ТАТ РУС ENG

Ай, бат!

(Кавказ тормышыннан)

Әле X. авылының халкы моңгар чаклы моның шикелле куркынычлар күргәне юк иде.
Әйтерсең, авылны кан туфаны басып яки авыл аркылы ут бураны үтеп китте. Авыл кешеләре үзләренә ни булганын һич тә аңлый алмыйлар иде.
Ләкин бу куркынычлары акрын-акрын гына туктадылар. Авыл кешеләре дә һушларына килделәр.
Авылда яшьләрдән һичкем дә юк иде. Көтүчеләр һәр көнне кайгылы хәбәрләр алып кайталар иде. Һәр җирдә — нинди булса да бер мәгарәдә, бер чокырда, бер җар астында күмелмәгән мәетләр заһир була иде. Ә вәхши хайваннар инде аларның җеназаларын укып, тәкфин-тәҗһиз итәләр иде. Һичкем мәетләрне эзләп йөреп, күмәргә батырчылык итә алмый иде: көндез мәетләр янында кораллы стражлар саклап торалар иде, ә кич берлән бераз курыкмыйчарак йөрүче җөрьәт иясенә һәрбер таш арасыннан, һәр тау артыннан әҗәл бармагын селкеп, каһәр күрсәтеп тора иде. Мәетләр шулай күмелмәгән хәленчә калалар иде. Аларның актыккы сыгына торган урыннарына (мәкъбәрәләренә) керүләре дә мәмнугъ иде.
Аналар никадәр күз яшьләре түктеләр, бичараларның һәммәсе диярлек кара төсле «матәм» киемнәрен кими калмаганнар иде.
Яхшы әле шул кешегә, әле ул моңгар кадәр үзенең якыннарыннан һичбер төрле хәбәр ишетмәгән. «Кем белә, бәлки ул качып котылгандыр, ихтимал, яшеренеп калгандыр…». Бу «ихтимал» илә «бәлки» бер зәгыйфь кенә таянычның шәүләсе иделәр. Һәр ничек бу кызганычлы «бәлки» вә «шаять» бер төрле җуану гына иде.
Фатима шулай ук шул ихтимал илә бәлкигә таянып тора иде. Теге куркынычлы көннән бирле бер атна үткән, ә аның сөекле угылы Фоадның мәетене һичкем күрмәгән.
Әйдә ул аны гомергә дә күрмәсен, әйдә аның карт күзләре сукыраеп бетсеннәр иде дә, тик аның күз нуры Фоад бу минутларда тере микән, үле микән — тик бер хәбәре генә беленсен иде…
Шулай уйлый-уйлый, Фатиманың куллары гөбе көрәгене селкетәләр иде.
Кисәктән ул гөбене куйды да бер нәрсәдән әсәрләнде.
Күрше ишек алдында бер назлы гына нәфис тавыш, акрын гына хәсрәтле-хәсрәтле бер кыз тавышы җыруны көйли иде:

Төтен чыккан йөрәкләрдән — чокырларны томан алган;
Бөтен кырлар гөнаһсызлардан аккан канлә алланган.
Җылаңыз, вәлидат: хәсрәт илән йөзләр чокырлансын,
Бу вәхшәтләрне күргәнче әбәд күзләр сукырлансын.
Сези чын кызганып һәрдәмдә сез агъларга башларда —
Бәрабәр агълыйур  кырлар, агачлар бергә ташлар да.

