдәге халык бу турыда күп-күп сөйләделәр, ниһаять, бөтен Россиядән «Ил җыены» дигән олы  җәмгыятьнең җыелуын  хөкүмәттән  рәсми рәвештә таләп иттеләр. Шушы таләпләргә яраштырып, 6 августта Дәүләт думасы чакырылачагын белдергән бөек Манифест чыкты. Хәзер һәрбер эшне Петербургта җыелган вәкилләр  карамагына    тапшырачагы   турында хөкүмәтнең карар биргәнлеге игълан ителде, һәрбер яңа законның  вәкилләр  күзеннән   үткәреләчәге  белдерелде. Эшнең эчке ягын күрмичә, бары тышкы күренеш белән генә чикләнүчеләр өчен хәзер халыкның теләкләре тәмам җиренә җиткерелгән кебек күренде. Гүя бу көннән башлап халык чиновниклар тоткынлыгыннан котылган кебек булды. Моннан соң халык үзләре яраткан вәкилләрен Петербургка җибәрәчәк булдылар, шул вәкилләр аркылы үз теләкләренә    ирешү    хыялында булдылар. Кыскасы, чиновниклар урынында халык фикере чиновник булыр кебек күренде, һәм, дөрестән дә, ничә еллардан  бирле төрле  авырлыклар  астында изелеп    килгән халык үз күкрәкләрендә шушы яза торган шатлыклармы яшереп саклый иде. Инде кара көннәр үтте, кайгы-хәсрәтләр   артта   калды.   Әгәр   мәмләкәт,  Манифесттан аңлашылганча,   халык тарафыннан   идарә   ителсә,   халык сугышның кабатлануына юл бирмәс, үткән сугыштан  калган җәрәхәтләрне бәйли белер, һәртөрле дарулар белән төзәтүдә кимчелек китермәс, чөнки бу җәрәхәтләр халыкның үз җәрәхәтедер.   Дөньяда үз-үзенә зарар   теләүченең   булмавы   табигыйдер…
Ләкин нечкәләп уйлап карыйк!  Бу ышанулар    һәм бу өметләргә  куану урынлымы?  Беренчедән, бу Дума һәрбер кирәкле эшләргә катнаша    алмас.    Икенчедән, Дума чакырылганда да, ул бер эш турында хөкем чыгару яки бер мәсьәләне хәл итү өчен чакырылмый, тик бер төрле эшләр һәм мәсьәләләр хакында үз фикерен сөйләү өчен генә чакырыла. Шуның белән бергә, Петербургта Дума көченнән өстен бер көчнең һаман да дәвам итүе һәркемгә билгеле һәм ачыктыр. Менә шушы көч белән Думаның бер мәсьәлә турында сүз көрәштерәсен уйлап карыйк: мәсәлән, Дума бер мәсьәләне үзенчә чишәргә теләр, әлеге көч исә Думаның фикеренә бөтенләй каршы фикергә китәр; ниһаять, бу көч, Думаның фикерен игътибарга алмыйча, үз фикерен һәркем өчен закон дип танытыр һәм шул законны тормышка ашырыр. Безнең Думаның фикере исә бер кәгазьгә язылыр да, ул кәгазь шкафка яки    өстәл    астына    ташланыр да, эш тәмам булыр. Өченчедән, Думага сайлаганда, бөтен халык сайламый һәм сайланмый, бәлки   халыкның    тик бер өлеше генә сайлау  һәм    сайлану    хокукы    белән файдалана. Алар да акчасы күп булган яки кыйммәтле йортларда торган кешеләрдер. Бу өстенлекләрнең    һәр икесеннән мәхрүм булган бичара эшчеләр һәм крестьяннар Думага сайланмаслар, сайланганда да, хөкүмәт тарафыннан  ышанычлы дип   исәпләнгәннәре  генә сайланыр. Сүзнең төрекчәсе: бу Думада ат уйнатучылар (җитәкче кешеләр) барысы да зур җир хуҗалары һәм күп акчалы кешеләр булачак, Дума да байлар думасы булачак, алар, үз араларыннан вәкилләр сайлап, Петербургка җибәрәчәкләр, ул вәкилләр дә үзләре өчен һәм ярлы халык өчен файдалы булган мәсьәләләр турында киңәшәчәкләр. Ләкин бу — тагын бер    тапкыр    туктап уйланырга тиешле урындыр. Ярлы кешенең котылу һәм бәхетен бай кешегә тапшыру акыллылык булырмы? Хезмәтче өчен чын  күңелдән яхшылык теләүче бер хуҗа бар дип уйлау дөрес уймы? Бер помещик (алпавыт) күршесендәге крестьянның үзенә караганда артыграк җиргә ия булуын яратырмы?   