ТАТ РУС ENG

Ана мәктүбләре

Сүз башы

— Балалар — безнең шатлыкымыз… Балалар — безнең бәхетемез вә сәгадәтемез… Балалар безнең гомер нигеземезне тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар.

Бу сүзләр һәрбер атаның да, һәрбер ананың да йөрәгеннән ләззәтле-ләззәтле генә өзелеп чыккан сүзләрдер.

— Бөтенләй аптырадым инде, нишләргә бу балалар берлән?! Һәрвакыт авырыйлар. Сабакны начар укыйлар… Усаллар, шаяннар… Бик шуклар, рәтсезләр!..

Менә бу җөмләләр ата-ананың йөрәкләрен кисеп чыккан сүзләрдер.

Болар ата-ананың бер кисмәк бәхет балын бозган бер кашык дегеттер.

Балалар якты дөньяга килгәндә, гадәтән, бер бәхетлелек диңгезе булып киләләр. Ләкин әнә шул балаларны туган минутыннан алып балигъ булганга кадәр ата-ана үзләренә бәхет вә башка инсаннарга да шатлык булырлык итеп тәрбия итүе бик читен, ай-һай, бик читен!

Аһ, безнең татар халкында бер дә генә бала тәрбия итү нәрсә икәнен белмиләр! Сәүдәгәрнең угылы булса: «Җә, минем угылым мулла булмас, тизрәк тире-җарыга тотындырырга кирәк, кул арасына керсен», — ди.

Сәүдәгәрнең кыз баласы булса: «Җә, безнең кызымыз остабикә булмас, кул арасына керсен», — диләр. Мулла баласы булса: «Җә, минем угылым әллә ниләр укып азмасын, аннан-моннан мантыйк күргәләсен дә үз урыныма мулла булыр», — ди.

Әйтерсең лә бу дөньяга ирләр — мулла булырга, кызлар остабикә булырга гына туганнар!

Баланы, ир баланы, әйбәт кенә тәрбия ителсә, ата-ана өчен, гомернең куркынычлы һөҗүмнәре вакытында шул бала шул ата-анасын сакларга күкрәп, нәгърә орып чыккан бер арыслан буладыр.

Кыз баланы бик матур гына тәрбия ителсә, бөтен дөнья байлыкларына сатылмаслык егетләрне, картларны, хәтта хатыннар вә карчыкларны үзенә таба тартып тора торган әллә нинди җазибәле бер фәрештә буладыр. Аның бер сүзен ишетер өчен, бер генә йөзен күрер өчен меңнәрчә җаннар атылып кына торадыр. Ул үзе шикелле тагы әллә ничә фәрештә кызлар вә әллә ничә арыслан йөрәкле, гайрәтле егетләр тәрбия итә аладыр.

Менә мин укыган кызларның, ана булгач, ни рәвештә хат язышканнарын мисал өчен русчадан икътибас итеп язамын.

Беренче мәктүб


Гайшә — Фатимага


Сөекле дустым! Минем гомеремдә әле әллә нинди бер көтелмәгән эш чыгып китте. Минем үзем белә бертуган агам бар иде. Ул кисәктән генә вәйран булып үлеп китте дә миңа тәрбиягә үзенең түп-түгәрәк ятим 5 яшьлек кызы Газизәне калдырды. Газизәнең миннән башка бер дә якын кешесе юк. Шуның өчен мин аның һәммә тормыш мәшәкатьләрен үз муеныма алырга бурычлымын. Әмма ни эшлим икән? Балалар тәрбия итәргә миндә бер дә әйтерлек көч юк. Мин аны нинди булса да бер мәктәпкә бирергә уйлаган идем. Ләкин минем хәлем бик киң түгел. Әгәр барлы-юклы хәлем берлә азапланып, барча малымны аны укытырга сарыф итим дисәм, соңыннан нишләрмен дип куркам. Шуның өчен син дустыма киңәш итәм. Син минем хәлемне бик яхшы беләсең, һәм тәрбия эшендә дә осталыгың бар. Хат яз. Миңа киңәш бир. Ходай өчен, зинһар, дип әйтәм, хатыңны озынрак яз.

(Дәвамы киләсе биттә).

