ТАТ РУС ENG

Мөселманнарны ни өчен особый группага бүләләр?

Үткән номерда хәбәр бирдекемез коммерческий банкының залында дүшәнбә көн икенче кәррә частный предвыборный собрание булып узды.

Бу собраниедә иң әүвәл выборщикларны төрле группага бүлү мәсьәләсе каралды. Купецлар, һөнәр ияләре (ремесленниклар), приказчиклар, кара хезмәтчеләр группасы. Бу биш группадан өчәр кешене выборщиклыкка тәгаен ителер, диделәр. Собраниедә булган мөселманнар буңа риза булмадылар. Әүвәлге собраниегә караганда руслар бик аз булды. Коләхметов җәнабләренең: «Мөселманнарны ни өчен особый группага бүләсез?» — дип соравына каршы руслардан Колотилин, торып: «Чөнки мөселманнарның юлы башка, аларның шәригать эшләрен руслар белми, шуңа күрә без аларны особый санамакчы булган идек», — дип җавап бирсә дә, мөселманнар бу эшкә, ягъни өч кенә кеше сайларга ризалык күстәрмәделәр. Юкарыда зикер ителмеш группалардан улган кешеләр һәркаюсы үзенең группасыны җыйнап, бу хосуста мәслихәтләр итешмәк өчен мәҗлесләр ясамакчы булып таралдылар.

Русларның приказчикларын Кувшинов, сәүдәгәрләрен Лукашов һәм Бляхин, интеллигентләрен Краузе, мөселманнарны гәзитәмезнең мөхәррире К.М.Төхфәтуллин җыйнамакчы булды.

Имде мөселманнар үзләренең хосусый собраниеләрендә уйлашып, барчасы бер иттифакъка килеп, башларын кушып, үзләре теләгәнчә эш кыйлмаклары бик тиешледер. Шәһәремездә русларның күбрәге «17 нче октябрь» вә гайре шуның кеби, үзләренең хакларын гына саклый торган партиядән булганга күрә, мөселманнарга гафил булып калырга ярамаз.

Тырышырга кирәк, карендәшләр!

Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны!*

 

*Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны! — Бу өндәмә «Таң йолдызы» газетасының («Таң»чыларның) төп лозунгысы булып торды. Тукайның «Таң»чылар позициясенә якынлыгына бу тагын бер дәлил.

 Кәррә — тапкыр.

Зикер ителмеш — телгә алынган.
("Мөселманнарны ни өчен особый группага бүләләр?" «Фикер» газетасының 1906 елгы 10 декабрь (46 нчы) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынды).

Комментарий язарга


*