Мин бу көннәрдә генә мәдрәсәи Мотыйгыйядән чыктым.
Бинаән галәйһи дустларым вә якыннарыма игълам итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүбләренең адресын болай язсыннар:
Уральск.
Гостиница «Казань».
А. Тукаеву.
Бакый ихтирам: Г. Тукаев.
("Игълан". — «Фикер»нең 1907 ел 6 январь (1) санында басылган. Беренче тапкыр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты 1955—1956 елларда бастырып чыгарган Дүрттомлыкның 3 нче томына (1956) кертелгән.
Мәдрәсәи Мотыйгыйя — Уральскида ахун Мотыйгулла Төхфәтуллин мәдрәсәсе. Тукай шушы мәдрәсәдә укый. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).