Бу сорауларга җавап бирү, әлбәттә, кыен түгелдер. Әгәр бер кеше бу сорауларга дөрес җавап бирүдә кыенлык чиксә, ул кеше Думага китәргә хәзерләнүче әфәнделәргә мөрәҗәгать итсен. Шаять, алар җавап бирерләр. Хәзер Дәүләт думасына сайлау һәм сайлану хокукына ия булган күп кенә   төркемнәр бар. Шулардан икесе:    1) Прогрессив-промышленниклар партиясе; 2) Земствочылар  партиясе.   Боларның беренчесенә фабрикантлар, заводчылар һәм  банкирлар керә; икенчесендә зур җир хуҗалары — помещиклар күпчелек урын тота. Боларның һәр икесенең теләкләре бер һәм һәр икесенең карашлары бер ноктага төбәлгән булганлыктан, бу ике партия Дәүләт думасында бер тән, бер җан булып эш күрү ниятендәләр. Боларның әүвәлгесенең капитал һәм төп байлыгы хезмәтче һәм эшчеләрнең көче-хезмәте булса, икенчеләрнең дә байлыгы авыл крестьяннарының ачы тирләре, мәшәкатьләредер. Шуның өчен дә бу ике партиянең әүвәлгесенә каршы эшчеләр хәрәкәт итә, ә икенчесенә каршы алпавытлар өчен бик куркынычлы һәм һәлакәтле булган авыл крестьяннары хәрәкәте җанлана. Эшчеләр әүвәлге партиядән   хезмәт белән көн күрүчеләрнең эш сәгатьләрен азайтып, хезмәт хакларын арттыруны таләп    итәләр.   Крестьяннар исә икенче партиянең җирләрен алып, кирәкле урыннарга өләшергә телиләр. Үзләренә каршы куелган бу таләпләрне кинәттән, берьюлы кире кагу   мөмкин   түгел икәнең бу ике партия ачык   белә. Шуның   өчен дә бу партияләр әлеге таләпләрне бирү, ләкин мөмкин кадәр аз, әкрен-әкрен бирү уена төштеләр. Бер яктан, бу ике партия бер-берсенә карата гаҗәп бер политика уйнаталар: әүвәлге партия, крестьяннар теләгәнчә, җир бирелергә тиеш икәнен, аларның җир ягыннан кысынкы һәм кызганыч хәлдә икәнлекләрен сөйли, хәтта алпавытларның иң кыйммәтле булган җирләрен крестьяннарга бирергә әзер тора. Әйе, башкаларның милке белән болан юмартлык һәм киң күңеллелек    күрсәтү бик уңайдыр. Ләкин сүз хезмәткәр һәм    эшчеләрнең эш вакытларын кыскарту һәм хезмәт хакларын арттыруга килсә,    киң күңеллелек һәм кешелеклелек күрсәткән әлеге партиянең куллары  калтырый башлый, бертөрле тетрәү ала. Әүвәлге партия исә соңгы партиянең зарарына бернәрсә дә уйламый, фәкать әлеге эшчеләрнең уйлары крестьяннарга  (авыл эшчеләренә)  йогуыннан    гына    курка. Бу сөйләгәннәрдән аңлашылганча, бу ике партия үз азыкларын бирмәү турысында һәртөрле фидакярлекләр белән тырышачак, һәм  «дворяннар һәм купецлар думасы» булган Дума да боларның арбасына утырыр, һәр ничек булса да боларның теләкләрен булдырырга тырышыр. Ә безнең бичара авыл халкы — крестьяннар — алладан башка кемгә таяначаклар, җәберләнгәнлеккәрен кемгә сөйләп аңлатачаклар? Дума исә аларның Думасы түгел, дворяннарныкыдыр. Ул Думаны бөтен россиялеләр Думасы итү өчен сайлый һәм сайлана алу хокукына ия булырга кирәк  (крестьяннарның да сайлау һәм сайлана алу хокукыннан мәхрүм икәнлекләре бер тапкыр язылган иде). Без шушы сөйләгәннәребездә Думаның байлар думасы булачагын, ярлылар файдасына төзеләчәк түгел  икәнен күп санлы дәлилләр белән исбат   иттек.
