ТАТ РУС ENG

[Төрле хәбәрләр] 

Бу сәнә «Фикер» гәзитәсенә һәм «Уклар» вә «Әлгасрел җәдит» журналларына 1907 нче сәнәсе өчен октябрь башыннан язмайа башладылар. Октябрь башыннан бирле яңа алучыларымыз 1.500 гә җитте. Буны иске мөштәриләремез гайрәтилә дәляләт итүләре дип уйлыймыз. Шуның өчен 1907 нче сәнәсе башыннан «Фикер»не көндәлек, «Уклар»ны атналык вә «Әлгасрел җәдит» журналыны айда ике дәфгалек итмәк ниятендәмез. Алла мөяссәр әйләсен. Хәер хаһ мөштәриләремезгә бик чук тәшәккерләр идәмез.
Гайнетдин карый, үз мәсҗеден ташлап, икенче мәхәлләгә барып хәтем итүчелеген һәм үз мәсҗедендә Габдулла карыйның хәтем итүене тыючылыгын шәригатьчә мөнасиб булмаска кирәк дип, Льбищиннән кәлән мөсафир Мөхәммәтшәрәф әфәнде Манжиков җәнабләре безә хәбәр бирәдер. Вакыйгән, хәтем чыгуны Җаек суы буенда балык тоту шикелле күргән кешеләр буны эшли алырлар. Шәригатьтә дөрест булуы — анысы икенче мәсьәләдер. Буны һәр инсаф иясе уйлап караса, белүр.
Фәтхетдин хаҗиның өендә ни бар нәрсәләрен бурыч ияләренең соравы буенча мәхкәмә язып киткән. Ихтираз партиясенә гыйбрәт!..

Мөштәри — яздырып алучы (подписчик).
Дәлялат итү — юл күрсәтү, өндәү.
Дәфга — мәртәбә.
Мөяссәр әйләсен — җиңеллек бирсен.
Чук тәшәккерләр — күп рәхмәтләр.
Карый — Коръәнне яттан укучы.
Хәтем итү — Коръән уку.
Мөнасиб булмаска — туры килмәскә.
Вакыйган — чыннан да.
Мәхкәмә — суд (вәкиле).
Ихтираз — саклану, саклык белән эш итү.

Комментарий язарга


*