ТАТ РУС ENG

Тәкрар әйтәмез

Мәгариф — хәяттыр. Мәгариф — хәяттыр. Мәгариф — хәяттыр.

Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны анчак голүм вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер.

Зыялыларыбызга һәр ничек, җәсарәтле пожарныйлар кеби, җәһаләт ялкыны эчендә дөрләп янган милләтне, тизрәк утка атылып, коткарырга тырышу фарыздыр.

Пожарны читтән тамаша кыйлып кына көлеп тормак — ирлек түгелдер.

11 нче номер «Фикер»дәге Тартар кошының*:

Гыйльме рәгъбәт сал, татар, —
Ит син шуны алтатар;
Корсын туплар! Мәктәпләр —
Сезнең арсенал, татар, —

дигән сүзләре тәмамилә бу «Мәгариф — хәяттыр» мәкаләсенең мәзмүнедер. Өмид анчак мәктәпләрдә генә!

 

*11 нче номер «Фикер»дәге Тартар кошы… — моннан соң китерелгән дүрт юл шигырь Тукайның «Тартар кошы сайрый» исемле шигыреннән («Фикер» газетасы, 1907 ел, 11 март, 10 нчы сан) алынган.
Хәят — тормыш, яшәү.
Нәҗат — котылу.
Борадәр — туган.
Галәме ислам — мөселман дөньясы.
Нәҗат — котылу.
Анчак — бары тик.
Голүм — гыйлемнәр.
Җәсарәтле — йөрәкле, батыр.
Җәһаләт — наданлык.
Гыйльме рәгъбәт — гыйлемгә күңел.
Тәмамилә — тулысы белән.
Мәзмүн — эчтәлек; тәңгәл килү.


("Тәкрар әйтәмез". «Әлгасрел җәдит» 1907 елгы 4 нче (15 апрель) санында «Идарә» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. Бу — «Мәгариф — хәяттыр» исемле тәрҗемә мәкаләгә редакция искәрмәсе. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*