ТАТ РУС ENG

Уральскидә сайлаулар

Предвыборный собраниеләр була башлады. Шинбә көн кич Общество трезвости чәйханәсендә приказчиклар җыелышы булды. Бу җыелышның председателе Шишсоватов приказчиклар особый группага бүленү мәсьәләсене чыкарды. Колотилиннар, Дмитриевләр аерылуны мәслихәт күрделәр. Җыелышта мөселманнар бик аз иде, рус халкы бик күп җыйналган иде. Думага барырга хәзер торучы үзе дә арттан гына карап, мәҗлесне сынап торды. Аның хосусында сүз сөйләүче вә аны илтифатка алучы булмады. Юкарыда зикер ителмеш кешеләр — «күп белүчеләр» үзләренең сүзләрен тәмам итдектән соңра, гәзитәмезнең мөхәррире*, торып, ушбуны сөйләде:

— Граждане!

Аерылу һәрвакыт начарлыкка илтәдер.

Аерылмаңыз!

Хәзер сезгә үзеңезгә файдалы кешеләрне выборщик сайларга кирәк. Әгәр сезнең фикереңезгә байлар вә интеллигентлар каршы килмәсә, аларны да кабул кыйлыгыз.

Хөррият, ирек — барча кешеләргәдер; бай, фәкыйрь, галим, җаһил, ир вә хатын һәм милләт аерылмаенча, һәркемгә бертигездер.

Буңа каршы Дмитриев, торып:

— Без байлар илә кушылмыймыз, йитәр инде анларны ялавымыз, — диде.

Камил Мотыйгый:

— Бән байлар илә аларны байлыклары, капиталист булдыклары өчен кушылыгыз, димәдем. Юк!

Әгәр фикерләре муафикъ булып, сез теләгән кешеләрне алар да теләсәләр, шул вакыт кушылыгыз, дидем.

— Долой провокаторов!

— Долой вредных людей для народа!

— Граждане, төшенеңез, бән ни әйтәм!

Бу сүзгә җәмәгать, бик разый улып, бик озак кул чаптылар. Җыелышта Дмитриев вә Колотилиннарның дәрәҗәләре вә кем идекләре мәгълүм улды.

Соңра җыелыш, үзләренең араларыннан сайлау эшләрен карап йөрмәк өчен, комиссия ясауны мәслихәт күреп, бер унлап кеше тәгаен итеп, җыелыш тәмам булды.

Икенче көн — 10 декабрь якшәнбә көне — Пушкинский домда көндез сәгать бердә рабочийлар җыелышы булды. Бу җыелышта халык дәхи дә күбрәк булды, мөселманнар да әүвәлге җыелышка караганда бер-ике кеше артык иде. Пушкинский дом бөтенләй тулды. Артта Краузе кеби күзлекле кешеләр дә карап торалар иде. Халык җыелышка председатель сайларга тотындылар. Бәгъзеләр, Краузене сайлыйк, дигән иде, бөтен җәмәгать «Не надо!» дип кычкырып һәм сызгырдылар. Соңра Гутманны мәслихәт күргәннәр иде. Ул җыелышның башында була алмады. Соңра килеп, кичегеп калды. Кеше табылмагач, җәмәгать, чар-начар, Колотилинны сайладылар. Ул, председатель булгач, бик озак төшендерергә азапланып, үзенең фикерене җәмәгатькә бәян итәргә тотынды. Ләкин халык бер дә төшенмәде. Бик күп төрле болгатулар вә халыкны ялңыз сүз илә исертүләр булганны күреп, Камил Мотыйгый, халык эченнән торып, урындыклар өстенә басып, ушбу яндыргыч сүзләрне каты тавыш вә чын ихлас илә диде:

— Граждане!

Уйлагыз!

Хәзерге вакыт сезнең өчен бик газиз вакыттыр.

Сез үзеңезнең хәлеңезне төзәтергә теләсәңез, хәзер сезгә тырыша торган вакыт тәмам йитте.

Шуның өчен сезгә, иң әүвәл, үзеңезгә лаек вә сезнең хәлеңезне белеп, сезне кызганырдай кешене депутатлыкка сайламак тиеш. Сез хәлеңезне төзәтергә тырышмасаңыз, башка кеше сезнең өчен тырышмас.

Сезгә котылуны һичкем бирмәс —
Нә Алла вә нә падишаһ, вә нә баһадир;
Сез котылмакга йитәрсез
Үзеңезнең кулларыңыз илә…**

 Сезгә көрәшү лязим!