— Ах, Бакирә, тагы син үзеңнең шигырең берлә минем йөрәгемне тырныйсың, — дип, эченнән генә сөйләп, ваһ дип, Фатима алъяпкычы берлә йөзен каплады.
Бакирә… Тик ялгыз бу исем үзе генә Фатиманың күңелендә хисапсыз күп хиссиятләр уйгата иде. Бакирә аның сөекле угылының мәгъшукасе иде.
Бер көнне (аһ, ул көнгә Аллаһ рәхмәт итсен!) Фати¬ма үз күзе берлә Фоад берлә Бакирәнең әнә шул җирдә генә стенага сөялеп сөйләшеп торганнарын күргән иде; Фатиманың бу минутларда ни сизгәнен Фоад шикелле нурлы вә гүзәл екетнең һәм дә бер кара күзле мәхбүбәгә гашыйк булган бер егетнең анасы гына белер.
Ике гашыйк, бичаралар, ананы күргәч, куркытылган куяннар кеби, икесе ике якка йөгерешеп качалар иде. Ә ана исә, тик бер нәүгы бәхтияранә тәбәссем берлә генә көлә иде. Ул бәхетле иде.
Ә хәзер? Һәр кич Бакирә, өйдән чыгып, стена буена утырып (Ходай белсен, ул шигырьне татар кызлары кайчан чыгаргандыр?), асла картаймый торган бер шигырьне көйләп утыра иде. Фатима күзен сөртеп алды да, акрын гына стена янына килде. Мәгълүм сәбәптән үзенең күңеленә сөекле булган стена янына килеп, карап  торды: Бакирә башын түбән салган, оек бәйләп утыра иде. Аның ире-ире күз яшьләре яңак буеннан тәгәрәп эш өстенә төшәләр иде. Ул җан яндыргыч тавыш берлән җырлый иде.
Гүя бу — җыру түгел, газапланган йөрәкнең сугуы иде.

Бу ямьсез тауның өстеннән каһәрле нинди җил исте?
Исеп, аңсыздан ул безнең йөрәкләрне кисеп кичте.

Нә яшьне-картны белде, кыз-екетләрне нә форкъ итте:
Тоташтан екты, якты, атты, хәсрәтләргә гаркъ итте.

Исеркәб хәлемезне, кычкырып егълый хәҗәрләр дә;
Салынды, башларын бөкте, иелделәр шәҗәрләр дә.

Әгәр сахрага чыксаң, файдасыз,— тик хәсрәтең артыр;
Хәяттан биздереп, сирең үлмәгә мәйлеңе тартыр.

Кием кимеш кызылдан һәр чәчәкләр, лаләләр, гөлләр;
Кубармыш аһ вә фөрьяды алар өстендә былбыллар.

Киемнәрне кызыл берлән кара төстән киендек без;
Күңелле туйны туйларга җыелдык һәм өелдек без.

Вә егъладык ачы күз яшь белән безләр, тын алмастан,
Вәликин дилдәги хәсрәтне һич егълап чыгармассән;

Исеркәб хәлемезне кычкырып егълый хәҗәрләр дә;
Салынды, башларын бөкте, иелделәр шәҗәрләр дә.

