ТАТ РУС ENG

Уральск имамнарына ачык хат   

Хәзрәтләр! Заманы хазирдә (Заманы хазир — хәзерге заман.) мөмкин кадәренчә фитнә чыгармаска һәр каюмызга ваҗиб була (Ваҗиб булу — тиеш булу.) торып, сез, хөрмәтле имамнарымыз, ничөн «Фикер» газитәсе идарәсенә тел озатып йөрисез? Хәйрулла абзый багъчада (Багъча — бакча.) гомер итә; «ул бай кеше, безне ашка чакырып сәдака бирер»,— дип тәмгы итәсезме (Тәмгы итү — ачкүзләнеп өметләнү.) әллә? Ничөн ушбу июльнең 5 нче көнендә Шәрәфи тегүче өенә яман касд (Яман касд — яман ният.) берлән җыелышып, Шәрәфетдин Каниев илән Хәйрулла Гаделшин чанасына утырып, аларның: «Кырык кеше булып «Фикер» идарәсенә барып, типографияне ватамыз, кырамыз», — дигән сүзләренә «ләббәйкә-ләббәйкә!» («Ләббәйкә!» — «Ни  боерасыз,  без  әзер!»  мәгънәсендә.) дип тордыңыз? Ул матбага, әлхәмделиллаһ (Әлхәмделиллаһ — аллага шөкер.), ислам кулында булганлыкы ичүн тәшәккерләр лазем (Тәшәккерләр лазем — рәхмәтләр әйтергә кирәк.) иде; сез, әфәнделәр, киресенә барып, буның кеби матбаганың мөселман кулында булып, һәртөрле гәзитә, журнал, китап, рисаләләр язылып торуына хәсәд итәсезме (Хәсәд итү — көнләшү, күралмау.)? Андай, хәсәдләр итеп фитнә чыгару тугърысында сөйләнгән сүзләр бәлеш табынында сөйләнсә дә, аңгар шәһәремездә гакыллырак адәмнәр разый булмазлар бит, рәнҗерләр.
Сез муллаларга белергә тиеш дәгелме: бу Хәйрулла «Фикер» идарәсенә кадимге (Кадимге — күптәнге.) дошман кеше ич. Һәр каюңыз моны туксан мәртәбә ишеткән-белгән ич. Үткән ел да шәһәремезнең ахуны Духовный собраниенең 10 нчы апрель җыелышына киткәндә, баягы Хәйрулла, әллә нидә бер булса да, мәсҗедкә барып, ахунд артыннан яман тел берлә таш атып калган иде. «Менә Мотыйгулла мулла Духовкый собраниегә качып китте, менә күрерсез, динне сатып кайтыр»,—дигәндә, ничөн сез, муллалар, мөәззиннәр, сөкүт итеп (Сөкүт итү — дәшми калу.) калдыңыз? Хәйруллага нитә алмадыңызмы: «Ник качып китсен, ул бөтен мәсҗед җәмәгате берлән исәнләшеп, рөхсәтләрене алып китте»,— дип. «Ул ник динне сатып кайтсын, безнең динемез сатыла торган дин түгел ич. Хосусән Собраниегә бөтен әһле ислам голямасы (Әһле   ислам голямасы — мөселман   укымышлылары,   муллалар.) җыелганда, дин сатмак һичбер гакыллы кешенең хәтеренә китерелергә ярый торган эш тә түгел»,— дип ник әйтмәдеңез? Шундый кабахәт сүзләрне сөйләп йөргәндә, ничөн ул кадәр сөкүттә булдыңыз? Инде хәзердә: «Фикер» идарәсен кырдырам, ваттырам»,— дип сөйләп утырганда, аңар итәк астыннан спичка сызып, пожар чыгарасыз.
Хәйрулланы бездән артыграк үзеңез беләсез бит. Карт абзасы мәшһүр Тау Гайни үлгәч, мәрхүмнең малын үзләре генә алып, хатыны Мәфтуха Гыйззәтулла кызына бирдермәскә йөргәне ни булды? Шәригать сатылырга яраса иде, мәрхүмнең хатынына мал бирмәзләр иде,— чөнки Хәйрулла Духовный собраниене, Окружной палатаны, министрны калдырмады. Карт бабамызның малын хатынына бирдермәскә гаять иҗтиһад итте (Иҗтиһад итү — тырышу.). Ләкин безем шәригатемез, динемез кайда ул сатылырга,— әлхәмделиллаһ, шәригать көчле, һәрвакыт үзенең куәтендә булып, Духовный собрание шәригать илән дуб-дугъры барадыр. Вә дәхи, һәр каюңызга мәгълүм бит, кәчән сәнәләрдә Хәйрулла гаедкә барган икән, гаед мәсҗеднең ишек алдында укылдыгыннан, теге Хәйрулла мәсҗед эченә кереп утырган да, шунда торып, гаед намазыны укымый калган иде. Гаедтән соң мөәззин Ярулла әфәнде мәсҗедкә кергәч, Хәйрулла мөәззингә ябышкан. «Сән безне намаз укытмый калдырдың»,— дип сүгеп, төрткәләп җибәргәндә, мөәззин, мискин, һаман бер сүз дә әйтә алмый калган иде.