Гадәтән — гадәттә.
Мантыйк — логика.
Нәгърә ору — көчле тавыш белән кычкыру.
Җазибәле — үзенә тарта торган, магнитлы.
Икътибас итү — файдалану.
Вәйран булу — әрәм булу, үлеп китү.

 

("Ана мәктүбләре". «Фикер» газетасының 1907 елгы 4, 6 һәм 13 май (16, 17 һәм 18 нче) саннарында «Г.Тукаев» имзасы белән, ахыры булуы әйтелеп басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст газетадан алынган).



{mospagebreak}

Икенче мәктүб


Фатима — Гайшәгә


Дустым! Миңа синдә синең сеңлең Газизәнең тәрбиядә торуы бик ят тоелды. Мин, синең җаныңның шәфкать сөючән икәнене белгәнгә күрә, ул ятимне тәрбиягә алмассың дип бер дә шикләнмим.

Бу бик изге эш булыр: син ул мискинәнең анасы урынына торырсың һәм аны ахырда бик яхшы вә файдалы бер кыз ясап җитештерерсең. Мин беләм инде: син бу эштә бераз куркырсың. Үзеңнең бу эшкә көчең җитүенә шикләнерсең. Һәм курыкмаслык та түгел, дустым: бала тәрбия итү уңгай эш түгел бит, тәрбия итә белми тәрбияләсәң, халык кашында да, халикъ кашында да җавап бирергә кирәк!

Ләкин курыкма, дустым. Гәрчә синдә бу кеби изге эшкә кирәге кадәр осталык булмаса да, бара-бара өйрәнерсең әле. Мин ышанам: син үзеңнең изге эшкә булган гыйшкың вә һәртөрле авырлыкларга түземлелегең аркасында, инша Аллаһ, барча мөшкилләрне җиңеп, өстен булырсың. Бала тәрбия итә белмәсә дә, бала алган булды тагы, дигән шелтәгә грифтар булудан котылырлык гайрәт итәрсең дип беләм.

Син тәрбияче һәм ана сурәтендә итә башлаган бу яңы гомереңнән тагы үзенә башка бер кызык табарсың; әле син моңгар хәтле миңа язган хатларыңда һаман гомереңнән зарланыбрак яза торган идең. Бәлки, син алай язмагансыңдыр да, әллә ничек мин шулай аңладым.

Сүзнең кыскасы: мин үземнең озын-озын тәҗрибәләрем берлә тапкан белекләремне синең белән уртаклашырмын. Һәм бу мәшәкатьле тәрбия эшендә сиңа куана-куана киңәшләр күрсәтермен. Хәзергә сау бул.

Дустың Фатима

Менә бу ике ханым әфәнделәр шул рәвешчә бик озак хат язышалар.

Мин боларның хатларын «Фикер»гә дәреҗ иттерә торачагымны вәгъдә итәмен.

Өченче мәктүб

Гайшә — Фатимага

Мин сиңа язарга ашыгам ки, Газизә сеңлем миндә инде. Бу эшнең ничек-ничек булганын сөйлим әле.

Опекун миңа Газизәне Казанга китерәчәген һәм аннан минем алып китүемне теләвен бәян итте.

Миңа бу сәфәр никадәр читен булса да, һаман да Казанга барып, опекун берлә Газизә килә торган поездны көтәргә тугъры килде. Анда опекун миңа Газизәне тапшырды да, дәрхаль кире өенә кайтып китте.

Күрдем ки, бу хәл баланың төсен бер дә бозмады вә күңеленә бер дә әсәр итмәде. Ул миңа да, опекунга да бер дә илтифат итми иде. Тик тирәбезне чолгап алган нәрсәләргә генә текәлеп-текәлеп кенә карый иде. Хәтта вагонда ул миңа асла карамыйча, тик вагон тәрәзәсеннән генә карый иде.

Өйгә кайткан чакта, ул шулкадәр арыган, шулкадәр изелгән иде ки, азрак сөт эчкәч тә, изелеп йокыга китте. Мин исә, бу баланы үземә ничек ияләштерим икән дип уйлый-уйлый, төн буенча йоклый алмадым.

Качан иртә берлән торгач, мин аның акрын гына мендәре янына бардым. Ул, урыныннан торып утырып, гаҗәпләнеп кенә һәр якны карады да кисәктән җылап җибәрде. Мин аңар: «Курыкма, сеңлем, мин синең апаең: миндә бик күңелле, бик кызык торырсың», — дигәләп, күңелен җуатырга тырышсам да, файда итмәде. Шулай да булса, ахырда тәмле бәлеш кисәге биреп тынычландыра алдым.