Фатиманың йөрәге өзелеп чыгарга җитеште. Аның үксеп-үксеп кенә җылавы үкерүгә әйләнеп китте. Кыз бертөрле куркылган нәзарыны аның тарафына сузып җибәрде дә җырудан туктады. Ул, җылау тавышын ишеткәч, стена артында ни хәл булганын аңлады. Фатима хәзер бу сөекле башны нинди шатлык берлән кочаклап, угылы Фоад урынына үзенең аналык күкрәгенә китереп кысар иде! Бу минутта Бакирә аның күңелендәге югалган угылының мәхәббәте саклана торган урынны ишгаль итте. Ул арыганча-талганча җылады, аңгар җиңгелрәк төсле булып китте. Аңгар үзенең югалган гыйшкы өчен сыгылып-сыгылып егълаган Бакирә кызганыч, була башлады.
—    Белмим, кайсыбызның хәсрәтебез артыктыр, мискинә Бакирә, — шаять, Аллаһе Тәгалә хәзрәте, синең тавышыңны ишетеп, мәрхәмәт итәр; ихтимал, мин гөнаһлымын, — дип,  аның иреннәре хәрәкәтләнә иде.
Ул стена яныннан акрын гына тартылды да, баягы гөбегә тотынып, янәдән эшкә кереште.
Кич булды. Кояш баерга якынлашты.
Тизрәк майны атлап төшерергә кирәк, озакламый Шәүкәт үзенең көтүе берлән кайтыр; ул тагы да тизрәк эшли башлады.
Капка шыгырррр! итеп җырлап ачылды. Ишек алдында 7—8 яшәрлек бер бала күренде. Бу Шәүкәт иде. Ул җылый иде.
Ана, гөбене ташлады да, калтырап, угылы янына йөгереп килде.
—    Җаным, Шәүкәт, Ходай өчен,  шулай ук көтү?..
Бала, бер сүз дәшмичә, һаман җылый иде.
—    Таладылар? Алып киттеләр? Әрмәннәр…
Бик көч берлән генә Шәүкәт:
—    Юк, — диде дә яше берлән коелып китте.
—    Кайда соң көтүең?
—    Кырда калды. Әни, мин җөгереп кайттым. Мин Фоад абыйны күрдем, ул җар астында ятадыр иде.
Ул шундыйн артык сүз әйтә алмады, аны күз яше буды. Һәм моннан артыгы кирәкми дә иде; анасының җаны бу фәлякәт-хәкыйкатьне сизенде. Бала кырда агасының мәетен күргән. Монда инде бичара анага сорашып торырга нинди хаҗәт бар?
Сүзләре иреннәрендә катып калды, тик күкрәгендә генә бернәрсә өзеләм-өзеләм дигән төсле тора иде, күзләрендә яшь иде.
Кояш баеды. Көтү үзе кайтып, [маллар] урыннарына кереп таралдылар.
Гөбе атлап бетермәгән мае илән урынында тора иде. Авылны караңгылык басты. Фатима, бичара, таш булып катып калган төсле, аслан селкенмичә һәм бер эндәшмичә һаман утыра иде. Күзләрен бертөрле фикерсез карау илә бер ноктага терәгән иде. Аһ, болай карау никадәр куркыныч, никадәр хәсрәтне ачып күрсәтәдер!..
Шәүкәт тә, әнкәсе янына елышып, тик утыра иде. Һәр икесе теге куркынычлы вә өмидсез вакыйгәнең тәэсире илә тәмам телсез-җансыз булып калганнар иде. Боларның вөҗүдләрен караңгылыктан кыенлык берлә генә аерырлык иде. Сәгатьләр сәгать артындыйн баралар иде. Инде авыл йоклый иде. Фатима торды да өйгә таба керде. Аннан кулына тимер көрәк һәм кәфенлек тотып чыкты. Хәзер аның хәрәкәтләре җитди һәм каты иде; чөнки угылыны күмәргә кирәк. Ул, үзенә каршы җир вә күк әһле берегеп килсә дә, бөтен сахра һәртөрле хәшәрәт берлә тулса да, үзенең муеныннан бу мөкаддәс бурычны төшерәчәк. Газиз вә җаныннан кадерле угылының тәнен вәхши хайваннар тырнап ятканда, бер ананың бу уйдан кайтуы мөтәсаувәрмедер?
Ләкин мондый караңгы һәм дә һәр тарафтан әҗәл исе килеп торган төндә ул мәетне ничек табарга кирәк? Ул уйга төште.
—    Җаным Шәүкәт! Син беләсеңме урынын?
—    Әйе, әни, беләм. Ерак, авылдан бик ерак.
—    Җә алайса, тор Ходай өчен! Барабыз, тор! Бала әллә нишләп китеп, бер сөаль көтү нәзары илә анасына карады:
—    Кая барыйк дисең?
—    Фоад абыеңны күмәргә барыйк.
—    Әнкәй, мин куркам, хәзер караңгы… Алар анда, әнкәй…
—    Әллә мин синең берлә бергә түгелме, җаным? Барыйк, Ходай өчен! Ул синең агаң ич, аны шул көе калдырырга гөнаһ бит.
