ТАТ РУС ENG

Игълан

Мин бу көннәрдә генә мәдрәсәи Мотыйгыйядән чыктым.

Бинаән галәйһи дустларым вә якыннарыма игълам итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүбләренең адресын болай язсыннар:

Уральск.

Гостиница «Казань».

А. Тукаеву.

Бакый ихтирам: Г. Тукаев.

 

 

("Игълан". — «Фикер»нең 1907 ел 6 январь (1) санында басылган. Беренче тапкыр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты 1955—1956 елларда бастырып чыгарган Дүрттомлыкның 3 нче томына  (1956) кертелгән.
Мәдрәсәи Мотыйгыйя — Уральскида ахун Мотыйгулла Төхфәтуллин мәдрәсәсе. Тукай шушы мәдрәсәдә укый. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


 

Комментарий язарга


*