ТАТ РУС ENG

Урамда   

Урамга чыктым. Карасам — ике кечкенә балага күзем төште: бу балалар берсен-берсе болай дип хурлашалар:
Берсе: — Фатих — катык, Фатих — катык! Фатих б — к корсак! ырррый, ырррый… Ачуың киләме?! — ди.
Икенчесе [ачуланып]: — Гаяз — көн аяз, Гаяз — көн аяз! Гаяз, эчең быкырдый, тычкан шыкырдый…— дип сузып-сузып әйтә.
Бу көлкене бераз ерактан карап торгач, яннарына бардым. Ни күзем берлән күрим: безнең иң яхшы, иң үткен мөхәррирләремез икән. Исем дә китте, гакылым, да китте. Уф, уф!!!

Комментарий язарга


*