Анасы бергә ич, аны анасы саклый ич; һәр ана да үзенең баласына һәр нәрсәгә кадыйр булып күренә бит. Шәүкәт җәсарәтләнде. Алар чыктылар.
Ай юк иде. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы иде. Болар сакланып кына баралар иде.
Бала бер анасына, бер караңгылыкта әллә нинди гаҗәп сурәтләр берлә сурәтләнеп күренгән нәрсәләргә карап бара иде.
—    Әни, куркам, кара әле, артымыздан әллә кем килә.
—    Акрын, Ходай өчен! Һичкем дә юк, — дип, ана баланы җәсарәтләндерә иде; шулай да аңгар да әллә нинди аяк тавышлары ишетелгән төсле була иде. Икесе дә артка әйләнеп карадылар, ләкин һичкем юк иде. Авыл һаман ераклана бара иде. Шәүкәткә һаман караңгылык зурая барган шикелле тоела иде. Ләкин бу аны куркытмый иде. Тик кылый Газнәфәрнең бакчасы яныннан үтәргә тугъры килә. Шәүкәт көндез дә ул җирдән ихтыяры берлән үтәргә теләми иде. Ә төнлә!.. Аңгар бит бу тугърыда ни генә сөйләмәгәннәр иде: гүя бу кылый Газнәфәр һәрвакыт үзенең бакчасы буенда йөри торган булган имеш. Һәм шуннан чыгып, җыш-җыш көтүчеләргә һөҗүм итә имеш, аның утлы чәчләре үрә тора торган булган имеш; күзләре бик ямьсез, бик усал булган, авызы зур булган, иреннәре күбекле булган, тавышы бик куркыныч булган имеш.
Бер көнне стена ишелеп төшеп, Газнәфәрне басып үтергән имеш, ләкин ул хәзер шул җимерелгән стена астыннан чыгып, төнлә берлә кырларда, канауларда йөри, диләр. Әгәр ул хәзер дә шунда булса? Ул, ихтимал, кисәктән чыгар да, боларның артыннан йөгерер дә кычкырыр…
Менә шул бакчага, шул җимерелгән стенага җиттеләр.
—    Әни, куркам… Кара әле, кем килә?.. Бу Газнәфәр, аның чәчләре… күзләре… Әнкәем!..
—    Курыкма, җаным, тот менә минем кулымны. Менә шулай.
Фатима үзе дә калтырана башлады. Баланың куркып кына текәлеп караган урынында гүя бер нәрсә торган шикелле күренә иде. Ул күренгән нәрсә, үтеп киткәнлек берлән, гаиб булды. Ана илә угыл бер-берсенә бик каты ябыштылар да, бу куркынычлы урыннан тизрәк үтәр өчен, адымнарыны тиз-тизләделәр.
—    Еракмы әле, җаным Шәүкәт?
—    Белмим, әнкәй… беләмсең, әни, әнә тегендә зур бер су бар. Шул суны чыгарбыз да, бара-бара-бара торгач, бер кара ташка җитәрбез. Ул шунда.
Алар туктамадылар, һәр тарафта тынычлык хөкем сөрә иде. Күктә салкын йолдызлар ялт-йолт ялкынланып торалар иде. Табигать йокының бөек куенында ялкауланып, тынычланып ята иде. Йолдызларның сөекле яктылары аның тынычлыгын бозмыйдыр иде. Аңсыздан шул йокыдагы урыннан шомлы ябалак тавышы ишетелеп китте.
—    Әнкәй, ябалак кычкыра… Бу яхшылыкка түгел, дөрест бит, ә? Мин куркам.
Анасы дәшмәде. Ул үзе дә курыкты.
Менә караңгылыкта тагы әллә нинди кош тавышы ишетелде, бу тавыш бик кызганычлы, бик ачы иде: ахры, бер бичара кош яңгылыш карчыга яки ябалакның тырнагына ләккәндер дә, котылырга бер яктан да ярдәм булмагач, җан ачыйгы берлән кычкыра вә фөрьяд кыйла торгандыр.
Фатиманың йөрәге җәрәхәтләнеп кысылып китте, гүя бу кош тавышы аның бичара күз нуры Шәүкәтнең ерткучы хайваннар тырнагына эләгеп кычкырганы төсле тоелды. Бала үзенең кечкенә кулына ничек ике тамчы җылы күз яшьләре тамганын сизде. Ул әнкәсенә карады. Әнкәсенең йөзләре караңгыда күренми иде. Әмма кечкенә йөрәк бик каты газаплана вә авырта иде.
Бу гаять тә эссе вә мискинанә күз яшьләре иде. Фатиманың күзләреннән аны хәсрәт ихтыярсыз сыгып чыгарган иде.
Бала үзенең гакылы берлән, әнине минем шикаятьләрем, минем куркаклыгым егълатты, бу күз яшьләренә мин сәбәп, дип, үзенчә балалык хәйләсе илә анасын җуатырга кереште:
