ТАТ РУС ENG

Шәһәремездәге зур тәмгылы муллаларә бер-ике сүз   

Без, җөмлә саф күңелле, һичбер кешегә сәбәпсез зарар уйламаучы мәхәллә кешеләре, бу арада бәгъзе тәмгылы муллаларның, байларга ярамак нияте илә нәфесләрен сузып, «Фикер» гәзитәсенең мөхәррире — кяфер һәм аның атасы Мотыйгулла хәзрәт тә — кяфер, дип сүз чыгарып йөрүләренә бик зур хафадамыз. Ни өчен дисәңез, ул газизләремезне кяфер дигәч, безләрдә күптән иман юк диерсез.
Юк, хәзрәтләр, алай иттереп, сезнең шикелле, тәмгыга нәфесне җибәрмәйүб, үз алдына бер хезмәт тапкан сәбәпле, бер кешене кяфер дип йөрү бик зур кабахәтлектер.
Газиз иман капкасының ачкычы сезнең кулыңызга бирелмәмештер. Сез үзеңез теләгән кешеләрне иман капкасыннан кертеп, теләмәгәнне — чыгарып җибәрүгә нинди права (Права (право) — хокук.) таптыңыз? Юк, сездә бернинди дә права юк. Сез тик «Фикер» мөхәрриренең, сәдака алмаенча, тәмгысыз үзбашына эш иткәнен күрә алмайсыз.
Сезнең бу эшеңез менә ушбу кыйссага охшайдыр:
Качыр илә Үрмәкүч
Көннәрдә бер көн сахрада Качыр, утлап ашап йөргәндә, бер агачның төбендә оя ясап тора торган Үрмәкүчне күреп:
—    И  Үрмәкүч  карендәш,  нишлисең? — дип сорады.
Үрмәкүч:
—    Агач күләгәсендә рәхәтләнеп ышыкланып торырга бер оя ясыйм һәм мәгыйшәтем (Мәгыйшәт — тормыш.) өчен бер тозак корамын,— диде.
Качыр   (Үрмәкүчтән бу сүзне ишеткәч, көлеп):
— И Үрмәкүч, мин синең бу кадәр гакылсызлыгыңа хәйран булам. Дөньяда киченмәкнең бик җиңел тарикълары (Тарикъ — юл, чара.) була торып, син бу кадәр биналар, стройкалар төзеп вә тозаклар корып маташасың. Менә миннән гыйбрәт ал: мин, ерткучы хайваннар падишаһы арысланга мөлязәмәт кыйлып (Мөлязәмәт кыйлу — хезмәт итү.), анарга төрле-төрле хикәяләр сөйләп, аңа монафикълык вә мөдаһәнә (Монафикълык вә мөдаһәнә — икейөзлеләнү һәм  ялагайлану.) итәмен. Бик рәхәт вә тыныч көн кичерәмен. Арысланның яралап ташлаган хайваннарыннан теләгән төшемне ашап, хозур кыйлып   йөримен.
Үрмәкүч:
— И бичара, надан Качыр! Син иренчәклегең аркасында үзеңне бер бәлагә салган икәнсең. Бер-ике локъмә (Локъмә — бер кабым ризык.) өчен ерткучы бер хайванга үзеңне-үзең кол кыйлгансың. Никадәр монафикълык вә ялган сөйләүне муеныңа алгансың. Хәлбуки, бер көн булыр, сәламәт халык күрер, ул ерткучы хайван, синең аз гына кимчелегеңне күреп, сине парә-парә кыйлып (Парә-парә кыйлу — өзгәләп, ерткалап ташлау.) ташлар. Вә моннан катгы назар (Моннан катгы назар — моны искә алмаганда да.), и бичара хайван, иренчәклекнең кәсафәтендә (Иренчәклек кәсафәтендә — ялкаулык сәбәпле.), бер-ике локъмә иткә вә тәрилкә ялаучылыкка үзеңнең хөррияте шәхсияңне (Хөррияте шәхсия — шәхес азатлыгы.) сатып, бер ерткучы хайванга кол булгансың. Үз теләвеңне куеп, һәрбер йөрү вә тырышуыңны шул ерткычның теләгәнеңчә кыйлмакка мәҗбүр булгансың. Мин, әлхәмделиллаһ, ушбу йортымда полный хозяин, һәр эшемне үземнең ихтыярым илә эшлим. Ушбу тозагыма төшкән ауны, кәмал (Кәмал — тулысынча.) кәеф вә хозурым илә, теләгәнчә, күкрәгемне киереп ашыйм. Кешедән калган валчык вә табак яламакны минем бөек һиммәтем (Һиммәтем — табигатем.) һичбер вакыт кабул итмәс. Минем тозагыма төшкән бер чебен синең рияланып вә монафикъланып вә   ялган   сүзләр   сөйләп   ерткучы   хайванны   көлдереп вә аның һәрбер у…на «ярхәмекә алла» диеп, курка-курка ашап, ләббәйкә (Ләббәйкә — «ни боерасыз, мин әзер» мәгънәсендә.) диеп торуларыңнан мең мәртәбә артык.
*
Менә бу хикәяттән аңлашыладыр ки, һәр кешенең үз трудасы вә хәлаль кәсебе илә тапкан бер телем икмәге кеше ишегендә йөреп, байларның йөрми торган сукыр тиеннәренә күз җибәреп, юк шәригатьләр чыгарып, фәлән кеше кяфер, фәлән — фасикъ (Фасикъ — бозык.), син генә яхшы дип мактап яхшы булудин артыктыр дип беләмез.
Сезгә алай итү кирәкмәс иде, чөнки, безнең белүемезчә, «Фикер» гәзитәсенең мөхәррире һәртөрле тарафдин хәбәрләр язып вә һәр фәннән без мужикларга һәр атна дәрес биреп торадыр, ягъни төрле-төрле гәзитәләр, журналлар вә китаплар бастырып, җәмәгатьнең уйкудин күзләре ачылса вә «Качыр илә Үрмәкүч» кыйссасындагы кеби монафикъларның алдауларыннан котылсалар икән дип тырышадыр.
Шуңа күрә сезнең болай каршы торуыңызны бик зур гөнаһ дип беләмез. Бу эшләреңезне ташлап, тәүбә кыйлмак, кайтмак кирәк. Сезгә һәм безгә ни җитмәгән? Сез һәр каюларыңыз бер мәҗлестә имам булып торасыз. Сезнең урыныңызга үзенез бар заманда һичкем күз җибәрми. Без исәк, һәр каюмыз, аллага шөкер, төрле-төрле кәсепләр илә шөгыльләнеп йөримез.

Комментарий язарга


*