Шулай итеп, ул миңа үзен киендерергә һәм җуындырырга да ирек бирде. Шундыйн соң ул, урындыкка утырып, иң башта тәрәзәдән урманнарны, кырларны карарга тотынды.

Мин, аны ничек тә булса үземә якынлаштырыр өчен: «Әйдә, сеңлем, кырларга барыйк, чәчәкләр өзәрбез яки тавыклар ашатыйк», — дисәм дә, ул һаман башын гына селкә иде. Шул вакытта минем исемә төште ки, минем сурәтләр төшергән бер кечкенәрәк китабым бар иде; шул китабымны чыгардым. Бала, китапны күргәч, җанланып китте. Иң әүвәл мин аңар бу сурәтләрнең нәрсәләр икәнен, «бу шундый нәрсә, бу мондый нәрсә» дип аңлата башлаган идем, ул, минем сүземне кисеп: «Миңа син кирәкми, бу сурәтләрне мин үзем дә беләм, үземдә дә мондый китап бар», — диде. Хәзер ул шул китап берлә җуанып тик утыра. Мин дә, бу форсаттан файдаланып, сиңа хат язам.

Хәзер минем хәлем бик кәефсез.

Бу кызчык белән нишләргә инде? Аны ни белән шөгыльләндерергә һәм ничек аны үземә бәйләргә?

Беләмсең, дустым, минем башыма ни килде хәзер? Мин синнән Газизәне үзеңә алуыңны үтенер идем. Чөнки син, әүвәлрәк мөгаллимә булганлыктан, балалар берлә эш итәргә ияләнгәнсең; тагы син үзеңнең ике кызыңны, һәртөрле тәрбияләр өстенә, кичке вә көндезге дәресләр берлә тәрбия итәсең. Шулай булгач, син бу Газизәне дә өченче кызың итеп тәрбия итә алырсың дип уйлыйм. Минем бу үтенечемә каршы син ни әйтәсең? Әлбәттә, мин үзем дә аны тәрбия итүне бик яратам — ул бик нәфис кыз. Мин аны бик сөямен дә. Ләкин күңелем сизәдер ки, мин бу эшкә ярамыйм. Бу балачыкны ни берлә җуатыйм, ни берлән күңелен ачыйм икән, аңгар ничек эндәшим икән, дип, һаман уйлап торуым минем тынычлыгымны вә кәефемне бозадыр.

Киңәш бирче, зинһар. Тизрәк хат язчы. Мин ни эшлим икән?

Гайшә

(Дәвамы киләсе биттә).

 

Халикъ — Алла.
Дәреҗ итү — бастыру.
Дәрхаль — шунда ук.
Асла — бөтенләй.


{mospagebreak}

Дүртенче мәктүб

Фатима — Гайшәгә

 

Миңа синең хисапсыз каты ышануың һәм Газизәне миңа бирмәкче булуың бик каты тәэсир итте.

Билгеле инде, мин ул Газизәне тик синең сеңлең булганы өчен генә дә тәрбиягә алыр идем.

Әмма шулай да мин сиңа чын күңелемнән мәслихәт бирәм: ул кызны үзеңдә калдыр! Ышан син миңа! Ул сиңа, иткән хезмәтләрең өчен, мәгънәви сурәттә әллә никадәр шатлыклар вә бәхетлелекләр китерер.

Синең гомерең инде моңарча вак-төяк нәрсәләр берлә генә үткән гомер төсле булмас; бәлки, мондыйн соңгы гомереңнән зур хикмәт чыгар.

Әгәр инде читенлегеннән шикләнсәң, бу бик җиңгел төзәлә торган эш. Ул турыда, Газизәне бергәләп тәрбияләү өчен, мин сиңа һәртөрле булышлыклар күрсәтергә хәзермен.

Мин бераз заманнар мөгаллимә вә мөрәббия булып торганлыгымнан, миңа һәртөрле яшьтәге балалар берлә эш итәргә туры килгәне шикелле, шулардан зур тәҗрибәләр алуым да аз булмады.

Синең берлә барча тәрбия бабында белгән гыйлемнәремне, осталыкларымны уртакларга хәзермен.