—    Беләмсең, әни, мин хәзер бер нәрсәдән дә курыкмыйм, бөтенләй курыкмыйм… Син минем берлә бит. Әйдә, кылый Газнәфәр килсен, син мине аңгар бирмәссең, синең тимер көрәгең бар. Әгәр алар килсәләр, без менә шул куе арышлар арасына кереп качарбыз, алар безне күрмәсләр.
—    Әйе, җаным, тик, зинһар, тавышламый тор, юк исә алар ишетерләр.
Бала сөкүт итте. Болар һаман баралар, баралар… Менә теге зур су. Вакыт соң инде. Болар туктадылар. Кисәктән бер аяк тавышы ишетелде, һәр икесе борылып карадылар. Әллә нинди бер карамчык күренгән төсле булып китте дә, тагы күздән гаиб булып, золмәтне җырып, ашыгып кына, боларга күренер-күренмәс рәвешчә генә, болардан югарырак бер җирдән судан чыгып китте. Еракта, суның ары ягында, тып-тын бер караңгылык падишаһлык сөрә иде. Тик күренер-күренмәс рәвештә камышлар, агачларның акрын гына селкенгәннәре бераз аерыла иде.
Золмәт эчендә картина һаман алмашынган төсле күренә иде. Кырлар, таулар, агачлар гяһ югары менгән, гяһ түбән төшкән шикелле иде. Ана илә бала куркудан калтырыйлар иде.
— Менә шул, әнкәем, күрәмсең, әнә тегендә.
Бала кулы илә түбәчекләрне күрсәтә иде.
Фатима уйлар эчендә су якасында туктады. Аның башында ушбу караңгы төн шикелле караңгы, ушбу куркынычлы таулар вә түбәчекләр шикелле куркынычлы уйлар көтү-көтү йөри иде. Барыргамы, әллә кайтыргамы? Ул үзе өчен курыкмыйдыр иде: аңгар Фоадсыз гомер итүдә ни кызык бар? Ләкин Шәүкәт… Әгәр аңгар бер-бер кыенлык төшсә? Төн рәхимсез, караңгылык киселмәслек. Ә мәет тагы коточкыч.
Ана үзенең кулы эчендә җомарланган кечкенә кулның калтыраганын сизә иде. Әле авыл якын вакытта, эт өргән тавышлар ишетелгән вакытта алар бу үлгән картинадан ул кадәр курыкмыйлар иде. Хәзер исә бөтен дөньядан үлем исе, куркыныч исе чыгып тора. Алар үзләрен тынсыз төндә ялгыз адаштырырга ташланган кешеләр кеби сизәләр иде. Монда ник кенә бер күңелне тынычландыра торган шытырдау, ник кенә бер җәсарәт бирә торган дөбердәү ишетелсен!
Фатима суга карады — аңгар җиңелрәк булып китте: су ага, бу гомерне искә төшерә. Дулкыннар акрын гына шып-шып ярга бәреләләр. Ишетелер-ишетелмәс тавыш берлә генә чепелдәп тагы китәләр.
Фатима тыңлый. Су Фоадның аның төбендә ятиманә вә төссез бер кыяфәттә яткан түбәчек вә таш төбеннән агып китте. Дулкыннарның чепелдәве арасында Фоадның тавышы ишетелми микән? Ул анасыннан бер уч туфрак һәм бер чокыр сорый, аның өчен бөтен дөньяда аңгар аннан якын кеше юк. Юк, юк, анасы ташламас аны!
— Кил, угылым, мин сине җилкәйгә күтәрим, ары якка чыгыйк.
  Бала әнкәсенең җилкәсенә тырматып менде. Ул суга керде. Алар инде ары якта. Ләкин көчкә бер адым гына җир барганнар иде, бала ишетелер-ишетелмәс: — Әнкәем, Газнәфәр! Ул хәзер генә шуннан үтте, әнә тегеннән. Куркам, әнкәй!
Никадәр караңгы булса да, баланың яшь вә үткен күзләре анасы күрә алмаган ниндидер бер күләнкәне күргән иде.
Ана гаҗәпләнде: кем яңлыша — улмы, әллә баламы?
—    Юк, җаным, һичбер Газнәфәр юк, тотын ныклап минем кулыма, әле син үзең курыкмыйм дигән идең бит, — дип, әнкәсе баланы тынычландырырга азаплана иде.
Алар һаман бардылар. Менә түбәчекләр. Туктадылар.
—    Менә бу таш астында, әнкәй! Абау, куркам!
—    Җаным минем, бу бит синең агаң, һәм мин дә синең яныңда, курыкма.
Зур бер таш, таш түбә астында Фоад ята иде.
Ана, мискинә, мәет алдына тезе өстенә җыгылды да берничә минут һичбер сүз әйтә алмады. Андыйн соң, хәсрәт берлә көрәшеп, үзенең күкрәгенә сукты да тагы да үзенең йөзен җансыз угылының салкын йөзенә тиереп ятты. Тагы берничә минут үтте. Фатима торды да, кулына тимер көрәген алып, ашыгып-ашыгып эшкә кереште. Шәүкәт үзенең кечкенә генә куллары илә туфракны көри иде.
Чокыр инде шактый тирәнәйгән иде. Әмма ана бу тәмле шөгыльне тиз генә бетерергә теләми иде.