Көрәшү!
Сакланыңыз хәйләкәр адәмнәрдән!

Шул сүзләрене бетерер-бетермәс, җәмәгать «браво!» тавышлары илә җир селкетеп кул чабарга тотындылар. Камил Мотыйгый да, шуннан артык сөйләргә вә җыелышта тормакны хаҗәт күрмәйүб, бәгъзе иптәшләрене алып чыгып китте. Аның артыннан барча җәмәгать чыгып таралдылар. Руслардан берничә кеше Камил Мотыйгыйның артыннан «Уральский дневник» редакциясенә барып, халык исеменнән тәшәккерләр иттеләр. Бу кешеләр: «Без кара халык бит, берәүне дә танымыйбыз, сез төшендермәсәңез, бәлки, әллә нинди ауларга төшкән булыр идек. Рәхмәт сезләргә, мондан соңра булачак мәҗлесләремезгә килмәкеңези риҗаэ итәмез», — диделәр.

3 нче мәҗлес. Шул ук көндә кич сәгать алтыда «Казан» миһманханәсендә мөселманнар җәмгыяте булды. Председательлеккә Госман әфәнде Коләхметов җәнабләрене сайладылар. Вакытның бик кыйммәтле вакыт идеке, тик торырга инде бер дә ярамаганлыгы вә уйлашырга кирәк идеке, вә бу ел Думага мөселманнанмы яки рустанмы сайлау лязим идеке хакында төрле сүзләр булганнан соңра, җыелышны ясаучы Камил Мотыйгый, бу эшләрне халык илә мөшавәрә кыйлышып, артыннан йөрергә комиссия ясарга вә шул комиссиягә хәзер ышанычлы, булдырырлык кешеләрне тәгаен итмәкне мәгъкуль күрде. Җәмәгать, буңа разый булып, ушбу кешеләрне тәгаен иттеләр: Госман Коләхметов, Шәрәфетдин Каниев, Гомәр хәлфә Хөсәенев, Камил Төхфәтуллин, Мөхәммәтгали Мусин, Хәкимҗан Сөләйманов, Салих Сабитов, Бәдреттин Миңлебаев, Мисбахетдин Хәмидев, Мортаза Гобәйдуллин, Зиннәтулла Мөхәммәтҗанов, Сөләйман Мәсгудев, Камалетдин Кантиев, Габдулла Төхфәтуллин, Җәләлетдин Нәзирев, Фатих Шәрипов. Барчасы уналты кеше.

Бу кешеләр һәр җәмгыятьләргә йөреп, сайлау эшләрендә бик иҗтиһад итеп йөрергә муеннарына алдылар. Булар, үзара җыелышып мәслихәтләр итешер өчен, җомга көн кичке сәгать алтыда җыелырга карар бирделәр.

Шуның илә җыелыш, бик тәртипле сурәттә узып, тәмам булды. Җыелышта шәһәрнең бәгъзе хәзрәтләре, мөәззиннәре, байлары, хәлфә вә шәкертләре, вә башка һөнәр ияләре, вә эшче халык бик күп булды. Мәхкәмә тарафыннан бер чиновник вә бер палисәйски җибәрелмеш иде. Инде киләчәк җыелышларда да мөселманнар гайрәт вә һиммәт күстәреп, файдалы эш чыкарырга насыйп вә мөяссәр булсын.

*гәзитәмезнең мөхәррире — Камил Мотыйгый.
**…үзеңезнең кулларыңыз илә… — бу дүртьюллык «Интернационал»дан (икенче строфасы) тәрҗемә итеп бирелгән.
Общество трезвости — эчкечелеккә каршы җәмгыять.
Зикер ителмеш — телгә алынган.
Җаһил — надан.

 Чар-начар — ихтыярсыз, теләр-теләмәс.

Тәшәккер итү — рәхмәт әйтү.
Риҗаэ итәмез — үтенәбез.
Миһманханә — кунакханә.
Лязем идеке — кирәклеге.
Мөшавәрә — киңәш.
Мәхкәмә — монда: шәһәр идарәсе.
Һиммәт — тырышлык.
Мөяссәр булсын — язсын, насыйп итсен.
("Уральскидә сайлаулар". «Фикер» газетасының 13 декабрь (47 нче) санында баш мәкалә итеп имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынды).

Комментарий язарга


*