Вә дәхи: шул Хәйрулла абзый үзенең егерме биш ел тереклек итеп торган гыйффәтле (Гыйффәтле — намуслы.), гыйсмәтле (Гыйсмәтле — тыйнак.), Казан мещанины Фәхретдин Әмирев кызы Бибифатима абыстайны аерып җибәргән иде. Җиде-сигез бабаның әнкәсе иде. Шуны аерганда, ничөн сез, муллалар, бер дә хатын тарафыны карамадыңыз? Ул бичарага хәкарәтләр итеп (Хәкарәт итү — мыскыллау, хурлау.), сүгеп, рәнҗетеп, агълатып аерганда, ник тик тордыгыз? Хәзердә Фатима абыстай берәүнең тәрбиясендә бер заэалә (Заэалә — көчкә генә.) сыенып торадыр. Хәлбуки, ике ир баласы бар, берсе өйләнгән, берсе, өйләнмәсә дә, җиткән. Шулай булса да, аналары янына барырга, күрешергә Хәйрулладан рөхсәт бирелмәгән сәбәпле, аналарын асла күрмәйүб йөриләр. Аналары тәрбиясе алар өстенә фарыздыр.
Әй муллалар, сез ничөн шул Хәйруллага әйтмәйсез: «Син, Хәйрулла, аналарын аерсаң да, балаларны аналарыннан аера алмайсән». Аналарын карасыннар, тәрбия итсеннәр, чөнки оҗмах аналар аяк астында табыла, дип пәйгамбәремез әйткән сүзне ничөн укып әмре мәгъруф итмисез (Әмре мәгъруф итү — белдерү.)? Ана кеше балалары илән бер шәһәрдә торып вә мәга һәза (Мәга һәза — шул ук вакытта.) әнкәләре янына бармайуб, килмәйүб йөретергә Хәйрулла нинди мулладан нинди шәригать ишетте икән? Сез, хәзрәтләр, шундый җирләрдә нәһи мөнкир әмре мәгъруфта булырга* (* Начар эшләрдән тыючы булырга.) кирәк иде. Сезне Хәйрулла ашка чакырмаса, башкасы да булыр бит. Үзеңезгә мәгълүм, аллага шөкер, шәһәремез зур,— ашарсыз, туярсыз, курыкмагыз.
«Фикер» гәзитәсендә шәригатькә хилаф (Шәригатькә хилаф — мөселман дин кануннарына каршы.) сүз язылган булыр, «Фикер» сахибе мәгъсум дәгел (Сахибе мәгъсум дәгел — хуҗасы кимчелексез түгел.), хатасы да булыр. Ләкин шуны белергә кирәк: гәзитәдә язылган һәрбер сүз шәригать булып китми, безим шәригатемез алай гәзитә сүзләре илән бозылмый, мәнсүх булмый (Мәнсүх булу — юкка чыгу.). Шәригатемез — Коръәне хәдистер (Коръәне хәдис — Коръән сүзләре.), Коръәне хәдис тә кыямәт барачак, анда бер дә шик-шөбһә юктыр.
Сез Уральск муллаларына сүземез будыр: бастыра торган  китапларыңыз  булса, без  басып  бирүгә  иҗтиһад итәмез, сезләр безнең матбагамызны китаплар, рисаләләр (Рисалә — брошюра, китап, әсәр.) язып бастырып нурландырыңыз. Мөмкин кадәр тәрәкъкыйлеккә (Тәрәкъкый — алга китү, прогресс.) иҗтиһад итеп йөргән «Фикер» идарәсенә бер карыш озын тел чыгарып, халык арасына фитнәләр төшереп йөрмәңез дәю, ушбуны — ачык хатны жәнабеңезә язып, берәр-берәр җавапларыңызны да сорыймыз. Сезнең сүзләрегезне мәмнүнән (Мәмнүнән — канәгатьлек белән.) гәзитәмездә басармыз.

Комментарий язарга


*