—    Әни, Газнәфәр! — дип, бала, куркынып, бик каты кычкырды да чын көче илә сикереп чокырга төште. Курыккан ана баласын кочаклады да күзен югары салды. Вакыйган чокыр янында берәү тора иде.
—    Бу — Газнәфәр түгел, җаным, — дип, бу нәмәгълүм кеше тавыш чыгарды. Фатима тәгаҗҗебтән шашып, багана кеби катып калды: ул нәмәгълүм зат — Бакирә икән.
—    Мин сабыр итә алмадым, анам, син кичер мине; минем җылау тавышларыннан колагым чукракланып бетте инде. Шулай да мин Шәүкәтнең көтүдән кайткач сөйләгән сүзләрен һәммәсен ишеттем; мин сезнең аны күмәргә барганыгызны белдем, һәм, яшеренеп кенә, сезнең артыгыздан тик аның кабере кайда булыр икәнлеген белер өчен килдем. Шәүкәт юлда мине күрде. Ул мине Газнәфәр дип уйлады. Мин бу таш артында качып тордым. Ләкин минем чыдарлык хәлем калмады. Кичерә күр мине, әнкәй. Мин әҗәл йөзе каршысында үземнең кызлык оятымны, гәрчә йөрәгем бик каты сукса да, бер якка ташладым. Бу күз яшьләре берлән сукырланган күзләргә, аңгар, гәрчә караңгыда гына булса да, гәрчә бер генә мәртәбә генә карарга рөхсәт бир. Миңа да үземнең бу зәгыйфанә кулларым илә синең илә бергә аңгар кабер казышырга ләтыйфан фәрман бирче!.. Көйгән ике ирен арасыннан сүзләр коела да коела иде. Гүя ул сүзләрнең бер дә очы-кырые булмас төсле иде.
Алар хәзер, вакытча, үзләренең кайдалыкларын вә монда нишләгәннәрен, куркынычларны, караңгылыкны — һәммәсен онытканнар иде. Һәрнәрсә яшь вә мәгъсумә кызның таянычсыз гыйшкы каршысында югалып китте: Фатима лыш-лыш җылый иде.
Кыз тезе өстенә җыгылды да үзенең эссе үбүе илә, гомерендә беренче мәртәбә уларак, ул салкын маңлайны үпте. Гүя ул бу үбүе илә мөхарәбә мәйданындагы шәһитләрне терелтергә тырышкан фәрештәләрне искә төшерә иде. Һәйһат! Әҗәл, кызның иреннәреннән бу эссе шәфталуны тартып алып, аны мәңгелеккә золмәткә бирде.
Соңра Бакирә, торып, чокырга сикереп төште дә казырга тотынды. Фатима туфракны тышка ыргытып тора иде. Шәүкәт тә гаҗәпләнеп кенә карап тормакта иде. Хәзер ул бераз тынычланган иде, чөнки алар хәзер өчәү бит. Чокыр акрын гына тирәнәя бара иде. Төн әле һичбер заман моның шикелле гали бер эшне күргәне юк иде. Бу төндә ике күңел берсеннән-берсе узыша иде: ана үзенең угылына, бәгырь кисәгенә кабер казый, кыз исә — мәгъшукына иде. Һәм бу кабердә алар һәр икесе үзләренең күңелләрен  күмеп  калдырдылар.  Яшь бала исә, саклаучы фәрештә кеби, бу мөкаддәс эшне саклап тора иде.
Ай калыкты; аның салкын шәүләләре тау аркылы мәетнең күгәргән йөзенә төште. Куркыныч тагы зур иде. Инде дошман боларның монда казынып ятканнарын ерактан ук күрер.
Болар тиз китәрләр. Кисәктән боларның колагына төн җиле илә бергә әллә нинди ат тояклары тавышы ишетелде, һәр өчесе бер җиргә сыенып, тыннарын да алмыйча утырдылар.
—    Кем монда? — ерактан бер тавыш килде.
Җавап юк иде. Бер пуля ж-ж-ж итеп ыжылдап китте. Атлылар үтеп киттеләр. Ахрысы, алар боларны үләксәләр ашап торган ерткучы хайваннар дип белеп, кызык өчен бер пуля атканнардыр.
Фатима һәм Бакирә чокырдан чыктылар. Шәүкәт үзенең шул урынында иде. Ул гаҗәп бер рәвештә кабер читенә таянган, тавышсыз утыра иде.
Фатима белән Бакирә үзләренчә догалар укыштыргаладылар да кабергә туфрак ыргытырга башладылар. Алар үзләренең бурычларын төшерделәр: угылның һәм кияүнең мәетенә күмелмәгән хәлдә калырга тугъры килмәде. Шуның берлә бергә ике кеше тар кабергә үзләренең күңелләрен дә күмеп калдырдылар. Фатима берлә Бакирә һәр икесе тезләре өстенә җыгылдылар да, актык тапкыр уларак, бу сөекле каберне үптеләр. Шул арада кыз йөрәкләрне яндыра торган рәвеш илә:

