ТАТ РУС ENG

Уральскидә җәмгыяте хәйрия башлануы

Хәерле булсын җәмгыяте хәйрия. Бу җәмгыять шәһәремездә улан миллән угылларыны голүм вә мәгариф үгрәтеп, тәрәкъкый иттермәйә насыйб булсын, шулай булсын, амин, амин!
Уральскидә җәмгыяте хәйрия башланадыр. Бу башлауларны башка шәһәр халыклары җиңел генә булган дип уйламасыннар тагын. Буның җәфа вә мәшәкатьләре күп булды. Эшнең артыннан йөргән кешеләр җәфаландылар, хафаландылар, сәламәтлекләрен югалтып, агырып та алдылар. Ни булса да булды. Аллаһе тәгалә бу эшнең артындин йөрүчеләрнең дөньяда, ахирәттә әҗерләрен вирсен. Бу җәмгыяте хәйрия башлануы Уральски халкының телләрендә озак заман хикәят булып сөйләнәчәктер, һәм күп кешеләрнең ядында дастан булып калачактыр.
Буның башлануында булган вакыйгаләрне укыган кеше Уральскидә дә Бәләбәй өязендәге кеби муллалар вар икәнлегенә ышаначактыр. Шәһәремезнең бер игътибарлы гына мулласына җәмгыяте хәйриягә член (әгъза) булу өчен кул куйдырырга баргач, бер сифилис агърыкы илә мөбтәля улыб яткан байга барып мәслихәт кыйлышмыйча кул куймыйм, дигән. Ул сифилис илә мөбтәля бай: «Кул куйган кешеләр иң әүвәл кырык мең тәнкә акчаларын хәзерләсеннәр»,— дип әйтә имеш, һәм, бу сүзе илә бер җуан корсаклы байны да котыртып, кул куйдыртмаган. Инде тамак артыннан йөрүче гавам халкы, буны күреп, җәмгыяте хәйриядән кыр кәҗәләре шикелле өректеләр — кул куючы бик аз табылды.
Халыкның күбесе: «Муллалар кул куйса, без дә куямыз»,— дигәч, муллаларга йөрергә башлаганнар иде. Иң әүвәл Габдерәкыйп хәзрәт йөрүчеләрнең борынына нос куеп чыгарган. Аннан соңра мәшһүр кулламачи, гадәд тулмаенча никах укучы Садыйк муллага барганнар икән, ул: «Мин, халык куйса, кул куям»,— дигән. Шуннан соңра, йөрүчеләр, өмидләрен кисеп, Гайниҗамал хәзрәт шикеллеләргә бөтенләй бармаганнар. Бу эштә маклерлар да тыгылмый калмады. Кара чутыр Галим абзый да: «Без биш йөз кеше җыйналышып гариза бирәмез, җәмгыяте хәйрия булмасын»,— дип, үзенең әгъваннарыны котыртып, «дуңгыздан бер кыл» дигән кабилдән, чәй эчеп йөргән.
Мәгълүм Шәрулла бай да: «Әгәр җәмгыяте хәйриягә Камил Мотыйгый, Нигъмәтулла Бәхтизин вә Госман Коләхмәтевлар катышмасалар, мин керәм»,— дип, халыкны куркытмакчы булган. Менә шундаен фетнәләрне уздырып, югарыда мәзкүр өч кешеләрнең гайрәте илә җәмгыяте хәйрия һаман булачак булды.
Берничә мәгърифәтле кешеләр җыйналышып, жәмгыяте хәйриянең уставларын тәртип кыйлып, явочный порядка буенча рөхсәт алып, озакламый эшкә тотыначаклардыр. Хак тәгалә хәзрәте хәерле нәтиҗәләр тугъдырмайа мөяссәр итсен.
Эт өрер — кәрван йөрер.
Бундаен имамнар Уральск кеби зур шәһәрләрдә һәм юк дәгелдер, җәһаләт безне һәр кайда чолгап алган.

Җәмгыяте хәйрия — ярдәм җәмгыяте.
Голүм — гыйлемнәр.
Тәрәкъкый иттерү — алга җибәрү, үстерү.
Агърыкы илә мөбтәля улыб — авыруына дучар булып,
Гадәд тулмаенча — яшь тулмыйча.
Әгъван — ярдәмче.
Дигән кабилдән — дигән шикелле.
Мәзкүр — искә алынган, әйтелгән.
Мөяссәр итү — җиңеллек бирү.
Җәһаләт — наданлык.

Комментарий язарга


*