ТАТ РУС ENG

Уральскидә Думага сайлаулар

Безнең шәһәр халкы бер дәрәҗә тәрәкъкый тапса да, карагруһ Таифәсенең гаять тырышып кире тордыкларыннан бик яктырып җитә алмыйлар. Бу ел сайлаулар вакытында карагруһлар бик тырыштылар. Әмма никадәр тырышсалар да, мәгънә чыгара алмадылар, выборщик спискасын бөтенләй чын мөрит ялганчы кешеләрдән генә тәгаен кыйлсалар да, эшләре максудларынча булмады. Ләкин, үзләренең максудлары хасил булмагач, өсткә чыккан партиягә дошманлык итеп, аны таратырга бөтен иҗтиһадларыны сарыф иттеләр. Тырыша-тырыша, Камил Мотыйгыйны спискадан чыгардылар. Чыгардылар, әмма нинди файда таптылар? Һәмишә Думага аларның кешесе сайланмады. Эшче халык өчен җанын фида итәргә разый булган кеше китте. Инде бу көн мөселманнарны дәхи алдарга тотындылар. Бичара мәзлүм халык үзләренең сайланмыш депутатларына наказ бирергә дип йөргәндә, бунлар: — Ул нәрсәгә кирәк? Без әле дә бик тыныч ятамыз. Безгә тынычлык кирәк,— дип котыртырга тотындылар.
Әй, иптәшләр! Алданмаңыз, болар — сезнең дошманнарыңыздыр, болар тик үз файдалары өчен генә тырышып, сезне әсирлектән чыкмасын дип тырышучылардыр. Гайрәтеңездә сабит булып, теләгән нәрсәләреңезне язып, үзеңезнең кирәкләреңезне сорап вәкилеңезгә җибәреңез.

Торгыл, күтәрел, эшче кешеләр,
Каршы тор дошманга, ач кешеләр!
 
Яңгыра дөньяга, үч авазы!
Алга, алга, алга!..

Эш вакыйган бу тарика улыб, Камил Мотыйгый партиясе галиб чыкса да, мәзкүр дошманнар  аркылы төшеп, губернаторга шикаять итеп вә гайре мөтәнаһи донослар йөртеп, Камил Мотыйгыйны иртәгә сайлау булачак көнендә генә выборщиклыктан чыгарттылар. Бу хәл шәһәр әһалисенә гаять тәэсир итеп, күп төрле кыйль вә кальгә сәбәп булды. Уральскидә ике кеше бергә очраса, шул хәлне сөйләмәктәдерләр.
 
Тәрәкъкый тапса да — алга китсә дә.
Таифә — төркем, партия.
Выборщик спискасы — сайлаучылар вәкилләренең исемлеге.
Чын мөрит — ишан иярчене.
Иҗтиһад — тырышлык.
Һәмишә — барыбер.
Дәхи — тагын.
Мәзлум — изелгән, җәберләнгән.
Сабит булу — нык тору.
Вакыйган – чынында.
Бу тарика улыб – болай, бу рәвештә булып.
Галиб чыгу — җиңеп чыгу.
Мәзкүр — әлеге.
Гайре мөтәнаһи — башка бик күп.
Шәһәр әһалисе — шәһәр халкы.
Кыйль вә каль — гайбәт, сүз йөртү.

Комментарий язарга


*