ТАТ РУС ENG

Кабергә киткән «Фикер» яңадан терелеп кайтты

«Фикер» гәзитәсе хөкүмәт әмрилә туктатылдыктан соңра, рәфикымез «Вакыт» гәзитәсе, нә өчендер яман фал ачып, «Фикер» гәзитәсе хакында ушбу сүзләри нәшер әйләде:

«Уральскидән алдыгымыз телеграмга күрә куелган «Фикер» газитәсе вә «Әлгасрел җәдит» илә «Уклар» журналлары барчасы туктамышлардыр:

— Йөз мең сумага, 5 меңнән артык мөштәригә малик көндәлек вә мөселман гәзитәләренең иң бөеге саналган «Фикер»нең кабергә сәфәренә тәәссеф улыныр…»

Гаҗәба! «Фикер» газитәсенең тукталуы сәбәпле аның кабергә сәфәре нә өчен лязим икән? «Вакыт» мөхәррирләре мантыйк кагыйдәләрен, ахрысы, онытканнардыр. Һич улмазса, туктатылу илә үлү арасында бик зур мөбаинәт бар идекене илтифатка алу кирәк иде.

Нә исә хәмед улсын, «Фикер» гәзитәсе вә аның иптәшләре «Әлгасрел җәдит» вә «Уклар» журналлары яңадан дәвама башладылар.

 

Әмрилә (әмере илә) — боерыгы белән.
Рәфикъ — иптәш.
Мөштәригә малик — яздырып алучысы (подписчигы) булган.
Тәәссеф улыныр — үкенеч белдерәбез.
Гаҗәба! — Бик гаҗәп!
Лязим — кирәк, тиеш.
Мантыйк — логика.
Мөбаинәт — аерма.
Хәмед улсын — шөкер булсын.


("Кабергә киткән «Фикер» яңадан терелеп кайтты". «Фикер» газетасының 1907 елгы 8 март (9 нчы) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынган. 1907 елның 22 февралендә хакимият Камил Мотыйгыйдан нашир һәм редакторлык хокукларын ала, һәм газета берара чыкмый тора. Әмма ун көннән соң ул яңа нашир Мортаза Гобәйдуллин һәм редактор Вәлиулла Хәмидуллин тарафыннан кабат нәшер ителә башлый (әмма тиздән туктала да). Реплика шул уңай белән басылган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*