ТАТ РУС ENG

Мөһим эш — имамнар җәмгыяте

Пенза губернасы Чембар* өязе Мучали волостеның «Алты авыл» исеме илә мәшһүр (Мучали, Решетин, Телятин, Ковылкин, Кикин вә Качкару) авылларының имамнары, бер иттифакъка килеп, үзара бер җәмгыять ясамышлар. Җәмгыятьтә Оренбург духовный собраниесенең садирнәшаны улан мөфти әһле ислам әлхаҗ әл-хәрмин Мөхәммәдьяр Солтанов хәзрәтләренә гариза язып вирмәгә карар вирмешләр.

Гаризаларында ушбу кирәкле нәрсәләр язылмыш:

1 нче: без түбәндә язылачак имамнар вә мөәззиннәр гыйззәтлү мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов хәзрәтләренә гарыз идәмез шул хосуста кем: безләр, мәхәллә хезмәтчеләре булдыгымыздан, һичбер кәсеп кыйлырга вакытымыз юк һәм кәсеп кыйлырга мәхәллә халкы риза да түгел идеке үзеңезгә мәгълүмдер. Бу ел һәркемнең хәле бик начар улдыгыннан, халык тарафыннан бер залла бирелә торган сәдака вә иганәләр бөтенләй югалды. Вазифамыз да юк. Нишләргә кирәк? Хәлемез бик начарланды.

Иганә сорап, губернаторга гариза виргән идек. Кабул итмәде. Иганә крестьяннәргә генә бирелә, имамнарга бирелми, дип җавап кайтарды. Шуның өчен безләр таләп кыйламыз: ничек тә булса безләргә иганә йибәреңез.

2 нче: буйдан соңра имамнарга вазифа (жалованье) тәгаен кыйлынса иде, чөнки бу рәвештә халык өстенә ятып, анларның аз гына сәдакаларына күз тотып ятмакымыз бик тиешсез эштер дип беләмез. Без, ихтыярсыз, нинди фәкыйрь улса да, мәхәллә кешеләреннән алуны тәмгы кыйламыз. Шуның өчен нә вәгазенә әмре мәгъруф — берсе дә тиешле рәвештә булмый, халыкның җонын сыйпап кына торырга лязимдер. Ушбу хәлне вә иске тормышны үзгәртеп, имамнарның мәгыйшәтене тәэмин (обеспечить) итмәкеңези теләймезләр.

Имзалар:

1. Решетин карьясендә ахунд Гайнетдин хан Сүвәров.
2. Бер мәсҗед имамы Гайнетдин Мөстәгыйн угълы.
3. Телятин карьясендә имам мелла Шәрифҗан Бакиев.
4. Мелла Сәлахетдин Шәрәфетдинов. Ковылкин карьясендә мелла Хөснетдин Камачкин.
5. Кикин карьясендә мелла Габделгалләм Каниев.
6. Качкару карьясендә мелла Сәлахетдин Бикашев.
7. Мучали карьясендә мелла Мәгъсум Бикашев.
8. Мөәззин Садыйк Хансүвәров.
9. Мөәззин Минһаҗетдин Бикашев.

 

«Фикер»:
— Әй,бичара имамнар!
— Вай, бичара җир фәрештәләре!
Сезләрә бу рәвештә хәрәкәт әллә кайчан тиеш иде. Сез үзеңез тырышмасаңыз, сезнең өчен кем тырышачак. Сез буңа кадәр бик кыенлык илә гомер итдекеңез аңлаган кешеләрә мәгълүмдер. Сезнең кыенлык илә тордыкыңыз өчен дә милләтемез харап улды.
Бетү дәрәҗәсенә иреште.

— Чөнки сез, жалуньягыз булмаганга күрә, милләтемезне төрле хәйләләр илә алдап, тәмам издеңез; буны, инсафыңызга кайтып, инде сөйләргә тотындыңыз.

— Әле яхшы.

— Соң булса да, бөтенләй булмаудан яхшырак. Инде сезгә буйдан соңра үзеңезнең хәлеңезне дә гакылга муафикъ сурәттә күзәтеп, милләтемезне алга җибәрергә вә мәңгелек йокыдан уйгатырга тырышу кирәкдер.

— Эстәңез!

— Ни эстәсәңез, шуны табарсыз! Үзеңезне вә сезгә ияргән мәхәллә халкыны төзәлтмәкнең чарасы үз кулыңыздадыр.

— Дикъкать итеңез:

Никто не даст нам избавленья —
Ни бог, ни царь и не герой,
Добьемся мы освобожденья
Своею собственной рукой…

 

*Чембар — чыганакта: Чамбар.
Иттифакъка килү — берләшү, бер сүзгә килү.
Вә гайре — һәм бүтән.
Гафил булып — белмичә, ваемсызланып.
Садирнәшаны — башлыгы, мөфти.
Әлхаҗ әл-хәрмин — хаҗда булган, хаҗи.
Гарыз идәмез — белдерәбез.
Бер залла — аз гына, теләмичә генә.

Тәмгы кыйлу — өметләнү.

Әмре мәгъруф — яхшылык эшләргә боеру.
Мәгыйшәт — тормыш, тереклек итү.
Гакылга муафикъ — акылга туры килерлек.
Эстәңез! — тырышыгыз!
("Мөһим эш — имамнар җәмгыяте". «Фикер» газетасының 1906 елгы 10 декабрь (46 нчы) санында баш мәкалә рәвешендә имзасыз (чынлыкта газета редакциясе фикере итеп) басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынды. Язма ахырындагы русча шигъри дүртьюллык революцион гимн — «Интернационал»дан алынган).

Комментарий язарга


*