ТАТ РУС ENG

Сөаль

Гәзитәләрнең язганына караганда, зур хәвеф-хәтәрләргә сабыр итүче Куропаткин государственный банктан 2.650.000 тәнкә акча алган. Тагы да акча салучының үтенече буенча бу акчалар Куропаткинга саф алтыннан гына бирелгән. Куропаткин, сугышка киткәндә, ике вагон тулы тәре һәм берничә сыерлар алып киткән иде. Имде белергә тырышалар: бу кадәр акчаны табар өчен, Куропаткин кайсы тәрегә чукынып, нинди сыерларны сауды икән? 

Комментарий язарга


*