ТАТ РУС ENG

Телсез телеграф хәбәрләре

Газеталар

Петербург. «Тылмач» исемле гарәпчә бер гәзитә чыга башлады. Татарлар бу гәзитәне: «Татарга тылмач  кирәкми»,— дип, укынмыйча  киреләнеп торалар.
Оренбург. «Чүкеч» журналының ияләре бәгъзе вакыт, чүкечләре бик агыр булганлыктан, урынына төшерә алмый, ялгышлык илә икенче җиргә төшереп куялар. «Аптыраган үрдәк күте илә күлгә чумар» мәкале кабиленнән, дустны дошманнан аермаенча, кем очраса шуңа чүкечләре илә куйдыра башламасалар ярар иде дип куркалар.
Багъчасарай. «Тәрҗеман» бабай үзенең гәзитәсендә яңа гәзитәләр тугърысында «Әдәби вә мәгыйши тәнкыйтьләр» исемендә мизан ясап, бу көнгә кадәр «Шәркы рус», «Азат», «Хәят», «Иршат», «Азат халык» вә «Тәрәкъкый» гәзитәләрене битирмәк илә морадларыны хасил итдеке өчен Багъчасарайда бер «бал» ясамыштыр. Дәһа башка гәзитәләрне дә шул мизан илә үлчәп битирмәйә карар вирмеш. «Уклар»ны «Тәрҗеман» бабайга төзәп, «Уклар» мөхбирләренең буңа аеруча дикъкать боермаларыны Багъчасарай әһалисе халисанә тәмәнни идийүр*.
 
* Халкы ихлас белән көтеп торалар.
Мәкале кабиленнән — мәкалендәгечә.
Мәгыйши — тормышчан.
Мизан — үлчәү.
Морад — максат, теләк.

Комментарий язарга


*