Балалар тәрбиясе турысында файдалы нәсыйхәтләремне вә киңәшләремне бер дә кызганачак түгелмен.

Син тик Газизәнең кыйланышларында вә йөрешләрендә бер ят үзгәреш күрсәң яки тәрбиягә кирәкле бер мәсьәләдә шөбһәләнсәң, һаман миңа бәйнә-бәйнә язып хәбәр биреп тор.

Миңа да буш сәгатьләремдә синең берлә язышып мосахәбә кыйлуы бик күңелле булып, рәхәтлек бирер.

Җә, инде сүзне синең хатыңга борыйк; хәзер мин сине бераз кыздырып алмакчы булам.

Газизәнең әле синдә тора башлавына бер көн булмаган, синең инде кәефең дә китеп өлгергән!

Син чыдамлык берлән кораллан, иң әүвәл баланың ышанычын вә мәхәббәтен үзеңә тартып алырга тырыш. Шул вакытта сиңа баланы тәрбия итү уңгайланыр.

Балалар мәхәббәт вә сөйкемле күз карашларга бик мохтаҗ булалар. Алар үзләренең шатлыгын вә хәсрәтен уртаклашырга бер кеше кирәклеген сизәләр.

Бала тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә барып җитү өчен, иң элек, баланың табигатен, әхлакый һәм йөреш-торышын нечкәләп белергә кирәк. Менә иң читене — баланың ушбу хасиятләрен аңламактыр. Моны аңлау баланың туган минутыннан бирле һаман янында гына торып, баланың һәр хәрәкәтен, һәр селкенүен тикшереп кенә йөргән үз анасына да уңгай түгел.

Баланың рухын бик ачык аңлау өчен, һаман аның хәрәкәтләрен күзләп, аның яхшы вә яман холыкларының һәммәсен дә аерып белергә тырышырга кирәк. Балага үзең теләгән рәвешне бирергә теләсәң, бик озак вакытлар чыдарга вә сабыр итәргә һәм акрын гына эш йөртергә тиештер.

Һәр сабый баланың да үзенә махсус бер холкы вә табигате буладыр. Хәтта бер урында үскән бер ата, бер ананың балаларында да әхлакта вә табигатьтә аерымлыклар күренәдер.

Бу кызчыкның холкына вә рухына якынлашыр өчен, мин сиңа аның янында күбрәк булырга, аның берлә шөгыльләнергә, сәер кыйлырга, бигрәк тә аның берлә күбрәк сөйләшергә киңәш бирәм.

Тагы да аны һәрвакыт башка балалар берлә уйнаганда сынарга кирәк, ләкин шул рәвешчә ки, ул синең караганыңны сизмәсен. Балалар, читтән берәүнең карап торганын сизсәләр, әллә нинди хөрриятсез, чынлыксыз булып китәләр.

Шулай ук баланың инабәтен вә ышанычын үзеңә алырга тырыш; ул бала анасынамы яки анасы урынына калган тәрбиячесенәме үзенең барча яшерен серләрен сөйләргә һәм дә үзенең файдаларын, хәтта ки яңлышларын сөйләргә курыкмаска тиештер.

Яңлышлыкларга килгәндә, бик зур саклык кирәк: һәрвакытта гадел булып, баланың яңлышының нидән килгәнлеген, сәбәбен тикшерергә һәм ничек тә булса да баланың гаебен вә гөнаһын җиңгеләйтә торган хәйләләр эзләргә кирәк.

Ләкин бигрәк тә, дустым, балага сөйкемле сурәттә вә ачык йөз берлә күрен, һичбер вакытта аны үзенең бер йомышы берлә яныңа килгән вакытта төртеп җибәрмә.

Гәрчә ул, кечкенә Газизә, синең бер кәефсезрәк вакытыңда яки хәстә вакытыңда, яки дә бер ашыгыч эш вакытында сиңа бер-бер нәрсә сорарга яки бер йомыш берлә килсә дә, зинһар, аны кууны теләвеңә бирешмә. Әгәр син аны шулай төртеп җибәрсәң, ул үзен-үзе сөючән яшь баланың бөтенләй күңелен суындырып, үзеңнән еракландырырга сәбәп булырсың.

