ТАТ РУС ENG

Тимерче

Оренбургта Тимерче Сандугач исемле бер кеше тарафыннан чыгарыла торган «Чүкеч» журналы һаман шул иске-москы тимерләрне сугып шакылдый. Эшли, эшли, көне буе эшләгәне 3 тиен  көмешлек булмый.
Анысы теләсә ни булсын. Бу мөхәррирнең үзе тимерче булып, журналы «Чүкеч» булуы бик кызыктыр. Тагы да Сандугач фамилиясеннән булып, ала карга төсле сайравы «тәкый гаҗәб»рәктер. Бу «Чүкеч»че тимерченең күзенә, ахрысы, һәрнәрсә дә тимер булып күренә торгандыр. Чөнки ул «таң»чыларның социализмын, «Әлгасрел җәдит»нең әдәбиятын чүкечләмәкче булды. Үзенең «Чүкеч» исемле иске тимер кисәкләрен генә сатасы килде. «Әлгасрел җәдит» мөштәриләренә (Мөштәри — алучы, подписчик.) көнләште. Минем мөштәриләрем дә шул чаклы булса, озак гомерле булыр идем, диде.
Ничә әйтсәң дә, тимерче шул, һаман корым эчендә, ялкын эчендә торып исергән инде. Төшендә дә чүкеч, өнендә дә чүкеч, язганы да чүкеч, сызганы да чүкеч, журналы да «Чүкеч»,— бу нинди бетмәгән чүкеч икән! Тимерче Соловьевның үз башына булган чүкеч булмаса гына ярар иде.
 

Комментарий язарга


*