Киемнәрне кызыл берлән кара төстән киендек без;
Күңелсез туйны туйларга җыелдык һәм өелдек без.

Исеркәб хәлемезне кычкырып егълый хәҗәрләр дә;
Салынды, башларын бөкте, иелделәр шәҗәрләр дә,—
дип җырлап җибәрде.
Алар тордылар. Ана Шәүкәт янына килде:
—    Тор, җаным, тор, өйгә кайтабыз!
Бала бер дә эндәшми һәм бер дә селкенми, ул бик каты йоклый иде. Анасы кычкырып карады. Сөкүт. Ул аны төрткәләп, селкетеп карады һәм кисәктән курку берлән улын тартып алып, йөзенә китереп карады. Кул канга буялган иде.
Баягы пуля бушка ыжылдамаган икән: Шәүкәт күкрәгенә бик тирән җәрәхәт ачкан, аның ал каннары берлә алланган иде. Ул ык та итә алмыйча үлгән.
Җан яндыргыч үкерү тавышы ананың йөрәгеннән өзелеп чыгып китте. Ул, канлы мәетчекне кочаклап, ике кулы берлән баш өстенә күтәрде.
Айның шәүләсе баланың агарган һәм күгәргән маңлай вә яңакларына төште. Ул йоклаган төсле иде. Шиңгән чәчәк шикелле, муены салынып төшкән иде.
Ана хәсрәттән үзенең ни эшләгәнен белми иде. Ул, мәетне гүя шәфкатьсез күкләргә күрсәтеп, алардан бу хаксызлыкка хөкем иттерергә теләгән төсле, һаман югарыдан-югары күтәрә иде.
— Ай, бат! Ләгънәт синең нурыңга! Шулай ук син яктыртырга минем җанкисәгемнән башка нәрсә тапмадың? Шулай ук син аны яктыртырга тиеш идең?
Торыгыз, күтәрелеңез, бүреләр, аюлар! Чыгыгыз ояларыгыздан, вәхши хайваннар! Сез инсаннарга караганда күп шәфкатьлесез!
Килеңез, мине, моның берлә икебезне чәйнәп йотыңыз! Әле берсен көчкә күмеп, тагы икенчесенә кабер казырга кирәк. Вәхши хайваннар! Тураклап, ботарлап бетереңез мине! Килеңез, бу ялкынлы күкрәкне ертып, эченнән утлы йөрәкне тартып чыгарыгыз, ашагыз аны эссе вакытында… Андыйн соң сез дә ут эчендә янарсыз. Сез улавыгыз берлә бөтен кырларны, урманнарны яңгыратырсыз да, ахырда сезнең авызларыгыздан чыккан ялкын илә бу каты вә рәхимсез дөнья да көл булып янар…
Фатима, төбенә чалгы тигән печән кеби, баласы илә бергә җиргә җыгылды да тынсыз улды… Бакирә дә ярдәмгә җөгереп килде. Ләкин аның тырышулары җилгә китте. Ананың газапланган йөрәге бу куркынычлы кайгы авырлыгын күтәрә алмады — ул да шул җирдә мәңгелек йокыга талды.
Иртәгесен мужиклар килеп күрделәр: Бакирәнең чәчләре-башлары агарды.