Инде сугыш китергән яраларны төзәтергә бу Думаның көче җитәчәкме? Тагын шул мәсьәләне бер тапкыр тикшереп  карыйк. Хәзергә   сугышта   булган   хисапсыз югалтуларны чикләү һәм махсус саннар белән күрсәтү мөмкин тугел. Шуның өчен без сугышның бары тик ни дәрәҗәдә һәлакәтле һәм канкойгыч булганын гына язабыз. Сугыш башлану белән, исәпсез-сансыз гаиләләрдәй газиз-газиз гомерләр ирекле-ирексез чыгып, Манҗурия һәм Корея сахраларына китеп югалдылар. Сугыш башлану белән бетен Россиядә гаять кызганычлы елау һәм аһ-ваһлар күтәрелде. Гаскәриләр һәм гаиләләре, начальниклар   һәм   бала-чагалары   һәммәсе    берлектә    кычкырып-кычкырып елыйлар иде. Боларнын елау һәм сыкрауларын ишетеп тә күзгә яшь килмәскә мсмкин түгел иде. Россиянең башына бу көнгә чаклы күпме бәхетсезлекләр һәм сугышлар килгән булса    да, мондый    жан өзгеч елау-сыкраулар булганы юк иде. Аһ, бу көннәрдә түгелгән яшьләрнең һәм күкләргә чыккан аһ-ваһларның саның кем белер? Бичаралар гүя Япониядән җиңеләчәкләрен сизеп елый иделәр. Әмма бу утлы елаулар, бу җанны көйдерә торган сыкраулар ни өчен? Янә шул, әйткәнебез кирәксез Манҗурия өчен… Манҗурия тимер юлы буенча 20 ай тоташтан һәркөн 6, 8, 10 поезд китеп торды. Бу поездлар Манҗуриядә корбан булачак һәм киселәчәк куйлар белән тулы иделәр. Без шул озын вакыт эчендә шул җанлы товарларны    мең    бәла    белән бер миллион кадәр ташый алдык. Ләкин болардан күпмесе кире кайтачак һәм кире кайта алды? Без гәрчә сугыштагы  югалтуларның күләмен  билгеләп  бетерә  алмасак та, чама белән 400 мең кеше сафтан чыкты   дип   әйтә алабыз. Фәкать гаять кызу һәм канлы бер сурәттә 15 көн буена дәвам  иткән Мукден сугышында  200 мең кеше улеп һәм зәгыйфьләнеп, сугыш сафыннан чыкты. Хәзер һәр җирдә:  авылларда, шәһәрләрдә кулсызларга, аяксызларга, мәңге зәгыйфь булып калганнарга очрау бик җиңелдер.    Болар    да — Безобразовларның    кесәләрен саклау     юлында      бөтен     гомерләрен      югалтмыйча, бары кул, аяк   кебекләрен генә югалтып    калучы бәхетлеләрдер!  Инде без,  үлекләрне санау белән    чуалмыйча, терек калганнарга гына бер тапкыр күз   төшерәчәкбез. Фәкать ул үлекләргә болай дибез: «Әфәнделәр, каберләрегездә рәхәт  ятыгыз,   инде   сездән сугыш өчен тотылган акчалар алынмас». Үткән сугышта акча һәм кеше бик күп югалтылды, монысы үтте. Әмма ул акчалар кайдан алынган — аларны белергә кирәк. Үлгән кешеләрнең дә үзләреннән соң гаиләләре, бала-чагалары, хәтта  бурычлары калган — аларны да рәтләргә кирәк. Хөкүмәтнең һәр ел халыктан алып килгән ике миллиард сумыннан тыш, сугыш, башлануы белән үк, бердән 500 миллионны йотты. Хөкүмәт, моны  күргәч, тимер юллар, таш юллар эшләтү кебек вак-төяк эшләрне туктатып, аларга дигән акчалардан файдалану юлына төште. Әмма, кая инде! Болар диңгездән бер тамчы кебек  кенә иде. Янә  акча  кирәк:   акча — юк!  Шуннан соң Европа дәүләтләреннән сорап, хөкүмәт төрле якка бер-бер  артлы үзенең рәсми вәкилләрен җибәрде.  Бу вәкилләр бардылар, йөрделәр, Франция һәм Германияләрне гизделәр, ләкин бу ике дәүләт, Ерак Көнчыгышта җиңелүебезне күргәч,  безгә бурыч бирергә курка иде. Биргәндә дә, бик авыр шартлар һәм гаять нык беркетүләр белән генә бирәчәк булдылар. Безнең бурыч сораучы   кызганыч  бу вәкилләр   күпме   генә   йөрсәләр   дә, 600 миллионнан  артык бурыч ала алмадылар. Сугыш өчен бу акчаның  100 миллионы билгеләнде, ләкин сугыш аны 3—4 атнада тәмам йотты, юк итте.


Беренче кисәге тәмам.



