ТАТ РУС ENG

Шәкерт илә надан ишан 

—    Тәкъсир (Тәкъсир — руханиларны олылап әйтә торган сүз.), сез…    сез әйтәсез:    без вәрәсәтеләнбия (Вәрәсәтеләнбия — пәйгамбәрләр варисы.) һәм шәһәриярлар (Шәһәрияр — патша, хөкемдар.) нәселе, дип,— дөрестме?
—    Дөрест, без чәһарҗийәрләр* нәселе шул.
(* «Чәһар» — фарсыча дүрт дигән сүз. Монда «дүрт аяклы хайван» мәгънәсендә. Чәһарҗийәрләр — димәк, дүрт аяклы хайванны ашаучылар.)

Комментарий язарга


*