Бик белмәк кирәк ки, безнең үземезнең шәхси кәефсезлекемез яки саусызлыгымыз безнең балаларга булган сөйкемле күз карашыбызны үзгәртергә тиеш түгел.

Фатима


Бишенче мәктүб

Гайшә — Фатимага

Сиңа шатлык берлән бәян итәмен ки, инде минем берлән Газизә арасында шактый ук якынлашулар була башлады. Хосусән теге китап берлән якынлаштык. Без икәү, сәгатьләрчә вакытлар утырып, ул китапны актарабыз. Газизә миңа сурәтләрнең нәрсәләр, нәрсәләр икәнен сөйли. Бәгъзе бер сөальләре илә ул кайсы вакытта мине шактый кыенлыкка төшерә. Тик шунда гына бәла: кич берлән аны мендәргә яткыру бик читен, иртә белән исә уятыр хәл юк, торгызыр хәл юк. Тагы мине шунысы тынычсызлый: аның бер дә һазымы юк. Хәтта бөтенләй бер локъмә ашамый диергә ярый. Аны үзем берлә бергә озын-озын сәерләргә алып чыгыйм дисәм, мондый салкын һавада җил тияр-фәлән дип куркам. Ул аннан башка да зәгыйфә генә, нечкә генә кыз.

Ләкин минем сиңа бу хатны язып киңәш сорарга уйлаганым аның укуы турысында иде. Бер җыл аркылы Газизәгә мәктәпкә барырга кирәк булыр. Инде мин белмим, аны үзем укырга-язарга өйрәтә башлыйм микән? Хәзердән үк өйрәнсә, мәктәптә җиңелрәк булыр иде димәкче булам.

Гайшә

(Дәвамы киләсе биттә).

 

Мөрәббия — тәрбияче хатын-кыз.
Бабында — мәсьәләсендә.
Мосахәбә — әңгәмә.
Сәер кыйлу — йөрергә чыгу.
Инабәт — ышаныч, таяныч.
Хосусән — бигрәк тә.
Һазым — аш үтү, аппетит.
Локъмә — бер кабым.


 

{mospagebreak}

Алтынчы мәктүб

Фатима — Гайшәгә

Син ул кызны укытырга бикяр ашыгасың. Хикмәт шунда: синең укыту сәләхиятләрең бераз искергән. Син мәктәптән чыккандин бирле укыту һөнәрләре тагы да алгарак китте инде. Мәсәлән, син аны укырга, язарга, исәпләргә өйрәтерсең дә, әмма соңыннан ул мәктәптә һаман шул син өйрәткәнне тыңлар һәм син өйрәткәнне укыр. Бу исә аңгар, әлбәттә, күңелсез булыр. Аның зиһене иске нәрсәне белүдән ялкыр. Балалар бер дә ишетмәгән яңы нәрсәне генә бик ихлас берлә тыңлыйлар.

Минемчә, сиңа аны җисмани вә рухани тарафларыннан тәрбия итәргә кирәк; болай итмәк баланы мәктәпкә хәзерләгәндә иң әүвәл тиештер. Син тырыш: ул, синең тәрбияңдә торган бала, иң элек һәрничек тазарсын вә куәт җыйсын, — болар аның мәктәптә укыган вакытында бик кирәк булачак нәрсәләрдер.

Андин соң, син Газизәнең һазымы начар дип зарланасың. Бу хәл аның өйдә генә күп утырып, яхшы һавага чыкмаганыннан киләдер. Аңар, әлбәттә, күп сәер итү һәм күп вакыт яхшы һавада һәр көн иң азында сәгать ярым булырга кирәк. Шуның берлә бергә, аңар бераз хәрәкәтләнергә, җөгерергә, туп уйнарга яки тимер көрәк берлә җир казырга кирәк. Сиңа боларның барчасын эшләү бик җиңел, чөнки синең кул астыңда гына урман бар. Шулай ук бала өчен суда йөзү, бәгъзан каек ишкәләү, велосипедта йөрү, гимнастика бик файдалыдыр. Ләкин шулай кирәк ки, аның кигән киемнәре тар булып, хәрәкәт вакытында кысмаслык булсын.

Тагы да: ул йоклаганда саф вә нәфис һавада, хәтта, әгәр мөмкин булса, ачык тәрәзә янында йокласын. Шулай итеп тәрбия иткәндә, аның һазымы да һәм йокысы да яхшы булыр. Аңар, бергә мәшгуль булыр һәм бергә уйнар өчен, үзе берлә яшьтәш бер дуст табылса, гүзәл булыр иде.

