ТАТ РУС ENG

Яңа гәзитә вә журналлар һәм мәкаләләр

Исмәгыйль Гаспринский тагы да «Милләт» исемле бер гәзитә чыгарырга карар биргән. Әүвәлге номеры алдымыздагы рамазан бәйрәмендә чыгачак имеш. Бик яхшы! Фәкать, бер яктан, «Ха-ха-ха» гәзитәсе шикелле кыска гомерле вә, икенче тарафыннан, ике җәпле бер кармак кына булып калмаса ярар иде.
Оренбургта берничә милли хикәяләр язуы илә мәшһүр Шакир Мөхәммәдев җәнабләре тарафыннан атналык «Карчыга» исемле бер журнал чыга башлады. Әүвәлге номеры идарәмезгә килде. Яхшы-яхшы гына рәсемнәре вә көлкеләре бардыр. Сәбат вә дәвамыны телимез…
«Таң йолдызы»нда бу ара Рәшит әфәнде хосусында гүзәл-гүзәл мәкаләләр дәреҗ ителде.
«Йолдыз» гәзитәсендә «Мөгаллим әүвәл» берлә «Сәвадхан»ның шәдәдле мәхарәбәләре язылды. Һади абзыйның «Мөгаллим әүвәл»енә бик кызыгучылар күп икән. Әгәр бер кеше Һади абзый шикелле итеп әлифба китабы язса, Һади абзый аны судка бирәчәк. Сакланыңыз!
Шулук «Йолдыз»ның соңгы номерының фельетонында Тимербай исемле бер казакъ мулласымы, әллә попугаймы, үзенчә бик кызык бер мәкалә язып, попугайлык саткан.
 
Сәбат — фикердә нык торучанлык.
Хосусында — хакында.
Дәреҗ ителү — басылу.
Шәдәдле мәхарәбәләр — авыр сулышлар.

Комментарий язарга


*