ТАТ РУС ENG

***  («Пушкинский домда…»)

***

Пушкинский домда еш-еш митинглар булгалап тора, Бу митингтагы ораторлар (хатибләр) Уральск әһалисенә (Әһали – кешеләр, халык.)  вә Государственная думага мөтәгалликъ (Мөтәгалликъ — бәйләнешле.) файдалы хотбәләр (Хотбә — чыгыш, речь.) укыйлар.
Шәһәремездә чат башы саен мөселманнар җыелган, «хатыннарның качуы вә качмавы мәсьәләсен» чишмәкче булалар. Кайсылары «Фикер» идарәсенә бияләй аркылы күкеш күрсәтәләр. Хәсәнҗан абзый кесәсенә ривайәтләр (Ривайәт — бу  урында   «Коръән   аятьләре,  хәдисләр   (пәйгамбәр сүзләре)» мәгънәсендә.) дә салып килә. Халык Сәйдәш бабайны бик мактыйлар: карт кеше, яхшы кеше, надан кеше, диләр.

Комментарий язарга


*