Янә дә шундый бер тәртип куярга тиеш ки, ул бер мөгайян сәгатьтә йокыга ятып, мөгайян вакытта торсын. Ягъни ул махсус бер вакытта ятсын, нәкъ шул махсус вакытта уянсын. Син моны эшләгәндә, билгеле, аның тарафыннан бераз каршылык күрерсең, ләкин син бу тугърыда асла аның җалынуларына, күз яшьләренә карама, син аны бик каты көчлә ки, ул син әйткән вакытта йоклап, син кушканча торсын. Соңра, йокыдан торгач, ул иң элек җуынырга һәм киенергә бурычлыдыр. Шундыйн соң гына аңгар иртәге аш бирергә кирәк.

Болай булгач, бу эшләр инде аның гадәте шикелле булып китеп, син бер дә зәхмәтләнмәссең.

Һәм ашау тугърысында да шундый ук уртачалык, шундый ук тигезлекне карарга кирәк. Саф, ачык һавада хәрәкәт итү, аның эчендәге ашларны үзгәртеп, бәдәнен куәтләндерәдер вә күкрәген җиңелләндерәдер дә, шуның артыннан аның җисеме көчле бер тую сорый башлыйдыр. Әгәр баланың иртәге аш берлә көндезге аш арасында яки көндезге берлә кичке аш арасында ашыйсы килсә, син аңа бер стакан сөт яки һәртөрле яңы пешкән җиләкләр генә бир. Мин синнән тик бер нәрсәдән саклануыңны үтенәм: син Газизәгә хәмер* яки сыра бирә күрмә. Дөрест, аңа иң әүвәлге бер йотымлык хәмер яки сыра зарар китермәс тә, ләкин аның нәфесе, ихтимал, һаман шуларны тели башлап, аның ул ике нәрсәгә якынлашып китү ихтималы бар.

Кызны өстәлгә ни килсә дә шуны ашарга гадәтләндер. Әгәр, мәсәлән, ул бер-бер төрле ашны яратмаса, син аны көчләп ашарга кушма. Шул ук вакытта син аңгар шундыйн башка бернәрсә дә бирмә. Икенче вакытта аңгар ул ашны татып карарга ачлык үзе көчләп кушар. Һәм ул шуны ашарга гадәтләнеп китәр. Балаларны һәрнәрсәгә күндерергә теләгәнеңне алар үзләре сизмәсеннәр. Мәсәлән, бер баланың күңеленә борчак бер дә ошамый. Әллә нигә ул аның төсен яратмый, һәм шуның өчен ашамый. Шул вакытта бу баланың атасы җүри бер тәрилкә борчак боткасы китертә дә шуны бала алдында: «Бу минем иң сөйгән ашым», — дип сөйләнә-сөйләнә ашый. Бала бу сүзне гаҗәпләнеп кенә тыңлап тора да үзе дә әкрен генә борчакны ашап карыйдыр. Вакыйган, борчакта бер дә ул кадәр начарлык тапмый. Шундин соң ул тагы борчак сорый. Шулай итеп, аның борчакка булган нәфрәте бөтенләй югаладыр.

Баштарак сиңа аны һәртөрле тәртипләргә өйрәтергә һәм гомернең дөрест вә тугъры юлына кертү читен булыр. Ләкин син чыдамлыгыңны югалтма: син эшеңдә аягыңны каты басуың вә үз-үзеңне тота белүең илә аңгар бик күп файдалар китерерсең.

 

 

*Бу, әлбәттә, Европа тормышына карап әйтелгән сүздер. (Г.Тукай искәрмәсе.)
Бикяр — юкка.
Сәләхият — сәләт.
Җисмани вә рухани тарафларыннан — тән һәм аң ягыннан.
Бәгъзан — кайчакта.
Мөгайян — билгеле.
Бәдән — тән.
Вакыйган — чыннан да.

("Ана мәктүбләре". «Фикер» газетасының 1907 елгы 4, 6 һәм 13 май (16, 17 һәм 18 нче) саннарында «Г.Тукаев» имзасы белән, ахыры булуы әйтелеп басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст газетадан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*