(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 3 том. Проза. Публицистика (1904–1906). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985). ("Мөхарәбә вә Государственная дума". — "Әлгасрел  җәдит"нең 1906 ел 4 һәм 5 нче (15 апрель, 20 май) саннарында басылган. Әсәр ахырында «Бер җөзьэ тәмам» дигән сүзләр бар. Әмма әсәрнең икенче кисәге журналда күренмәде.
Беренче тапкыр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты 1943 һәм 1948 елларда ике том итеп бастырып чыгарган «Г. Тукай. Академик басма»ның II томына (1948) кертелгән.
Журналда оригиналының авторы күрсәтелмәгән бу әсәр — Л. Памирцевның басылып чыгуы белән үк патша властьлары тарафыннан конфискацияләнгән «Война и Дума» дигән социал-демократик брошюрасыннан (С.-Петербург, «Молот» нәшрияты, 1905) ирекле тәржемә. Тәрҗемә иткәндә, Тукай РСДРП Үзәк Комитетының Көнчыгыш бюросы шул ук 1905 елда бастырып чыгарган «Год войны» исемле брошюраны да файдаланган. Анда исә Л. Памирцев брошюрасында булмаган урыннар да бар. Тукай аларын да тәрҗемә иткән. Брошюра шулай ук РСДРПның Казан комитеты тарафыннан да татарчага тәрҗемә ителеп, Казан губернасы өязләрендә халык арасына таратылган.
Брошюра Булыгин думасына бойкотны (ә бойкот тактикасын бары тик большевиклар гына алып барды) тормышка ашыру максаты белән язылган. Ул — тыелган политик әдәбиятның иң көчле үрнәкләреннән берсе.
«Мөхарәбә вә Государственная дума», нигездә, тәрҗемә булса да, Тукай сүзгә-сүз тәрҗемә юлы белән бармый, бәлки фикерне үткенәйтү, стильне матурлау өчен үзеннән сурәтле гыйбарәләр, җөмләләр өсти, шул чор вакытлы матбугатын, гомуми-политик һәм социал-демократик әдәбиятны күзәтеп баруы, революцион эшкә катнашуы нәтиҗәсендә алган яңарак мәгълүматларны да кертә. Шуңа булса кирәк, журналда мәкалә башы астына «Сахибе әсәр: Г.Тукаев» дип куелган. Хөкүмәткә һәм Думага карата оригиналда уүтә каты әйтелгән кайбер урыннарның тәрҗемәдә төшерелеп калдырылуы да шуны куәтли.
III бүлекнең журналда урын тапмаган өлешендә исә Рус-япон сугышының хезмәт ияләренә коточкыч бәхетсезлек, хәерчелек алып килүе, чакырылырга тиеш Думаның, байлар Думасы буларак, халыкка бертөрле дә ярдәм итә алмаячагы, хәтта, киресенчә, гаять зур дәүләт бурычын эшчеләр һәм крестьяннар җилкәсенә салачагы исбат ителә.
IV бүлектә, Булыгин думасы нинди булса да яңа сугыштан саклап кала алачакмы? — дигән сорау куела. Бу сорауга җавап бирү өчен автор, капиталистик товар эшләп чыгару һәм ул товарларны реализацияләү турындагы марксизм положениеләреннән чыгып, сугышның экономик җирлегең ача һәм капитализм чорында сугышларның котылгысыз булуын исбат итә. Хезмәтнең бөтен эчтәлеге, бигрәк тә шушы IV бүлек, партиялелек рухы, марксизм идеяләре, пролетар интернационализмы белән сугарылган. «Заманның бәласе — капиталда» дигән гомуми нәтиҗәсең автор Марксның «Капитал»ындагы: «Аның (капиталның.— Р. Г.) баш-аягыннан мәңге пычрак һәм кан саркый»,— дигән сүзләре белән тәмамлый. Брошюраның мондый урыннары патша цензурасы кысаларына сыя алмавы гаҗәп түгел. Ә Тукай иҗатында капиталга һәм капитализм системасына тирән нәфрәтнең кызыл җеп булып сузылып килүе әнә шундый политик брошюраларны уку-өйрәнү, тәрҗемә итү нәтиҗәсе дип тә карарга кирәк.
Текст «Әлгасрел җәдит»тән алынган.
Порт-Артур (Люйшунь) — Сары диңгез буенда Кытайның төньяк-көнчыгышындагы шәһәр һәм зур порт.
Ляо-дун — Сары диңгез буендагы  ярымутрау.
Кытайда улмыш «Большой кулак» фитнәсе… (…Кытайда  «Большой   кулак»    восстаниесе…) — оригиналдагы «Китайская смута»ны Тукай шулай «төзәтеп» тәрҗемә итә. Бу исә тәрҗемәченең тарихны төпле белүен һәм аның кытай халкына ихтирамын, теләктәшлеген дә күрсәтә.
