ТАТ РУС ENG

Уральскидә хөррият бәйрәме

Үткән 20 нче августта көндез сәгать 12 чамаларында Городской театр залында, таратылган Дума члены В. В. Недоносков җәнабләре, үзен сайлап җибәргән халыкны җыеп, аларга вәкилләрнең манифестын укыды. Һәм халыкның тапшырган эшләрен җиренә китерә алмаганлыгында, билгеле, үзенең гаепсезлеген күрсәтеп, бюрократиянең халыкның теләкләрен бервакытта да бирергә нияте юклыгы вә искечә: «Ул нинди халык? Без аларны танымыйбыз»,— дип торганлыгын ап-ачык аңлатып, гаять үткен, гаять тәэсирле хотбәләр сөйләде.
Халык Недоносковны театрга кадәр кулдан-кулга күтәреп, хөрмәтләп китерделәр. Театрның эчендә чебен оча алмаслык дәрәҗәдә халык тулган иде. Һәрбер ишек төпләренә, бюрократларны кертмәс өчен, халыкның үз арасыннан хосусый гаскәр дә сайланып куелды. Недоносков нотык сөйләргә тотыныр-тотынмас, әллә кайдан 30 лап атлы казак килеп чыгып, театр әйләнәсен чолгап алдылар. Бераздан 10—15 баш жандармалар эчендә шәһәрнең атаманнары вә политсәмистерләре һәм шуларга охшашлылары да килеп төшеп, борынгы горурлыклары вә күтәрелгән борыннары илә театр ишегеннән шарт-шарт басып кереп китмәкче булдылар; үзләренең уйларынча, анда кереп, Недоносковны әллә нинди статья буенча арестовайт итмәкче иделәр. Ләкин теге халык гаскәре боларга юри кунакка караган күз берлән карадылар, боларны ишектән кертү түгел, якын да җибәрмәделәр. Бичаралар, ары бәрелделәр, бире төртелделәр, — гөнаһ шомлыгы, халык гаскәре җибәрми. Бюрократлар, аптырагач: «Әллә безне танымыйсызмы? Без — начальство бит! Без үзлегебездән килмәдек, закон куша бит»,— диделәр. Халык та: «Беләбез, беләбез, безгә кем икәнегезне сөйләмәгез! Без сезне бик яхшы таныйбыз»,— дип җавапландылар!
Әлхасыйль, алар бик озак тартышсалар да, бернәрсә   дә чыкмагач,    бичаралар,   тәпи-тәпи    генә,   килгән юллары берлән киттеләр. Теге, театр әйләнәсен чолгап алган казакларның да яртысыннан күбрәге, үзләрен ни өчен чакырганнарын аңлагач та: «Без кеше үтермибез!»— дип, кайтып киткәннәр иде. Недоносков та һәр хәрефе халыкның ихласын арттыра торган хотбәсен сөйләп бетерде. Халык аны тагын уч төпләренә күтәреп чыгардылар. «Урра! Урра!! Да здравствует свобода! Бетсен халык каныннан алтын ясау!» тавышлары «Сәет Баттал» китабындагы әллә кем батырның нәгърәсе шикелле бөтен шәһәрне яңгыратты.
Недоносковны шул күтәргәннән-күтәреп, шәһәребезнең иң зур урамы буенча, кызыл флаглар күтәреп, революционный җырулар җырлап, квартирына кадәр алып бардылар. Урамның тротуарында да, уртасында да кап-кара халык диңгезе дулкынлана иде. Һәммәсенең күзе уртада хөррият манарасы төсле күренеп барган Недоносковта иде. Бу бер моңгарча күренмәгән хөррият бәйрәме булды.
Монда хиссиятле күңелләргә әллә нинди моңлыклар, әллә ни төсле дәртләр бар иде. Моның инсанга иткән тәэсиреннән еламыйча түзмәк мөмкин түгел иде.
27 нче августта тагы бер митинг булачак. Утаман бу митингка каршы бик каты бармак селкеп торадыр. Ни булыр? Тагы язармын.

Хотбә — речь, вәгазь.
Нәгърә — каты кычкыру.
Инсан — кеше.
Утаман — бу урында — казаклар атаманы, башлыгы.

Комментарий язарга


*