ТАТ РУС ENG

Уральскидә Дума членын вә тәвабигын нагайкалау

27 нче августның якшәнбә көне Уральск халкының бик озын вакытлар исеннән чыкмаслык бер көн булды. Бу көн полициянең нагайкаларын, кылыч сыртларын, йозрыкларын газитәләрдән укып кына түгел, бәлки үз күзләре берлә күреп татыдылар. Бу якшәнбәдә булачак митинг губернатор тарафыннан 29 нчы август сиһшәнбә көнгә калдырылган һәм шул көннең булуына рөхсәт (разрешение) булган иде. Бу якшәнбә көн көндез сәгать икедә үк казакларның трубасы: «Всадники други, в поход сабирайтесь, радостный звук вас ко славе зовет!»* (* «Җайдак   дуслар,   походка    әзерләнегез,  шат   авазлар   сезне данга чакыра!») дип уйнап казакларны походка чакыра иде. Сәгать 4 ләрдә, митингне бүген үк ясарга кирәк дип, үзләренең вәкилләренең үткән якшәнбәдә сөйләп бетерә алмаган докладын бу көн тәмам тыңлап бетерү нияте берлә бер меңләп халык җыелган иде. Бәгъзе бер эшчеләр, без 29 нда эш берлән шөгыльләнәбез дә митингка килә алмыйбыз, дип сөйлиләр иде. Шул арада халыкның саны һаман артмакта иде, бераздан халык В. В. Недоносковны чакырырга кеше җибәрделәр. Озакламый Недоносков та килеп җитте. Монда Недоносков халыкка митингнең 29 нчы август сиһшәнбә көнгә тәгаен кыйлынганын һәм хәзер җыелышудан шул  мөгайян   (Мөгайян — тәгаенләнгән.) көндә  җыелышу  артык  икәнен  сөйләде.
Әйтеп китәргә кирәк, шул вакытта халык кулында прокламацияләр дә бар иде, полиция шул җирдән ерак түгел бер җирдә генә торып, хәзергә халыкка катышмый иде, кисәктән генә бер тарафтан казаклар килеп чыкты. Боларны күргәч, теге полиция халыкка таба юнәлде. Недоносков, янә җыелышны мөгайян сиһшәнбә  көнне  ясау  мәслихәт икәнен  тәкрарлап (Тәкрарлау — кабатлау.),   үзен  һәртөрле вакыйгаләрдән саклау нияте илә чорнап алган халык арасында өенә таба китте. Менә инде бу җирдә нагайка шәриф (Шәриф — кадерле. Монда  ирония.) башланды.
Бәгъзе ривайәтләргә караганда, мужиклар казакларга таш ыргытканнар икән дә, «нагайка!» командасы шундин соң; бирелгән имеш. Кайсы кешеләр, бер дә сәбәпсез нагайкага ябыштылар, диләр. Тагы бер төрле кешеләр, дөрест, халык арасында бәгъзе берәүләре полиция һәм казакларга таш ыргытты, ләкин ул ыргытучыларны үзләре дә, андый килешсез эшләре өчен, яңаклаганнар, диләр. Хәтта шулкадәр эшләр булды ки, бөтенләй… простой казаклар да халыкны кыйнаганда кыйнаучыларга дәрт берлән булышлык иттеләр.
Недоносковны чорнап алган бер кисәк халык, нагайка бик каты эләктерә башлагач, Недоносков берлә бергә Общество трезвости (Общество трезвости — эчкечелеккә каршы аеклык җәмгыяте.) чәйханәсенә качып керделәр. Ләкин бу аларны коткармады. Дүрт тарафы казаклар берлән мөхасарә кыйлынган (Мөхасарә кыйлынган — әйләндереп алынган.) халыкны камап куып, сөртендереп бетергәч, полиция… чәйханәгә атылып кереп, андагы гаеплеләрне-гаепсезләрне, бер дә тикшермиче, төрткәләп, суккалап чыгара башлады. Чәйханәнең биек баскычыннан каты-каты сугулар берлән полиция халыкны түбәнгә озата иде.
Түбәндә икенче җандарлар яңа-яңа нагайкалар берлән сыйлыйлар иде. Мәрхүм Дума члены Недоносков чәйханә эчендә дә бик яхшы изелеп, яхшук җәрәхәтләнгән иде, тагы баскычтан төшкәндә дә каты-каты сугуларга очрады. Хәтта урамга чыккач, публика күз алдында да кыйнадылар. Аны дәрхаль (Дәрхаль — шунда ук.) арестовать итеп, конвой астында төрмәгә озаттылар. Тагы Пулин фамилияле бер семинарист та бик каты кыйналды.
Полиция урамда күренгән һәрбер кешене бик каты куып, күзенә кем күренсә шуны кыйнап йөрде. Бу кыйналуга бер дә митинг берлә эш итмәгән кешеләр дә эләкте. Шул җөмләдән, яңа гына стачкадан кайтып, митингне тамаша итеп торган Шапошниковның доверенный приказчигы да таяк ашады.
Бигрәк тә бушка кыйналган кешеләрдән берсе: Невский чиркәүдә  тыныч  кына  чукынып,  вечерня   (Вечерня — кичке гыйбадәт.) артыннан җырлаудан башка гөнаһы булмаган певчий (Певчий — чиркәү хорында җырлаучы.) Голубцев та нагайкадан чибәр үк өлеш алды. Ул урамдагы тавышны карамакчы булып чиркәүдән чыгып, митинг урынына килгәч тә, «вот этот самый!» тавышы берлән бер полицейский моның өстенә атылды да кыйнарга тотынды. Бичара Голубцевны алдагы явыз язмышлардан әллә ничек полицеймистр генә саклаган. Әлхасыйль (Әлхасыйль — кыскасы.), монда тора алмыйча, ятырлык дәрәҗәдә кыйналганнар, нәмәгълүм бер мөддәткә (Намәгълүм бер мөддәткә — билгесез вакытка  кадәр.) арестовать ителгәннәр бик күп булды.
Кайсыбер халыкны кыйнауга ярдәм итүчеләр: «Без бүген сум егермешәр тиен акча хасил иттек әле»,— дип мактанып йөриләр икән. Полиция әйткәндә «бунт» ярты сәгать кадәр аз бер мөддәт эчендә таратылды, бичара халык казакларга каршылык итәргә уйлап та карамады.
Бу урында командующий Уральский областьның военный губернаторы иде. Кич берлән төрмә көчле каравыллар берлән сакланды. Иртәгесен шул каравылчыларга тагы 50 казак барып кушылды.

 

Тәвабигъ — иярүче.

Комментарий язарга


*