ТАТ РУС ENG

Идарәдән

Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин җәнабләренең кулыннан администрация тарафыннан мөхәррирлек вә нәширлек хокуклары алынгач, табигый, «Әлгасрел җәдит» мәҗәлләсенең мөхибләре кайгырдылар. Гәзитләремез дә беркадәр тәәссеф итеп яздылар. Бу кайгыга иштиракь әсәре күрсәттеләр. Безгә мәгълүм түгел, ихтимал, бәгъзе золмәт сөючеләрдән шатланучылар да булгандыр. Шуңгар күрә без бәян итәбез ки, «Әлгасрел җәдит»нең мөхибләре вә дустлары күңелләрен хуш тотсыннар. Вә дошманнары да куанмасыннар: без, «Әлгасрел җәдит»нең ушбу 3 нче нумирыны мәйданга куйдыкымыз кеби, аны һаман да дәвам иттерәчәкмез.

«Әлгасрел җәдит»нең әүвәлге мәсләкенә вә хөррият пәрвәрлекенә аслан хәләл* китермәячәкмез.
Без, Уральск шәһәренең кояшларын сүндереп, халкыны караңгыда калдырып адаштырырга кулымызда аз гына бер икътидар, тәнемездә җан бар вакытта аслан разый булмаячакмыз.

Бинаән галәйһи моңгар чаклы «Әлгасрел җәдит»не каләмнәре берлә тәзйин итеп килгән чит шәһәрләрдәге мөхтәрәм мөхәррирләремезнең янә әүвәлгечә язып торуларыны риҗаэ итәмез.

Безнең мәйданымыз милләт каһарманнарының мөбарәзәсе өчен ачыктыр. Килсеннәр, ул шанлы вә намле каләмнәрен уйнатсыннар!

Милләт, бичара, һәлакәтнең чигенә җиткән, актык сулышларын ала. Тик каләмнән генә хәят, тик каләмнән генә нәҗат көтә.

Һайдәңез, борадәрләр! Языңыз, языйк, таратыйк, галәме исламга нур сачик, нурланыйк, тырышыйк!

И каләм! сәндин кәлүр һәп бәхтемез, икъбалемез;
Бәкләнүр дүрт күз илә лотфеңдә истикъбалемез**.

 

 


*Тоткан юлына һәм азатлыкны яклавына һич тә кимчелек.
**И каләм! бәхет һәм якты киләчәгебез синнән килер;
Якты киләчәгебез дүрт күз белән рәхмәтеңнән көтелә.
Мәҗәлләсенең мөхибләре — журналын сөючеләр.
Тәәссеф итү — кайгыру.
Иштиракь әсәре — уртаклашу тойгысы.
Икътидар — сәләт, көч-куәт.
Бинаән галәйһи — шуңа күрә.
Тәзйин итү — матурлау, бизәү.
Риҗаэ итү — үтенү.
Мөбарәзә — бергә-бер чыгып көрәшү.
Намле — абруйлы.

("Идарәдән". «Әлгасрел җәдит» журналының 1907 елгы 3 нче (15 март) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. "Идарә" (чынлыкта, Тукай) «Әлгасрел җәдит» журналы чыгудан тукталмаячагын әйтсә дә, ике саны чыккач (1907 елның 20 маенда), ул нәшер ителми башлый. Текст ахырындагы шигъри ике юл Тукайның «И каләм!» исемле үз шигыреннән китерелгән (8 нче строфа). (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*