 

 

 

Заһир булу — табылу, очрау.
Тәкфин-тәҗһиз итү — үлекне күмәргә хәзерләү.
Мәкъбәрә — каберләр.
Мәмнугъ — тыелган.
Канлә — кан белән.
Вәлидат — ата-ана.
Әбәд — мәңге.
Һәрдәмдә — һәрвакыт, минут саен.
Бәрабәр агълыйур — шулай ук елыйлар.
Мәхбүбә — сөйгән кыз.
Асла — бер дә.
Фәркъ итү — аеру.
Гаркъ итте — күмде.
Исеркәб — кызганып.
Хәясәр — таш.
Шәҗәр — агач.
Сирең  үлмәгә  мәйлеңе  тартыр — үләсеңне генә китерер.
Фөрьяд — аһ-зар.
Дил — күңел.
Нәзар — күз карашы.
Ишгаль итү — алу, биләү.
Фәлякәт — фаҗига, бәхетсезлек.
Аслан — һич.
Вөҗүд – гәүдә.
Мөтәсаувәрмедер? — Күз алдына китерерлекме?
Сөаль көтү нәзары — сораулы караш.
Кадыйр — көче җитүчән, куәтле.
Җәсарәтләнү — кыюлану, батыраю.
Мискинанә — кызганычлы, гаҗиз.
Шикаять — зарлану, сукрану.
Сөкүт итү — шым булу.
Золмәт — куе караңгылык.
Гяһ — кинәт.
Ятиманә — ялгызы, ташландык хәлдә.
Аның өчен — чөнки.
Вакыйган — чыннан да.
Нәмәгълүм— билгесез.
Тәгаҗҗеб — гаҗәпләнү.
Зәгыйфанә — көчсез.
Ләтыйфан фәрман бирче — сүзсез генә әмер бирче.
Вакытча — вакытлыча.
Мәгъсумә — гөнаһсыз.
Мөхарәбә мәйданындагы шәһитләрне — сугыш кырында корбан булганнарны.
Һәйһат! — Юк шул!
Шәфталу — үбү («персик» сүзенең күчермә мәгънәсе).
Гали — изге, бөек.
 


("Ай, бат!". — «Әлгасрел җәдит»нең 1907 ел 3—4 нче (март, апрель) саннарында басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Әлгасрел җәдит»тән алынган.
Хикәянең ахырында Тукайның искәрмәсе бар. Ул анда әрмәнчәдән русчага тәрҗемә ителгән бу хикәянең «Мир божий» журналында басылып чыгуын һәм шуннан алып тәрҗемә итүен әйтә. Аннары: «Бу вакыйга «Мир божий» журналындагы аңа Жавинар, угыллары Сипо вә Сироп вә кыз Соналарның башына күп вакыт килдеке кеби, ничә-ничә Фатима, Фоад, Шәүкәт, Бакирәләрнең дә башыннан үткән эштер. Хәзерге заманнарда Кавказда мондый вакыйгалар алмаш-тилмәштер», — ди.
Тукай патша властьлары Кавказ халыкларын бер-берсенә өстереп оештырган татар (азәрбайҗан)-әрмән суешының асыл сәбәпләрен төшенеп җитмәсә дә, бу кан коешка аның нәфрәте сизелеп тора.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


 

Комментарий язарга


*