ТАТ РУС ENG

Шигырьләремез

Безнең татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре гаять гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә җырларга мөмкиндер. Безнең татарлар җырлый торган көйгә рус шагыйрьләренең бик күп шигырьләре килеп кенә торадыр. Мәсәлән, Пушкиннең бер шигырен татар көе берлә җырлыйбыз:

Еду, еду в чистом поле,
«Җизнәкәй» (2 кәррә),
Колокольчик динь-динь-динь…
«Балдызым, ялгызым» (1 кәррә).

Моннан башка да рус шагыйрьләренең шигырьләре татар көенә бик матур киләдер. Моны әле мисал өчен генә күрсәттек. Тагы да гарәпләрчә вә гомум исламча мәмдух булган «Касыйдәи бөридә»не* дә теләсәк нинди татар көе берлә җырлап буладыр. Димәк, татар милләтендә мөстәгъмәл бәхер бик яхшы бер бәхердер, анысына сүз юк…

Әмма шунысы бар ки, әксәр татар шигыренең бер мисрагы икенче мисрагына аслан тәгаллекъсез уларак сөйләнмештер.

Мәсәлән:

Сары атым саз буенда,
Җиз камыты муйнында;
Синең илә даным чыкты, —
Җаным чыксын куйныңда.

Йә, бу шигырьнең шагыйре үзенең мәхбүбәсенең куеныннан чыкмаска бик нык вәгъдә беркетә; шул вәгъдәне сөйләгән вакытта сары атларны, җиз камытларны, саз буйларын зикер кыйлуы гаять килешсездер. Тагы да бер шигырьнең яртысын ишеткәнем бар:

Канәфер исе киләдер,
Бадьян бар мәллә бүркеңдә.

Йә, моның соңгы мисрагы мөтәгалликъ булуын-булмавын бер якка калдырсак та, шул ике юл да бер-берсенә бөтенләй киредер. Шагыйрьнең яратканының бәртәкъдир бүркендә бадьян булса, аннан ни өчен канәфер исе килсен?

Моны язган вакытымда алдымда русларның «Народные песни» дигән бер җыру китабы тора. Бу китапта безнең татар шагыйрьләренең һич тәгаллекъсез сары атлары яки бер-берсенә монакыйз канәфер белән бадьяннары аслан кушылмагандыр. Иң начар дигән җыруында да бер фикерне башлап, ахырына кадәр сөйләнеп чыгылмыштыр. Моның мисалын язарга хаҗәт юк, чөнки бер гами рус җырлаганда аз гына колак салып тору җитәдер.

Шул ук вакытта бер ягымда бер кәгазьгә язылган бер казакъ «үләңе» ятадыр. Ул исә ушбу түбәндәге сүзләрдән гыйбарәттер:

Карагым, айналаен, сез кызгалдак,
Сездэргэ бәргән экэн мал менэн бак;
Җапанда җалгыз җөреп калганымнан,
Аерылган эгэзенэн мән бер ылак.

Күз күреп, кулым җэтпей — көенәмен,
Мэн дэ бер суда җөргэн җалгыз шабак;
Курбының арманы нэ, сезде кочкан,
Авызың бал, телең шэкэр, куйның оҗмак.

Оҗмакта хур кыздары җүрсэ болай,
Олардай хөллә киеп өңшэң пырак;
Җүзеңде сагат саен бер курмэсэм,
Мән үйдэ торалмаймын, җалгызсырап**.

Күрдегезме? Бу казакъ шагыйре үзенең мәхбүбәсен ничек мактый белгән! Моннан күренәдер ки, безнең татарлар шигырь ягыннан казакълардан да артта калган икән.

«Фәвакиһелҗөләса» китабындагы*** Габделҗәббар әл-Кандалый әфәнденең шигырьләре ул кадәр үк тәгаллекъсез булмаса да, шактый әдәпкә вә әдәбиятка хилаф җирләре бардыр. Суфи Аллаһыяр вә Утыз Имәни хәзрәтләре бертөрле назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсаувыф бабында гына сөйләгәннәр. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде.