«Болыпой кулак» («Зур йодрык») — боксерлар баш күтәрүе, дөнья капиталының Кытайда хуҗалык итүенә каршы 1899—1901 елларда кытай халкының кузгалышы. Кузгалыш башында «Зур йодрык» дип аталган оешма тора. Империалистик дәүләтләрнең берләшкән көчләре тарафыннан бу кузгалыш рәхимсез рәвештә бастырыла, аңа катнашкан ун меңнәрчә кытай крестьяннары атып үтерелә.
Безобразов А. М.— гвардия офицеры, патша Николай II нең статс-секретаре; 1898—1905 елларда патша хөкүмәтенең Ерак Көнчыгыштагы колониаль политикасы инициаторларыннан, 1903 елда «Ерак Көнчыгыш эшләре буенча махсус комитет» члены. 1917 елдан ак эмигрант.
Будда мәзһәбе… — «Будда» сүзе оригиналда юк. Тукай, кытай һәм япон халыкларының дине "турында сүз барганда, аны үзе естәгән. Будда турындагы мәгълүматларны Л. Н. Толстойның (1828—1910) буддизм мәсьәләләренә караган хезмәтенең оригиналыннан, ягъни русчадан алуы ихтимал. Чөнки ул хезмәт татар теленә 1908 елда гына тәрҗемә ителә.
1901 сәнәсендә… — оригиналда 1896 елда дип күрсәтелгән.
Оригиналда:  «Япониядән — 546» дип күрсәтелгән.
«Сарыф итдек дәгел, дәһа дугърысы…» дип башланган җөмләне тәрҗемәче үзеннән өстәгән. Халык теленнән алынган бу сурәтле гыйбарә текстны,  әлбәттә,  җанлы,  җиңел аңлаешлы  итә.
Оригиналда газета сүзләре тырнаклар эченә алынмыйча, авторның үз сүзләре итеп китерелә. Тукай исә текстны газетадан алган булса кирәк.
 (Мантыйкчылар дидеки кеби, дәвер лязим улды.) -— Бу сүзләрне Тукай үзе өстәгән. Шулай итеп, мәдрәсәдә өйрәнгән мантыйкны (логиканы) да эшкә җиккән.
«Шимди анларың бу хәрәкәтләрен…» («Хәзер аларның бу хәрәкәтләрен…») дип башланган җөмләдәге «хөкүмәт» сүзе оригиналда юк. Тукай аны үзе өсти һәм шулай итеп фикерне тагы да конкретлаштыра: хөкүмәт белән халык ике капма-каршы көч икәнен аңлата.
«Хөкүмәтең әвамир вә нәваһисе…» («Хөкүмәтнең боеру һәм тыюлары…») дип башланган җөмләне үзеннән өстәп (оригиналда ул юк), тәрҗемәче  илне демократлаштыруны таләп итә.
«Депутатлар». («Депутатлар») сүзе оригиналда юк, аны бик дөрес итеп, нәкъ кирәк төшкә Тукай үзе өстәгән; бу урында Тукай, ниндидер социал-демократик чыганаклардан алып булса кирәк, гомумән сайлау хокуклары турындагы положениене китерә һәм шуның белән сайлаулар хакындагы патша Манифестының демократак булмавын ассызыклап күрсәтә.
…хәдәмәлдрең әфкяре… сирайәт итмәсендән… (…эшчеләрнең уйлары… йогуыннан…) — Оригиналда суз эшчеләрнең «уйлары йогу» турында түгел, бәлки сигез сәгатьлек эш көнен авыл хуҗалыгы эшчеләренә,  батракларга да куллану хакында бара.
«Мукдин» мөхарэбәсе (Мукден сугышы) — Патша гаскәре Порт-Артурны калдырганнан соң, японнар шуннан бушаган армияләре исәбенә өстәмә куәт алалар. Көнчыгыштагы коры җир гаскәрләре командующие итеп билгеләнгән Россия хәрби министры генерал А. Н. Куропаткинның (1848—1925) хәзерлексез, тактик ялгыш яңа һөҗүмен кире кагып, 1905 елның 6 февралендә японнар үзләре һөҗүмгә күчәләр. Кытайның төньяк-көнчыгышындагы Мукден (Шэньян) шәһәре янында соңгы, ул заман өчен гаять зур сугыш булып, 25 февральдә патша армиясе тәмам тар-мар ителә. Бу сугышта гына да туксан меңләп рус солдаты һәлак була, әсирлеккә төшә).


Комментарий язарга


*