Ник соң безнең татарлар, дөньяда шулкадәр гасыр гомер итеп, бер җүнлерәк шигырь яза алмаганнар? Әллә шифаһән сөйләүчеләр булып та, язып алучылар булмыйча, ул шигырьләр шагыйрьләре берлә бергә кабергә күмелдеме? Ихтимал, шулайдыр, язып алучы булмагандыр, чөнки «Әсма, яки Гамәл вә җәза» китабындагы Сәлим бабайның шигырьләре**** шул ихтималмы уйга китерерлектер.

Әле истән чыккан икән, тагы бер ярты казакъ, ярты татар Акмелла***** хәзрәтләре бар икән. Ул да шигырь язган, ләкин һаман да аның шигырьләренә бик күп тәгассыб катышкандыр, һәм дә безнең татар рухына, татар халкына бер дә тәэсире юктыр, шигырьләреннән тик казакъ исе, күчмә халык исе чыгып торадыр.

Безнең 17 нче октябрьдән соң мәйданга чыккан ике бөек шагыйрьләремез****** үрнәкне шул мәрхүм Акмелладан алганнар булырга кирәк, чөнки шигырьләрен галибен шул казакъ бәхре илә язалар.

Хәмед улсын, 17 нче октябрьдән соң һәр тарафтан яхшы ук шагыйрьләр баш күтәрделәр. Моннан соң да күтәрелерләр. Ләкин мәсьәлә шунда: 17 нче октябрьгә чаклы ни өчен татарда һичбер шигырь булмаган? Аңар чаклы хөррият юк иде дисәң, бездән башка халыкларга да аңар чаклы хөррият юк иде.

 

 

*«Касыйдәи бөридә» — гарәп телендәге тезмә әсәр.
**Җанашым, айналаен, сез кызгалак,
Сезгә биргән икән мал белән бәхет;
Дөньяда йөреп ялгыз калганыма, —
Инәсеннән аерылган мин бер бәти.

Күз күреп, кулым җитми — көенәмен,
Мин дә бер суда йөзгән ялгыз чабак;
Дус-ишнең ни гаме бар, сезне кочкан —
Авызың бал, телең шикәр, куйның оҗмах.

Оҗмахта хур кызлары дисәң, булыр,
Алардай хөллә киеп менсәң пырак;
Йөзеңне сәгать саен бер күрмәсәм,
Мин өйдә торалмаймын ялгызсырап.

***«Фәвакиһелҗөләса» китабы — «Фәвакиһелҗөләса фил-әдәбият» исемле китапны (хрестоматия-дәреслек) Каюм Насыйри төзеп чыгарган (Казан, 1884).
****«Әсма, яки Гамәл вә җәза» китабындагы Сәлим бабайның шигырьләре — Риза Фәхретдиневнең бу исемдәге повестенда (Оренбург, 1903) Сәлим бабай җыры (бу шигырьнең авторы исә Дәрдемәнд була).
*****Акмелла хәзрәтләре — татар шагыйре, мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла (1831–1895), иҗаты башкорт һәм казакъ әдәбиятлары казанышы итеп тә карала.
******Ике бөек шагыйрьләремез — Мәҗит Гафури һәм Нәҗип Думави.
Бәхер — үлчәм.
Кәррә — тапкыр.
Мәмдух — мактаулы (кабул ителгән).
Мөстәгъмәл — кулланыла торган.
Әксәр — күбрәк.
Мисрагъ — шигырь юлы.
Аслан тәгаллекъсез — бөтенләй бәйләнешсез.
Мәхбүбә — сөйгән кыз.
Зикер кыйлу — телгә алу.
Мисрагы мөтәгалликъ — куплеты (монда икеюллык) бәйләнешле.
Бәртәкъдир — әгәр дә.
Монакыйз — капма-каршы.
Гами — гади кеше.
Үләң — җыр.
Назымлырак — рифмалы тезмә (шигырь).
Тәсаувыф бабында — суфичылыкка бәйләнешле.
Хәер илә зикер ителү — мактап искә алыну.
Шифаһән — телдән.
Тәгассыб — искелек, фанатизм.
Галибен — күбрәк.
Хәмед улсын — шөкер булсын.


("Шигырьләремез". «Фикер» газетасының 1907 елгы 22 апрель (15 нче) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*